Савыгыр иең әүвәле, Нурла.
Мин тере, мин исән, бичәсе!
Йөрәгең зәгыйфь әле
Шым бул, бичәсе! Адым саен чир белән авыз чайкама! Минем чурайбатырлыларга тәҗел сүзем бар!
Клуб, кәбестә басуы кебек, яулыклы, бүрекле «башлар» белән чуарланган иде. Әһә, һәркем могҗиза белән күрешмәкче! «Нуруллага тегеннән бик күп нәрсәләр әйтеп җибәргәннәр, ди. Үлеп терелгәч, әүлия өммәтеннән икән Нурулла Баш түбәсендә нур балкый икән» Бу чыш-пышлар көлке иде, билләһи. Җилдән яралган әлеге матур гайбәт өчен кайсысын тотып ярасың ди, йә?
Урман сыман шаулаган халык ул сәхнәгә менгәч басылды.
Нишләп кул чапмыйсыз? диде Нурулла, авылдашларының энә күк чәнчегән карашларыннан өшеп. Аңлашулары җиңел булмас, ахрысы. Авыл өстендәге сасы ис клубка да тулган иде. Кешеләрнең өс-башларына ук сеңгән бугай. Менә хәзер һәркайсының киемен салдыр да утка як, чөнки ят ис юып кына бетмәячәк. Ә нәҗес агызып көйдергән-яндырган үле туфракта илле ел бөртек чәчмә!
Арткы рәтләрдән берничә ир, күңел өчен генә дигәндәй, учын учка шапылдатты.
Ярый, алкышламагыз, мин артист түгел бит Нурулла терсәге белән трибунага таянды. Ышан бу хыянәтче йөрәккә! Җәмәгать, фәрман нигезендә өч көннән дуңгыз фермаларын ябабыз!
Берәү таягы белән шак-шок идәнне кыйнады. Мирхан мулла!
Кем фәрманы ул, кем, Сафиулла углы? Шәрехлә! Безне томана сарыкка санама, теге, кем, иптәш персидәтел!
Күкләрнеке! Нурулла бармагын түшәмгә кадады һәм соңгы арада булып узган хәлләрдән соң суынып, тыныч кына тамырларында агарга тиешле кан, кисәк кайнарланып, аның башына йөгерде. Син, Мирхан абзый, халыкка хәрәм белән хәләлне аерып күрсәтәсе дин әһеле, ни оятың белән шундый сорау бирәсең монда?!
Тукта, энем, тукта! Карт урындыгыннан күтәрелде. Бүгеннән мин муллалыкны ташладым. Ничу ягылмаган салкын мәчеттә аяк туңдырып, өч тиен сәдака көтеп утырырга! Сорау да бирәм, авызымны ябалмассың, нибуч! Фермаларны тузгытып, син халыкны ризыктан өзәсең түлке, Сафиулла углы. Ысталин заманында сине баганага терәп атарлар иде, син халык дошманы!
Зал, төркемнәргә бүленеп, бер-берсе белән ызгышырга тотынды. Ук төсле, һавада сүзләр «сызгырышты». Әйтерсең клубта мәхшәр купты. Йа, болар аның белән гомер юлыннан атлаган агай-энеләр, апа-абыйлармы соң? Ниһаять, бу Чурайбатыр авылымы? Моннан өч ел элек урамда койрык болгаган һәр эт Нуруллага таныш иде. Якын таныш иде! Ул аларның өрүеннән үк аера иде. Авылдашларының олысы-кечесе аның җандашы кебек иде. Ә бүген ир бөтенләй башка мәмләкәткә эләкте шикелле. Егерме ел дәверендә ул аларны беләм дип йөрде, хәтта ки масаеп әйтте: «Сезне мин үтәли күрәм», диде. Белми. Һәм үтәли дә күрми. Җитмеш җиде кабык белән чорналган болар Белми Ни кызганыч! Ә менә аны белергә тиеш авыл! Рәисләре мескен, көчсез, йомшак Нурулла түгел икәнлеген танырга тиеш ахыр чиктә! «Сиңа кычкырырга ярамый, хәзер син Әүлия», дип, хатыны күзгә төтен өрә. Юк, ул әүвәлгечә Патша. Каты куллы, кырыс, усал һәм берникадәр микъдарда явыз Патша! Шулай булмаса, авыл бәйдән ычкына.
Залда болытларны бер-берсе белән чәкәштереп, яшен чаткылары уйнатып, күк күкрәде. Нурулла үзе дә шаккатты. Элек аның тавышы болай ук зәһәр түгел иде.
Колаклары ярылдымыни, бер мәлгә халык миңкегән төсле, авызын ачып тынып калды. Үзалдында мыгырданган Мирхан карт кына, таягын идәнгә кадый-кадый, ишеккә табан юнәлде.
