Күр, балалар кебек сөенә! Югалткан уенчыгын таптымыни! Кемгә нәстә кәҗәгә кәбестә дигәндәй, Минһаҗевтә нәсел шәҗәрәсе, ә Нуруллада акча хәсрәте. Сора, хәзер үк сора, җебегән! Кыюлыгың җитмиме, Азизов? Уңайсыз, әйеме? Әрсезлек ярты бәхет, диләр, ә сиңа ул тулысы белән кирәк. Чурайбатырны яшәтер өчен!
Вәкил абый, Хәтимә әбигә барып карыйк без. Авылда иң олысы ул, аңа йөз яшь. Хәтере яхшы. Революция еллары турында әле дә сөйли, ди, оныкчаларына. Башта Чурайбатыр белән таныштырам үзегезне.
Нурулланың исәбе Минһаҗевне ничек тә озаграк тоткарлау иде. Дәфтәргә исем теркәп кенә шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул. Башта син бабаңнар салган сукмаклардан атлап йөр, алар сулаган һаваны сула, алар чәчкән-урган кыр-басуларны әйләнеп, кайчандыр шул туфракта үскән бодайның тегермәндә тарттырылган оныннан пешерелгән ипекәйнең исен иснәп кара. Еллар агышы белән бергә гасыр җилләре китерер бу татлы исне! Шуннан соң шәҗәрәңә дә җан өретелер, түрә абзый!
Мин ашыкмыйм, диде кунак.
Авыл тарихын сөйли-сөйли, Нурулла аны кан кардәшләр иманын яклап көрәшкән тау сыртыннан уратты, салкын чишмәдән су эчерде, иске зиратны күрсәтте, һәм, Минһаҗев, ни гаҗәп, түрә гадәте белән әледән-әле беләгендәге алтын сәгатен капшамады. Ул, чынлап та, вакыт белән исәпләшми иде. Төшке ашка Нуруллаларга керделәр. Чәйләп алгач, кунак:
Энем, мин сезнең авылга шәҗәрә өчен генә тукталмадым, диде. Анысы да кирәк, оныклар әнә, дәү әти, мәктәптә инша язабыз, җиде буын нәселеңне ачыкларга, диләр. Син бабайларның исемнәрен сана әле, дип аптыраталар. Оят, валлаһи, Сәлимгәрәй бабай, аның әтисе Минһаҗдан гайре миндә мәгълүмат юк. Инде менә «Нуретдин хәзрәт» дидең син.
Нурулла җайсыз гына сүз кыстырды:
Нуретдиннең ике угланы була. Ата бер, ана икенче. Беренчесе үзе белән Сергачтан иярткәне, икенчесе Чурайбатырдагы яшь бикәдән. Мин мәктәптә укытканда, Хәтимә карчыктан балалар сөйләтеп яздырган иде. Ул угланнарның олысы сезнең бабагыздыр, Вәкил абый. Кечесе Гыйләҗетдин атлысы соңгы никахыннан.
Шушы Гыйләҗетдин сызыгы табышмак та инде миңа, энем. Төп бер, тамыр бер, агач бер, ә яфраклары төрле-төрле, шайтан алгыры! Сүгенсәм, гафу ит. Вәкил, йодрыгын маңгаена терәп, озак кына уйланып утыргач: Да-а, энем, дип куйды. Минһаҗныкылар барыбыз да, җигелеп, тормыш арбасы тартабыз. Кыскасы, тырыш без. Ерак бабай мәдрәсәдә укыган, Бохарада дин гыйлеме эстәгән, мәчетләр тергезешкән, шәкертләр укыткан, кызыл мал белән сәүдә иткән, диләр. Әткәй мәрхүм япь-яшь килеш завод директоры иде, ә аның атасының, ягъни минем бабайның Казанда өч кибете булган. Минем, шөкер, кесәмдә ике диплом. Мәскәүләр белән ярышырлык бизнес хуҗасы. Абзаң мактана димә, энем. Хәзер ни өчен уфырганнарымны аңларсың Менә сиңа ачыласы килә минем, энем Нурулла. Гыйләҗетдин баба сызыгына карасаң адәм хуры.
