Читтән кунаклар кайтканда, банан, мандарин, апельсин да эләккәли иде анысы. Аларны ашыйсың да, бер-ике атна малайлар-кызлар белән сөйләшкәндә мактанып аласың, бигрәк тә параллель сыйныфтагылар арасында. Аннары онытыла. Ә менә яз көне колхоз подвалында бәрәңге чүпләүдә катнашсаң, аны яшел чирәмгә алып чыгып таратсаң, чөмгергәч, машина әрҗәсенә төясәң. Көз көне сыйныфташларың белән ай буе йөгерә-чаба чүпләсәң, бәрәңге инде теге банан, апельсин, мандарин гына түгел! Күпкә кадерлерәккә, затлырак, тәмлерәккә әйләнә.
Закирә апасы ашаткан ризыклар коела башлагач, 6 нчыларның елтыр күзе Зөлфәт тирәсендә бөтерелә башлый. Кавис бер сүз әйтми, ләкин сыйныф җитәкчесе белеп тора: бу бәндә бәрәңге пешерергә рөхсәт сорарга җибәрелгән дипломат. Аның миссиясе АКШтан СССРга килгән дипломатныкыннан җаваплырак һәм әһәмиятлерәк. Теге дипломат, ай буе сөйләшеп тә, буш кайтып китәргә мөмкин. Ә Кависка алай рөхсәт ителми. Инде өйдән килгән запасы нуль, Закирә апа ашатканы нульгә якынлаша. Запаста бәләкәй савытларга йә кәгазьгә төреп алып киленгән тоз һәм калын гына бер телем ипи. Инде кайберәүләр аны да кимерә башлаган. Эш яман.
Йә Хамисыч, нишлибез?
Кавис, ике чиләк белән пешерик, бүген бигрәк тә шәп эшләдегез. Колхоз рәисе Абрар Васыйлович та мактап китте үзегезне. Аннан кичә бер чиләк бәрәңге пешергән идең, азрак булды түгелме соң?
Абый, миңа гына аз калды бит ул!
Син дә кеше, сиңа да җитсен, ашаганнан соң артып та калсын, анысы кошларга булыр. Тагы да артса, күрше сыйныфларны кунакка дәшәрбез, алар синең кебек тәмле пешерә алмый бит.
Абый, бәрәңге тутырабыз, алайса.
Кавис, уртача зурлыктагы түп-түгәрәк бәрәңгеләрне җыеп бирсен кызлар. Алар бәрәңгенең рәтен белә. Чиләкләрне тутыргач әйтерсең, кичәге урында ягарбыз учакны, куркынычсыз, ышык урын, янәшәдә су да бар. Аннан кичәгедән калган күмере дә шәп. Үзем әйләндереп каплармын чиләкләрне.
Чаптым, абый.
Гаять җитезлек белән чабып китте Кавис. Тиздән аның кызлар янына барып, кулларын болгый-болгый, боерык бирүен карап торды да:
Командир булыр, дип куйды Зөлфәт.
Кависның ярдәмчеләре учак янына корыган чикләвек куаклары, туйра ботаклары ташыды. Ике чиләк бәрәңге әзер. Учак кабызды Зөлфәт абыйлары. Юк, ул учак кабызу эшен Кависка тапшырды, чөнки бөтен иптәшләре бәрәңге чүпләүдән бүленеп карап торуын күрде. Нәзек кенә сыек төтен күренеп алды, аннан учак ялкын әләмен җилфердәтеп яши башлады. Учак янында Кавис кына калды. Ә ул чүплисе бәрәңгене классташлары җыештыра да чиләген Кависка яздыралар. Шулай дөрес була, ди малайлар.
Учак дөрли башлагач, эш тагын да дәртлерәк китте. Әллә 26 пар күз дөрләтеп торганга, тиз төште күмере учакның, кичәгедән калган күмере дә бар бит. Кавис чатыр-чотыр килеп тә җитте:
Абый, чиләкләрне каплыйсы иде.
Әйдә, киттек, шеф-повар.
