Алып чыгып китми Шәкүр абый. Әйтә: «Ярар, Бикә апа, тапкан ризыгыңны малайларыңа ашат, алар сугыш ятимнәре. Ә мин белермен кемнән алырга икәнен». Күзләреннән яшь агызып озатып кала әни Шәкүр абыйны, рәхмәтләр укый. Аннан безгә, йә Алла, дия-дия чәй эчертә. Менә, Хөснурый апа, Зөлфәт, шуңа рәхмәт әйтергә кердем. Кырыс директорның күзеннән яшь тама
Кеше рәтенә керик, өйгә тиеник, аннан гаилә корып кешечә яши башларбыз дип, яшь гомер үтте дә китте, күрше. Менә хәзер өебез дә нарат, эшем дә дәрәҗәле, хезмәт хакым да әйбәт, тик әни авыру, 34 ел яшәрме, юкмы? Ә үземә 34 яшь. Теләсә кемгә өйләнәм дип, төтен җибәреп йөрим дә, фактта бит алай түгел, парень. Фәкыйрьлек корбаны мин.
Шулай кичләрен, кесәсенә шешәләр кыстырып, хезмәттәшләренең хәлен белеп йөргән директор татар теле укытучысы фатирына сугыла. Чәйлиләр, мәйлиләр кияүдән аерылган чибәр хезмәттәше белән. Ямьле генә башланган мәҗлес ямьсез төгәлләнә. Хатын-кыз милиция чакырта. Мамадыштан килгән наряд, директорның кулларын боргычлап, машинага ыргыта. Теле тик тормаган хулиганны акылга утырталар. Үзенең гаепсез икәнен очынып яклаган директорны кешелектән чыгарганчы изә данлыклы Мамадыш милициясе. Математик үз-үзен белештермәслек хәлгә китерелә һәм Казан психбольницасына озатыла.
Учлап дару ашату, көчле уколлар, хастаханәдә шашынып йөрүче авырулар, үзенең шундый җиргә килеп эләгүенә хурлану Шамил абыйны чынлап торып чирлегә әйләндергәндер.
Энем Илсур белән без аның хәлен белергә килгәләдек. Коридорда йөрүче әсәрләнгән шәрә халыкны ачык ишектән генә күрсә дә, кеше чирләргә мөмкин ул сары йортта. Алла сакласын. Шамил абыйны да бу йорт изде, тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Яз көннәрендә, авыруы көчәйгәч, аны дусты Хөсәен әллә ничә тапкыр Казан больницасына салды. Аруланып кайткач, мәктәптә математика укытты. Өйләнде. Хатыны Фатыйма белән ике ул үстерделәр: Азат белән Айратны.
1973 елның 15 февралендә Бикә апаны җирләделәр. Һәйкәл куярлык, өч улына да югары белем биргән ана иде Бикә апа. Андый гаиләләр бик сирәк. Урыны җәннәттә булсын
* * *1969 елның җәе. Зөлфәт ялда. Мамадыш шәһәренең Ялкаулар чатында Мостафин Батырша абыйсы очрады. Ул Вахит сигезьеллык мәктәбе директоры, аның авылдашы.
Хәлләр ничек, Зөлфәт?
Әйбәт, Батырша абый.
Бик әйбәт түгел икән бит әле, Шамил чирләгән икән.
Әйе, анысы шулай.
Мостафин миңа безнең мәктәпкә директор итеп билгеләнүен әйтүне кирәк санамады. Ә мин инде бу хәбәрне ишеткән идем.
Яңа директорның Вахит авылындагы өен сүттек, машиналарга төяп, туган авылына алып кайттык, өмә ясап күтәреп тә бирдек. Калган эшен балта осталары төгәлләде.
Эшләү тәҗрибәсе булган Батырша Мостафиевич байтак эш майтарды: Алан авылындагы урманчылар барагын сүтеп, авыл кибете янына алып кайтып кордык. Бүрәнәләр буталмасын өчен, билгеләү белән мәктәп хезмәткәре Шаһиев Кәримулла, хезмәт укытучысы Васыйлов Габделхәй абыйлар шөгыльләнде. Бу дүрт бүлмәле баракның ике башына да тактадан янкорма эшләнде. Бер башында малайлар, икенчесендә кызлар тора. Алар Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Якедән килеп укый, торакта яшиләр.
