Бозаулар фермасын нарат ботаклары бизи, һавасы да сулап туйгысыз. Яшь бозаулар кунакларга күзләрен мөлдерәтеп карый, аны-моны белмәгәннәре идәнне юешләвен дәвам итә, идәнгә җәелгән пычкы чүбен агыза. Моның белән генә шаккатырып булмый кунакларны, андый номерны гына күргәннәре бар. «Ә шулай да бозаулары матур! Күз тимәсен!» дип куялар.
Уңыш бәйрәменә авыл җитәкчеләре семинарны әзерләүдә, ашату-эчертүдә, концерт-мазар күрсәтүдә хуҗалык хезмәтчәннәре белән бергә кайнашкан мәктәп кешеләренә олы рәхмәтләрен әйтергә килә. Билгеле, колхоз рәисе белән мәктәп директоры тату, аңлашып эшләгәндә, бер-берсен хөрмәт иткәндә генә була мондый күренеш. Ә башкача булырга да тиеш түгел
Чакырылган кунаклар мәктәпкә керә торган олы капка янына җыела. Урамда инде. Сулда Исмәгыйль бай салдырган кирпеч өй. Заманында, Октябрь инкыйлабына кадәр, хан сарае саналган йорт ике яклы итеп салынган, бер ишектән керешле булган. Беренче бүлмәнең эчке үлчәме 6 га 6 адымлы. Ул бүлмәдән сулга борылган эчке ишек икенче бүлмәгә дәшә, ул бүлмәнең үлчәме 6 га 7 адым булгандыр. Моны Зөлфәт яхшы белә, чөнки бу бүлмәләрдә Кирмән Башы мәктәбенә Хәсәнша, Өләүкә, Су-Елга авылларыннан укырга килгән кызлар торды. Зөлфәтнең бу бүлмәгә стенгазета чыгаручы Сүрия чирләп ятканда кергәне бар, шуннан белә. Түшәмнәре дә биек түгел, җитмәсә, 1 метрлап дивары җиргә сеңдереп ясалган, тәрәзә тупсаларындагы чүлмәкле гөлләр, урамда рәшәткә эчендәге гөлләр белән тигез биеклектә.
Уйлап тора Зөлфәт: шушындый йорты бар, бай, фәлән-фәсмәтән дип, тырыш авыл кешеләрен ничек кенә җәзаламаган комиссарлар. Югыйсә комы да, кызыл балчыгы да, аларны болгатып, калыплап яндырган кирпече дә авылдашларының сөялле кулында биегән, күз нурларында яктырган, йөрәк тибешләрендә тирбәлгән, Чегән чишмәсе суы белән сихәтләнгән. Әтәмән урманыннан алып төшкән түгәрәк имәннәр, хәзер «кәҗә» дип йөртелүче дүртаякларга күтәреп салып, озын кул пычкылары белән түшәмгә дә, ишек-тәрәзә борысларына да ярылган. Шул озын пычкыны хәзерге кешенең кулына тоттырып, озынлыгы 3 м лы, диаметры 6080 см лы имән бүрәнәне яр дип бирсәң, ул мәңге ярылмаячак, ә ир-ат аптырап калачак
Кече Кирмәннең йөзек кашы булган затлы тырышлары Әхмәт, Исмәгыйль, Әхмәтсафа менә шулай салган йортларын. Җиң сызганып, балчык-тузанга батып, гаиләдәге бала-чаганы да эшләтеп.
Ә хәзерге авыл тырышлары салган йортларга исә Кирмән Башының бар халкы сыеп, тугарылып яшәрлек Болар өчен Себергә дә сөрмиләр, Ак диңгез утрауларына да озатмыйлар
* * *Узган гасырның 80 нче еллары башында өч мәчеттән корыштырган иске мәктәпкә дә чират җитте. Җимерделәр, таркаттылар, тараттылар. Әле колхозның дөбердәп яшәгән чагы, аңа да нәрсәдер эләкте бугай. Төзү авыр эш, безгә сүтәргә куш инде син. Шушы мәктәптә укыган, аңа иксез-чиксез рәхмәтле булырга тиешле, инде үз хуҗалыгы белән гөрләтеп яшәүче авылдашлар «эшкә» кереште: кем нәрсә эләктерә ала?! Ишегалдындагы икенче, башлангычлар сабак алган бина, урыныннан кымшанды һәм, элеккеге үлчәмнәренә караганда күпкә кечерәеп, Норма авылы дуңгыз фермасында пәйда булды.
