Алардан артта тагын буш урын Анда ике зур чемодан гына куйганнар Әһә, әнә ул чемоданнарның хуҗалары ике ир-ат ипләп кенә нәрсә турындадыр сөйләшеп баралар. Аларның да күзе тәрәзәдә, урманда.
Билал үзе утырып барган рәтне күзәтә башлады. Менә аның алдында гына карт белән карчык. «Кара әле, болар да ял итәргә бара микәнни?! Кызык, бу яшьтә ял йортына йөрү бик сәер түгелме соң?!»
Ул да түгел, Билалны тәмам шаккатырып, әлеге абзый ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән татарча җыр да көйләп җибәрмәсенме!
Җыруның да ниндиен әле:
Туган ягым гөл арасы,
Үзем авыл баласы
Абзый күңеле булганчы җырлап бетергәнне көтте дә ипләп кенә сүз кушты Билал:
Бабай, әллә син дә ял йортына барасыңмы?
Бу тирәдә татарча эндәшү аның өчен ияләнгән нәрсә иде, ахрысы, абзый бер дә гаҗәпләнмичә генә аңа таба борылды да аннары, карчыгына карап көлә-көлә:
Әйе шул! Без дә ял йортына барабыз! Әйеме, карчык! диде.
Билал моны ничек аңларга да белми торганда, бабайның карчыгы ярдәм итте:
Шунда, якында гына торабыз без. Ял йортыннан ерак түгел. Менә шәһәргә барган идек әле. Оныгыбызның хәлен белергә. Шуннан кайтып килеш.
Гаять ачык чырай күрсәтеп сөйләшә башлаган карт белән карчык Билалга бик ошады. Аның тагын да сүзне дәвам итәсе, алар турында күбрәк беләсе килде.
Ә оныгыгызга ни булган соң?
Бу юлы инде бабай уфтаныбрак тотынды:
Әй-й, заманнар диген син! Нинди заманнарга килеп җиттек бит! Бердәнбер оныгыбызга духтырлар: «Урманга чыгарга ярамый, авыл җиренә кайтырга ярамый!» дигәннәр. Югыйсә чире көчәя икән.
Билалның мондый нәрсәне әле гомерендә дә ишеткәне юк иде. Чын булыр микәнни бу?! Шундый авыру да бар микәнни дөньяда?!
Сорамыйча да булдыра алмады:
Ә нинди чир ди соң ул?
Бабайның җавабы кыска булды:
Кем белсен инде аны! Хәзерге мең төрле чирне!
Нигә белмәскә! Аллергия, диде. Малаең шулай диеп кайтып әйтте бит, оныттыңмыни? Шуңа күрә хәзер оныгыбызны күрергә тилмереп ятабыз бит инде. Соңлап булса да сүзгә кушылган әбинең тавышында борчылу да һәм кемгәдер, нәрсәгәдер ачу да сизелә иде.
Билал тынып калды.
Коточкыч яңалык иде бу аның өчен! Кешегә, япь-яшь кешегә әнә шулай табигатькә чыгарга ярамасын әле! Йә дөнья! Кая барасың син?! Байтак кына вакыт тешләрен кысып, йөзен чытып нишләргә белми барды ул.
Аннары Нинаның да Мәскәүне ташлап еракка тайга арасына китәргә теләве исенә төште Ул да качарга тели түгелме соң?! Хатын-кыз сизгерлеге белән әнә шул куркынычны алдан тойган түгелме соң Нина?!
Үзе өчен коточкыч ачыш ясап һәм үзе үк шуннан куркып, сүзсез, бернинди уйсыз калды Билал.
Аның бу халәте шактый озакка сузылды.
Автобустагылар җанлана, кыймылдаша башлагач кына исенә килде ул. «Инде әз генә калды», «Килеп җитәбез» ише сүзләр ишетелә иде. Шул арада әлеге яшь пар кызык кына тәкъдим дә кертте:
Әйдәгез, калган юлны җәяү үтәбез! Ә әйберләр Әйберләр автобус белән барсын!
Моны шундук күтәреп алдылар. Шофёр да, дустанә елмаеп, автобусын туктатты.
Җитез генә коелдылар һәм чыгу белән барысы да диярлек югарыга текәлде. Ә анда ямь-яшел ябалдашлар, яшь кызлар кебек, бер-берсенә сизелер-сизелмәс кенә орынып пышылдашалар, серләшәләр Пышылдашулары күңелдә дәрт, тормыш, яшәү дәрте уята.
Да-а Оҗмах инде монда, оҗмах! дип куйды Билал каршында утырып барган абзый.
Оҗмахка кергәндә дә русча сөйләшмә инде, бабай, үзебезчә генә әйт! дип төрттерделәр аңа.
