Хөрмәтле Сергей Николаевич, сез менә шушындый искиткеч матур көндә рәхәтләнеп су керүнең ләззәтен дә аңлый алмыйсызмыни? Билал үз тавышына битараф-тыныч тон бирергә тырышкан иде, ләкин алай ук килеп чыкмады, күрәсең. Билал андый тыныч кына тавыш белән сөйләшә аламы соң! Күңелендә туган дулкын шул ук минутта теленә, үз-үзен тотышына, бөтен барлыгына чыга бит аның!
Ә Сергей Николаевич коеп куйган мәһабәт сын иде Билал каршында. Бу сүзләргә ул керфеген дә селкетмәде. Бөтенләй ишетмәгән кыяфәт белән ачу чыгарырлык бер битарафлык саклап тора бирде.
Кызык! Тукта әле, Билалның мондый күренешкә элек тә очраганы бар иде бит!
Институтка яңа директор килеп эшли башлагач та, шундыйрак бер күренеш булды түгелме соң?
Әйе, Билал хәтерли ул көнне.
Ниндидер йомыш белән шәһәрдә йөргәннән соң, үзләренең бүлмәсенә кайтып кергән иде. Ишекне ачуга, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый янында утырган юан гына гәүдәле, бик җитди кыяфәтле бер кешене күреп алды. Үзләренең яңа директорын якыннан күргәне юк иде әле Билалның, шуңа күрә «Әһә, бу шул икән!» дип куйды. Тыныч кына исәнләште, үз урынына барып утырып эшли башлады. Әмма бер бүлмәдә утыргач, сүз колакка керми каламы соң инде! Билал шуны аңлады: яңа директор ул шөгыльләнгән мәсьәлә буенча нидер сорый икән. Ә бүлек начальнигы Хәкимҗан абый, үзе конкрет белмәгәч, якынча гына сөйләп утыра.
Хәлне аңлап алуга, Билал түзмәде, тегеләр тынып торган арада, сорамаган-нитмәгән кешегә үзенең бар белгәнен сөйләп бирде! Кызып-кызып, дәртләнә-дәртләнә сөйләде!
Ә яңа директор нишләде дисез?! Үзләренең ипле генә сөйләшүләренә шулай җайсыз килеп кушылган Билалга күз генә төшереп алды да кыл да кыймылдатмыйча тыныч кына утыра бирде. Сөйләп бетергәч, Билал аптырап китте.
Тукта, әллә мин саташаммы соң?! дип әйтеп куйды. Төш кенәме соң бу?!
Кызганыч, өндә иде шул, өндә! Билал көпә-көндез саташкан иде! Яңа директор да пенсиягә киткән Газиз абый сыман булыр дип ялгышкан иде ул! Үзенең бу ялгышын тора-бара аңлады ул, билгеле.
Шуннан соң озак та үтми шәһәр Советында архитекторлар киңәшмәсе булды. Билал анда элекке группадаш егетен очратты. Тәнәфес вакыты иде, сүз иярә сүз китте. Билал үзләренә яңа директор килгәнен әйтеп куйды.
Ой-ой Берүк, аның белән сак була күр! Группадашының беренче сүзе шул булды.
Билал, әлбәттә, сораштырмый кала алмады:
Нигә, шулай ук куркынычмыни?
Группадаш егете усал итеп елмаеп куйды
Безнең институтта озак кына директор урынбасары булып эшләде бит ул. Һәм гел директор булырга тырышты! Соңга таба бигрәк тә каты тырышты инде! Билалның дусты сөйләп бетерә алмам дигән төсле ашыга-ашыга сөйләде. Аның әйткәннәрен Билал көчкә аңлап өлгерә иде. Инде, малай, бернинди пычрак ысулдан да баш тартмый! Бернәрсәдән дә оялып, кыенсынып тормый инде!
Билал, конкретрак белергә теләп:
Нәрсә эшләде соң ул сездә шулкадәр? дип сорады.
Нәрсә эшләде дисеңме? Группадашы башта «Шуны да белмисеңме?» дигән сыман гаҗәпләнеп карап торды. Ә аннары китте сөйләп яңа директор хакында колагың гына чыдасын.