Югары очка менүче урамга тагын бер барак күчерелде. Анда малайлар яши, ул да торак.
Мостафин үзе рус теле һәм әдәбияты укытты, агитколлектив җитәкчесе. Математика укытучылары өчәү мәктәптә: хатыны Газизә Хаҗиповна, Сәвия Хәйровна, Шамил Нургалиевич. Әлбәттә, Нургалиев төп математик санала, чөнки физмат тәмамлаган, ә Газизә, Сәвия апалар педфак белеме белән, алар түбән сыйныфларда укыта. Дәресләр җитәрлек, параллель сыйныфлар күп. Сәвия белән Газизә гаилә дуслары, кунакка йөрешәләр.
Шулай беркөнне Сәвияләрдә мунчага керә ике ахирәт, әйбәт кенә юыналар. Берничә тапкыр ахирәтенең аякларына күзе төшкән Хаҗиповнаның тормозы ычкына: «Кара, Сәвия, куш тез икәнсең бит син», дип ычкындыра. Кара коелган Сәвия исә тәнендәге күбекне дә юып тормый, киенә дә чыгып китә
Бер ел сөйләшми ахирәте белән Сәвия Хәйровна. И өзгәләнә Хаҗиповна! Тегеңә дә, моңа да сөйләп офтана. Юк шул инде, телеңне тыярга кирәк иде. Бар күргән әйберне сөйләп йөрмиләр аны.
Әнә бит Зәйтүнә Бакировна һәр кешегә сөйләп йөрмәде күргәнен. Кыска тәнәфес иде. Укытучылар бәдрәфенә томырылып килде дә ишеген каерып ачты гына: анда бар байлыгы белән ялтырап, тугарылган директор Мәхмүт Васыйлович утыра. Исәнләште Зәйтүнә җиренә җиткереп, сез нәрсә, әллә исәнләшмәгән дә дип уйлыйсызмы?! Һәм Хаҗиповна кебек сөйләшеп тә йөрмәде
Иптәш Мостафинны иң кызыксындырган, йокыларын качырган кеше күрше авылда, 8 чакрымда, урман аша гына иде. Ул да булса, аның кебек үк Мамадыш педучилищесын бетергән, аның кебек үк рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган, буй белән дә, чибәрлек белән дә Батыршадан өстен булмаган Ирек Әһлиевич. Ярар, Батырша сары чәчле, сары кашлы, кызгылт чырайлы, сизелер-сизелмәс камыт аяклы булса, Ирек Әһлиевич тә шундый ук камыт аяклы тиңдәше иде, бары тик ул кара чәчле, кара кашлы.
Үзеннән әйбәтрәк укытадыр дип тә уйламый Гыйлаҗетдиновны Батырша, ә шулай да бүгенгесе көндә Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов районда гына түгел, Татарстанда танылган «Спартак» колхозының дан казанган рәисе, ягъни, урысча җибәрсәң, «председатель колхоза». Бөтен якташлары аның күзенә карап тора, янына гозер белән килә. Теленнән тагын нинди сүз очып чыгар икән дип сабырсызланып көтә.
Ә сабакташы Мостафин кем? Данлыклы, 50 еллык тарихы булган туган мәктәбендә директор. Дөрес, төзелеш эшләре дә алып бара. Дөрес, авылда дәрәҗәсе бар, көтүче Мостафа малае түгел инде ул хәзер. Ләкин өч шәхси хуҗалык җире кадәр мәйданы булган мәктәп биләмәсе белән 45 мең гектарны кочаклап утырган Гыйлаҗетдинов патшалыгы бер түгел. Меңләгән баш терлекләр, дистәләгән куәтле техника, йөзләгән эшчеләре, тагын ул санамаган иксез-чиксез байлыклары бар!
