«Аның нигезендә алтын-көмеш тулы чүлмәк бар, табып алсагыз, яртысы сезгә» дигән идем, күселәр төсле, кибетнең нигезен актарып салганнар, мин сиңа әйтим! Менә ваклык кайда ул, Вәкил абый. Ә сезнең очракта, нишләтәсең, дөреслек төтен белән бер, күзне әчеттерә!
Шикләнгән идем аны, энем Нурулла. Сизенү көчле икән миндә, их, тот якасын! Сүгендермә, язмыш! Гыйләҗетдин бабай нәселе үзгә тармак икән. Атасы да, Фәрит тә төс-кыяфәте белән безнең якка охшамаган: алар кыска буйлы, кысык күзле, ә без табак битле, киң җилкәле. Фәритне «туганым» дисәм, беркем дә ышанмый.
Үги туганыгыз инде ул, Вәкил абый.
Шулай, хакыйкатьнең төбенә төштем дип, аны туганнар исемлегеннән сызып ыргытып булмас. Нуретдин хәзрәтнең рухы рәнҗер. Чит ояныкы димәгән, батрак малаен үзе белән алып киткән бабай. Йа, энем Нурулла, безнең сәяхәт тәмам. Синең хәлләрең ничек? Авылыгыз төзек, клуб, мәктәбең таштан, юлларың асфальт.
Аһ-зарларыңны түгәрлек бик җайлы вакыт иде бу. Бай түрә алдында гозереңне ярып сал!
Хәлләр чыдарлык, диде Нурулла. Сезнең белән Казанда очрашырга мөмкин булмасмы, Вәкил абый?
Ә син шушы моменттан файдалан, энем. Бәлки, иртәгә минем вертолётым шартлар. Сора!
Сора дип Уңайсыз да инде. Аръякта яңа фермалар төзеп, сыер-тана кайтартмакчы идем, эш акчага терәлә
Күпме?
Биш. Биш миллион кирәк. Бурычка бирегез, зинһар! Алдыгызга тезләнимме, Вәкил абый?
Тезләнмә! Мин хатын-кыз түгел. Болай итәбез: ун миллион күчерәм счётыңа: Нуретдин бабайның чардуганын тимердән эшләттер, таш куйдыр. Хәзрәт җирләнгәнен белсен халык, яшь буын белсен. Мәчет салдырып, аның исемен куш, ярдәмгә мохтаҗ карт-корыга сәдака өләш шулар өчен биш миллион миннән бүләк, ә яртысын баегач түләрсең! Килештекме, энем Нурулла! Иске мәчет нигезен казыттырма, бабай сандыгын «берәрсе тапсын» дип яшермәгәндер.
Атау болыныннан күтәрелгән вертолётның җиле сап-сары чәчәкләрне «аяктан екты». Нурулла тузгыган чәчләрен, бармаклары белән аралап, артка сыпырды. «Тезләнмә, мин хатын-кыз түгел» Зур кунак очты. Хәер, кунакның зурысы яки кечесе була микән?
Кунак кунак инде ул.
3Авылда минем турыда ниләр сөйлиләр, бичәсе?
Кәкре каен тузына язмаган нәрсәләр шунда.
Нурулла аш тәлинкәсен читкәрәк этәрде. Элек иртә китеп, төнлә кайтып сизелмәгән генә икән: хатынының холкы таш төсле авыр, тиз генә кузгатам димә.
Саҗидә, нигә мондый юаш-мескен соң син, ә? Син бит колхоз рәисе хатыны, мин кем дип, күкрәк киереп йөр! Йа, нинди тузга язмаган нәрсәләр ул? Эчтәлеге нидән гыйбарәт?
Фермаларга шаккаталар. Терлекнең күплегенә тагы. Ике айда өлгертте, диләр. Мәчете дә яңа, диләр. Ни диим аларга?
Аңа күктән алтын тәңкәләр яудырганнар, диярсең, бичәсе.
Һи, «тәңкә» димиләр шул! «Әүлия иреңә рухлар булышамы» диешәләр.
Нурулланың йөрәге сыкрады. Хак, ырудашларын белми ул, белми! Әллә нишләде Чурайбатыр. Хәрәм малга буялганнан соң, авыл күгендә иман нуры тоныкланды төсле. Төсле генәмени! Тоныкланды! Бүген таш мәчетнең манарасыннан азан тавышы яңгырый, ә иман, куркып, бәндәнең күңел ярыгына поскан. Их сезне, авылдашлар!
