Китте кунаклар шыгыр-шыгыр икенче кат баскычыннан төшеп, яфрак сөйләштереп.
Анда да тамаша! Кунаклар күренүгә, ике бинадан да шыпын-шыпын әни-апалар чыгып сызды. Шунда гына торсалар, нәрсә булган инде. Юк, янәсе, табыннарны кызлары-уллары сыйныф җитәкчеләре белән әзерләгән.
Шул ук яфрак туе! Шул ук көзге муллыктан сыгылып торган табыннар! Әле башлангычлар уздырган да! Зәйтүнә Шакир кызы Йосыпова кызлары такыя кисә, Клара Газизҗан кызы Әхмәтова кызлары бантик урынына яфраклар, чәчәкләр куйганнар, ә Эльвира Закир кызы Саттарова кызлары күкрәкләренә миләш тәлгәше чиккәннәр.
56 нчы сыйныф бүлмәләрендә дә тамаша инде! Ризыкларын татып карамасаң үпкәлиләр. Токмач, коймак, катлама, күзикмәк, өчпочмак, әйрән, куас та эләкте кунакларга.
Синең табыныңа утырып та булмас инде, Батырша абый, дип, шаулап көлеп җибәрде Гөлчирә апа.
Аш ашка урыны башка, дип җавап кайтарды директор.
Ничекләр әзерләп бетергәннәр, кабактан кеше башлары ясап, эченә шәмнәр дә яндырып куйганнар бит, ул шигъри язмалар, ул рәсемнәр! дип зурлады Хөсәен Хәбибуллин.
Шагыйребез бар, директор янәшәдә атлаган уку-укыту бүлеге мөдире Зөлфәтнең иңбашына кагылды. Рәссамыбыз бар, дип, Гамилә Хаҗи кызы Шәмсетдиновага күрсәтте. Укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, хезмәткәрләр тырыш, шулар хезмәте. Иртәнге нәрәдкә колхоз идарәсенә төшкәч, мәктәпне караштырып чыктым, бер җиргә дә Уңыш бәйрәменең шаукымы тимәгән иде әле. Нәрәдтә бер сәгать булдым, өйгә кайтып, мал тәрбияләп, юынып, ашап-эчеп төшсәм, бөтен җир кыштыр-мыштыр, Каф тау артыннан юньле җеннәр килеп тамаша ясаган.
Рәхмәт, диде Абрар Васыйлович. Искиткеч! Яңа елга гына түгел, язгы чәчүгә кадәр көч-дәрт бирергә җитә безгә бу!
Математик язмышыКирмән Башы сигезьеллык мәктәбендә математика дәресе бара. Бәхете бар укучыларның, аларны данлыклы Мамадыш педучилищесында белем алган, бергә укыган иптәшләре алдында дәресләр биргән, сыйныфтан тыш чаралар әзерләгән һәм уздырган мөгаллим укыта. Педучилищеда уздырган дәрестәге һәр сүзеңә, хәрәкәтеңә, киемеңә, тавыш тирбәнешеңә дистәләрчә күз карап тора һәм дәрес тәмамланганнан соң, машина моторын сүткән кебек, дәресеңне сүтәләр, аннан җыялар. Болай эшләсәң, тагын да шәп була дип, яңача эшләү юлларын тәкъдим итәләр.
Бераз вакыт узгач, син тагын шәһәр мәктәбендә ачык дәрес бирәсең. Сыйныф бүлмәсенең арткы рәттәге утыргычларында тагын 2530 пар күз сине бораулый, дәфтәрләргә нидер яза, шайтан белсен. Инде бу дәрестә син алда уздырган дәресеңдәге кимчелекләрне төзәтеп кенә калмыйсың, уку-укытудагы алдынгы методиканы да күрсәтергә тиеш.
Гаҗәп тә көчле уку йорты иде Мамадыш педучилищесы. Анда гаять көчле укытучылар әзерләнде. Бу уку йортын ябу Мамадышның олы фаҗигасе. Аның артыннан Казан кешеләрен дә шаккатырырлык шәһәр музее ябылды. Экспонатлар таралды, бу да фаҗига иде.
Менә шушы педучилищеның сират күперен кичкән, аннан соң Алабуга институтының физмат бүлегендә белем алган Шамил Нургали улы дәрес бирә. Мәсьәләләр, мисаллар чишәләр, тизлек югары, дәрестәге эшләр беткән. Менә шунда башлана да инде.