Дөбердәтә Гыйлаҗетдинов. Гармунда да уйный, җырлый да, бии дә. Һәм үзе генә түгел. Колхоз рәисе көч-дәрт биреп оештырган, чәчәкле-чуклы, түбәтәйле-калфаклы, каюлы читекле, алтын-көмеш җепләр белән чигелгән балитәкле күлмәкле, затлы камзуллар кигән Югары Сон Мәдәният йорты төркеме Татарстан Республикасы төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан үткәрелгән район конкурсында җиңү яулады. Яулады гына түгел, шаккатырды! Тамаша вакытында Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов үзе баянда уйный, үзе җырлый, сәхнә уртасында чүгә-чүгә бии. Менә шундыйлары да бар ул рус теле укытучыларының, то есть колхоз рәисләренең!..
Ә Мостафин аннан ким мәллә?! Балалайкада Газизә Хаҗиповна белән әйттерепме-әйттерәләр. Читек кунычларына көрәктәй кулы белән суга-суга биюче дә Батырша үзе. Әле ул Байкал аръягы хәрби округының чаңгыда 30 чакрымга узышу буенча чемпионы да. Тагын әллә нинди өстен сыйфатлар тапты үзенең биографиясендә Мостафиевич. Ә барыбер колхоз рәисе түгел. Яна аның күкрәгендә үпкә, рәнҗү.
Дөрес, аның мәктәбендә эшләүче гармунчы Зөфәр Закиров та җиңде район конкурсында. Физкультура укытучы шагыйрь егет Зөлфәт Газизов та «Татарстаным» шигыре белән нәфис сүз буенча Алабугага зона конкурсына бара. Укучы Рәсидә Әхмәтшина да:
Нинди тәмле алма,
Пешкән икән кайда,
Әллә бездә, әллә Кытайда?!
дип җырлап, Кирмән Башы мәктәбенең данын күтәрде. Ләкин бу да, хәтта район партактивында Мостафин исеме макталу да йөрәгендә янган утны сүндерә алмады.
Ни өчен Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов колхоз рәисе, ә Мостафин Батырша Мостафиевич мәктәп директоры гына?!
Җае да чыгып тора. Мәрданов Абрар Васыйлович башта авыл Советы рәисе булды. Ул мәктәп директоры. Аннан Абрар колхоз рәисе. Партоешма секретаре, агроном Хәбибуллин Хөсәенне авыл Советына куйдылар да, Батырша мәктәп директоры эшен дә, партоешма эшен дә тарта. Менә физкультура укыткан, аннан үзе татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәсе Зөлфәт Шәкүр улын уку-укыту бүлеге мөдире булырга димлим дип, өенә төшеп бара әле. Ике-өч тапкыр сүз катып караган иде дә, егет каты тора. «Университетны тәмамлыйсым бар», ди.
Бераз эләктерер җире дә бар. Чөнки физкультура буенча берьеллык курс бетергән, Зөлфәткә дус булып йөргән күршесе, беркем белән киңәшмичә, физкультура укытырга боерык алып кайткан аның мәктәбенә. Менә сиңа дус! Әгәр дә Мостафин дәресләр табып бирмәсә, Зөлфәт эшсез бүгенге көндә. Физкультура укытучысы ул спортчы һәм шәп спортчы булырга тиеш. Ә боерык алып кайткан бәндә спортчы түгел, спорт тирәсендә йөрүче генә. Зөлфәт беләме соң дигәч, юк дип, авыз ерып тора.
«Башта әнисе белән сөйләшергә кирәк, дип уйлый Мостафин. Ул дөньяны, тормышны аңлый торган кеше. Аны үз ягына аударса, эш пешәчәк».
Чәйләр эчеп, озаклап сөйләшеп утырдылар Хөснурый апасы белән.
Биш ел физкультура укытты, мәктәп командасы бер елны да беренчелекне бирмәде бит районда. Үзе дә 5 нче сыйныфта ук 2 чакрымга чаңгыда узышуда район чемпионы иде. Авыр кичерер хәбәрне.
Юк, авыр кичермәде Зөлфәт яңалыкны. Чөнки инде бу хәбәр яңалык түгел иде. Дусты Дөлкәфил: «Теге дуңгыз синең урынга боерык алды», диде. Гаҗәпләнмәде Зөлфәт, ул малайда иман юк икәнен күптән белә.