Күмерне кырыйга таратып, учакның уртасын чистарттылар, көл генә калды. Чиләкләрне Зөлфәт күз ачып йомган тизлек белән учак уртасына каплады, ник бер бәрәңгесе читкә тәгәрәсен. «Ух!» дип куйды Кавис сокланудан. Калган эш тагын Кависка. Ул чиләкләрне һәрьяклап күмер белән күмде. Ә Зөлфәт абыйсы иптәшләре янына китте, аңа бит чиләк санын язарга, капчыклар өләшергә, бәхәс чыкса, кишәрлекләрне яңадан адымлап бүләргә кирәк.
Тиздән дөньядагы һәртөрле хуш истән дә затлырак, беркайчан да җексендермәгән ризык исе таралды. «Абый, пеште!» дип кычкырды 24 бала. Ә 25 нчесенең, учак янындагысының, әле кул болгап чакырганы юк. Тиздән чирек сәгатьлек ялга туктарлар. Әй, шәп буласы ул ял дигәннәре!
«Ял», дип әйтүе булды директорның, Кавис кул болгады. Укучылар Зөлфәт абыйларына карадылар. Зөлфәт аларны үз янына дәште дә: «Ачка үлә торган кеше кебек кыланмыйк, әйдә, әкрен генә барыйк», диде.
Мотоцикл бияләе кигән Зөлфәт абыйлары чиләкнең берсен җәлт кенә әйләндерде дә бәрәңгеләрне кәгазь җәймәгә бушатты. Ә анда тамаша инде! Ефәкләнеп күтәрелгән пар эченнән тамагы ачкан кешене яшел чирәмгә тәгәрәтерлек хуш ис бәреп чыкты. Кабыклары ярылып әрчелгән уалма бәрәңгегә үрелделәр балалар.
Пешкән чакта исе авыл урамын тутыра торган чын арыш ипиен кабып, ярмалы бәрәңге өстенә эре тоз сибеп ашаучы кешедән дә бәхетле бәндә юктыр Җир шарында! Пешә-пешә, бер кулдан икенче кулга күчерә-күчерә кабасың, авызда эрегән кебек була уалма бәрәңге. Күз ачып йомганчы, бер чиләк бәрәңге юк та була! Икенче чиләкне әйләндерә Зөлфәт абыйлары.
Әйдә, ярты чиләк бәрәңгене А сыйныфына күчтәнәч итеп бирик, ди Фәргать Гаянов. Шулай эшлиләр дә. Директор абыйлары Батырша Мостафиевич та авыз итә затлы ризыктан.
Әйдә, ярты чиләк бәрәңгене А сыйныфына күчтәнәч итеп бирик, ди Фәргать Гаянов. Шулай эшлиләр дә. Директор абыйлары Батырша Мостафиевич та авыз итә затлы ризыктан.
Күпме уйласа, исәпләсә дә, серенә төшенә алмый Зөлфәт басу бәрәңгесе тәмлелегенең. Өйдә дә пешерәсең бәрәңгене. Ит бәлешендә, өчпочмакта, бөккән, дучмакта, дәвешләмәдә дә тәмле инде югыйсә. Ашта да, табада пешерелгәне, мичкә тәгәрәткәне дә тәмле. Ләкин, ләкин. Басуда чиләк каплап пешерелгәненә җитми берсе дә. Әллә уттамы хикмәт? Әллә эшләп арудамы? Һава, киңлек икенчеме?
Башта бүтән бер уй юк, йөрәктә бернинди борчу юк. Менә бүген дә бик матур эшләделәр.
Аннан Туган җир булу. Туган авыллары тарихын, бу басу өчен Норма халкы белән Кирмән Башы кешеләренең сәнәкләр тотып сугышканын абыйлары әдәбият дәресендә сөйләр әле аларга. Кирмән Башында 440 йортны, аннары 168 йортны көл иткән янгыннар турында да. Хатын-кыз инженер төзеткән Казыган тау юлы хакында да. Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллинны, Бөек Ватан сугышы барганда Казанда уздырылган Сабан туе һәм аның баш батыры 18 яшьлек Рәхимулла солдатны, шул Сабан туенда йөгерештә беренче килгән авылдашлары Миңнеголов Вагыйзь солдатны да искә алыр.
Әле уку елы башланды гына. Бәрәңгедән башланды. Әйбәт башланды. Мондый бәрәңге бары Татарстанның Мамадыш районы «Кызыл Партизан» колхозының Кирмән Башы авылында гына үсә ала.
