Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов 9 стр.


Ир кешеләр бит, менеп киттеләр.

Оя янында халык күп. Кичә аны куган чакта шаһит булган Югары Сон кызлары, егетләре Зөлфәткә текәлде. Кавис, мотоциклдан төшеп, ояга кереп китте.

Оядан Кавис, Раиф, Рәхимулла абыйлар чыктылар да, урманчы:

 Егетләр, сез таегыз әле оядан, кунак бар, дип, Зөлфәтне җилкәсеннән кочып алды. Хасим абый, Садыйка апа, әйдәгез, Зөлфәт белән дүртәү чәйләп алыйк әле. Кавис, чәй китерт әле, мине борчымагыз, дип, аларны ояга чакырды. Югары Сонның хөрмәтле укытучылары белән алар бер-берсен беләләр. Әңгәмә уңай бара. Өлкәннәр, Рәхимулла абый сүзен җөпләп, яңа биеклеккә күтәреп утыралар. Бәлки, Хасим абзый белән Садыйка апа кичәге хәлдән хәбәрдар түгелдер яки сиздермиләр генәдер.

Даими мактау яңадан патша тәхетенә күтәрдеме, әллә эчелгән рюмкалар саны арттымы, урманчы: «Бу минем өстән Арсентьевка язган бит, кичә урманнан куып төшергән өчен», дип ычкындырды. Хасим абзый белән Садыйка апа Зөлфәткә карап каттылар. Бу югарысонлылар тарафыннан урманчыга карата мәңге эшләнмәслек гамәл бит!

 Әле мин синең өстеңнән тагын язам, чара күрмәсәләр. Көлмә кешеләрдән, алар берсе дә синнән ким түгел, дидем.

 Менә, менә, менә!.. дип, өч тапкыр ике кулын сузып, Зөлфәткә күрсәтүдән уза алмады Рәхимулла абый.

Оядан чыгып, мотоцикл янына озата килгән Рәхимулла абый:

 Ну, каты кеше икәнсең. Мине нишләтәләр инде хәзер? дип сорады.

 Соңгы сүзне миннән сорарлар, Рәхимулла абый.

Ул минем караш астында күзләрен читкә алды да:

 Сау бул, дип, ояга кереп китте.

Кичкырын колхоз идарәсенә чакырдылар. Мендем. Арсентьев Александр Дмитриевич килгән икән.

 Йә, нишләтәбез, Зөлфәт, лесникны? Пенсиясенә дә ерак калмый икән.

 Мин беләм аның 27 нче елгы икәнен, дип, абзыйның хәйләкәр сүзен кире какты Зөлфәт. Эшләсен, бүген без аның белән аңлаштык, ахры. Урманга да чакырды, печән белән дә ачыклык. Бирегез хатны, булмады дип саныйк, гыйбрәт алгандыр, акылсыз кеше түгел ул.

 Сине яңа эшкә кодалап торалар әле анда, Нәҗип Шәкүрович чакырмадымы?

 Юк, дәшмәделәр әле.

 Урманчыларга булыш инде, синең мәктәп иң зур сигезьеллык, йөзләгән балаң бар.

 Ярар, Ходай насыйп итсә, бергә эшләрбез, Александр Дмитриевич. Рәхмәт сезгә, олы башыгызны кече итеп, мине һәм Рәхимулла абыйны зурлап йөргәнегез өчен.

Мамадыш леспромхозының бик тә кешелекле, булдыклы директоры, депутатлары белән җылы саубуллаштылар. Ә бу вакытта ул салдырган Су-Елга, Норма, Югары Яке клубларында кичке уен башланган иде!

* * *

Югары очка кызлар озата менгәндә, Зөлфәткә өч яшүсмер очрады. Әле генә мәктәп тәмамлаган егетләр: Рафаил, Фәргать, Рәмзил.

 Исәнмесез, абый.

 Исәнмесез, егетләр.

 Абый, безне иртәгә милиция эләктерер инде.

 Нишләп икән?

 Әтисенә ягылган2 сыйныфташны ярдык әле, абый, диде Рәмзил.

 Әйбәт булмаган, егетләр. Ә шулай да милициягә әйтмәс ул. Атасына кул ягылдыруын фаш итмәс. Ул безнең авылда гомергә җинаять саналды. Андый бәндәне халык кешегә санамады.

