Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов 8 стр.


Канаудан килеп чыгуларына әле һаман да ышанмаган ике ир балчык өстенә янәшә утырдылар. Алар, үзләрен теге дөньядан кайткандай хис итеп, тормыш мәшәкатьләрен кайгырта башлаганнар иде:

 Әйдә, Шәһәр, минем арбадагы тартмада рәт бар. Меник әле. Аннан печән чабып киптергәч, минем янга атың белән менәрсең. Мин сиңа бер ат йөге кипкән печән бирермен диде Рәхимулла.

* * *

Була бит авылның үз иткән, яраткан кешеләре: ул холыксыз гына түгел, сүгенеп тә җибәрергә мөмкин, ләкин бик ихлас, кирелекне дә үзенчә эшли. Татар ир-атын, нигездә, нәселендә йөзләгән буын эчмәгән урыс аракысы боза, бәла-казаларга батыра. Чөнки татарның аракыдан саклаучы иммунитеты юк.

Партия һәм хөкүмәтнең, авыл эшчәннәренә бирү өчен, печән чәчеп үстерергә җир тапмаган еллары иде. Күрсәтмә булмагач, колхоз рәисләре дә печән бирергә ашыкмый. Ферма терлекләре дә бик күп бит. Силос, сенаж сал, печән кибәннәре өй басуларда. Әле Нократ, Чулман аръягындагы ике болынны да чабасы бар.

Авыл кешесенең терлек-туары булмаса, аның табынына ит-сөт каян килсен?! Сөт, сыер мае салып пешермәсәң, ризыгы тәмле булмый инде аның. Ит турында әйткән дә юк. Бәрәңге бит алып барса да кайтарып җиткерә алмый. Яз, җәй, көз айларында авылда эш тә эш: җир, печән, икмәк, төзелеш эшләре. Димәк, күсәге белән ит кирәк.

Күмәк хуҗалык печәнен дә, саламын да бирмәгәч, бердәнбер юл кала: урманчыга подсобный печәнен чабып, киптереп, төяп, хөкүмәткә тапшырырга булышасың да, ул сиңа чабып алырга печән кишәрлеге делянка бирә. Ә Кирмән Башы авылын чорнаган урманнарның печән шәп үскән аланнары белән дан тотканы Рәхимулла урманчы биләмәсендә.

Рәхимулла тәҗрибәле, күптән эшли. Оештыру сәләте бар. Алдан планлаштыра, кирәкле кешеләрне күрә. Югары Соннан Раифны старшо`й итеп куя, ә Раиф эшлекле, каты куллы, аек акыллы ир, халык аны тыңлый. Йөзләгән чалгычы берничә көндә хөкүмәт җирләрен чаба, тарата, әйләндерә, киптерә. Монысына хатыннар, яшүсмер малайлар, кызлар да кулай.

Ирләр кипкән печәнне ат белән юл кырыендагы аланлыкка чыгара. Таза егетләр кибәнгә өя. Монда инде Гыйлаҗев Һашим тавышы күбрәк яңгырый.

Күмәкләп эшләп йөрүче халыкның күбесенең озак еллар файдалана торган кишәрлеге булса да, чабарга Рәхимулладан рөхсәт юк. Чөнки кибәннәрдәге печәнне, машина, тракторларга төяп, Норма урманчылыгына чыгарып өясе бар.

Язгы Сабан туеннан соң икенче бәйрәм инде ул урманда печәнгә төшү. Кызлар, егетләр шунда таныша. Китә шуннан егетләрнең әле Югары Сонга, әле Кирмән Башына җәяүләп, сәпидтә, мотоциклда кызлар янына чабулары. Аннан туйлар башлана.

Рәхимуллага, печәнгә төшкән көнне үк, иркен аланда зур оя коралар. Яңгыр чиләкләп яуса да, су үткәрми торган, хуш исле, киң күңелле шалаш олы тормыш белән яши башлый.

Монда патша тәхете генә җитми. Баш урманчы, мәктәп директорлары, печән өстендә төп йорттагыларга булышырга кайткан галимнәр, шәһәрдә төрле җаваплы эшләр майтаручы вак түрәләр, укытучылар, колхозчылар кемнәр генә узмый бу сихерле оя аша. Колхоз рәисе генә килми, чөнки урманчы аның эшенә аяк чала. Колхозчылары эш ташлап урманга китә. Үзе печән бирмәгәч, ныгытып тыя да алмый.