Сөнгатов Хәлим, такта янына чык!
Минме, абый? дип торып баса Сөнгатов. Класс шаулап көлә. Юк, укытучы ачуланмый, бу бит көнаралаш кабатлана.
Юк, син түгел, Хәлим, Пифагор чыксын, дип, тагын да күңеллелек өсти Нургалиевич. Яз тактага.
Хәлим укытучы әйткәнне акбур белән яза.
Сез бу мисалны әле генә чиштегез. Ләкин, хөрмәтле математикларым, бу мисалны чишүнең тагын әллә ничә төрле юлы бар. Эзләгез сез дә, Хәлим дә. Миндә «5»леләр бер капчык, «4»леләр ике капчык. «3»леләр, «2»леләр бөтенләй юк, бигрәк тә Хәлим Тәхиятуллович өчен, чөнки аның бүген туган көне, әйдә, алкышлыйк әле шуны.
Абый, минме?! ди борын очы тирләп чыккан Хәлим. Мин бит аны үзем дә онытканмын, кая анда әни белән әти, ни Ләйлә, ни Наилә, ни Зөлфия котламады.
Йә, әйдә, Хәлим Тәхиятуллович, мисалга тотын, бер батырлык эшлә әле туган көнеңдә. Төрле чишелешләрен тапсаң, менә бу ручканы күрәсеңме? Синеке! Туган көн бүләге булыр.
Шамил абыйсының тәмәке исе сеңгән авторучкасын учлап, кош тоткандай сөенеп кайтканда әйтте ди Хәлим: «Мин Шамил абый кебек укытучы була алмам, тракторчы булырмын, ләкин Ләйлә, Наилә, Зөлфияне үзем эшләп укытырмын».
Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер, кызлар укыдылар, ә араларында Ләйлә белән Зөлфия укытучы булдылар.
Математика укытуның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән Нургалиев, чыннан да, районның иң көчле мөгаллимнәреннән иде. Ул башкалар кебек өй салып, ишле мал асрап, кыш буе яуган карны көрәп азапланмады. Капкасына өелгән карны олы киез итекләре белән ачкалап уза да, киң-киң атлап, каршыда яшәүче Сәхипкамал апаның көрәлгән сукмагына килеп чыга. «Йа Алла, коткардың!» дигән шикелле, дежур хезмәткәр, көрәп куйган сукмактан атлап, бәләкәй капкадан мәктәп ишегалдына керә, укытучылар бүлмәсенә юнәлә. Агач баскычтан шыгыр-шыгыр менгәннән соң, уңга тайпылып, ишекне ача да: «Исәннәрмесез, коллегалар!» дип күрешә.
Математика укытуның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән Нургалиев, чыннан да, районның иң көчле мөгаллимнәреннән иде. Ул башкалар кебек өй салып, ишле мал асрап, кыш буе яуган карны көрәп азапланмады. Капкасына өелгән карны олы киез итекләре белән ачкалап уза да, киң-киң атлап, каршыда яшәүче Сәхипкамал апаның көрәлгән сукмагына килеп чыга. «Йа Алла, коткардың!» дигән шикелле, дежур хезмәткәр, көрәп куйган сукмактан атлап, бәләкәй капкадан мәктәп ишегалдына керә, укытучылар бүлмәсенә юнәлә. Агач баскычтан шыгыр-шыгыр менгәннән соң, уңга тайпылып, ишекне ача да: «Исәннәрмесез, коллегалар!» дип күрешә.
Укыды башта Шамил Нургалиев. Шәп укыды. Башта педучилищеда, аннан институтта. Энеләре Камил белән Шәмгунны да югары белемле итте, алар үзләре дә тырыш булды. Ләкин төп нигезне исән-имин тоту-бөтәйтү Шамил өстендә иде. Дөрес, Шамилнең кулы балта эшен дә, башкасын да белми. Ул бит югары белемле педагог. Менә акча җыяр да яхшы өй сатып алыр.
Энеләре дә югары белем алды, өйләнделәр дә, ә үзе Башкортстанына кайтып киткән колхоз рәисе Баймиевның өен сатып алды. Ә еллар үтә торды. Инде аның яшьтәшләренең гаиләләре ишле. Чордаш кызлар күптән кияүдә. Ә гади кызларны ул үзенә тиң санамады. Ә еллар үтә торды. Теләгенә дә иреште. Дусты, район мәгариф бүлеге мөдире аңа уку-укыту бүлеге мөдире итеп кую турындагы боерыкны тоттырды. Мәктәп директоры Мәхмүт Васыйлов каршы иде, билгеле. Бигрәк тә аның хатыны Кәшифә Абдулловна.