Минһаҗетдин бабайның энесе Гыйләҗетдин ни белән шөгыльләнде икән анысын теге галим архивта казынып чыгарса гына. Шәт, тапмас та. Рәтле шөгыле булды микән аның? Ник дигәндә, энем Нурулла, ул карт бурлыкта йөрмәде микән дип, үземчә гөманлыйм. Чөнки аның улы мәчеттәге сәдакаларны урлаган, имеш. Туганнан туганым Фәритнең атасы Галинур базарда теләнгән. Ә Фәрит Мин аңа ничек кенә булышмадым, энем Нурулла! Туган дидем, хур итмим дидем. Үзенә аерым эш ачтым эчәгесе-ние белән сатып эчте. Машина бирдем исереп бәрдертте. Бүген урамдагы сукбай сәрхушләр белән дуслашкан, фатирында эт оясы. Ник алай ул, ә? Бер кан юкса! Аптыраш! Мине газаплаган сорау шушы иде, энем Нурулла. Чурайбатырда моңа җавап табылмас микән дигән идем. Ничек табылсын, каян табылсын ди ул? Әткәйнең әллә шулардан җаны кыйналмаган дисеңме!
Ала биядән ак та туа, кара да туа, Вәкил абый.
Шулай дип юат инде, энем Нурулла. Әйдә, ниндидер әби бар, дигән идең.
Хәтимә карчык төштән соң йоклый икән, ишегалдында бераз уянганын көттеләр. «Кычкырып әйтегез, әбиебез колакка катырак», диде киленнәре.
Хәтимәттәй, син Чурайбатырның иң борынгы кешесе бит, диде Нурулла, сандык өстендә тере курчак кебек утырган карчыкның иңнәренә кагылып. Хәтерең тутыкмадымы әле?
Җук, олан, аяк кына сәләмә, баш әйбәт эшли минем. Син Сафиулланың игезәк сыңары, төп колхоз хуҗасы да үзең. Ә бу кешене танымыйм, олан.
Казаннан ул, Хәтимәттәй.
Рибалүтсия турында сүләргә диме? Аттылар, олан, аклар тау башыннан, кызыллар елга ярыннан. Безне әбекәй базга яшерде, олан.
Нурулла карчыкка җәелергә ирек бирмәде:
Нурулла карчыкка җәелергә ирек бирмәде:
Син, Хәтимәттәй, шуны әйт безгә: балачагыңда олылар ни сөйли иде?
Ир-атның телендә сугыш ие, кыз-катынның гайбәт ие инде.
Нуретдин хәзрәтне телгә алалар идеме соң, Хәтимәттәй?
Алалар ие, олан. Борынгы мулла ул Нуретдин атлы кеше. Без сабый чакта аның хакында риваять бар ие.
Нинди риваять, Хәтимәттәй?
Жандарлардан җик күргән хәзрәтемез, имештер, дия ие әбекәй. Мәсҗеден яндырганнар мескенемнең. Үрәтмә дин сабагы диептер.
Жандармнар эзәрлекләде микәнни? дип сорап куйды Минһаҗев.
Шуның белән тәмаммы риваятең, Хәтимәттәй? Азагы юкмы? дип, җеп очын тарта торгач, әбиең әйтеп куйды:
Анысы гайбәт, олан. Сүләтмәгез, җаны бимазаланыр. Әрвахларга фанилыктагы һәрни мәгълүм, фирештәләр начар язар Хәтимәттәгезнең ләүхелмәхфуз тактасына.
Әбекәй, менә бу зур кунак Нуретдин хәзрәтнең оныкчаларының оныкчасы.
Җә, әлсә, гөнаһысы сезләргә сорашкан бәндәгә. Әбекәй әйтер ие: хәзрәт ат яраткандыр, җәйләүләр аның бия-колыннары берлә тулгандыр, дияр ие. Гыйлеме диңгез күк тирәндер, дияр ие. Халыкның сөйкемле сөяге, дияр ие. Беттән бет, эттән эт туа, оланнар. Әбекәй әйтер ие: хәзрәт яшь нәмәстәдән уңмаган, дияр ие. Гыйшык ни зиһенлене дә саташтыра, Нуретдин бабакаемыз, бичарамыз, үзенә тиңне ярәшмәгән икән лә шу-ул, гүзәл сыннарыннан биһуш булып, алак-шалакны куенына сыендырган икән лә. Нәсел-нәсәбен үрәнмәгән, чит-ят җир баласы шу-ул. Яшь катыны, батрак җегет белән шаярып, каратутлы малай оланы бәбили. Хәзрәтемез сабыр, изге, «талак» кычкырмаган катынына, дияр ие әбекәй. Авылга ис-тын чыгармаган, имештер, төпчекне үз угланы итеп мәсҗед кыйтабына теркәгән, имеш. Гайбәт, олан, хәшәрәт чебеннән яман, кай ярыктан да очып чыга. Төпчек ир углан исәйгәч, малайларны ияртеп, авылдан чыгып киткән, ди, Нуретдин. Хурлыгыннандыр, олан. Катыны белән батрак җегет, ике ялкау, хөрәсән, аның мал-мөлкәтен туздыргач, койма-капкаларына тиклем сүтеп яккан, дияр иде әбекәй. Янып үлгән алар соңра. Алла тоткан үзләрен.