Саҗидә, иске абзарлардан тукмакборыннарны җыештырганда, мөгаен, баш санын исәпләмәгәннәрдер. Имеш, безнекеләр чучка балаларын урлаган, ди. Кемнәр икән алар? Ишетмәдеңме?
Ишетмәдем, Нурла. Ник соң?
Тик диде ир коры гына. Кайчакта хатынының аңгыралыгы аны пычаксыз суя иде. Әзрәк эшем көйләнде, бүгеннән үк йорт саен йөрергә тотынам. Авыл белән өр-яңадан танышам.
Кемнән башлыйсың, Нурла?
Синнән, Саҗидә! Егерме ел элек мин сине юлдан гына иярткән идем. Атасыз үскән кыз идең. Ник син болай мыштым, ә? Җаныңда ниләр бар, әйдә, сөйлә!
Быел безнең сыер кысыр, Нурла, диде табын җыештырган Саҗидә. Ул иренең төртмәле сүзләренә үртәлми иде. Боз кебек салкын һәм болытлы көн кебек төмсә хатын! Ә бит аңа алмаш бүтән иде. Туйбикә иде ул, Туйбикә Үзенең туеннан качкан исәрбаш!
Сөт эчәм дип, балаларыбыз еламый әле, җиде-сигез айга түзәрбез, диде Нурулла.
Ул беренче сәфәренең сукмагын уң кул күршесе Ибраһим карт йортыннан салырга булды. Бабай, тавышын акыртып ачып куеп, радиодан яңалыклар тыңлый иде.
Бәрәкалла, синме соң бу, улым? диде карт, радиосын тиз генә сүндереп. Күземне җен бумыйдыр, шай?
Мин, бабай, мин. Күршедә генә яшәсәк тә, керергә һич вакыт табылмый. Син ачуланма инде!
Әй, улым, кем ачуланыр икән сиңа! Иртән дә калхузда син, кич тә калхузда. Йөрәгең түзсен генә.
Бәрәкалла, синме соң бу, улым? диде карт, радиосын тиз генә сүндереп. Күземне җен бумыйдыр, шай?
Мин, бабай, мин. Күршедә генә яшәсәк тә, керергә һич вакыт табылмый. Син ачуланма инде!
Әй, улым, кем ачуланыр икән сиңа! Иртән дә калхузда син, кич тә калхузда. Йөрәгең түзсен генә.
Сиңа да җитмеш биш тула икән, Ибраһим бабай.
Җегетләр яшендә әле без, улым. Моның сере ни дисеңме? Хе-хе, мин дөнҗаны чеметеп кенә күтәрдем. Әнәгенәк минем кордаш Мидхәт утыз ел элгәресе үлде. Чөнки дә дөнҗаны колачламакчы кыланды. Пәтистинни агач йортын сүтеп, ташпулат тергезде. Турына фил тиклем машина бастырды. Каенатасы вафатының җидесенә нигезен сатты, катынының апасын зар җылатып. Саймә җанвалид иде, аны психлар бүлнисенә яптырды. Кайтмаслык иттереп. Өч сарай, ике келәт, амбар тулы ашлык иде аңарда. Нәпсесенә булашып җыйды байлыкны Мидхәт. Кем өчен, улым? Бер гуҗ тамак өченме? Мидхәткә Аллаһ бала-чагасын насыйп итмәде. Без аның белән бер юлдан бардык, ул дөнҗаны күтәрә-күтәрә бөкрәйде, ә мин учтагысына шөкрана кылдым. Ризыгым әзрәк кимесә, Аллаһы Тәгалә өстәде. Ә аннан гүпчим олавы белән аударды.
Сиңа Финляндиядән доллар күчергәннәр, ди, шул дөресме, Ибраһим бабай?
Дөрес, улым. Әтинең энесенең малаеннан бүләк.
Чит илдә туганнарым яши дип бер дә сөйләми идең.
Ярамый иде, улым. Телне авызда бикләсәң дә, таман гына замана иде кана. Мирсәлим абзый плингә төшкән безнең. Илгә сукмаклар ябык дип, ул фин мәмләкәтендә кала.
Акчаларны ятим балалар йортына илткәнсең икән. Капка-коймаларың да иске иде.
