Юк, авыр кичермәде Зөлфәт яңалыкны. Чөнки инде бу хәбәр яңалык түгел иде. Дусты Дөлкәфил: «Теге дуңгыз синең урынга боерык алды», диде. Гаҗәпләнмәде Зөлфәт, ул малайда иман юк икәнен күптән белә.
Озак үгетләде Батырша абыйсы.
Сиңа белгечлегең буенча сәгатьләр җитми бит, менә завуч булсаң, 1012 сәгать кенә дәрес рөхсәт ителә. Аның кадәр дәрес бар, әйдә, риза бул, Зөлфәт, бергә эшлик. Бир бишне, диде.
Соңгы уен картасын да чыгарып салды Зөлфәт:
Батырша абый, ышанычың өчен зур рәхмәт. Ярар, сентябрь-октябрь колхозда бәрәңге, чөгендер алып үтте дә ди. 1 гыйнвардан 6 ай дәвамында сессия, шуның дүрт ае диплом язу. Ярты ел мәктәп эшеннән гел азат ителәм бит.
Риза, түзәрмен, дип, Батырша абыйсы аның кулларын кысты.
1971 елның 15 августыннан ул уку-укыту бүлеге мөдире. Ике ел җитәкчелек иткән сыйныфыннан аерылу җиңел булмады, билгеле.
* * *Сыйныф җитәкчесе булган елларын гомере буе сагынып яши Зөлфәт. Бары 6 ел гына тәтеде аңа бу мәшәкатьле бәхет.
Менә көз көне бәрәңге алуны гына ал син! Бер яктан караганда, дәресләр югала. Ә кая барасың?! 1 сентябрьдә кыңгырау чыңлатасың да, сыйныфыңа керәсең, укучыларның парта артында кемнең кем белән утырасын хәл итәсең. «Аның белән утырмыйм, моның белән утырам», дип әйтеп кара, аннан гомер буе котыртачаклар. Ә Кависка исә барлык кызлар да матур. Иңбашларындагы күлмәкләре ап-ак күбәләк канаты кебек җилпенеп тора. Зөлфәт абыйсы кем белән утыртса, шуңа риза Кавис. Ул белмичә эшләмәс.
Укытучы абый бөтенләй йокламый, ахры. Бик сәер. Кавис арып-талчыгып йокларга ятканда да, аның тәрәзәсендә әле ут балкый.
Университетта укый бит, ди әнисе Әлфинур.
Молодец, дип җибәрә әтисе Хамис. Бер унбиш ел бар инде, ачуым килмәгәе, әнисенең, көянтә асып, Чегән чишмәсенә суга төшмәгәненә. Зөлфәт ташый да куя, көянтә күтәрүдән оялмый. Башта котыртып караган идек, исе дә китмәде. Менә егет кеше шундый була ул, Кавис улым. Сиңа да су ташырга кирәк Зөлфәт абыең белән. Мин бәләкәй көянтә ясап бирермен, кибеттән бәләкәй чиләкләр алырмын, ярыймы?
Ярар, әти.
Иртә белән күзен ертып тора гына Кавис, каршы яктагы укытучы абыйсы яшәгән өйгә күз сала. Әле урамда караңгы. Ут яктысында тәрәзәдән Зөлфәт абыйсының гантельләр белән уйнаганы күренә. Димәк, инде йөгереп кайткан. Кависка оят булып китә, ә ул йоклый да йоклый.
Әни, суга төшеп менимме әллә?
Булмаганны, ди әнисе. Мәктәпкә соңга каласың, кайткач, Зөлфәт абыең белән бергә ташырсың, күңеллерәк тә булыр.
Ярар, әти бәләкәй чиләкләр апкайттымы соң?
Инде бишбылтыр бит, бүлмәдә сине көтеп торалар.
Өйалдындагы чиләкләрне күреп шаккатты Кавис. Ну, матурлар инде, малай! Котыртсын малайлар «килен!» дип, ул барыбер бүген өйләдән соң Зөлфәт абыйсы белән су ташыр!
Көннәрдән бер көнне колхоз рәисләрен, партоешма секретарен, авыл Советы рәисен, мәктәп директорын райкомга җыялар. Мәктәптә инде белеп торалар: бәрәңге алырга кушарлар. Колхозда бәрәңге басуы җитәрлек. Кайсы елны 200, 250 гектарга җитә. Бәрәңге алырга чыгарлык, төрле эштә йөрүче апалар күп түгел. Клубта, медпунктта, почтада, авыл Советында да эшләүчеләр берән-сәрән генә. Төп көч мәктәптә, билгеле. Оешкан коллектив. Дистәләгән укытучы, хезмәткәрләр, йөзләгән укучы бер әйтүгә чыга.