Аннан колхоз рәисе белән борчаклары пешмәгән директор Татар Омарына сөрелде. Шамил директор бүлмәсенә күчте. Социал-демократ Васыйлов дилбегәне бик иреккә җибәргән иде, хәзер күрсәтәчәк ул эшләп тә, эшләтеп тә!
Дәресләрендә тирән белем биргән Шамил Нургалиевич сыйныф җитәкчесе дә булган иде, әмма әллә ни эш майтара алмады. Ни газета чыгаруда, ни концерт куюда, ни спорт ярышларында, ни колхоз басуында эшләгәндә, карт-корыларга, фермаларга шефлык иткәндә дә, гел артта булды аның сыйныфы.
Укытучы буларак, тәрбия эше, үз өстендә эшләү планнарын да кем вакытында тапшырмаган дисәң, Нургалиев булыр иде. Укучыларының тикшерелмәгән дәфтәрләре дә тау-тау өелде. Ул аларны укучысы Илсур Газизовтан тикшертте.
Ә менә завуч, бигрәк тә директор булгач, үзе башкармаган мондый эшләрне бугаздан буып таләп итә башлады. Кабинетка чакырулар, анда кырыс сөйләшүләр ешайды. Педсоветлар өчәр-дүртәр сәгатькә сузылды. Яңа хуҗа анда укытучыларның юылмаган гамашларына кадәр барып җитте.
Педсоветтан беренче булып директор чыгып китте, аның артыннан Габделхәй Васыйлович, чөнки ул да тәмәкече, озак тартмыйча торгач, бик тилмергән иде. Ул бүлмәдән бүселеп килеп чыккан хатын-кызларга:
Тагын бер эшегез артты, юасыз инде революциягә кадәр кигән гамашларыгызны, дип авыз ерды.
Син дә чирле кеше сүзен сөйләп торма әле, дип ысылдады тарих укытучысы Фәүзия Фәезовна. Ул, чыннан да, хаклы булган икән.
Директор укытучыларның яшәү шартларын, шәхси китапханәләрен тикшерә. Кичке тугызларда, уннарда өеңә килеп керә. Зөлфәтләргә төнге унбердә керде. Авыл инде күптән ял итә, бары дәрескә әзерләнүче укытучылар гына йокламый.
Әнисе чәй куйды, малаеның хуҗасы кунакка кергән бит. Маен, катыгын, турасын өстәлгә тезде. Дык итеп, шешә чыгарып утыртты директор. Үзе салды, үзе эчте. Спорт белән шөгыльләнгән күршесенең эчмәгәнен белә, шуңа кыстамый да. Сүз элекке Мамадыш педучилищесы бинасында урнашкан 2 нче мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, хәзер Казан дәүләт университетының физика факультетында укучы энесе Илсур турында барды.
Анда да гел «5»кә укый икән минем шәкерт, дип, горурланып куйды Нургалиев. Син өйләнергә җыенмыйсыңмы әле? Хөснурый апага авыр бит.
Университетны бетергәч, Шамил абый. Ә Бикә апага җиңелме?
Кая җиңел булсын инде?! Мин бит хәерчелек корбаны. Әти сугышта һәлак булды. Өч малай калдык ятим. Мин олысы. Әни гади колхозчы, таякка эшләп йөрде. Ачлык, ялангачлык. Мин 1935 елгы дип язылган, дөресе 1934 елгыдыр, мөгаен. Камил 36, Шәмгун да Фин сугышына кадәр туган малай. Сугыш чорында көчкә исән калдык бит. Әле сугыштан соң тагын да авыррак иде. Үсә башладык, организм сорый, ашарга юк. Ә налоглар. Әтиең Шәкүр абый Мамадыш РайФОсының финагенты иде. Айның билгеле бер көнендә килеп керә өйгә. Әни көне буе тагын түләп булмый инде дип кайгыра, әрле-бирле йөри.
Менә, ниһаять, Шәкүр абый килеп керә. Керми хәле юк. Обязан. Сталин вакыты бит. Әни белән икесе офтанып сөйләшеп утыралар. Ә без өч малай, нәрсәне алып чыгып китәр дип дер калтырап, сәкедә ятабыз.