РәхимуллаЧаттан юыртып төшкән ат, хуҗасының дилбегә кагуыннан кызуланып, урамга дөбердәп килеп керде дә алда торган тирән чокыр аркылы сикерде. Арба, чалыш-чолыш уйнаклап, чокырны ни могҗиза белән чыккандыр, бер Алла гына белә. Ә менә арбадагы хуш исле печән исенәме, әллә Югары Сон халкының өй чиратыннан кунак итүенәме йомшаган Рәхимулла 1 метр биеклектәге арбадан 2 метр ярым тирәнлектәге канауга очып төште. Бәрелүдәнме, әллә ике тәүлек буена туган авылы Кирмән Башына кайтмый йөрүдән талчыгуданмы, гырлап йоклап та китте.
Арымаслык та түгел шул. Ике таң, ике көн, ике кич, ике төн табыннан табынга Анда бит чәй белән катык кына куймыйлар. Тегене чемченәсең, моны тоткалыйсың. Хуҗалар авыл тулы, ризык күп, ә Рәхимулла берәү генә. Аннан 8 чакрым юл аның күзәтүендә булган урман аша үтә. Андагы матурлык! Иң кызыктырганы печән билдән! Халык печән дип агылачак быел аның янына.
Ул югалып йөргән арада, югары оч урамында, өйләргә су кертү өчен, экскаватор тирән канау казыды. Озынлыгы 1 чакрым бардыр. Ат та, Рәхимулла да моны каян белсен?!
Җәйнең иң эссе көннәре булса да, төнлә барыбер җылылык кими. Бигрәк тә гәүдәңнән мул сеңгән аракы пары чыгып бетсә һәм 2 метр тирәнлектә дымлы кызыл балчыкта ятсаң.
Калтыранып уянып киткән Рәхимулла дөм караңгыда берни күрмәде. Уң якны капшады: юеш балчык стена, сул якны капшады юеш балчык стена! Шашынып китте, коты очты: кабердә ята мәллә? Нәкир белән Мөнкир фәрештәләрнең әллә сорау алырга килгәннәрен көтәме? Елап җибәрде урманчы, бирәләр инде кирәкне!
Оеган аягын кымшатып куймакчы иде, авып китте. Капшады: ян-якта стена юк, икенче якта да стена юк! Кабердә түгел икән бит! Торып басты да, стеналарга тотына-тотына, сулга китте, 5060 метр баргач шикләнә башлады. Дөрес китмәде бугай, үргә менә. Кире борылып, түбән таба атлап китте. Бара да бара, стеналарга сөялә. Күпме баргандыр? Тагын шиккә калды. Туктады. Кычкырып карарга булды. Бер кычкырды, ике кычкырды. Җиденче кычкыруында алдарак саңгырау гына тавыш ишетелде. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла аваз салды, адымнарын тизләтте, егылды-торды, егылды-торды.
Ниһаять, ике кычкыручы очрашты.
Син кем? диде Рәхимулла, шикләнеп.
Шәһәр Рәфәгате.
Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла исә Шәһәрне кочагына кысты да җилкәсеннән дөпелдәтә башлады.
Без кайда?
Су кертергә дип, экскаватор канау казыды бит, шунда без.
Син ничек эләктең монда, Шәһәр?
Менә кибетче Миңнур апага йомыш белән керүем иде. Баш эшләми. Онытканмын чокыр казыганнарын, караңгы, болытлы төн бит. Дөмберт Ә син, Рәхимулла абый?!
Мин, кәкә1, чокыр казыганнарын гел белмим бит, ике тәүлек буе Югары Сонда сыйланып кайтып киләм, арбадан төшеп калганмындыр инде. Йә нишлибез соң, ничек чыгабыз, Шәһәр?
Син тегеннән өстән төштең, мин урамны аркылы чыкканда мәтәлдем. Әйдә, минем арттан. Канауны Кәҗә баткан күпере яныннан казый башлаганнар иде, шуннан чыгарбыз.
Канаудан килеп чыгуларына әле һаман да ышанмаган ике ир балчык өстенә янәшә утырдылар. Алар, үзләрен теге дөньядан кайткандай хис итеп, тормыш мәшәкатьләрен кайгырта башлаганнар иде: