Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов 10 стр.


Йөзенә нур төшкән Рәхимулла абый дәһшәтле кулын кибеткә таба ыргытты. Килеп туктадык кибеткә. Бу авылда урманчы Рәхимулла бигрәк тә хөрмәттә, хәтта күмәк хуҗалык җитәкчеләрен дә халык алай зурламый. Күп тә үтмәде, кибет яны ир-ат белән тулды. Әлфәт абый әйттеме, заправщик, 20 литрлы савыт алып, бензинга китте.

Рәхимулла абзыйны тегесе дә, монысы да кунакка дәшә. Ә абзый очсызланмый: ярар да дип әйтми, юк та дими. Ләкин кул ишарәсе ясый. Бу сабыррахман дигән сүз.

Кердек кибетләренә. Ике чибәр кыз эшли икән. Берсе белән танышып та киттем. Мин бит следователь, шәп киенгән, кулдан папканы калдырган юк.

 Теге миңа килешер микән, Гаязыч? диде Рәхимулла абзый, кибет киштәсендәге эшләпәгә төртеп күрсәтеп.

 Киеп кара, Рәхимулла абый.

Кызлар алып биргән эшләпәне кигәч, мин баш бармагымны күккә чөйдем. Абзый кулындагы фуражкасын прилавканың эчке ягына, идәнгә атып бәрде дә:

 Ә теге ботинка миңа ничек булыр икән, кызым? 8 сумлык аяк киеме дә абзыйга атап теккән кебек иде.

Шартлатып акча түләгән һәм акчаны, башын югары чөеп, гаять тә ваемсыз рәвештә өстәлгә ташлаган бөек авылдашны күрү миндә зур горурлык хисләре уятты. Ике кунычлы галош та фуражка янына очты.

Җылы гына саубуллашып, урамга чыктык. Әлфәт абый мотоциклына бензин сала. Заправщик безне үзенә чәйгә дәште.

Табында табагы белән тозлы ит. Без Әлфәт абый, мин, Николай, Рафаил урабыз гына. Ә иң кирәкле һәм төп кунак Рәхимулла абзый: «Мин тозлы ит ашамыйм», дип утырыпмы-утыра.

Рәхмәт әйтеп, саубуллашып, кире кибет янына барып туктадык. Тамак тук, өс бөтен. Көн матур.

Рәхимулла абыйны тагын кайсыдыр кунакка дәште. Көтәбез.

Берзаман урамнан Рәхимулла Яруллин күренде. Башта эшләпә юк, аякта яңа ботинкалар юк. Күз төбе күгәргән.

 Киттек.

Рәхимулла абый безнең авыл ягына кулын даһиларча томырды. Мин кибеттән аның фуражкасы белән галошларын алып чыгып киерткәч, ул яңадан мотоцикл бишегенә кунаклады. Дүрт-биш чакрым бер-сүз сөйләшмичә чаптык.

Ә юк, онытып торам икән. Югары Сон урамнарыннан выжлап узган чакта, капка төбе саен апалар, әбиләр урманчыларын зурлап, хуплап, алкышлап озатып калды, әйтерсең лә авылга Юрий Гагарин килгән дә эскорт белән узып бара!

Яруллинның гәүдәсе турайганнан-турая барды. Күрәсезме дигән сыман, ул безгә борылып-борылып карады. Башта иске фуражка, аягында кунычлы галош.

Урманны аркылы чыгуга, шып туктатты абзый. Заправщик тәлинкәгә тутырып җибәргән тозлы ит, туралган ипи дә бик ярап куйды. Рәхимулла абый тозлы итне сыпырта гына. Югары Сонда булган хәлләр турында ләм-мим.

Сүз артыннан сүз чыга бит ул. Ике холыксыз: Рафаил белән Николай бәргәләшә дә башладылар. Эш зурга китмәгәе дип куркыпмы, сау күзен саклапмы, Рәхимулла абый юк булды. Теге ике холыксыз, бер-бер артлы, җәяүләп, авылга төшеп тә киттеләр. Әлфәт абый белән Рәхимулла абыйны эзли башладык, кычкырып та карыйбыз. Юк.