Эх, яшисе иде гел шушында, ә! Бусын теге ике ир-атның берсе әйтте. Ул да елмая, чын күңелдән сокланып елмая иде.
Бүтәннәр дә елмаештылар. Аннары әкренләп кузгалдылар
Билал, иң артка калып, бер ялгызы китте
Рәхәт шул табигатьтә берүзең ләззәтләнеп йөрү! Урманга көтү-көтү булып баруны кечкенәдән үк җене сөйми аның. Мәктәптә шулай, экскурсия дигән булып, барысын бергә урманга алып баралар иде. Шау-шу була иде. Ниндидер начарлык эшләнгән кебек тоела иде Билалга ул вакытта. Нәрсә өчендер бик уңайсызлана иде ул.
Ә иң бәхетле минутларны ул урманда яки бүтән иркенлектә берүзе калгач кичерә. Авылда укыган чагында да яз көне кичләрен елга буенда йөри иде ул. Аларның авылы яныннан гына ага торган елга бу чакларда бик нык киңәя, аның киңлеге өчәр-дүртәр чакрымга хәтле җитә иде. Агымы бөтенләй сизелми үк башлый иде.
Кичкырын килеп тәмам караңгы төшкәнче йөри иде Билал әнә шул дәрья буенда. Чиксез рәхәт тә, гаять ямансу да, әллә нинди үзәкләрне өзәрлек моңлы да була иде ул чагында Исенә бик еш кына Штраусның салмак та, дәртле дә музыкасы килә иде. Чөнки монда төшмәгән кичләрдә ул өендә тәрәзә төбенә үк килеп утырып репродуктордан ерак музыка авазларын тыңлый иде. Баеп баручы кояшка карап, ул кереп югалганнан соң да әллә никадәр гомер утыра иде әле моңга бирелеп.
Кичкырын килеп тәмам караңгы төшкәнче йөри иде Билал әнә шул дәрья буенда. Чиксез рәхәт тә, гаять ямансу да, әллә нинди үзәкләрне өзәрлек моңлы да була иде ул чагында Исенә бик еш кына Штраусның салмак та, дәртле дә музыкасы килә иде. Чөнки монда төшмәгән кичләрдә ул өендә тәрәзә төбенә үк килеп утырып репродуктордан ерак музыка авазларын тыңлый иде. Баеп баручы кояшка карап, ул кереп югалганнан соң да әллә никадәр гомер утыра иде әле моңга бирелеп.
Соңгы елларда аңа ялгыз гына калу, бигрәк тә менә моның ише ямьле җирләрдә берүзе йөрү бик эләкми башлады. Эш һәм гаилә дигән ике ыгы-зыгы арасында чабып үтте аның көннәре. Ул инде үзенә үзе булып та күренми башлады, әллә нинди ят кыланмыш-холык үзләштергән кеше төсле тоя ул үзен.
Менә хәзер Билал бер ялгызы урман сукмагыннан бара. Олы юлны калдырып, юри тар сукмактан кереп китте ул. Адашмам әле, югалмам, дип уйлады. Урман адаштырмый ул, йөри белсәң. Киресенчә, авыл малайлары, табигать эчендә үскән егетләр шәһәрнең төп-төз урамнарына килеп кереп адаша күп чакларда. Минем кебек, мәсәлән. Ә урман юллары аларны адаштырмый. Чөнки урманда, табигатьтә алдау, хәйлә дигән яман нәрсә юк, анда барысы да ачык һәм күңелгә якын, гади һәм кабатланмас матур. Бөек табигыйлек монда. Яшәүнең иң ышанычлы, иң тотрыклы ысулы булган табигыйлек.
Сукмак борылып-борылып барды да зур булмаган бер ачыклыкка килеп чыкты. Ә ул ачыклык күлгә килеп ялгана икән. Билал кечкенә таллар арасыннан иң элек ул күлнең бер башын күрде. «Менә шулдыр инде, алайса, Якты күл» Үзе барган сукмакны ул бөтенләй онытты, әллә инде сукмак үзеннән-үзе юкка чыкты. Билал, зур сер, могҗиза күрергә җыенгандай, күлгә якынрак килде. Килгән саен, ул әйтерсең үзенең гәүдәсенең, хәтта алай гына да түгел, чынбарлыкның әкренләп эри, югала баруын тойды. Гүя Якты күл үзенә якынлашкан һәр адәм баласын әкиятләрдәге сихри көч иясе сыман үзенә ала, йота бара иде Билал да ямь-яшел чирәмле яр буена килеп басуга, аның өчен менә шушы сихри күренеш кенә торып калды.
IIЯкты күл!
Исеме ничек туры килә икән аның үзенә! Менә шушы ямьле урман уртасындагы бердәнбер якты, зәңгәр тәрәзә шикелле икән ул. Эчкерсез күңелләрнең сафлыгы шикелле икән ул. Мөлдерәмә тулы икән. Ап-ак каенлы ярлары, бу кадерле байлыкны ничек итеп түкми-чәчми сакларга дигәндәй, тыныч кына уйга талган икән аның
Билал, күл буена килеп чыккач, башта бөтенләй туктап калды. Үзе каршына китереп куелган шушы гүзәллекне күзләре белән эчеп бетерергә өметләнгәндәй, аның һәр куагын-агачын, үләнен-чыбыгын озаклап-озаклап күзәтте, күл өстенең ышанып булмастай зәңгәр тигезлеге вакыты белән хәтта үзенә суырган төсле дә тоелып китә иде. Шулхәтле көчле иде аның тәэсире.
Билал алга таба бер адым атлады да туктады. Шул арада инде өр-яңага әверелгән табигый сәнгатьне яңадан да каушый-каушый, дулкынлана-дулкынлана үзенә иңдерә, сеңдерә башлады.
Тагын әз генә алга китте дә тагын туктады. Тагын-тагын шулай кабатлады. Әле ике көн элек кенә шәһәр мәхшәрендә нишләргә белми азапланган Билал өчен бу әйтеп, аңлатып бетерә алмастай ләззәт, бернинди сүз дә колачлый алмастай рәхәтлек, үзе кичермәгән, беркем дә күзаллый, төшенә алмастай иң югары бер мәртәбә иде. Әйе, әйе, монда һәр төрле купшы сүзләр артык: мондый тирән, кабатланмас җан рәхәтлеген бары тик кеше үзе генә тулы итеп тоя, белә ала.
Чыннан да, шушындый җирдә яшисе иде бит, ә!.. Озак йөрде Билал күл буенда. Аның өчен бу балачактан бирле үз һәм кадерле булган су стихиясе дә, күңелендәге иң якты истәлекләрне уятучы урын да иде; өстәвенә моның ише зур сулар, Билалны тынычландырып, аны үз ярына кайтара да ала иде. Менә шушындый вакытларда инде Билал, кайлардадыр йөреп үзенең югалта башлаган асылын, үзе өчен иң кулай һәм иң кадерле яшәү рәвешен тапкан сыман була. Шуңа күрә тормышында шушындый минутларга юлыкмый башласа, аларны ничектер җуйса, Билал ниндидер караңгылыкка чумгандай хис итә башлый үзен. Утсыз, яктысыз юлга килеп кергәндәй итеп тоя. Әйтерсең ул юнәлешне дә җуя мондый вакытларда Кая барырга кирәклеген дә
Билал ял йортына килеп җиткәндә, яңа килүчеләр инде иртәнге ашка утырган иде.
Аны:
О-о, менә югалган кеше кайта! дип каршы алдылар.
Билалга түр яктагы почмактанрак урын калдырылган икән ул залны кисеп үтте дә шунда барып утырды. Өстәлдәшләренә хәерле иртә теләгән булды, «ашыгыз тәмле булсын»ны да әйтте, кыскасы, бөтен шартын китергәндәй итте.
Дүрт ир-ат бергә утырачаклар икән. Икесе Билалдан олырак күренә, ә берсе аның чамасындарак яисә чүт кенә, бер-ике яшькә генә артыграктыр. Алар, яңа очрашкан кешеләргә хас булганча, ашаган уңайга әкрен генә бер-берсе белән танышалар. Билал аларның исемнәрен дә әллә ни исендә калдыра алмады, шул үзенекен әйтте дә гомуми сүзгә кушылмыйча гына ашавында булды. Аның әле генә урманда, Якты күл буенда алган тәэсирләрен югалтасы, өстәл артындагы гадәти әңгәмәгә кушылып китеп, үзе качкан ыгы-зыгы шаукымына яңадан кайтасы килми, иде. Ул әкрен генә, ашыкмыйча гына ашавын белде һәм шул ук вакытта болардан аерымрак халәттә утырганын да сиздермәскә тырышты, чөнки андыйларны яратмыйлар. Шуңа күрә тыштан гына булса да тегеләр көлгәндә көлеп, сөйләшкәндә «әһә-әһә» диеп утырган булды. Ә җанында исә аның тыныч бер иплелек, салмак агышлы ләззәт һәм аннан да мөһимрәге: тагын да зуррак рәхәтлек яши бирде. Менә шул соңгысы белән ул үзен биредәгеләрдән иң бәхетлесе дип саный аладыр да әле Иң зур шатлык алда көткән шатлык бит ул! Чынында булганнан да олырак, матуррак күренгәнгә шулай көчле тәэсир итәдер инде ул адәм баласына