Авыл клубы да булып халыкны сөендергән таш бина күмәк хуҗалыкның складына әйләндерелде. Аның тимер ишеге, тимер капкачлы үтә дә затлы тәрәзәләре дә аякланды. Шушы складта әйбер саклаучы колхоз завхозына бу хәл бик тә кулай булып чыкты. Ул Алабуга, Казаннан кайткан туганнарына боты-боты белән итне, башкасын озатып бетерә дә, складның тәрәзәсеннән кемдер кергән һәм теге итләр, буяу, кадакларны урлаган дигән хәбәр тарата. Хәтта мүк тә түтүт, ул югыйсә тәрәзәдән сыймый да, олы шакмаклы. «Капчыкка тутырганнардыр», ди баһадир гәүдәле хатын, ә хуҗалык мөдирендә «о» хәрефе дә юк.
Чират Исмәгыйль бай яшәгән йортка да җитте. Ташыдылар түшәм-сайгагын, өрлекләрен, борысларын. Иштеләр диварларын, соңгы кирпечкә кадәр аякланды. Чират мичкә җитте. Плитәсенә кәстрүлләр, чәйнекләр тезеп, торак кызлары ашарга пешергән мәрхәмәтле мич! Мич нигезен актарган Хәбыйк Миннемулласының ломы савыт-саба ваткан тавыш чыгарып, куышка төшеп китте. Чокырга кирпеч ватыклары, балчык коелды. Чүп-чарны як-якка көрәгәч, күзгә аянычлы хәл ачылды: затлы фарфор тәлинкәләр, җилпуч сыман фарфор савытлар чәлпәрәмә килгән. Кытай фарфоры! Миннемулла: «Барысы да ватылган», дип сөйләп йөрде. Ә халык: «Исән калганнарын җимерүчеләр бүлешкәннәр», диде. Халык әйтсә, хак әйтә.
Сүз Исмәгыйль байның Комазан урманчылыгында гомер сөрүче малае Мәлик абзыйга да барып җиткәч, ул: «Белә идем мин аны, букланасы килмәде», дигән.
Сүз Исмәгыйль байның Комазан урманчылыгында гомер сөрүче малае Мәлик абзыйга да барып җиткәч, ул: «Белә идем мин аны, букланасы килмәде», дигән.
Урамның уң ягында Сәгыйдә абыстай яшәгән йортның тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизенә мең сандугач оялаган. Осталар бу челтәрле моңны ак чыршыдан ясаган. Бу йортның бер ягында хатыны Мәликә апа белән намуслы хезмәте өчен Ленин орденына лаек булган химия-биология укытучысы, мәктәп директоры Мәгъсүмов Мөнип абый яшәде. Ул Алан авылыннан иде, шунда җирләнде дә.
Сәгыйдә абыстай хәер-фатихасын калдырып киткәнгәме, бу йорт мәктәп китапханәсе, буфет, ашханә дә булды, кечкенә ягында колхозчы Хәлимә апа да яшәде.
Алга китеп, шуны да әйтик: авыл җирлеге башлыгы ниндидер хезмәтләре өчен бинаны бер төзелеш бригадасына бүләк иткән. Ә тегеләр ике-өч көн эчендә түшәм-сайгак, бүрәнәләрен, өрлекләрен утынга өләшеп бәйрәм иткәннәр. Төзәтсәң, рәтләсәң, түбәсен алыштырсаң, авыл музее оештырырлык, нечкә зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләре белән күз карашын җәлеп итәрлек тарихи йорт иде ләбаса. Кемгә төшәр икән Сәгыйдә абыстай рәнҗеше?! Ә төшәсенә бер дә шикләнми Зөлфәт!..
Чакырылган кунаклар җыелгач, мәктәп капкалары шыгырдап ачыла. Мәктәпнең икенче катына менүче агач баскычка кадәр утыз адымлап бардыр. Сукмакка, юлга ярты метр калынлыкта яфрак җәелгән. Кунаклар, шаккатып, яфрак келәменә басарга кыймыйча торгач, мәктәп директоры Батырша Мостафиевич үзе ырып-ерып керә һәм хөрмәтле кунакларны ике куллап алга дәшә.
