Ул көннәрдә - Мансур Вәли-Барҗылы 6 стр.


Билалга түр яктагы почмактанрак урын калдырылган икән ул залны кисеп үтте дә шунда барып утырды. Өстәлдәшләренә хәерле иртә теләгән булды, «ашыгыз тәмле булсын»ны да әйтте, кыскасы, бөтен шартын китергәндәй итте.

Дүрт ир-ат бергә утырачаклар икән. Икесе Билалдан олырак күренә, ә берсе аның чамасындарак яисә чүт кенә, бер-ике яшькә генә артыграктыр. Алар, яңа очрашкан кешеләргә хас булганча, ашаган уңайга әкрен генә бер-берсе белән танышалар. Билал аларның исемнәрен дә әллә ни исендә калдыра алмады, шул үзенекен әйтте дә гомуми сүзгә кушылмыйча гына ашавында булды. Аның әле генә урманда, Якты күл буенда алган тәэсирләрен югалтасы, өстәл артындагы гадәти әңгәмәгә кушылып китеп, үзе качкан ыгы-зыгы шаукымына яңадан кайтасы килми, иде. Ул әкрен генә, ашыкмыйча гына ашавын белде һәм шул ук вакытта болардан аерымрак халәттә утырганын да сиздермәскә тырышты, чөнки андыйларны яратмыйлар. Шуңа күрә тыштан гына булса да тегеләр көлгәндә көлеп, сөйләшкәндә «әһә-әһә» диеп утырган булды. Ә җанында исә аның тыныч бер иплелек, салмак агышлы ләззәт һәм аннан да мөһимрәге: тагын да зуррак рәхәтлек яши бирде. Менә шул соңгысы белән ул үзен биредәгеләрдән иң бәхетлесе дип саный аладыр да әле Иң зур шатлык  алда көткән шатлык бит ул! Чынында булганнан да олырак, матуррак күренгәнгә шулай көчле тәэсир итәдер инде ул адәм баласына

Ашаганнан соң аларга бүлмәләрен күрсәттеләр. Билалга дигән аерым бүлмә коттеджда, төп бинадан бер йөз метрлар чамасы читтәрәк икән. Аның каравы күлгә якын! Бәләкәй капкадан гына чыгасы да тау гына төшәсе.

Бүлмәсенә кергәч, креслога утырып, әз генә ял итим дип уйлаган иде, бераз утыруга йокысы килеп китте, һәм Билал, тиз генә чишенеп, урынына менеп тә ятты. Менә шушындый иркен чакларда, ял вакытларында йокының кирәген бирә торган гадәте бар инде аның Гаеп итмәгез, берүк! Аннан соң бөтенләй икенче, өр-яңа кеше булып тора бит ул! Көче, дәрте ташып торган кеше булып!

Байтак йоклады Билал. Уянып сәгатенә караган иде, унбер тулып килә икән. Тыштагы эсселек инде бүлмәгә дә үткән, көннең нинди кызу икәнен моннан да чамалап була Эссе дигән сүз артыннан ук аның күз алдына күл килеп басты. Янында гына Якты күл бар бит! Билал сикереп тә торды һәм трико чалбар белән майка гына эләктереп чыгып та китте. Күлгә! Тик тышка чыгу белән исенә төште, башына бик кызу икән Кире борылды. Бүлмәсенә керде. Портфелендә берәр газета табылса, эшләпә ясап кию иде исәбе. Ләкин мыш-мыш килеп күпме генә актарынса да, аңа кирәк әйбер чыкмады. Инде нишләргә?

Газета гына сорасам гаеп итмәс әле дип, күршесенең ишеген шакыды. Шундый вак йомыш белән борчыганы өчен гафу үтенеп кенә сорады ул. Күршесе өлкән яшьтәге бер абзый икән.

 Менә минем малай әлегә үзе монда юк. Аның бик шәп эшләпәсе бар, дип, Билалга испанлылар кия торган бик матур, киң кырлы салам эшләпә чыгарып бирде. Билал аптырап, кыенсынып китте. Бу бик кадерле нәрсәдер бит? Нигә ул аны алай беренче сораган кешегә биреп чыгара?

 Борчылмагыз, борчылма Аның әле өйдә тагын да шәбрәге бар! Яңарагы! Былтыр диңгез буеннан әнисе алып кайткан иде анысын. Ә бусы күптәнге инде.

