Сөйлим, тыңла - Нәбирә Гыйматдинова 6 стр.


Ир белән хатын печән өя иде. Юл кырыендагы клеверны чапканнар, ахрысы, икесенең дә өс-башы тузанлы иде. Быел хуҗалык өләшкән печәннәре әз дисәң, колхозныкыннан һич ким түгел, вулкан тавы кебек олы гына кибән калыккан.

 Алла ярдәм бирсен, туганнар! Ни хәлләрдә сез?

Хуҗа кибән башында иде, аның сәламен алган ишарә ясап, кул гына болгады. Илсөяр сәнәгенә эләктергән печәнне иренә табан томырды да:

 Безнең хәлләр шундый, рәис иптәш, көн-төн нужа куабыз, диде.

 Һаман җитмимени?

 Олы улыбыз ипотекага чиратка басты. Ай саен егерме мең сум түлисе, ди. Ә аның хезмәт хакы ун мең тәңкә. Без булышмасак, хөкүмәткә кирәкмени безнекеләр?!

 Сезнең Илдар мал табибы иде. Яшь белгечләргә йорт салырга ссуда каралган иде. Тынчу шәһәрдә аңа чүмече белән аш сосканнармы соң?

 Әй, Нурулла, саруымны кайнатмачы, йә! Үзебез төсле авылда интегеп яшәтәм ди балаларымны!

Нурулланың ирониясе Фәнискә әле генә барып җитте бугай.

 Җитми, яшьти. Биш үгез, дүрт сыер бер айда ярты кибәнеңне сыпырта.

 Эшләгез, соңрак тагын күрешербез, диде Нурулла.

 Атасы, кибәннең уң ягы кабарган, ул төшен баскала, диде хатын. Тамагым кипте, су эчәм.

Илсөяр Нурулланы капка төбенә кадәр озата барды һәм, аяк очларына караган килеш:

 Ни, карале, син диде. Оят та инде, Ходаем, сиңа бер соравым бар иде, Нурулла. Ир-ат кына җавап бирердәй сорау. Элек мин аны атып үтерәбез дисәләр дә, синнән сорамас идем. Перси кешедән дигәндәй. Ә бүген бит син Әүлия!

 Илсөяр, сез үз акылыгыздамы соң? «Әүлия» сүзе баш миен каената иде. Юри үртиләр мәллә соң аны, ә? Мин бернинди

 Чү әле, чү, Нурулла, чәпчемә! Син лутчы каршы якка бак әле. Бак, бак, сиңа әүлия затына кая караса да гөнаһысы юк.

 Гарифлар сезнең кебек үк печән өя, диде ир.

 Безнең кебек түгел шул, агаем. Аерма зур. Гариф ялгызы гына мәтәштерә. Башта астан өскә ыргыта, аннан кибәнгә терәтелгән баскычтан менеп тигезли. Ә хатыны Әнисә бакчада нишли җырлый-җырлый кура җиләге чүпли. Кышка витамин җыя, янәсе. Тик берне савытка, өчне авызына сала. Битенә нәстә сылаган җиләк! Әгәр мин шулай кылансам, Фәнис үтерә. Мин гомер иргә кулдаш идем. Мунча салабыз, диде Фәнис. Салдык. Бүрәнәнең бер башыннан ул, икенче башыннан мин тоттым. Гараж кирәк, диде Фәнис. Төзедек. Мин, кирпеч ташып, билемне имгәттем. Кое чистарттык, мин суын-балчыгын түктем. Ә каршы йортта гел икенче дөнья! Гариф Әнисәсеннән ярты чиләк су да ташыттырмый. Сыерларын үзе сава. «Сандугачым» дип кенә эндәшә ул хатынына, ә минеке «аңгыра» ди. Ник сез ирләр шулай төрле-төрле итеп яратылгансыз икән, Нурулла?! Моның сере нидә, Нурулла?

Йөзе тузаннан каралган хатын кызганыч иде. Ул, тырнак аслары керләнгән бармаклары белән юешләнеп чигәсенә сыланган чәч бөртекләрен яулык эченә төртә-төртә, аңардан җавап көтте. Каян белсен моны Нурулла? Ирләр беркемнән бернәрсә дә яшерми, аларның күңеле ачык дала. Ә менә хатын-кыз карурман. Үз туеннан качкан Туйбикәнең җүләрлеген, йә, кем аңлата ала?

 Мин бу мәсьәләдә белгеч түгел, Илсөяр.

 Белгеч булмасаң ни! Аның каравы син Әүлия!