Авылларның сау чагы. Яшьләр авылда. Параллель сыйныфлар күп. Норма, Кирмән Башы, Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Яке авылы балалары барысы да крәстиән хезмәтендә чыныгып үскән. Авыр физик хезмәттән азат ителгәннәр бәрәңге алырга чыкмый. Күзләрендә моңсулык.
Иле белән кузгала мәктәп. Колхоз идарәсендә иртәнге 5 тә үткәрелгән нәрәдтә инде мәктәп директоры булган. Колхоз рәисе, бригадир, механик, агрономнар белән бәрәңге казыгычлар, балаларны басуга алып барасы машиналар, бәрәңге ташучы арбалы тракторлар турында да, ашату мәсьәләләрен дә сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр. Мәктәп пешекчеләре ашатачак. Абрар Васыйл улы Мәрданов колхозның хуҗалык мөдиренә: «Мәктәптә укыячак башлангычларны һәм 5 нчеләрне дә ашатырлык ризык бир, дип боера. Колхоз аннан гына бөлмәс тә, үлмәс тә. Бәрәңгене көннәр матур чакта алып, урнаштырып куйсак, чыгымнар бише белән капланачак. Аллага тапшырыйк. Техника куркынычсызлыгы журналына кул куйдырыгыз, берүк, берүк».
Басуда бәрәңге алу белем эстәүнең, бигрәк тә тәрбия бирүнең дәвамы ул. Мәктәптә, нигездә, белемең тикшерелсә, басуда исә, гомумән, кешелегең, кемлегең, бу Җир йөзендә фәлән ел яшәп, гаиләдә һәм мәктәбеңдә нәрсәгә өйрәнүең барысы да сынала: эшләгәндә казыгыч артыннан җитешеп барасыңмы, капчыкка чиләгеңне тутырып саласыңмы? Чиләгең олымы, бәләкәйме, уртачамы? Аны сыйныф җитәкчең ничә килограммнан язарга тиеш була? Артта калган иптәшеңә булышасыңмы, чүпләгән бәрәңгене үзеңә яздырасыңмы, әллә иптәшеңәме?! Өеңнән чиләгеңә салып алып килгән ризыгыңны кача-поса үзең генә ашыйсыңмы, әллә чирәм өстенә җәелгән япма өстенә бөтенләй бушатасыңмы? Кызларда кәнфит, перәнник, печенье, алма булса, малайларда пешкән йомырка, тоз, әллә ничә телем ипи, кыяр, помидор, хәтта суган да күренә. «Фу» дип борын җыера кызлар, суган күргәч.
Хамистан берсе дә уздыра алмый малайларның. Суганны авызына капкач та чәйнәмичә тора малай, берзаман кетер-кетер ашый башлый, аннан соң гына ипи каба. Чырайларын сытып карап торган кызларга борыла да Хамис: «Бүген ашасам да була, Фирдәүсә укуда», дип җибәрә.
Алар күршесендә яшәүче Наилә чишә серне: «Әй, абыйсы Наилнең сүзләрен кабатлый, абыйсы Фирдәүсә апа белән йөри бит». «Нәрсә, кызлар янына барганда, суган ашарга ярамыймыни?» дип, сүзгә кушыла Фәргать.
«Кәҗә тәкәсе янында басып торамыни сиңа кызлар?! Алардан бит хушбуй исе килә. Әнә безнең апа, вечерга чыгар алдыннан, ничек кенә бизәнә-ясана әле», дигән җавап яңгырый аңа.
Бер сәгать эшләп алгач, әндри әбәде вакытында сөйләшкән сүзләр бу.
Бәрәңге казыгычтан яп-якты бәрәңге ява. Басу озын, чакрым гына түгел. Җирне укытучылары адымлап бүлгән. Ике кеше арасында чик буенча аңлашылмаучанлык чыккалый. Зөлфәт абыйлары тагын адымлый. Җир тигез булырга тиеш. Кимесә, чүпләгән бәрәңгең аз була, акчаны аз аласың, артык булса, күршеңнең өлешенә керәсең.
Җитә, ниһаять, иң күңелле чак. Авыл ягыннан хуҗалык мөдире Хөсәен абыйларының аты күренә. Янына пешекче Закирә апалары кунаклаган. Иң башта минут саен авыл ягына каерылып карый башлаган 6 нчы сыйныфларга бүленә аш. Тәлинкәләр, калаклар чылтырый. Норма почмагындагы буй урманда Сабан туе диярсең.
Сыерчык балалары, дип, гел бер сүзне кабатлый Закирә апалары. Пешә күрмәгез, ипи алырга оныттың, Фәргать.
Аннан алюмин кружкалар белән чәй эчәләр. Юк, пешерми, басуга менеп җиткәнче, инде ул бераз суынган була.
Ашагач, балалар:
Рәхмәт, Закирә апа, тәмле булды, диләр.
Дәү үсегез, ди апалары.