Аннан авылга төшеп киттек, бер-ике чакрым бардыр инде. Мин бит «следователь». Әлфәт абый өйгә китереп куйды, әйбер тутырылган тартманы да миндә калдырды.

Кич белән ишегалдын себереп йөри идем, койма ярыгыннан Рәхимулла абый дәшә:

 Рәхмәт, улым, син мине коткардың, Миңлегали өчен бик борчылган идем. Кем уйлаган аны, ул да минем кебек җиңел холыклы булган, ахры. Теге пропан белән йөрүеңне дә кичерәм.

«Пропан» дигәннән. Фәйзерахман җизни шофёр, «3072» машинасында йөри, пропан ташый, газ. Машинасы ишегенә «пропан» дип язылган. Кайчакта җизни машинасын кабызам да урманга печәнгә менәм. Кайдан туры килә, шуннан чабам. Ә Рәхимулла абый, печәнгә төшкәнче, беркемгә дә ни подсобный җиренә, ни кеше печәнлегенә кул ягылдырмады. Бик кырыс һәм гадел булды.

Ә мин тәртипсез. Чабам, төйим. Рәхимулла абыйның арбасы белән дөбер-шатыр чабып килүен ишетүгә, машинаны кабызам да газга басам. Печән белән өйгә кайтмыйм, әле Рифат абыйга, әле апаларга бушатам. Эшне бетергәндә, Рәхимулла абый машинаны эзләп таба да, ике арада «әңгәмә» булып ала:

 Кая Фәйзерахман? ди. Эчкән, диләр. Син түгел идеңме рульдә?

 Юк, мин бит йөртә белмим.

 Нинди хәл бу? Тегендә дә пропан, монда да пропан, дип, Рәхимулла абый кузгалып китә.

Бер елны Николай белән мин урманда печән каравылында. Рәхимулла абый оя эчендә кемнәр беләндер кәефләнеп утыра. Югарысонлылар хәбәре килеп ирешә: «Наил атына печән төяп бетерде».

Киттек. Наил абый атына дугадан киң итеп кипкән печән төягән дә кайтырга кузгалган.

 Бушат! дип кычкырды Рәхимулла абый, атны йөгәннән тотып алып.

Киттек. Наил абый атына дугадан киң итеп кипкән печән төягән дә кайтырга кузгалган.

 Бушат! дип кычкырды Рәхимулла абый, атны йөгәннән тотып алып.

 Юк, бушатмыйм! Шул нәрсә, бу нәрсә!

 Бушат, соңгы тапкыр әйтәм.

Николай тел әрәм итеп маташмады. Сәнәк белән кирәмәйләп биреп, Наил абыйны йөктән сугып төшерде. Печәнен оя янына илтеп бушаттык.

Минем җир Кардон авылы белән янәшә иде. Мин, каравылчы булгач, кич белән генә оя янына барам. Иртән һәм көндез тырыша торгач, үземнең кишәрлекне чабып та бетердем. Әле бер кеше үз җирен чапмый бит. Ә без Николай белән, кеше чабарга керешкәнче үк чабып, киптереп, теге пропан машинасы белән алып кайтып, бер йөк мал ризыгын сәндерәгә өеп тә куйдык. Әни әзсенә: «Ай буе, унбиш көн буе йөреп», ди.

Менеп киттек беркөнне Николай белән, машинага утырып. Икебез дә каравылчы, урмандагы эш торышын беләбез. Хөкүмәткә печән тапшырылып бетте. Ике печән оясы калды. Анысын Рәхимулла абый йә үзенә алып төшә, йә бер очраклы килмешәккә бирә. Ә без бит ничә атна буе каравылда торган, аны да, печәнен дә саклаган кешеләр.

Күрдек. Рәхимулла абый оясы эчендә йоклап ята, салмыш. Икенче оя шактый еракта. Оя печәнен, барып, машинага ипләп кенә төядек. Үзебез ясаган оя, аңа кергән печән инде, калын итеп өйгән идек Николай белән. Шәп бер йөк булды бу. Алып төшеп сәндерәгә өйдек тә, чәйләр эчкәндә, Николай әйтте: «Күңелдәгечә булды бу, Рәмзил малай, каравыллаган өчен безгә шымытыр иде, ну, башың да эшли инде», диде. Ә минем башка даһи фикер килде.

