Билал Нинага шоколад конфет сузды Коньяктан соң әле берни дә капмады бит Нина аның кулы якынайганны тойды, ләкин кымшанмады Шоколад конфет сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәренә орынды Шунда Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысынча тиеп кенә өлгергән идеме, әллә аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме, шул мизгелдә Нина: «Аһ» дип, кисәк кенә борылды һәм иреннәр бер-берсен бик-бик озак көткән төсле зарыккан иреннәр магик көч белән үзләренең бердәнбер һәм уртак утына ташланды
Аһ!.. Нишлибез без!.. Әгәр Халидә уянса! Нина, иреннәрен кисәк аерып, ашыга-ашыга шулай диде Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде Ә Билалның уң кулы аның йомшак билендә калды
Төш белән өн арасындагы шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар. Ә Халидә уянырга уйламый да, кымшанмыйча да диярлек рәхәтләнеп йоклый бирә. Баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя.
Биш йолдызлы савытта инде күп калмаган иде. Алар, бер-берсенең күзләренә текәлгән хәлдә, әллә эчемлекне, әллә бер-берсенең күз карашын дөньядагы иң тәмле ризык итеп тагын кабып куйдылар Бу юлы шоколад кирәк түгел иде инде
Бераздан купедагы утны сүндерделәр Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде Ул, югары цивилизацияле Европаның үзәгеннән килеп, еракка, төньякка чаба иде
Билал
Әү.
Йоклыйсыңмы?
Юк. Йокламыйм.
Бернәрсә сорыйммы?
Сора Рәхим ит.
Синең моңарчы мондый эшкә тарыганың бар идеме?
Билал бер мәлгә уйга калды. «Заманнан артта калгансың дип миннән көләргә җыенмыйдыр бит Хәзерге хатын-кызны белмәссең».
Әйдә, болай итәбез, Нина!
Әйе, Билал Мин сине тыңлыйм.
Әйдә, бүген барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез. Бер-беребездән бернәрсәне дә яшермичә! Сиңа минем алда кыенсынасы юк, миңа шулай ук синнән уңайсызланыр сәбәп күренми.
Әйдә, Билал! Нина кискен бер хәрәкәт белән яткан җирдән башын күтәрде дә терсәгенә таянды. Башта мин сөйлимме сиңа үзем турында?!
Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды Аның бармаклары Билалның тәненә тиеп-тиеп алалар Ул, бик сак кына итеп, пианинода моңсу да, ягымлы да көй уйнаган кебек. Гүя аның бармаклары клавишларга кагылып-кагылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга ул моңлы авазлар
Иремә яратып чыктым мин Байтак кына белә дә кебек идем аны. Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укып бетердек. Ул заочнодан безнең группага күчте Хәзер инде менә ике балабыз бар. Бер кыз, бер малай үстерәбез Кечесе дә мәктәпкә бара инде Анысы шулай, балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы китте. Нигә дип сорыйсыңмы? Әйтәм: ну, менә мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым, ди. Тагын алга таба нәрсә инде?! Җирдә, үзем кебек үк, җанына урын таба алмаган адәмнәр санын арттырдыммы? Минем кирәгем шуның өчен генә идеме?! Бу гына бик аз бит Шуңа күрә яшәүнең әллә ни сере, кызыгы калмады хәзер минем өчен
Нина, ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли Ә Билал дәшми. Тыңлый бирә
Ә ирем Ул үзенең эшенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык планны, еллык планны үтисе бар!.. Мин аны кызганам да, билгеле, мескенне Ләкин кешегә бер генә бирелә торган яшәү дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде! Алай гына булса бик тә күңелсез ләбаса! Белмим, белмим! Әллә инде хәзер без үзебез туеп сикерә башладык Әллә яңа гына чын-чыннан яши башларга уйлыйбыз?! Чын-чыннан кеше булып.
Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?..
Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды:
Һе, канәгать булмыйча тагын!.. Әйтәм бит, аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре зурдан түгел. Заманча мебель куелган иркен квартирасы бар, эшенә иртән машина килеп ала. Кайтуга, чибәр генә хатыны каршылый Ә акча күп безнең, мин хәзер аның кыйммәтен дә югалтып киләм бугай инде Күп булса, ничектер акчаның да кызыгы китә икән ул
Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:
Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай
Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:
Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:
Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай
Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:
Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? ди. Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» ди Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда
Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән
Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!.. Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма Әмма күңелем сизә бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай туйдырды!
Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.
Билалны да уйлар биләгән иде Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне Шулай да сөйләмичә булмый инде.
Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина Суд безне аермады Мин үзем китәргә булдым Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен
Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:
О-ой, Билал Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде бигрәк хәтәр адым уйлагансың Балаң да бардыр бит?
Бар шул Җиде яшьлек кызым бар.
Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!
Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.
Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер
Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!.. Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде
Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул кыенсынмады, сүзен дәвам итте:
Мин дә яратып өйләнгән идем төсле, Нина Аның тәрәзә төбендә сәгатьләр буе басып тора идем. Кинолардагы сыман серенадалар сузарга әзер идем Ләкин Ләкин мин ул кешене бөтенләй аңламаганмын икән Мин аның бары тик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән Миңа, әле хатын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә, аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, гомумән, хатын-кыз, ир-атны тартучы зат булуы гына тәэсир иткән икән.
Йә, шуннан ни әйтмәкче буласың инде?
Берни дә әйтмим, бары тик уйланам гына. Мин монда сиңа сөйләүгә караганда нәрсә булганын күбрәк үзем аңларга телим әле. Минем ялгышым нәрсәдә булды икән? Хатын-кызны ныграк, күбрәк белгәннән соң гына өйләнергә кирәк булганмы?
Син, Билал, үзеңнең иң төп сүзеңне һаман әйтмисең әле Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми?
Беләсеңме, Нина, судта сөйләгән ямьсез сүзләрне мин монда искә төшерергә теләмим. Урыны ул түгел! Ну, сиңа дөресен әйтмичә дә булмый. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. Хатын-кыз маскасына төренгән кешелексезлекне күрә алмаганмын. Тышкы матурлыкның кибет витринасы һәм күргәзмә өчен генә яраганын аңлый алмаганмын ул чакта!.. Билгеле, мин судта кискенрәк сөйләгәнмендер, дәлилләр китергәнмендер. Ләкин төп фикерем менә шул иде