Җәмәгать! Инде хәзер тавышны әз генә йомшартырга кирәк иде. Сез акырышканда, сүзләрегезне иләктән сөзеп тыңлап утырдым. Кемдер бала укытам ди, кемдер йорт төзим ди. Кайсыгыздыр машинага акча җыя. Операция ясатам диючеләр дә бар. Һәрберегез дә «акча» ди. Мин ике сөйләшмим, әйттем икән, тимернең калын башыннан бөгәм! Элек яшәдек бит, хәрәмгә кул тыкмыйча да мал таптык. Киләчәктә дә яшәрбез! Миңа вакыт бирегез: ярты елда хуҗалыкны тергезәм мин, Алла кушса! Вәгъдә иман!
Шунда иләс-миләсрәк Фатыйма карчык:
Ышаныйк без рәискә, җаныйлар. Әүлия кеше алдашмас, бәлдыгый, диде.
2Белми, хак. Алар аның өчен авыл кешесе. Эш кешесе. Рәис аларның чиләк, сәнәк, көрәк күтәргән кулларын, елмайган яки хәсрәтләнгән күзләрен генә күрә, ә эчләрендә ни-нәрсә кайный анысы аңа караңгы. Анысын ул тоймый-сизми. Әгәренки Аллаһы Тәгалә бер кодрәт белән ХVII гасырга кайтарса, һәм авылга тәреләр белән бәреп керсәләр, арада дошман белән якалашырлык гаярь Киләхмәт бар микән? Кем ул? Кайсы урамда, кайсы йортта яши? Белми Нурулла. Батыр янында куркак та йөри. Анысы кем тагы? Киләхмәтне Себергә озаттырган ялагай адәм кайсысы? Кичер, Ходай, ул авылдашларына бинахакка гаеп ташламый, ул бары тик шахмат тактасындагы кебек «ак» һәм «каралар»ны тормыш тактасына күчереп урнаштырып кына карый. Бәлки, иң зур гаеп Нурулланың үзендәдер? Халыкның тамагы тук булсын, диде ул, икмәген, печәнен жәлләмәде, капка төпләренә китереп аудартты. Кесәсендә акчасы булсын, диде, хезмәт хакын айныкын айга тиененә кадәр түләттерде. Йорт тергезсен, авылда төпләнсен дип, транспортын кызганмады. Автобусларга төяп (сирәк кенә, билгеле) театрларга да йөртте. Баксаң, тамагы тук, өсте бөтен авылның иман баганасы бармак белән төртсәң ава икән.
Хастаханәдә телефоннан шылтыратып хәлен сорашканда, район башлыгы (инде элеккеге башлык дияргәдер), атна ахырында Чистайга күчәм, дигән иде. Соңгы тапкыр күрешәбездер, бәлки, хуҗалык рәисләре дә киләдер, мин дә озатырга барыйм дип, Нурулла үзәккә китте. Ләкин бердәнбер озатучы кеше ул гына иде.
Так-то, брат, диде кичәге башлык, тәхетеңнән куып төшерсәләр, яныңдагы тугры вәзирләрең тараканнар кебек ярыкка шыла. Сиңа рәхмәт, Азизов. Мине сүкмә, мин начарлык эшлим дип эшләмәдем, хуҗалыгың баер дип, ялгыштым. Ярдәм итә алмыйм, кулымда власть юк бүген. Бу ситуациядән ничек чыгарга уйлыйсың? Всё-таки син башлы җегет.
Яңа ферма төзеп, терлек белән тутырыр өчен биш миллион тирәсе акча юнәтәсе иде.
Слушай, Азизов, выход бер генә: Минһаҗевтән сорап кара. Бүген Татарстанда иң бай кешеләрнең берсе ул. Саран мужик түгел.
Минһаҗев, Минһаҗев Әзрәк якташ та бит әле ул. Мәктәптә, туган як тарихын өйрәнгәндә, шунысы ачыкланган иде: Минһаҗевләр нәселенең тамыры Чурайбатырда. Аларның борынгы бабасы Нуретдин хәзрәт авыл зиратының иске өлешендә җирләнгән, диләр. Ә хәзрәтнең балалары яшьли үк төрлесе төрле якка сибелгән, имеш.
«И Аллаһым, шушы бәндәң белән очраштырсаң иде», дип, теләк теләргә генә кала иде. Беркөнне сәркатип кыз, сулышына кабып, аның бүлмәсенә керде.
Нур Нурул Нурулла абый, кәнсәләр кырыендагы солдат сыны каршында теге дәү абзый соң, теге телевизорда күрсәтәләр бит инде гел-гел Президент янында чуалган дәрәҗәле абзыйны, шул тактадан фамилияләрне укып тора.