 Әйдә, меник, Николай. Абзый нәрсә дип уйлар икән?!

 Әйдә соң.

Без менгәндә, Рәхимулла абый кемнәр беләндер кәефләнеп утыра иде.

 Теге оя янына туктаган идек, кемгә бирдең син аның печәнен, шыр таяклар гына калган, Рәхимулла абый? дибез.

 Чынмы, әйдә әле, ди бу, аптырап.

Машинадан мәче җитезлеге белән сикереп төшкән Рәхимулла абзый сөялгән колгалардан торган шәрә шалашны өч-дүрт әйләнеп чыкты да:

 Сиңа дигән печән иде бит бу, Рәмзил! дип, миңа карап катып калды. Ә тегесе Николайга иде.

 Ярар, тегесен Николайга алып төшик. Миңа утын гына бирерсең бер-ике машина, Рәхимулла абый, дип, миңа Ходай тел ачкычы бирде.

Николайга төяп алып төштек теге печәнне. Шуның белән ул елдагы печән кыйссасы тәмам булды. Ә миңа ике машина имән утыны да бирде рәхимле Рәхимулла абый.

Соңгы елларда эчүен ташлады ул. Акыллы, сабыр, әйткән сүзендә нык торучы чын татар иде. Элекке маҗаралы, томанлы тормыш турында искә төшергәндә:

 Их, Рәмзил, югалып йөргән чаклар булган ул. Малайда да, гаиләдә дә, халыкта да бер гаеп булмаган, үзебездә, үзебездә. Эшне аны юләр дә эшли. Рәнҗемәсләр микән инде миңа? Авырып та торам, диде, офтанып.

 Юк, берүк, алай уйлама, Рәхимулла абый. Синең эчең чиста булды бит. Кесәңдәге хезмәт хакың белән кеше сыйлап йөрдең. Бура бурарга иң әйбәт агачларны бирдең кешегә, утыныңа тел-теш тидерерлек булмады. Халык аңлый.

 Бик канә дә, аңласа, диде абзый моңсу гына.

* * *

Абзый бакыйлыкка күчте. Ул чын урманчы иде. Аның урамнан ат юыртып узып китүе үзе бер вакыйга иде. Аның кебек гәүдәсен төз тотып, үзенең кем икәнен раслап баручы атчы бүтән инде булмас та.

Аны озатырга халык иле белән килде. Аның җәсәден күтәреп өйдән алып чыкканны, саубуллашканны капка төбенә чыгарылган һәм йөгәненнән Гыйлаҗев Һашим абый тоткан аты җиңелчә генә кешнәп-ыңгырашып озатып калды. Бу аның «Атым мине шулай озатып калсын» дигән соңгы васыятенең чынга ашуы иде.

Хатын-кызлар елады. Ирләрнең күзләре дымланды. Атның да күзеннән яшь тамганын күрүчеләр булган. Ул хуҗасын күтәреп киткән кешеләрдән күзен алмады. Таптангалады, көрсенде, дерелдәде

Дип әйтеп әйткән Камал апа

Тормыш дәвам итә

Әле иртә. Дәресләр башланырга шактый вакыт бар. Дүшәмбе. Башлангыч сыйныф укытучысы Камал апа бер өем дәфтәр тикшерә.

Ишектән килеп кергән һәр укучы иң башта сөекле апалары белән исәнләшә дә аңа шимбә һәм ял көнендә гаиләсендә, урамнарында, тагын әллә кайларда булган яңалыкларны тезә:

 Апа, безнең песи шунд-ы-ы-ы-й олы тычкан тотты, аны күрсәгез!!!

Апалары, эштән аерылмый гына:

 Әйбәт булган.

 Апа, безнең сыер бозаулады. Бозавыбызның матурлыгы! Маңгаенда агы бар, аяк буыннары да ак, ә гәүдәсе кара. Аның матурлыгы, аның матурлыгы!

 Әйбәт булган.

 Апа, безнең силосыбыз бар. Сыерыбыз силосны умыра гына.

 Юк, балалар, Зәки дөрес әйтми, колхоз сыерлары гына силос ашый.

Назад Дальше