Башта директорның секретаре булып эшләүче яшь кенә кыз белән дуслашты. Аннары әнә шул кыз ярдәмендә директор сейфындагы беркем дә белмәскә тиешле документны юкка чыгарды! Менә ни эшләде ул бездә! Имеш, шуннан соң директорны эштән алалар да аның урынына үзен куялар дип исәпләде! Аның уйлавынча, һичшиксез, шулай булырга тиеш иде!
Без дә шулай булыр дип уйлый башлаган идек инде Чөнки директорны бик каты йөрттеләр, бик каты тикшерделәр. Ну барыбер калды, кыл өстендә генә эләгеп калды.
Шул вакытта тегенең директор тирәсендә ничек ялагайланып бөтерелүен күрсәң иде син! Прямо косып җибәрерсең! Билалның группадашы ярсып, ачуын тыя алмыйча сөйли иде.
Әйе-е дип куйды ахырдан Билал. Син миңа бик кызык нәрсә сөйләдең әле. Кызык Ә чынлап та булганмы соң ул?
Группадашы, аның бу соравын көтеп кенә торган төсле:
Ничек булмасын? Ничек булмасын?! дип, яңадан алып китте. Соңыннан, директор үз урынында эшләп калгач, теге яшь кыз аңа кереп елый-елый гафу үтенгән. Тик директор тавыш чыгарып тормады инде. Кызгангандыр яшь кыз баланы. Әле эшли башлый гына бит.
Билал тагын бер кат:
Кызык бу, бик тә кызык! Мондый нәрсәләр кинода гына була дип уйлый идем! димичә түзә алмады.
Группадашына аның бу сүзе ошамады:
Нәрсәсе кызык инде аның! Кызганыч диген!.. Әнә сезгә директор итеп куйганнар бит әле!
Билал тагын бер кат:
Кызык бу, бик тә кызык! Мондый нәрсәләр кинода гына була дип уйлый идем! димичә түзә алмады.
Группадашына аның бу сүзе ошамады:
Нәрсәсе кызык инде аның! Кызганыч диген!.. Әнә сезгә директор итеп куйганнар бит әле!
Куйдылар шул Кем йөртәдер инде андый типларны шундый җаваплы урыннарда?..
Кем дип Ул үзе бик каты эш йөртә бит андый мәсьәләләрдә. Аннары бер зур кешенең исемен еш файдалана ул. Кирәксә, кирәкмәсә дә: «Без Фәлән Фәләнович белән киңәшеп алган идек әле!» дип кенә җиффәрә! Шул сүзнең кешегә ничек тәэсир итәчәген белә ул. Бик күпләр алдана шуңа! «Әһә, болар дуслар икән!» дип уйлый һәм, аларга ябышып, үзе дә каядыр күтәрелергә, үсәргә өмет итә башлый! Менә бит карьеристларның психологиясе нинди!
Аларның сүзен бүлеп, звонок шалтырады. Тәнәфес бетте. Янәдән залга керделәр Ә группадашы сөйләгән сүзләр Билалның күңеленә бик озакка сеңеп калды.
Хәзер инде әйбәт белә: менә бу Сергей Николаевич, аның яңа директоры ишеләр бервакытта да Газиз абый сыман була алмаячаклар! Газиз абыйны бөтен институт коллективы юкка гына «Большевик!» дип атамый иде шул! Чыннан да, большевик, Ленин гвардиясе солдаты иде шул ул!
Билалның инде күп мәртәбәләр сынаганы бар: яңа директор сыман кешеләрнең эш өчен, халык өчен, бүтәннәр өчен бервакытта да ушлары китми. Алар беркайчан да үз өсләренә зур җаваплылык алмыйлар; бер генә вакытта да күкрәкләрен куеп, бүтәннәрне саклап калмыйлар; беркайчан бер генә мәсьәләдә дә беренче булмыйлар; беркайчан, бер генә мәсьәләдә дә кистереп җавап бирмиләр. Һәм алар, андый кешеләр, беркайчан тулысынча ачылып, күңел төпкелендәге уйларын бүлешеп сөйләшмиләр. Алар һәрчак сак, уяу, куркучан. Менә шушы сыйфатларны үзләрендә булдырырга тырышу теләге аларны, гомумән, чикләнгән, сай фикерле натурага әйләндерә. Күпмедер вакыттан соң аларны әнә шул эчке һәм тышкы тормозлары, үзләрен гел тыеп, туктатып яшәүләре рухи тарлыкка, чикләнгәнлеккә китерә.