 Тагын берегез әкият сөйли! Тамагым кипте, дигән идең, Илсөяр.

 Кипмәде, Фәнис алдында юри әйттем.

 Яшәгәнсез бит инде, балалар үстергәнсез.

 Әй, сиңа сүз әрәм иткән мин тиле! Ир кыяфәтендәге Әүлия, билгеле, үз кавемен яклый, диде хатын һәм шапылдатып капкасын япты.

Ул ике-өч адым атлаган гына иде, капка яңадан ачылды.

 Яшьти, ашыкма әле! диде Фәнис. Хатын янында сүз алыштырырга кыен. Малайның коллыкка төшүенә эчем поша, яшьти. Банк миллион да алты йөз кредит биргән, ә малай аны ике ярым итеп кайтарырга тиеш. Монда авылда бер миллионга хан сарае төзи идек без. Син бит, яшьти, шәһәргә гел барасың, үгетлә Илдарны, кире кайт, диген. Китмәс тә иде, бәлкем, зараза белән фермаларны пычраттылар, ә аның катыборыннар белән дуслыгы юк иде, намазга керешкән иде. Әнә хәзер яңа фермада исәпсез-хисапсыз сыер, тана, сарык. Кинәнеп эшләргә мал духтырына.

 Илсөяр белән киңәш, Фәнис.

 Нәрсә дип? Син минем чәчбикәнең аждаһа токымыннан икәнен оныттыңмыни?

 Хатыныңны авыр эшләрдә кулдаш итеп имгәтмәгәең, Фәнис.

 Шилә имгәнер! Тимер ул Илсөяр. Аңа кем куша минем эшкә тыгылырга? Ярдәмгә туганнарымны да чакырттырмый, ашатасы була, ди, саран. Тыңла әле, яшьти. Фәнис тавышын әкренәйтте. Нишләп минем чәчбикә тупас икән? Гарифтан көнләшеп үләм, яшьти. Ну уңды хатыннан, йомыкый! Әнисәсе әрәмә сандугачы төсле генә тирәсендә дә пыр-пыр оча, иркә тавышы белән: «Гарифым, ярты җаным», дип сайрапмы-сайрый. Андый хатынны кочакласаң да саваптыр, яшьти. Вәт син шуны әйт миңа, нишләп хатын-кыз төрле-төрле икән? Адәм атабыз кабыргасыннан кисеп ясалгач, алар һәммәсе дә бер үк төсле булырга тиеш түгелмени?

 Гаиләдәге тәрбиягә карый инде, Фәнис.

 Һы, тәрбия, имеш. Әби белән бабай алтын минем, ә кызлары аждаһа. Үлгәнче шуның авызыннан бөркелгән утта янармын микән инде? Син тагын шуны әйт, яшьти, тегендә һәммәбезгә дә хур кызлары беркетсәләр, бу хатыннарны кая куярбыз икән?

 Фәнис, гафу ит, яме, син элек мондый түгел идең, диде Нурулла. Әйдә ир башыбыз белән хатын-кыз чәйнәмик әле.

 Син дә элгәре бүтән идең, яшьти. Мактаулы перси генә идең, ә хәзер сине «әүлия» диләр.

Бакча артыннан зәһәр тавыш ишетелде:

 Фәнис, эт бете! Кая олактың син?!

Ә-ә, Нурулла, тиз бордымы? Борды, борды! Арышын-бодаен сорасалар, амбар мөдиренә боерык кәгазе сырлый идең дә икмәген төяттерә идең. Сыер-тана кирәк дисәләр дә кызганмый идең. Колхоз малы халыкныкы иде. Ә бүген сораулар катлаулы. «Әүлия» дип гайбәт тараткан һәм шуңа олысын-кечесен, наданын-гыйлемлесен ышандырган иләк авызга ямыйсы иде берне! Яма, әйе. Көчсезлегеңне күрсәт, Нурулла. Синең бөтен бәлаң шунда, Нурулла. Моңарчы авылдашларыңның күңел тәрәзәсен каплаган пәрдәне этәреп карарга вакытың тар иде шул, тар иде Тотам дип куган дөнья койрыксыз икән бит, Нурулла!

Җәйге айларда Зәкия апаның Казандагы оныгы профессор Хәлим малае, ноутбугын култык астына кыстырып, авылга кунакка кайта иде. Галим егетнең тормышы бары тик чирәмле ишегалды белән генә чикләнә иде.