Рәхмәт, Хөсәен абый.
Ярар, дип куя Хөсәен абыйлары.
Аннан 7 нчеләр, 8 нчеләр «табын»га утыра, ә соңыннан укытучылар ашый. Иң беренче булып тамак ялгаган тракторчы Дамир абыйлары инде бер әйләнеш ясаган була, димәк, инде ике рәт бәрәңгене чүпләргә кирәк.
Әйдә, Аллага тапшырдык, ди Зөлфәт абыйлары. Тамаклары туйган, ял иткән балалар эшкә керешә. Ашаганнан соң бераз авыррак инде. Әмма тиздән кызып-кызып йөгерешә дә башларлар.
Синең ничә чиләк булды, минем 7, дип аваз сала Рәсилә.
Быел көз гаҗәп шәп килде. Шулай гына була күрсен, әгәр дә яңгырлар башланса, эш өзеләчәк. Ә бәрәңге алу барыбер мәктәп өстендә. «Бер көн укып, бер көн эшләп, юл тиресләп йөри башласаң, ни эше, ни укуы инде аның», дип уйлый Зөлфәт. Ул капчык авызы тотып тора. Кәгазьгә укучыларының чиләк санын яза. Эш ахырында ничә капчык чүпләгәннәрен исәпли, шуннан укучының хезмәт хакын исәпләп чыгаралар.
Өлкән сыйныф малайлары грузчик булырга тели, билгеле. Ыбыр-чыбыр, кызлар арасында йөрмәсләр бит инде. Алар тулган капчыкларны машиналарга, трактор арбаларына төйиләр дә авылга, подвалга бушатырга кайталар. Их, капчыкларга кырын-ярын яткан килеш, кызлар яныннан узып китүләре ни тора! Елмаеп, сокланып карап кала чибәркәйләр.
Йөк төяүче эше авыр, ләкин, кызлар яныннан менә шулай выжлап узу өчен, гомер буе грузчик булырга да риза Кирмән Башы егетләре!
Сез, бәрәңге алган чакта, иң рәхәте Закирә апа пешергән ризыкны яшел чирәмгә кырын ятып, кул яссуы кадәр кара ипи белән сыпырту, шопырдатып чәй чөмерү дип уйлыйсыздыр? Дөрес анысы да! Яки йөк машинасына төялгән капчыкларга кырын ятып, бәрәңге чүпләүче кызлар яныннан чыжлатып узып китү дисезме? Бу да дөрес! Яки, бәрәңге алып бетергәннән соң, колхоз кассирының мәктәпкә килеп, йә үзең идарәгә барып, учлап хезмәт хакы алу, ди торгансыздыр. Монысы да хак!
Аннан, Мәдәният йортында колхозның гомуми җыелышы барганда, 300 кешенең җылы карашын тоеп, якты елмаюына коенып, алкышлавына рухланып, сәхнәгә чыгып бүләк алганда, дисезме? Бик дөрес чамалыйсыз! Ләкин бу шушы хозурлыклар арасында хәтердә тирән уелып калганы ул да булса, чиләк тутырып, учакка каплап, янына күмер өеп пешергән басу бәрәңгесе! Моннан да затлы ризык юк һәм булмас та!
Читтән кунаклар кайтканда, банан, мандарин, апельсин да эләккәли иде анысы. Аларны ашыйсың да, бер-ике атна малайлар-кызлар белән сөйләшкәндә мактанып аласың, бигрәк тә параллель сыйныфтагылар арасында. Аннары онытыла. Ә менә яз көне колхоз подвалында бәрәңге чүпләүдә катнашсаң, аны яшел чирәмгә алып чыгып таратсаң, чөмгергәч, машина әрҗәсенә төясәң. Көз көне сыйныфташларың белән ай буе йөгерә-чаба чүпләсәң, бәрәңге инде теге банан, апельсин, мандарин гына түгел! Күпкә кадерлерәккә, затлырак, тәмлерәккә әйләнә.
Закирә апасы ашаткан ризыклар коела башлагач, 6 нчыларның елтыр күзе Зөлфәт тирәсендә бөтерелә башлый. Кавис бер сүз әйтми, ләкин сыйныф җитәкчесе белеп тора: бу бәндә бәрәңге пешерергә рөхсәт сорарга җибәрелгән дипломат. Аның миссиясе АКШтан СССРга килгән дипломатныкыннан җаваплырак һәм әһәмиятлерәк. Теге дипломат, ай буе сөйләшеп тә, буш кайтып китәргә мөмкин. Ә Кависка алай рөхсәт ителми. Инде өйдән килгән запасы нуль, Закирә апа ашатканы нульгә якынлаша. Запаста бәләкәй савытларга йә кәгазьгә төреп алып киленгән тоз һәм калын гына бер телем ипи. Инде кайберәүләр аны да кимерә башлаган. Эш яман.