Менә шушы уйларына Билал торган саен ныграк ышана килә.
Күл буенда Сергей Николаевичка карап торганда, Билалның башыннан әнә шундый уйлар үтте. Хәзер инде бу кешенең кем булуы, нигездә, билгеле кебек иде. Тик менә ничек итеп аның аркасында кәефне бозмаска да ничек итеп мондый әңгәмәләрдә тынычлык саклап калырга бусын нык кына уйларга кирәк иде Билалга.
Ярар, әйдә, кайтабызмы инде, герой! Сергей Николаевич, зур хуҗаларга хас булганча, кулын Билалның җилкәсенә китереп салды. Хәтта җилкәдән тотып селкетеп тә караган булды.
Бер-берсен беркайчан күрмәгән һәм күрмәячәк бу адәмнәрнең бөтен хәрәкәтләре ничек үлчәнгән һәм никадәр таныш кабатлану!
Билалның танышлары, әдәпле генә иттереп саубуллашканнан соң, ял йортына менеп киттеләр. Ә Билалның моннан беркая да китәсе килми. Биредә ул җан рәхәте тапты! Тик менә «иптәш» дияргә тиешле кешеләр генә әллә ниндирәк булып чыктылар бит әле. Каян килгәннәр микән алар? Әле мин анысын белешмәдем бит. Хәер, шул ук мин качкан мәхшәрдән шәһәр җиреннән килгәннәрдер инде.
Ул, берни җәеп тормастан, яшел чирәмгә сузылып ятты. Өстән кояш кыздыра, аста салкынча чирәм, якында гына менә дигән күл рәхәт иде аңа, табигать баласына!!!
IVШулай озак ятты ул. Аннары, артык эссе кояш астында инде тәмам чыдар хәле калмагач, суга кереп китте, тагын кинәнеп, онытылып йөзде. Тагын ярга чыкты, тагын тәне яна башлаганчы кызынды.
Ләкин шунысы сәер: тәне, гәүдәсе ничек кенә рәхәтләнеп ял итмәсен, үзенең башын, уйларын барыбер моңарчы ияләнгән тормышыннан аера алмый иде Билал.
Менә хәзер дә үзе кайнар кояш астында кызынып ята, ә уйлары, күңеле әллә кайда еракта, эшенә бәйле вакыйгалар арасында. Күз алдында һаман шулар.
Шулай итеп, сез Сәнгать сараен проектлаштырырга булдыгыз инде, ә?!
Яңа директор Билал эшләгән бүлек архитекторларын үз кабинетына җыеп алды да әнә шулай кинәт кенә сүзен башлап җибәрде. Әле дә хәтерендә Билалның: шуннан соң бүлмәдә бик озакка тынлык урнашты. Ниндидер начар тынлык, күңелсез тынлык кешеләр бер-берсен аңлый алмаганда була торган тынлык иде бу. Эченнән генә ике директорны чагыштырып та алган иде Билал ул көнне. «Газиз абый сөйләшүне болай башламый торган иде Аңа карагач, үзеннән-үзе киңәшәсе, уртаклашасы килеп тора иде»
Тынлыкны, әлбәттә, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый бозарга тиеш иде. Бөтен сызымнар, исәпләүләр аның кулында. Әмма менә аның холкы артык юаш. Үтә талантлы архитектор булуга карамастан, кайчакларда, бигрәк тә берәр тупасрак кеше белән очрашса коела да төшә, бөтенләй сүз дәшә алмас хәлгә килә. Элекке директор Газиз абый, билгеле, аның җаен тапкан иде. Милли архитектурада гаять үзенчәлекле талант булган бу кешене ул үтә җаваплы эшләргә тарта иде. Хәкимҗан абый җитәкләгән Билаллар бүлегенә дә бөтен республика өчен вакыйга булырдай олы объектларны ышанып тапшыра иде. Һәм алар бергә-бергә җиңеп тә чыгалар иде. Шул хөрмәткә матур итеп мәҗлесләр дә үткәрәләр иде. Кыскасы, алар эшне күңелле итеп оештыра белделәр. Әнә шуңа күрә иртән эшкә дә дәртләнеп, йөгерә-йөгерә дигәндәй киләләр иде.