 Шәһәр шау-шуы надоел, Нурулла Сафиуллович, аулакта ялгыз гына уйланып утырсам, башымда интересный идеяләр туа, дигәч, Нурулла «бөек фикер иясе»нә комачауламыйм дип, Зәкия карчыклар турыннан шыпырт кына узып китмәкче иде, ләкин Хәлим малае аны үзе эндәшеп туктатты.

 Нурулла Сафиуллович, здоровье как? Исәнлек? Терелдегезме?

 Рәхмәт, Алмаз, Аллага шөкер!

 Йөрәкме?

 Йөрәк. Көчле, каһәр. Юкса таза да инде үзебез.

 Сезне мин үткән ел предупредил же! Гыжлап сулыйсыз, дип. Врачка күренегез, дип. Ә сез, как мамонтлар, киреләндегез. Алар ни өчен кырылган? О-о, не знаете! Боз диңгезе килә башлагач, куяннар, төлкеләр сказали, давайте бегите, иту сытылып үләсез! А мамонтлар: «Безнең гәүдәбез зур, чуртым да сытмый», дип, хайваннар чабышканда басып калган. Боз шуышып килгән дә боларны изеп киткән.

 Син, дустым, әллә мезолит чорындагы киек-җанварлар тарихын өйрәнәсеңме?

 Нурулла Сафиуллович, берите выше! Мин кибернетик, үлемсезлек проблемасы белән шөгыльләнәм. Сез, знаете, кешенең баш мие иң соңыннан үлә. Да, да, Нурулла Сафиуллович!

 Татарча матур гына «абый» дисәң иде, Алмаз.

 Да, да, абый Нурулла! Вообщем-то үлмәс тә иде баш мие, башка органнар аны тукландырмый. Если мозгны сакласаң, остальные органы можно и заменить. Например, авыру кул-аякны техноген имплантант белән алыштыралар. Не далёк то время, баш миен юдыртырга сыеклык найдут учёные. Точно! Синдә йөз утыз ел яшәргә желание бармы, абый Нурулла?

 Тәкъдирдә күпме язылса, шуңа разый без, энем, диде Нурулла. Ул, сәфәрен кыскартып, өенә борылмакчы иде, баскычта Зәкия карчык пәйда булды.

 Әй, улым, улым, кибыр-чибырларың белән тавыклар көлдермәсәнә! дип инәлде ул. Алай башлы икәнсең, жукларны көйдерә торган нур приборы яса, эликтыр баганасына эләрсең дә, бәрәңге бакчасындагы кортлар үзеннән-үзе янар.

 Әби, әби, авылыгыз белән горох чәчегез! Жук ашый да эченә газ җыелып шартлый, дип көлгән оныкка кортка:

 Әй, улым, тиле дигән саен тигәнәк буе сикермә. Олы кешедән оял, диде. Безгә сугылып яхшы иттең әле, Нурулла балакаем. Үзем дә яныңа бармакчы идем, аяклар шеште. Авыл хәбәрләрен күршеләр җиткерә, шөкер. Кер әле, ызбага кер. Сиңа әманәтем бар, балакаем. Ерактан урасам, берүк ачуланма. Әбинең әтисе Фәхретдин бервакыт күрше Иске Ибрай мулласы белән хаҗ кылырга ниятләгән. Хатыны, бала-чагасы белән хушлашып, ерак юлга кузгалган болар. Элгәре, балакаем, Мәккәдән яртышар ел әйләнгәннәр. Самолёт юк, поездлар юк. Дәрья аша йөзгәндә, акула дигән дәү балык койрыгы белән китерә дә суга икән корабка, китерә дә суга икән. Башлыгы әйткән корабның: корбан сорый, бабайлар, дигән. Хаҗилар нишли димсең, шобага тота. Кем дә кем таякны иң ахыр учлый шул корбанга бирелә. Таяк очы безнең бабайга тия. Ул, сабыр гына тәһарәтен алып, ап-ак күлмәк-ыштаннарын кия. Ике рәкәгать намазын укый, аннары үз ирке белән дәрьяга сикерә. Күрше Иске Ибрай мулласы җылый-җылый сөйләгән моны. Тынган, ди, шуннан соң зур балык, корабка тимәгән, ди.

 Ишетмәгән идем, Зәкия апа.

 Бик борынгы хатирә шул, балакаем. Сез яшьләргә аның ни кызыгы! Минем генә бәгырьдәге яра менәтерәк. Фәхретдин бабай эзләреннән йөрергә хыялландым гомерем буе, акчам җитмәде, балакаем, акчам. Бик бәләкәй хезмәт хакына укыттык без элгәре.

Назад Дальше