Ләкин бер аерма бар. Һәр кунак белән бу ояга берсеннән-берсе затлы ризыклар һәм хәмер агыла. Шалашның печән стенасы дистәләгән җирдән кесәләнгән була, һәм һәр кесәдә төрледән-төрле шешәләр утыра.

Авыр Рәхимулланың эше: барысы белән дә сөйләш, аша, эч. Алайса, санламаган кебек. Бераз черем дә итеп алгалый, ләкин кеше өзелми, иртә юк, көн юк, кич юк, хәтта төнлә дә буш түгел.

Үзен зурлаудан башы әйләнәме Рәхимулланың, мактауга чыдый алмыймы, буе озынайганнан-озыная бара. Әллә ябыга гынамы? Ул, черем итә-итә, иртәне, кичне бутый башлый. Оясыннан килеп кенә чыга, каршыда тагын берәү басып тора. Холык уйный башлый:

 Син кем? Нишләп торасың син монда?!

 Мин әле бу, Рәхимулла абый. Сөйләшәсе иде.

 Сиңа печән юк!

Рәхимулла елт итеп кире ояга кереп китә. Аның тырт-пырт холкын яхшы белгән кеше кире борылып китү турында уйламый да. Төп башына йә арбага барып утыра.

Ике-өч минут вакыт үтми, тамашачы карап тормагач, үзенең бөеклеген раслый алмаган патша оя тишегеннән башын тыга да:

 Нишләп утырасың анда, тау башында торган Ризван каены кебек, кер, әйдә.

Ял иткән Рәхимулланың да карыны ачкан. Суган кыягы белән салкын бәрәңге дә үтә. Кунакның катыгы да сөт өсте белән болгатылган икән.

Язгы ташкын тынганнан соң үз ярларына әйләнеп кайткан инеш кебек сабыр, акыллы урманчы белән кунак гөр-гөр сөйләшәләр, оядан көлгән авазлар, пыяла чыңлаган тавышлары ишетелә.

 Син өч көннән шушында мен. Хәзер сиңа кишәрлек күрсәтеп йөрсәм, халык нәрсә уйлар? Иртәгә үк менеп булышкалап йөрсәң, гел шәп буласы. Килештекме, кәкә?

 Менәм, Рәхимулла абый, син әйткәч бетте-китте инде ул. Сау булып тор. Исәнлектә.

Кунак, дәртле атлап, Кирмән Башы юлына борыла.

* * *

Ниһаять, сәгать 10 да соңгы печән кибәне машинага төяп озатылды. Рәхимулла халыкка рәхмәт әйтте: «Хәзер үзегезнекен эш итегез, Ходай көнен бирсен», диде. Үзе конторга чыгып, печән тапшыруны барлап, баш урманчы белән күрешеп килде. Әлбәттә, иң күп печән аның күзәтүендә булган урманнан чыгарылган иде. Бу һәр елны шулай. Горурланырлыгы да бар шул.

Ояга кайтса, аны унлап кеше көтә иде. Болар арасында быелгы печәндә булышучылар да, бүген генә күренгәннәр дә бар икән. «Әйдәгез, диде дә, кишәрлекләр күрсәтеп, адымлап бүлеп, буе менә монда кадәр, аркылысы моннан, бер-берегезнең җиренә кереп, талашып ятмагыз, матур түгел, урман бу», дип, берәм-берәм калдыра барды. «Рәхмәт, Рәхимулла абый», дип, чикләрне чаба да башлады егетләр. Үз терлекләренә бит!

Оя янында аны көтеп торган 67 кеше белән чәйләп-мәйләп алдылар. Күреп торды: кешеләр талчыккан, ачыккан. Өйдән алып килгән затлы ризыклар белән аны хөрмәтләргә җыенганнарын белә.

«Әйдәгез, егетләр, уртак табынга», дип, үзе дә печән кесәсеннән бер шешәне җәймә өстенә тәгәрәтте. Берсе дә рәхәттән йөрми инде, сыерсыз өй сыйсыз өй дип, бабайлар белмичә әйтмәгән.

Ашап-эчеп, матур гына утырдылар. Рәхимулла шулай да яңа кешеләргә яңа кишәрлекләр биреп килде.

