Ә бу көнне Хәкимҗан абыйның үз-үзен тотышы бүтәнчә булды. Башта кулындагы төргәктән кирәкле ватман кәгазен таба алмый аптырады ул. Аларны идәнгә коеп бетерде. Шуннан тагын да ныграк каушады, куллары ук калтырый башлады. Шундый зур талантка ия кешенең мондый хәлгә төшүен күрү үзе үк кызганыч һәм ачуны китерә иде.
Бүлек егетләре булышкач кына, Хәкимҗан абый тиешле сызымны табып директор өстәленә җәя алды.
Без Без бу проектны Газиз Нәбиуллович вакытында эшли башлаган идек Үзебез сайлап алып
Хәкимҗан абый ватман кәгазен, кире бөгәрләнмәсен өчен, ике кулы белән басып тоткан да «Безне нишләтәсең инде?» дигән нәүмиз караш белән директорга төбәлгән. Ә директор чын директорларча! Йөзендә бернинди җан әсәре юк! Анда бернинди уй, тойгы дигән нәрсә сиземли алмыйсың.
Әйдәгез, сөйләгез, сөйлә! Дәресен белмәгән мәктәп баласы кебек нәрсә туктап калдыгыз!
Мескен Хәкимҗан абыйның сөйләү сәләте дә бик чамалы иде, ул ык-мык итте дә, аптырагач, тәмам ачуы килеп:
Соң!.. Менә шушында күрсәтелгән инде барысы да, диде. Менә үзегез карагыз.
Архитектор халкы, чыннан да, сүзгә бик оста түгел инде ул Хәкимҗан абый тәкъдим иткән юл барысына да котылу булды.
Яңа директор, үзе дә урыныннан торып:
Әйдәгез, карыйк, алайса дияргә мәҗбүр булды.
Алар барысы да директор өстәле тирәсенә җыелдылар.
Ә анда Хәкимҗан абый җитәкчелегендәге архитекторлар группасы бер ел буена тырыша-тырыша эшләгән эш Сәнгать сарае! Бөтен шәһәр өчен горурлык булачак Сәнгать сарае!
Бу сарай шәһәр үзәгендәге Олы күл буена урнашырга тиеш. Шуңа күрә яшь архитекторлар иң башта бу тирәне бик җентекләп өйрәнделәр. Кайсы яктан караганда ничек күренәчәк ул? Яр буеның нинди үзенчәлекләрен искә алырга кирәк? Су өсте белән дә, яр белән дә аны ничек уңышлы бәйләргә, ялгарга?
Бик озак уйлашканнан соң, Сәнгать сараен ике катлы озынча бина итәргә булдылар. Бу урын нәкъ әнә шундый форма таләп итә иде! Ә бинаны өске яктан төгәлләп тору өчен сәнгать алиһәләренең сыннарын, милли һәм заманча фикерләүгә корылган матур-матур фигураларны файдаландылар Әнә шулай иткәч, күл буен бизәп торачак гүзәл сарай туарга тиеш иде.
Яңа директорга иң башта бинаның өске өлеше ошамады. Озын кара карандаш белән әлеге фигураларга төртеп:
Практик әһәмияте булмаган артык элементлар күп! диде ул һич тә икеләнү сизми торган тавыш белән.
Архитекторлар моңа каршы ни дияргә дә белмәделәр.
Бераздан Билал сүз әйтим дип авызын ачкан иде, директор бүлде:
Нишләп әле сезнең сарай ике генә катлы?! Шәһәрдә һәрбер төзелеш өчен урын табу нинди зур проблема икәне сезгә билгеле түгелме әллә?!
Ничек инде таныш булмасын, ди, ул проблема егетләргә?! Бик таныш, билгеле!.. Таныш!.. Әмма урын җитми, урын тар дип, бөтен шәһәрне бертөсле биек тартмалар белән тутырып булмый бит инде! Соңгы елларда үсеп чыккан андый шәһәрләр болай да байтак! «Сәнгать сарае булгач, кешечә булсын инде ул!» дип тырыштылар бит егетләр! Хәзер, гомумән, архитектурада кешечәлеккә омтылыш көчәеп бара бит. Чөнки замана кешесенең күңеле шулай тели!