Мин тир түгеп тапкан малмыни, улым. Мужыт, мине Аллаһ сынамак келәгәндер? Ибраһим колым мондый байлыкны күтәреп билен сындырмас микән дигәндер. Чү, улым, шайтан алдавычы акчаны куй әле син. Үзең ничек, улым? Тегеннән кайтармыйлар, диләр иде дә, кайткансың әле, шөкер.
Әллә инде авылыгыз белән ычкынгансыз, Ибраһим бабай. Хастаханәдән гайре беркая да барганым юк минем.
Сөйләмәскә кушсалар сөйләмә, улым, диде карт.
Илгизләр өйдә микән? Нурулла кырык ел тәрәзә белән тәрәзә күз кысышып яшәгән йортның капкасына байтактан бирле орынмаган иде.
Илгизләр печәндә, улым. Зариф кордаш бакчасында бал суырта. Авыз иттерәм, дигәние, Алла боерса.
Зариф карт кордашы белән чагыштырганда үтә күренмәле пыяла: эче-тышы бер чама иде. Алай да хәлләрен белешергә кирәк.
Ир, койма буена килеп, картка сәлам бирде.
Исәнме, Зариф бабай! Кортларың усал, ике тапкыр Саҗидәне чаккан.
Бал кортының угы файдалы, Нурулла. Сине үзем дә күрмәкче идем, ну койрыгың кыска, чаптың да чаптың, малай гынам. Атаң уңган иде синең, син аның дәвамы. Теге игезәк сыңарың үшән берчәк. И-и, минем Мингалием белән яшьтәш идең син, Нурулла. Иртә хушлашты безнеке, и-и. Зариф карт, битлеген салып, коймага сөялде. Сорыймчы синнән, тегендә мәрхүм улымны күрмәдеңме?
Кайда, Зариф бабай?
Һи, тегендә, дим, әрвахлар илендә.
Нурулла кашын җыерды.
Саташма инде, Зариф бабай.
Туры бәреп соравым күңелеңә ярамады, ахры, Нурулла.
Шулай туры бәреп, күп тапкыр маңгайны тиштең син, Зариф бабай! Хәтереңдәме, мине рәис итеп сайлаганда, кәнсәләр бинасы тузган иде. Колхоз акчасын әрәм итмим дип, мин аны рәтләмәдем. Түзик, дидем. Ә син кердең дә, сәләмә бүлмәдә утырган персидәтел үзе дә сәләмә күренә, дидең. Хуш, гарьләндем дә, үз хисабымнан ясаттым кабинетны. Яңа җиһаз куйдырттым. Син тагын турыдан бәрдең. «Аһ сине, оятсыз, колхоз акчасына бүлмәңне бизәндергәнсең-ясандыргансың» дидең. Әйеме, Зариф бабай? Сиңа ничек тә ярап булмады.
Кызма, Нурулла. Мин синнән ни печән, ни бодай сорамадым, Мингалине күрмәдеңме тегендә генә дидем. Начар кеше син, күрше малае. Әүлия исеме әрәм сиңа! Кызма, Нурулла, сабыр бул. «Күрше хакы Тәңре хакы» диләр.
Умарта оялары тирәсендә пыр-пыр әйләнгәч, карт кире коймага төртелде:
Балым быел тәмле, син дә тәмләп карарсың әле, Нурулла. Мингалиемне күрмәскә дә мөмкин шул син. Кайсысына эләкте икән улым? Гөнаһлы да, гөнаһсыз да төсле иде Мингали, эһе. Үзеңне соң, Нурулла, әүвәл тәмугка яптылармы чистартырга? Туры җәннәткә озаттылармы?
Тәмугка.
Озак яндырдылармы?
Юк, утыннары чи иде, диде ир һәм җитди генә өстәп куйды: Мәчетебез яңа, идәннәренә йомшак паласлар җәелгән, син Аллаһ йортына якынай, бабай. Шәт, мондый җүләр сораулардан телең тыелыр.
Өч йорт аша Фәнисләр тора иде. Яшерми Нурулла, колхоз рәисе булып эшли башлаганнан бирле бу гаилә белән аралашмады. Туйларында бәйрәм иткән иде, нибарысы шул. Тормышларын белә кебек. Хәзер кереп, хәл-әхвәлләрен сорашып кына бернинди ачыш та ясамастыр, мөгаен.