Билал киеп караган иде, тап-таман, нәкъ үзенеке сыман! Үзе дә сизмәстән авызы ерылып китте. Әкәмәт була бит бу!

Шуннан соң инде тәмам канатланып, нәкъ бала-чага сыман сөенеп чапты Билал күл буена!

Күл буена җитәрәк акрынайды. Аның яшендә болай йөгереп йөрү бик үк килешмидер бит. Аннары, мондый уш җибәрерлек эшләпә кигәч бигрәк тә.

Хәзер, көн уртасында, урман эче дә шактый кызган икән. Ял йортыннан күлгә төшүче сукмак та күп йөрүдән тузанланып, эчкә иңеп беткән. Кырыйдан гына барырга туры килә Менә сукмак кечкенәрәк бер чокырга төшеп менде дә аннары калкулыкка килеп чыкты. Биредән бөтен күл буе ап-ачык күренеп тора иде. Билал тукталып, байтак күзәтеп торды Кая гына караса да, кеше иде монда. Барысы да эшләпәдән яисә яулыктан, өсләренә зонт корып куючылар да бар Урмандагы күл буена шуның хәтле халык җыела алыр дип Билал күз алдына да китермәгән иде.

Тынычрак, кешесезрәк урын эзли-эзли, яр буенча китте. Ятып торырдай, чирәмлерәк һәр почмакка кеше кунаклаган. Чибәр-чибәр хатын-кызлар, түгәрәк-түгәрәк ир-атлар Ә кайберләрен күкрәкчә буенча гына аерырга була иренең дә, хатынының да гәүдәләре бер үк, бүтәнчә һич аерырмын димә!

Шулай кайсына сокланып, кайберсенә гаҗәпсенеп бара иде, якында гына аның исемен кычкырдылар:

 Әй Билал! Әйдә, монда кил!

Караса, тегеләр, өстәлдәшләр! Бер агач күләгәсенә кереп чүгәләгәннәр дә шушындый эссе көндә кәрт сугып маташалар! Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, билләһи. Бу адәм баласы үзенең ияләнгән гадәтен кая гына барса да ташламый бит.

Караса, тегеләр, өстәлдәшләр! Бер агач күләгәсенә кереп чүгәләгәннәр дә шушындый эссе көндә кәрт сугып маташалар! Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, билләһи. Бу адәм баласы үзенең ияләнгән гадәтен кая гына барса да ташламый бит.

Нишлисең, барды инде Билал алар янына.

 Әйдә, утыр! Безгә менә бер кеше җитми.

Нәрсә әйтергә дә аптырарсың. Кисәк кенә баш тартырга да уңайсыз.

 Җегетләр, мин уйный белмим бит, ышанасызмы шуңа?! Билал шундый хәйлә белән котылмакчы булды.

 Нәрсә, дураклы да уйный белмисеңме?!

 Әйе шул Үзе елмая төшеп, тегеләргә карап тора бирде. Янәсе, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз, шаярту дип кабул итегез. Алай да ярый!

Әдәп өчен алар янында бераз басып торды да аннары бик ерак китмичә чишенеп атты, күз-колак булсыннар дип, киемнәрен болар янына китереп куйды. Суга кереп китте.

Яр буенда бик күп бала-чага, карт-коры мәш килә иде. Билал бераз суга ияләнү өчен генә күкрәк тиңентен суда басып торды да рәхәтләнеп, колач сала-сала, ирләрчә талпынып-талпынып йөзеп китте. Бу рәхәтлек инде ярдан карап тору ише генә түгел иде! Монда йомшак, салкынча суда йөзгәндә, һәр күзәнәгең искиткеч иркенәеп, киңәеп китә иде, үзеңне чын-чыннан бер су җанвары сыман тоясың!

Билал күлнең уртасына ук керде. Күпләр монда хәтле керергә кыймый идеме, иренә идеме уртада беркем дә юк. Тик биредә су салкынрак икән Күрәсең, шактый тирәндер бу күл Әнә бит ярлары да ничек текә төшеп китә.

Шулай озак кына кинәнде ул күл уртасында. Бер хәрәкәтләнмичә чалкан да ятып торды, диңгезчеләрчә дә йөзеп карады.

Әйе, Билал бирегә килеп һич тә ялгышмаган! Ярый әле, путевка булды! Югыйсә эсседән чатнаган таш арасында шәһәрдә нишләр иде икән хәзер?

Байтак кына юангач, Билал ярга таба йөзеп китте.

Чишенгән җиренә егетләр ягына караса, алар кәрт уйнаудан туктаганнар да, өсләрен салып куеп, моны күзәтеп утыралар.

III

Ярга якынайгач, Билал боларга кычкырган булды:

 Әйдәгез, су керәбез!

Тегеләр аны-моны дәшмәделәр, һаман карап утыра бирделәр.

Ярга чыгып елмая-елмая яннарына килгәч кенә, Билал яшьләрендәге Саша үзенең нечкә тавышы белән сүз башлады:

 Сине йөзү буенча бүлмә чемпионы дип игълан итәбезме инде?

Ә икенчесе шундук аңа каршы төшәргә ашыкты:

 Нинди чемпион ди тагын?! Просто акылсыз бер адәм!.. Шушындый эссе көндә кисәк суга кереп китәләрмени!.. Башта бер ярты сәгатьләп су буенда юынырга кирәк бит, суга күнегергә кирәк!.. Аннары инде әкрен генә керергә дә мөмкин!

Бусы Сергей Николаевич дигәннәре чын күңелдән ачуы килеп, канәгатьсез тавыш белән сөйли. Тик Билал аңлап җитә алмады: ни өчен шулай кәефләре кырылган боларның?

Ул йөзеп килгән кызудан тиз генә туктап кала алмады: тирән итеп сулыш алып, арлы-бирле йөренгәләде. Дөнья матур, дөнья күңелле, ә кәеф тагын да шәбрәк!

Ә тегеләр, ни гаҗәп, һаман сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

 Мин үзем, радикулит эләктермәгән булсам, әзрәк су коенуга каршы түгел, әлбәттә Ну, нишлисең, радикулит уен эш түгел! Су уртасында каптырса беттең дигән сүз! Сакланмыйча ярамый! Ярамый! Бусын, бик тәмләп кенә, нечкә тавышын суза төшеп, Саша әйтте. Билалның әле аңа ныклап, текәлеп дигәндәй караганы юк иде. Менә хәзер, кыюланып китеп, Сашага күз салды. Кызык дип әйтергәме, кызганыч дияргәме бу кешене? Кайсы сүз туры килер икән монда?

Саша, яше белән бер чамадарак булуга карамастан, Билалга Чехов геройларын искә төшереп җибәрде. Чехов китапларындагы бернинди рух терелеге, җан әсәре сизелмәгән типларына Әле, җитмәсә, шулар өстенә кулына саллы гына күренгән күзлек тә тоткан! Юк, кара күзлек түгел, чын күзлек, җитди кешеләр күзлеге.

Әйе, Билалның андый кешеләрне күргәне бар: алар һәрчак үтә җитди булып күренергә тырышалар, кеше алдында (ә бәлки, һәрвакыт шулайдыр!) үзләренә бернинди тегенди-мондый малай-шалайлык, беркатлы кыланмыш рөхсәт итмиләр. Бу аларның тышкы кыяфәтләреннән, киенүләреннән башланып үзләрен тотуга, сөйләшү рәвешенә кадәр килеп җитә.

 Сез дөрес әйтәсез, билгеле, Александр Петрович, кеше иң элек сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, сәламәтлек барысыннан да мөһимрәк.

Сергей Николаевич үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, бернинди шиккә урын калдырмастай тавыш белән, күзләрен ярым йомып сөйли. Шундый урында, урман уртасында, менә дигән ямьле, һәммә җан иясе үзен иркен тотардай җирдә, ничек кеше үзен үзе шулай җансыз халәттә саклап тора ала икән?

Моңа хәтле аларны елмаеп кына күзәткән, сүзләренә артык игътибар бирмәгән Билал, тора-бара авызын җыеп, үзе дә җитдиләнеп китте. Боларның кыланышына гаҗәпләнеп, шуның серенә төшенә алмаганга уйчанланып калды ул. Чынлап та, шаяртмыйча, ихластан әйтәләрме соң? Әллә булмаса, беркатлы Билал каршында уйналган юмористик күренешме бу?! Юк, аларның үз-үзләрен тотышлары юморга охшамаган иде. Чынлап сөйләшәләр, ахрысы, болар.

Назад Дальше