Кем, кем? диде Нурулла.
Соң, табак битле, киң җилкәле теге абзый инде, Минһаҗев инде!
Чакыр! Әй, тукта, хәзер үзем! Чакырып кертергә малай-шалай мәллә ул сиңа? дип, иңенә кәчтүмен элеп, Нурулла тышка ашыкты. Ахырзаман могҗизасы, валлаһи. Кемне күрәсең килсә, шуны каршыңа китереп бастыра Ходай.
Ак күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган кунак, Нурулланы сырты белән тойгандай:
Нихәл, энекәш? диде. Күп кеше үлгән икән авылыгыздан. Япь-яшьләр һәммәсе. Ай-яй, сугыш кырган ирләрне.
Исәнмесез, Вәкил Минәхмәтович! Нурулла аңа кулын сузды. Мин колхоз рәисе Азизов идем.
Кем атлы?
Нурулла.
Тумышың белән Чурайбатырныкымы?
Үзенеке, әйе.
Рас син шушы авыл егете икән, үзең хуҗасы да икән, минем сиңа зур үтенечем бар, энем Нурулла.
Үтенеч?! Мондый кодрәтле затның җан тәслим кылып яткан хуҗалык җитәкчесенә нинди йомышы төшәр икән, ә? Аның кулында тылсымлы таяк: бер селкесә йөз үтенечен үтәргә әзер йөз гыйфрит (тән һәм җан сакчылары), бәбәкләрен тәгәрәтеп: «Баш өсте, боер, хуҗам!» диячәк.
Олыгаябыз, энем Нурулла. Күңелләр нечкәрә. Нәсел-нәсәп турында уйланабыз. Кем без? Кайдан без? Бер галим: «Әйдәгез, шәҗәрәгезне төзим!» ди. Без ваемсыз идек, ата-бабаларыбызны барламадык. Әткәй утыз биш яшендә үлде. Хәтерлим, без чыгышыбыз белән Чурайбатырдан, без Минһаҗ нәселенең бер тармагы, дия иде. Менә шул, энем Нурулла. Сәлимгәрәй бабай мин туганда ук вафат иде инде. Мәйтәм, Чурайбатырны урыйм, булмаса. Бәлки, авылыгыз картлары Минһаҗ бабайдан хәбәрдардыр, мәйтәм. Балачакта әби-бабайларыннан нидер ишеткәннәрдер, мәйтәм. Кайбер нәселләр, халык хәтерендә сакланып, буыннан-буынга күчә.
Вәкил абый, ә нишләп сез Нуретдин хәзрәт турында сорашмыйсыз?
Нинди Нуретдин хәзрәт ул?
Берничә гасыр элек безнең Чурайбатырга Сергач якларыннан яшь кенә тол мулла, улын ияртеп, атлар сатып алырга килә. Кире китми, бер кыз белән никахланып, авылда төпләнә. Ул сезнең бабагызның атасы Нуретдин хәзрәт. Нәселегез очы аңардан башлана.
Чынлапмы? диде кунак, әсәренеп. Менә сиңа иске яңалык! Минһаҗев түш кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды. Нуретдин дисеңме, энем? Вәт рәхмәт яугыры!
Күр, балалар кебек сөенә! Югалткан уенчыгын таптымыни! Кемгә нәстә кәҗәгә кәбестә дигәндәй, Минһаҗевтә нәсел шәҗәрәсе, ә Нуруллада акча хәсрәте. Сора, хәзер үк сора, җебегән! Кыюлыгың җитмиме, Азизов? Уңайсыз, әйеме? Әрсезлек ярты бәхет, диләр, ә сиңа ул тулысы белән кирәк. Чурайбатырны яшәтер өчен!
Вәкил абый, Хәтимә әбигә барып карыйк без. Авылда иң олысы ул, аңа йөз яшь. Хәтере яхшы. Революция еллары турында әле дә сөйли, ди, оныкчаларына. Башта Чурайбатыр белән таныштырам үзегезне.
Нурулланың исәбе Минһаҗевне ничек тә озаграк тоткарлау иде. Дәфтәргә исем теркәп кенә шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул. Башта син бабаңнар салган сукмаклардан атлап йөр, алар сулаган һаваны сула, алар чәчкән-урган кыр-басуларны әйләнеп, кайчандыр шул туфракта үскән бодайның тегермәндә тарттырылган оныннан пешерелгән ипекәйнең исен иснәп кара. Еллар агышы белән бергә гасыр җилләре китерер бу татлы исне! Шуннан соң шәҗәрәңә дә җан өретелер, түрә абзый!