Сулышына кабып, укытучы егет Зөлфәт килеп җитте:

 Рәхимулла абый, син минем җирне Заһит абыйларга биргәнсең бит. Инде кичәле-бүгенле яртысын малайлары белән чабып та бетергәннәр.

 Кавис, дип, гаскәрбаш сыман, кулын Зөлфәт кишәрлеге ягына төзәде урманчы.

Кавис белән Зөлфәт печәнлеккә йөгерделәр.

Чыннан да, Зөлфәт печәнлегенең иң шәп аланлыкларын абзый малайлары белән чапкан икән. «Рәхимулла абый бирде», дип, чартлатып әйтеп тора.

 Киттек Рәхимулла абый янына. Абый, техника табып бирәм, тегеләрнең чапкан печәнен төйибез дә, өегезгә алып төшеп китәсең, диде Кавис.

Ләкин иң аянычлысы оя янында булды. Анда ун-унбишләп кеше җыелган, кызлар да бар. Рәхимулла абый «тәхеттә», ул шактый кызган иде.

Ашкынып килгән Кавис:

 Абый, син кишәрлекне Заһит абыйга биргәнсең, инде чабып бетереп киләләр, диде.

Бирмәдем, димәде урманчы. Киресенчә, Зөлфәтне урманнан куа башлады. Кызлар карап тора, бөтен кешенең күзе Зөлфәттә. Әле Зөлфәтнең бер генә сүз дә әйткәне юк бит.

 Үкенмәссеңме соң?! Моны болай гына калдырмыйм, Рәхимулла абый, мин ярты ай эшләдем сиңа, түләрсең, диде Зөлфәт.

Өйгә төшеп, әнисе белән киңәш итте. Әнисе:

 Улым, йөрмә, тыгылсын шул бер йөк печәне белән, илдә чыпчык үлмәс, диде.

 Юк, әни, ул һәр елны күпме кешене мыскыллап куып төшерә бит, моңа чик куярга кирәк. Шеш тулды. Аның бит хурлыгы, әни. Без дә бит кеше.

Зөлфәт төне буе Мамадыш урман хуҗалыгы директоры Арсентьев исеменә хат язды да Мамадышка китте. Хатта урманда 15 көн эшләгән өчен аңа һәм анда эшләгән барлык кешегә ничә мең сум акча түлисе дә исәпләп чыгарылган иде. Урманчының, һәр ел саен дистәләгән кешеләрне халык алдында мәсхәрәләве, хөкүмәт урманында үзенең бәрәңге бакчасындагы кебек кылануы дәлилләнгән иде.

Барып керде Зөлфәт Александр Дмитриевич Арсентьев кабинетына. Ул Зөлфәтне дә, әнисен дә белә. Укып чыкты хатны.

 Бу беренче очрак кына түгел инде аның белән, диде Зөлфәт. Кешеләр белән уйный. Чара күрмәсәгез, югарырак органнарга мөрәҗәгать итәм, ачуланмагыз, Александр Дмитриевич. Сүз печән турында бармый. Мин ятим үскән малай, ул мине шакшыга салып таптады. Борчуым өчен гафу итегез. Рәхмәт.

 Тикшерербез. Чарасын күрербез. Җавап бирербез, диде директор.

* * *

Заһит абыйлар чапкан печән ишегалдына, түбәләргә таратылды. Урманда киптереп алып төшсәң, мәшәкатьсез була иде, нишләтәсең.

Өйләренә Кавис килеп керде. Зөлфәт элек аның сыйныф җитәкчесе иде.

 Зөлфәт абый, сине урманга Рәхимулла абый чакыра, диде.

 Менмим, Кавис, ул мине шулкадәр хурлады. Син үзең менәр идеңме соң?

 Юк, абый, менмәс идем. Минем тәртә зиректән. Син, абый, минем сүзне тыңлап менсәң генә инде. Бүген яңгыр да төшкәләде, халык оя янында, шунда аңлашсак, мин дә тынычлар идем. Миңа да бик читен булды.

Ир кешеләр бит, менеп киттеләр.

Оя янында халык күп. Кичә аны куган чакта шаһит булган Югары Сон кызлары, егетләре Зөлфәткә текәлде. Кавис, мотоциклдан төшеп, ояга кереп китте.

Назад Дальше