Кунакларны затлы ризыклар, эчемлекләр, җанны эретүче сүз белән дә хөрмәтләп була. Ә менә табигый яфрак келәме аша уздыру гомер күрелмәгән олылау иде! Әле бит тирә-юньдә тиңе булмаган гармунчы, ике күзе тумыштан дөм сукыр, ике аягы да аксак, пар култык таягы белән һәр көнне мәктәпкә эшкә йөрүче, бер адым да ялгышмыйча, мәктәпнең кече капкасыннан кереп, икенче катка күтәрелеп, «Исәннәрмесез!» дип сәлам бирүче Зөфәр Салих улы Закиров тальянда Кирмән Башы көен уйный. Ике яклап тезелгән, мәктәп формасы кигән, дөньяны яктыртучы чибәр кызлар-егетләр җырлап тора:
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
«Гади генә тормышны да ничек балкыта белә бу укытучы халкы! дип гаҗәпләнә күршедә генә гомер итүче агроном Хөсәен Хәбибуллин. Бернәрсә сиздермәделәр бит». Баскыч култыксалары төрле төстәге яфрак, миләш, балан тәлгәшләре уралган ямьле сукмакка әйләнгән. «Моннан бер тапкыр узган кеше бу тамашаны гомере буе оныта алмаячак. Бу мәктәптән бер генә начар укучы да чыкмаячак икән, дип уйлап бара колхоз рәисе Абрар Васыйл улы Мәрданов. Хатыны укытучы, ә абыйсы шушы мәктәпнең завхозы, көнгә ничә тапкыр очрашалар. Берсе дә бу хикмәт турында ләм-мим. Әсирлеккә эләккән партизаннар кебек. Шулай булмыйча соң, колхозыбызның исеме дә «Кызыл Партизан» бит. Их, булдырганнар, их, молодцы!»
Авыл Советы рәисе Гөлчирә Мөхәммәтхан кызы авызын гел җыеп ала алмый. «Үләм! Үләм!» дип кенә бот чәбәкли иде. Идәндә бер кәгазь кисәге табылса да, барысы да ах-вах килә торган мәктәп коридорында халык бүген көзге гүзәл урманда йөри. Яфрак, җимеш, башаклар белән бизәлгән стенгазеталар үзенә чакырып тора. Һәр сыйныф бүлмәсенең ишеге ачык, өстәл өсләрендә көзге уңыш балкый. Алма, карлыган, крыжовник, гөмбә, миләш, балан, чикләвек, кыяр, кишер, помидор, кабак, башы белән куелган көнбагыш дисеңме, затлы чөгендер катыгы авыздан сулар китерә. «Әти-әниләр кулы да уйнаган», дип елмая агроном Миннехамис Мөхәммәди улы Вәлиев, югыйсә дучмак, кыстыбый, бөккән, дәвешләмә, төш, бәлешләр пәйда булыр иде микән бу бүлмәләрдә?! Монда бит 18 нче сыйныф балалары гына укый. Компот, чәй, гөмбә суына кадәр бар! Барысы да табынга дәшә. Бу хөрмәткә күңелләр тула. Ул түгәрәк ипиләре! Авыл пекарнясында Хамис Гаян улы Мөбарәкшин җитәкләгән икмәк пешерүче Равия, Илһамия, Сания апалары Мамадышка авыл хуҗалыгы алдынгылары җыенына күмәч пешерә торган формада махсус әзерләгәннәрдер бу ипекәйләрне.
Кунаклар икенче каттагы биш сыйныф бүлмәсендә ризыклар капкалап чыккач, башлангыч сыйныфлар һәм 56 нчылар үпкәли икән. Алар янәшәдәге ике бинада укыйлар.
Китте кунаклар шыгыр-шыгыр икенче кат баскычыннан төшеп, яфрак сөйләштереп.
Анда да тамаша! Кунаклар күренүгә, ике бинадан да шыпын-шыпын әни-апалар чыгып сызды. Шунда гына торсалар, нәрсә булган инде. Юк, янәсе, табыннарны кызлары-уллары сыйныф җитәкчеләре белән әзерләгән.
Шул ук яфрак туе! Шул ук көзге муллыктан сыгылып торган табыннар! Әле башлангычлар уздырган да! Зәйтүнә Шакир кызы Йосыпова кызлары такыя кисә, Клара Газизҗан кызы Әхмәтова кызлары бантик урынына яфраклар, чәчәкләр куйганнар, ә Эльвира Закир кызы Саттарова кызлары күкрәкләренә миләш тәлгәше чиккәннәр.