Минһаҗев ухылдап куйды. Аның дулкынланудан йөзе кызарган, маңгаенда тир тамчылары җемелди иде. Ул җилкәсен рәтләгәндәй хәрәкәт ясады. Күкрәге кыса бугай матур хәбәр түгел.
Менә кайда икән хикмә-әт!
Нурулла яңадан карчыкның колагына иелде:
Хәтимәттәй, хәзрәт шуннан соң Чурайбатырда бер дә күренмәде микәнни?
Карчык, чепи күзләрен челт-мелт йомып:
Тавыкларның җиме бетте, олан, диде. Киленем әпәй турап сибә. Расхутланабыз зерә дә, олан.
Миннән ике капчык бодай бүләк сиңа, Хәтимәттәй. Соравымны яңадан кабатлыйммы?
Күренмәгән кая ди хәзрәтемез. Аның, олан, гыйлем китаплары тау-тау, дияр ие әбекәй. Ул аларны, тимер сандыкка бикләп, янган мәсҗед нигезенә күмгән, дияр ие.
Шуннан ни, Хәтимәттәй?
Әбекәй тагы да әйтер ие, хәзрәтемез, изге китапларын юллап, Чурайбатырга кайтыр да урамда вафат булмыш, дияр ие.
Эһе, кабере иске зиратта, димәк, диде Нурулла. Ул инде хуҗалар белән саубуллашмакчы иде, карчык, сискәндереп:
Җук, кабере анда тегел, диде. Авыл халкы аның җәсәден, жандармнардан качырып, имән төбенә җирләгән, дияр ие әбекәй. Без бала вакытта шуның янында чуерташ чөеп уйныйдыр иек, олан. Имәнен яшен ташы атып чәрдәкләгән ие. Мин әйтмәдем, олан, минем авыз сүзе тегел, олан. Блачлар белсә, мине өтермәндә черетер, хәзрәтемезнең каберен пыран-заран итәр. Аллам сакласын, олан!
Каберләр туздырырлык власть юк инде бүген, Хәтимәттәй. Нурулла беркатлы кортканың кулыннан сыйпады. Борчылма, яме? Безнең әткәй курыкмаган әнә, иң кара елларда да аның черегән чардуганын яңарткан. Картлар, әүлия җирләнгән, дияр иде, ә безгә ни, бер кабер шунда. Безне бит мәктәптә «үткәндәгеләр искелек калдыгы» дип өйрәттеләр.
Ике ир беркавым урам уртасында таптанып торды.
Син миннән көләсеңдер, энем Нурулла. Казан бае, вакланып, нәселен тикшерә дисеңдер. Минһаҗевнең йөзе комач кызыл иде. Нуретдин бабайның рухы рәнҗемәс микән минем бу кыбырсуларыма?
Вәкил абый, әнә теге таулы урам ягына карагыз әле. Анда иске генә таш бина күрәсезме?
Күрәм, энем.
Чистай сәүдәгәре Фәтхулла абзыйның кибете була ул. Революциягә кадәр. Стенасы калын, кирпечен йомырка сарысы кушып сукканнар, ахры, каты, кувалда белән бәр уалмый. Бер елны Фәтхулла абзыйның варислары җыйнаулашып кайтты. Кибет безнеке, диләр. Сәүдә оештырабыз, диләр. Оештырыгыз, дибез җирле үзидарә рәисе белән. Карый болар, бина ташландык, түшәме мүкләнгән, идәннәре җир белән тигезләнгән. Тимер ишек кәкрәеп янтайган. Әгәр дә төзекләндерсәң, тагын өч йөз ел җимерелми. «Әй, бу чыгымлы икән, без аңардан ваз кичәбез, безгә компенсация генә түләгез», диләр. Уйнап кына: