Әйе, мин сине аңлыйм кебек Синдә дә әзрәк максимализм дип әйтимме, бар икән. Без аларның үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез икән Ләкин мин иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият!
Максимализмның катнашы юк монда, Нина! Мин сиңа үз башымнан үткәнне генә сөйлим!
Ну, барыбер инде: сиңа эчке дөньясы ярлы булган кешеләр ошамый Әнә шул адым саен теңкәңә тия! Ә син үзең каядыр югарыдарак яшисең
Бусы салпы якка салам кыстырудыр инде аның шулай бит? Ну, аннан гына хәл үзгәрми шул, һаман элеккечә кала.
Аннары бит әле, Билал, мәсьәләнең менә бу ягы да бар: кеше белән кеше беркайчан да охшаш була алмый! Табигать бит ул
Шулай шул, теория һәрчак җиңелрәк Анда әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин. Билалның тавышында кырыслык чагылып китте. Аны шундук Нина да сизеп алды һәм:
Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? диде ул, Билалны ипләп кенә сыйпый-сыйпый.
Алар йокыга киткәндә, тәрәзәдә инде таң беленә башлаган иде.
Иртән барысыннан алда уянды Билал.
Ә уяну белән иң беренче башына килгән уй шул булды: ничек болай килеп чыкты соң әле? Һич тә көтмәгәндә, уйламаганда
Больницада операциядән соң тәннән наркоз чыкканда, шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде
«Ай-яй-яй Мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын дип уйлаган идеммени соң мин?! Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты».
Югары сәкедә чалкан яткан Билал әнә шулай уйлана, үзен-үзе битәрли Ә бераздан аның башына яңа уйлар килә. Капма-каршылары
«Тукта, ә кем алдында шулай акланасың соң әле син? Кем каршында шундый чиста булып күренергә телисең? Аерылам дип гариза биргән хатының алдындамы?! Ха!.. Аерылган хатыны каршында да изге булып күренәсе килә кешенең, ә! Нинди изге тип!.. Ә бәлки, аның каршында түгел, үз алдыңда акланасыңдыр син, ә?! Шулай дисәң генә инде Алай да шикле әле синең логикаң. Йә, әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идемме соң мин?! Юк бит! Син үзеңне, чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәкмәгән кысага кертеп бикләмәкче түгелме? Андый кысада яшәү кызганыч, мескен кешеләр язмышы гына түгелме соң?! Син андыйлардан үзең үк көлә идең бит!»
Әйе, иртән иртүк Билалның башына килгән уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңарчы да үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу төн яңа сораулар өстәде. Аларның барысына җавап итеп Билалның уенда «Китәргә, котылырга, качарга!» дигән бер фикер генә буталды.
Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина үзе генә рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә баласын кочаклаган килеш Халидә йоклый Ә поезд, кара шәүлә төсле, дөбер-шатыр килеп, көнбатыштан көнчыгышка ашыга
ЯКТЫ КҮЛIИкенче көнне кичкә кадәр Билал үзенең төнге юлдашлары белән барды. Кызлар берөзлексез диярлек Мәскәү хәлләрен сөйләштеләр, андагы уртак танышларын искә алдылар.
Ә Билал күбрәк тәрәзәгә карап утырды, сүзгә сирәк катышты. Бары тик Нина белән күз карашлары очрашкан чакларда гына ул аннан озак аерыла алмады.
Билал төшәсе тукталыш тагын төнлә булачак икән! Моны әйткәч, кызлар көлешеп тә алдылар:
Сине безгә төн биргән иде, төн үзе ала да Әллә төш кенә булды инде бу!
Төнге сәгать бер тулып килгәндә, Билал поезддан төшеп калды Аңа хәтле алар, бер җаен туры китереп, Нина белән адреслар алмашмакчы иделәр, әмма икесе дә шаккатты: икесенең дә әлегә ныклы адресы юк икән бит! Моңа көләргә дә, еларга да белмәде Билал. Шулай да Нина үзе бара торган дус кызының адресын бирде. «Бәлки, син дә килеп чыгарсың» дип өстәде, аның күзенә өздергеч итеп карап.
Менә инде «Якты күл» вокзалы да. Бик кечкенә икән ул тәбәнәк түшәмле залында да унлап кына диван. Билал аларның иң почмактагысына барып ауды.
Бераз утыргач, исенә килеп, портфеленнән пинжәген тартып чыгарды. Аны диванга җәеп салып, шуның өстенә ятты. Әмма болай гына каты иде, ул тиз генә җайлап ята алмады: боргаланды-сыргаланды, әллә ничә тапкыр торып та утырды. Шулай шактый изалангач кына йокыга китте.
Искиткеч бер рәхәтлек, хәтта, әйтергә мөмкин, ниндидер наз, иркәләү тоеп уянды ул. Инде күптән татылмаган рәхәт тынычлык әйтерсең моңарчы җыелып килгән дә менә шушы уяну вакытына гына бирелгән. Әйтерсең бу җир йөзендә озак җәфаланып йөргән адәм баласының, ниһаять, яңадан бәхетле һәм ирекле булып уянуы!
Искиткеч бер рәхәтлек, хәтта, әйтергә мөмкин, ниндидер наз, иркәләү тоеп уянды ул. Инде күптән татылмаган рәхәт тынычлык әйтерсең моңарчы җыелып килгән дә менә шушы уяну вакытына гына бирелгән. Әйтерсең бу җир йөзендә озак җәфаланып йөргән адәм баласының, ниһаять, яңадан бәхетле һәм ирекле булып уянуы!
Баксаң, инде шактый өскә күтәрелергә өлгергән кояш төшкән икән аңа! Кояш аны үзенең мәрхәмәтле кочагына алып иркәли. Әнә шуңа күрә Билалга рәхәт.
«Әллә минем тормышның бәхетле дигән өлеше менә шушы иртәдән башланып китә микән?» Билалның күңеленә шундый уй да килде. Чыннан да, яшь, күңелендә ташып торган тормыш дәрте булган егет менә шушындый гүзәл иртәдә ничек инде үзен бәхетсез сизәргә тиеш?! Аның башы исән-сау, күңеле матур, бөтен барлыгы дөньяга мәхәббәт белән тулы мондый кеше ни өчен кара көеп йөрергә тиеш соң әле?!
Шулай булгач, менә шушы кояшлы көннең үзе сыман балкысын әле ул! Шушы тыныч, матур иртәнең бәхетен кичерсен! Мондый иртәләр үзләре дә зур бәхет, олы байлык бит! Без, тыныч тормышка артык ияләнеп, артык күнегеп киткән кешеләр, бу матур иртәләрнең чын кыйммәтен белеп җиткермибез Безгә һаман күбрәк кирәк, тагын да артыграк кирәк!
Ә менә кеше яисә, Алла сакласын, кешелек тормышында ниндидер зур бәхетсезлек, күңелсезлек килеп чыкса, ул чагында инде кайдадыр еракта, артта калган теге матур иртә иң зур бәхет булып тоелачак! Барысыннан да кадерлерәк истәлек, хатирә булып искә төшәчәк ул!.. Ниндидер күңелсезлеккә тап булгач кына, матурлыкның, рәхәтлекнең чын кадерен белүче адәм баласы, шулай итеп, үзе узган гомер кырыннан чәчкә җыйгандай, иң матур көннәрен, иң бәхетле сәгатьләрен җыячак Җыячак та, иң гүзәл букет сымак йөрәк турысына күтәреп, аңа бик озак карап торачак Сокланып, баш иеп, сагынып, тагын бер кат шуларны яңадан кабатлыйсы килеп карап торачак ул аларга үзе кайчандыр кичергән бәхетле көннәргә, бәхетле сәгатьләргә!
Әйе, Билал бәхетле кеше. Чөнки аның алдында, әле бер көне дә яшәлмәгән, гел башланмаган бер ай ял!
Ул пинжәген, ипләп кенә, ашыкмыйча гына төреп, яңадан портфеленә тыкты. Ял итеп алганнан соң, бүген инде кичәгегә караганда ыспайрак һәм озынрак буйлы егет булып урамга чыкты.
Вокзал янындагы мәйдан бик зур, иркен икән Якын-тирәдә бер-ике катлы өйләр Әнә мәйданның аргы почмагында автобуслар да тора Билал салмак кына адымнар белән шуларга таба юнәлде.
Бәхете идеме «Ял йорты» дип маңгаена язылып куелган автобус әллә кайдан күзенә ташланды. Шәһәрдә күнегелгән гадәт буенча үзе дә сизмәстән йөгерә үк башлады Билал.
Автобус тирәсенә җыелган халык:
Ашыкма, ашыкма, әле поезд килгәнен көтәбез! дип тынычландырды аны.
Юл асфальт иде, ул бик матур каен урманы эченнән бара. Автобус үзе дә искиткеч җитез чаба, иртәнге юлда әле машиналар да очрамый диярлек. Ян тәрәзәләр яртылаш ачылып куелган. Күкрәкләрне рәхәтләндереп, урманнан саф, салкынча һава керә. Эчтә дә кеше күп түгел, алар да урманга текәлгән.
Чынлап та матур шул! Тоташ урман бит ап-ак һәм ямь-яшел төстән генә торган каен урманы! Дөньядагы урманнарның иң гүзәле булган каен урманы! Аклык, зифалык, нәфислек, чисталыкны мактаучы бер мәшһүр симфония бу гүя!
Шул мизгелдә ниндидер серле бәйләнеш аша аның уйларына кызы Раушания килеп керде Ә-ә-ә бәлки шуңадыр кызы да бит төсле буяулар белән ямь-яшел каен агачын ясарга ярата һәм ни өчендер үз рәсеменең астына балаларча кәкре-бөкре итеп, утыртма хәрефләр белән «Ак каен» дип язып куя иде. «Каен» дип авылча гади генә әйтергә өйрәнгән Билалга бу бик кызык тоела иде.
Әйе, ел саен яз җитү белән, алар шәһәр читендәге каенлыкка йөри башлыйлар иде шул. Кызын агачлар танырга да шунда өйрәтте бугай инде ул. Күрәсең, шул вакыттагы язгы каеннарның аклыгына, чисталыгына сокланып, Билал үзе башта «ак каен» дигәндер инде. Кызы шуннан исендә калдыргандыр.
Автобус тәрәзәсе артында ак каеннар йөгерешә. Алар арасында кечкенә кызы Раушания дә бар. Ак каеннар белән бергә ул да артта, еракта кала төсле.
Бу уйлардан соң йокыдан уянгандагы чиксез бәхет хисе ничектер бәләкәйләнеп, кечерәеп калды
Күңеленә тула башлаган моң ташкынына артык ирек куймас өчен, Билал автобус эчендәгеләрне күзәтергә тотынды Иң алгы урындыкка берәү дә утырмаган икән, әйе, урын күп шул, иркенләп урнашырга була Әнә яшьләр, сул як рәттәге икенче урындыкка утырган егет белән кыз, ничек матур итеп баралар. Кызы егет кочагына ук кереп беткән, күзләрен ярым йомган, үзе бәхетле елмая. Егете исә уң кулы белән йомшак кына итеп аны кочаклаган, сул кулының терсәге белән ачык тәрәзә рамына таянган