Ул көнне яңа директор кабинетындагы сөйләшү буеннан-буена гел әнә шул рәвешле бик тә кискен һәм кызып китүләр белән барды. Яңа директор иң кызыклы табышларга, иң оригиналь идеяләргә каршы иде. Аларны, гомумән, кирәк түгел дип исәпли иде ул.
Кабинеттан сөмсерләре коелып чыкты егетләрнең Бер-берсе белән сөйләшмәделәр. Кайсы нинди йомыш тапкан булып, төрлесе төрле якка таралышты.
Билалның ул көнне үзләренең бүлмәсенә дә, беркая да керәсе килмәде. Коридор башында бераз миңгерәп басып торды да аска чәй эчәргә төшеп китте. Буфет чиратындагы кызлар белән сөйләшә башлагач тынычлангандай итте. Һәм әнә шунда аның башына беренче мәртәбә шикле уй килде. Аның күңеленә шик оялады.
Шуннан соң булып узган бер-ике конфликт ул уйны тагын да көчәйтте.
Үзенең кайда ятуын искә төшереп, як-ягына каранган иде, сызгырып җибәрде Билал! Яр буенда халык бик кимегән иде. Ә көн һаман шәп! Кояш һаман шәп! Тукта, халык кая киткән соң? Ашарга микәнни?! Читтәрәк, каен төбендә үзе кебек ялгыз гына кызынып ятучы егеттән сораган иде, сәгать өч тулып килә икән.
Тиз-тиз генә киенде дә югарыга чапты Билал!
Юк, ашаудан калырга ярамый! Яшисе бар!
ТАПТЫЛАРIБилалның бирегә килүенә бер атнадан артты.
Мөгаен, моңарчы аның тормышында бу кадәр дә рәхәт, тыныч үткән көннәр булмагандыр. Андый көннәрне искә төшерә алмый Билал. Авылдан киткәннән алып шушы көнгә хәтле булган гомере гел ашыгудан, нәрсәнедер эшләп өлгермәм дип куркудан, кабаланудан, әнә шулай тоташ чабудан, нервланудан, арлы-бирле ташланудан торган икән
Шуннан соң булып узган бер-ике конфликт ул уйны тагын да көчәйтте.
Үзенең кайда ятуын искә төшереп, як-ягына каранган иде, сызгырып җибәрде Билал! Яр буенда халык бик кимегән иде. Ә көн һаман шәп! Кояш һаман шәп! Тукта, халык кая киткән соң? Ашарга микәнни?! Читтәрәк, каен төбендә үзе кебек ялгыз гына кызынып ятучы егеттән сораган иде, сәгать өч тулып килә икән.
Тиз-тиз генә киенде дә югарыга чапты Билал!
Юк, ашаудан калырга ярамый! Яшисе бар!
ТАПТЫЛАРIБилалның бирегә килүенә бер атнадан артты.
Мөгаен, моңарчы аның тормышында бу кадәр дә рәхәт, тыныч үткән көннәр булмагандыр. Андый көннәрне искә төшерә алмый Билал. Авылдан киткәннән алып шушы көнгә хәтле булган гомере гел ашыгудан, нәрсәнедер эшләп өлгермәм дип куркудан, кабаланудан, әнә шулай тоташ чабудан, нервланудан, арлы-бирле ташланудан торган икән
Ә монда ул беркайчан да булмаганча, үз сүзләре белән әйткәндә, дворяннарча яши башлады. Иртән ашыкмый гына йокыдан торды, иркенләп, бөтен шартын китереп физзарядка ясады, озаклап-тәмләп юынды, аннары кырынды, төзәтенде, шулай ук пошмый гына салкынча урман юлыннан бер урап керде. Иркенләп атлады ул, әле йокыдан да уянмаган төсле генә. Әйтерсең монда, шундый ямьле урманда ашыгып, каударланып йөрү аның өчен бик зур гөнаһ иде. Гүя әнә шул катгый кагыйдәне бозудан сакларга тырыша иде ул.
Бүген дә үзенең көнен шулай башлады Билал. Барысын да ияләнгән тәртип буенча эшләде. Ә иртәнге аштан кайткач, бүлмәсендә берәр сәгать чамасы китап укып ятты. Иң яраткан язучысының Әмирхан Еникинең калын бер китабын алган иде үзе белән. Гомумән, соңгы елларда бу китапны ул барлык командировкаларга диярлек үзе белән алып йөртә башлады. Язучының дөньяны, кешеләрне аңлавы, сурәтләве Билалга да бик якын, ягымлы тоела, һәр әсәре диярлек халык җыры сыман, көчле моң белән тәэсир итә. Тагын да кызыгы шул: ул әсәрләрне ничә мәртәбә укысаң да туйдырмый, ялыктырмый, киресенчә, укыган саен яңа моң калыплары ачыла, һәрбер уку бик моңлы яңа җыр тыңлаган төсле була.