 Шулай дисезме?

 Ләкин сез ул егетне дә аңлагыз. Кем турында әйткәнегезне чамалыйм. Сезнең гаиләләрдә эчеп тавыш чыгаручы, әниегезгә, үзегезгә кул күтәрүче, өйдән куып чыгаручы юк. Ә ул егетнең өендә мондый хәл көн саен йә көнаралаш кабатланып тора. Мин аны акламыйм, ләкин аңларга тырышыгыз.

 Кабат кыйнамаса тимибез, абый, диде Рафаил.

 Менә вечерга төшеп бара идек. Капкаларыннан Рәхимулла абый килеп чыкты. Йөзе күгәргән, борыныннан кан ага. Фәргать яктырткач, кесә фонаре әйбәт күрсәтте. Утырып калды абзый утыргычта.

 Әйдә, ярабыз тегене, бүтәнчә нишләтәсең инде, малайлар арасында шулай бит инде ул. Көтеп утырдык күрше өйнең утыргычында. Ярты сәгатьтән ару гына киенгән сыйныфташ безнең белән тигезләште. Таныды, каушап китте. Бер сүз эндәшмичә, бәргәләп ташладык моны. Йөзенә әйбәт эләктердек. Вечерга чыга алмасын. Бер аваз чыгармады ул да, без дә. Киттек вечерга төшеп. Җанда җиңеллек. «Ә кабат милициягә әйтсә», дип, Рафаил күңелгә коткы салды. Ярый әле, сез очрадыгыз, диде Рәмзил.

 Ярый, егетләр, сау булыгыз. Мине көтәләр.

 Сау булыгыз, абый, рәхмәт.

Көннәр, айлар үтте. Норма урманчылыгының иң шәп урманчысы эчүен ташламады. Йодрык аның йөзенә дәһшәтле бәрелешләрнең аянычлы сурәтен язуын дәвам итте. Авыл кешеләре дә, башкалар да тырышкандыр.

Югары очка кызлар озатып менеп киләм. Утыргычта Рәхимулла абый утыра. Урамның икенче ягыннан атласам да дәшеп алды:

Югары очка кызлар озатып менеп киләм. Утыргычта Рәхимулла абый утыра. Урамның икенче ягыннан атласам да дәшеп алды:

 Кәкә, кил әле монда.

Килдем. Абзыйның уң як бите каралып күгәргән, күзе бөтенләй томаланган иде.

 Менә нишләтте!

 Батыр ярасыз йөрмәс. Урманыңнан бер-ике әйләнеп кайтсаң, су белән юган шикелле була ул, Рәхимулла абый.

Абзый озын кулын урамның каршы ягындагы өй тирәсеннән әйләндереп китерде дә:

 Ә монысына ямаса, дип, сул күзенә төртеп күрсәтте.

 Бөтен бәлабез эчүдән бит, Рәхимулла абый. Син миңа әти кебек кеше бит, җитмәсә, җизни дә тиешле әле син миңа. Ләбибә апа миңа туган, син моны да белмисең, эчеп йөреп. Ә мин синең алда малай-шалай гына булсам да беләм.

 Шулаймы? дип, нык кына уңайсызлану кичереп алды абзый.

 Урманнан мин туганымны куып төшергән булам инде, алайса.

 Ташла эчүне, Рәхимулла абый, әллә нинди бәлаләр килеп чыгар гаиләңдә. Гаиләң ишле. Укытасы, киендерәсе. Малаең, кызларың бер дигән.

 Шулаймы?!

 Сау бул, Рәхимулла абый.

 Ярый, кәкә. Рәхмәт. Синең белән сөйләшкәч җиңеләеп киттем. Әтиең искә төште, алтын кеше иде. Ярый, сәндерәгә генә менеп ятыйм әле мин.

Шайтанның кешене эчү белән юк итүе бик тә мәкерле гамәл. Аннан тиз генә котылам димә.

Рәхимулла абый барыбер малае армиядән кайтканчы да начар гадәтен ташламады. Үзе кешеләргә дә булыша, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба, халык белән дә. Хөкүмәт боерган бар эшне җимертеп эшләтә, урманчылар ярышында алгы сафта. Ләкин шул гадәте

Армия сафларында хезмәт итеп кайтуын билгеләп үтәргә җыенган малай әтисен күтәреп ала да кызган мич плитәсенә утырта. Тәмам аптыраган, йөдәгән егетнең бүтән чарасы калмаган, күрәсең. Өйгә көйгән чүпрәк исе тарала.

Тагын капка төбенә чыгып утыра урманчы. Тагын Рафаил, Фәргать һәм Рәмзил Каюмов урамнан вечерга төшеп баралар.

 Менә нишләтте! дип, шәрә артын күрсәтә абзый, ыштан төбе янып беткән, арт сан кып-кызыл, янган-көйгән.

Каешын биленнән салып сугышырга килеп чыгуы була солдатның, өчәүләп эләктереп алалар да ярыпмы-яралар тегене.

Шушы вакыйгадан соң егет әтисенә башка бервакыт кул күтәрми. Ә Рәхимулла абый иркенәеп яшәвен әле дәвам итә.

* * *

Рәхимулла абый турында Рәмзил, ул чорларны сагынып, менә шулай искә ала:

 Көннәрдән бер көнне Илнурларга менеп килә идем, капка төбендә Рәхимулла абый утыра. Бераз чирткән бу.

 Рәмзил, кәкә, мине үтерәләр бит Миңлегалинең малайлары. Әтиләре асылынып үлүне миннән күрәләр. Миңлегали бит печәнлегендә ут ягыпмы, төпчек ташлапмы, янгын чыгарды. Күпме печән, утырткан үсентеләр, делянкалар янды. Әйттем моңа, курыксын дип: «Утыртам», дидем. Ә бу төшә дә баскычка асылынып үлә, менә балалары мине үтерә хәзер.

 Болай итик, Рәхимулла абый. Әйдә, күрше авылга барып кайтыйк. Әлфәт абыйның «Днепр» мотоциклы белән. Николайны, Рафаилне алыйк. Акчаң бармы?

 Акча җитәрлек. Менә. Абзый кесәсеннән бер төргәк акча алып болгый.

 Кая бер шешәлек бир. Кызыксындырыйм егетләрне, аннан арурак киемнәр дә киик. Син дә, мин дә. Үзем ырып-ерып чыгармын, борчылма.

Югары оч егетләре бер-берсен ярты сүздән аңлаганга, үгетләү дә кирәк булмады. Бу чиста күңелле абзыйны без бик хөрмәт итә идек. Аның кискен, сәрсән хәрәкәтләре, атта патша тәхетендә утырган кебек йөрүләре, сөйләшү үзенчәлекләре, беркайчан да аты-юлы белән сүгенмәве соклану уята иде.

Әлфәт абый рульдә. Николай, Рафаил дә урын таптылар. Ә мин старшой арткы утыргычта. Мотоцикл бишегенә Рәхимулла абый кунаклады, «тәхеттә» диярсең. Басуда да, урманда да юлларны, борылышларны даһи юлбашчыларга хас кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп бара.

Килеп туктадык мәрхүмнең өе янына. Барып кердек ишегалдына. Апа килеп чыкты. Мин, үземне Казаннан килгән тикшерүче дип таныштырып, авылдан ук әзерләп килгән папканы тартып чыгардым, апага сораулар бирә башладым. Язам, сызам. Теге фаҗига булган баскычны да кереп карадык.

 Апа, малайларың лесник Рәхимулла абыйны гаеплиләр икән, үтерәбез, дип янаганнар, свидетельләр бар. Нишлибез? Дело ачыйммы?

 Балакаем, Рәхимулла абый төшеп эшләмәгән бит инде аны. Әйтер инде, урманны яндыргач. Үлгән артыннан үлеп булмый. Әзрәк булышса ярар иде дә. Хәзер үзе дә юк, утыны да юк.

 Нәрсә, Рәхимулла Яруллин, булышасыңмы кайгы килгән гаиләгә?

 Өч машина имән утыны төшерәм иртәгә үк, нихәл итәсең, дип, ике якка кулын җәйде урманчы.

 Апа, ярар, тагын бер тапкыр кайгыңны уртаклашабыз, Ходай бүтән бәла-каза, кайгы-хәсрәт китермәсен. Ә Яруллинның вәгъдәсендә тору-тормавын мин контрольдә тотармын, дип, папканы чартлатып ябып саубуллаштык.

Назад Дальше