Бу юлы да шулай булды. Билал язучының «Тынычлану» исемле хикәясен исе китеп, соклана-соклана укыды. Никадәр дөрес яза әдип! Бүгенге чор тормышының нинди ачы хакыйкатен әйтеп бирә ул. Чын сәнгать, олы әдәбият менә шундый була инде.
Укып бетергәч тә, түшәмгә карап озак ятты. Уе белән әллә кайларга, еракларга китеп. Үз тормышы белән дә бик зур уртаклык тапты ул әсәрдә. Күрәсең, оста язучы бөтен кешене борчыган әйберләр турында язган. Бик күпләр башына төшкән бәладер ул хәлләр.
Аннары гадәтенчә Билал күл буена юнәлде. Килеп үзенең ияләнгән урынына урнашты. Тик бүген нишләптер тиз генә суга кереп китәсе килми иде, эшләпәсе белән битен каплады да чирәм өстенә сузылды. Шактый ятты ул шулай. Ләкин күпме генә ятса да, укылган китап тәэсиреннән ычкына алмады. Тирә-яктагы чыр-чу да, ике метрда гына җәелеп яткан Якты күл дә кинәт кенә көчсез булып калдылар. Кеше үз эчендәге тирән күлгә уй-кичерешләр дөньясына кереп китте.
Бүтән көннәрдәге сыман бик артык хозурлана алмаса да, барыбер озак итеп су керде Билал. Ә сәгать икегә якынлашкач кайтырга кузгалды.
Үзе йөрергә яраткан аулак сукмактан менде ул. Эшләпәсен салып кулына тотты, ничектер башындагы уйлары белән әлеге купшы эшләпә үзара килешмиләр, ярашмыйлар, бер-берсенә каршы киләләр сыман тоелды аңа. Хәер, баш үзе дә, бүтән көннәрдән аермалы буларак, чүт кенә аскарак иелгән иде бугай. Берәрсе игътибар белән читтән караса, һичшиксез, шуны искәрер иде.
Билал ял йортының кечкенә генә арт капкасыннан үтте. Хәзер сукмак яшь юкәләр арасыннан уза да ул яшәгән коттеджга таба борыла. Ярый әле, сукмакның як-ягындагы яшел чирәмне саклап кала алганнар. Мондый кызу көннәрдә ул күзне ял иттерә, әз генә булса да күңелне күтәреп җибәргәндәй итә.
Шулай атлый Билал акрын гына. Әле ашарга да ашыкмый, бүтән чабар җире дә юк аның.
Яшь юкәләрне узып, әллә ни күп тә китмәгән иде, кинәт алгы яктан, Билал бөтенләй искәрмәгән җирдән:
Әти! дигән тавыш ишетелде. Билал башын күтәрде һәм үзенә таба йөгерүче кызы Раушанияне күрде! Ямь-яшел чирәм өстеннән, ашыгып-кабаланып, туфлиләрен төшереп калдыра-калдыра чаба иде ул!
Билал туктап калды, кинәт кенә берни эшли алмас булып китте, сүз дә әйтә, бер хәрәкәт тә кыла алмады. Таш кебек, җансыз сын сыман катты да калды.
Ул арада кызы килеп тә җитте, кочагына да ташланды! Билал элекке гадәте буенча аны югарыга күтәреп алды, нык, бик нык итеп кысты. Билалның тәне үзенең иң кадерле, иң яраткан җылысын тойды. Шушы кечкенә генә гәүдә аңа гомер буе җитмәгән, җитешмәгән җылыны, йомшаклыкны санаулы минутлар эчендә биреп өлгерде. Кызын озак, бик озак төшермәде ул кулыннан. Ә Раушания, инде бер килеп кочаклагач, артык назланырга күнекмәгән иде, тизрәк җиргә төшү, аягына басу ягын карады, башын, муенын боргалый башлады. «Төшим инде» диде. Билалның исә аны һич кенә дә үзеннән җибәрәсе килми иде.