Бүген биюче кыз янына бармыйсың, мин озатам аны, димәсенме бу. Минем эчкә шундук җылы йөгерде.
Бөтен кайгың шул гынамы, минем кем янына төшкәнне син бит яхшы беләсең. Хәтереңне яңартыйммы: Әсфәния янына! мин әйтәм. Теге ышанмый.
Ялганлама, синең кем янына төшкәнеңне бөтен авыл белә. Теге кыз үзе көне буе мактанып йөрде, диде ул, миңа усал карап. Юк, тәки ышанмый бу миңа. Хәниф шундый сылу биюче кызны үз авылларының Әсфәниясенә алыштырыр дип башына да китерә алмый. Көнләшүдән тәмам миңгерәүләнгән, ахры.
Равил, син теләсәң кемне озат, мин Әсфәния янына керәм. Әгәр матайга зыян-фәлән саласың икән, үзеңә үпкәлә, дип, мин ишеккә юнәлдем. Минем арттан Тәлгат тә иярде, үзе:
Хәниф, болар чынлап сөйләшә, икәү генә каршы тора алмаячакбыз, кайтыйкмы әллә бүгенгә? ди.
Башта кереп Әсфәния белән сөйләшәм, аннан күз күрер! дим.
Әсфәния белән Суфия янында буш урын бар иде, килеп утырдым.
Сәлам, Әсфәния!
Кызый коры гына:
Исәнме! дип куйды.
Мин яңадан сүз каттым:
Әсфәния, әйдә, урамга чыгып аңлашыйк әле, сиңа әйтәсе сүзләрем бар.
Ул, миңа борылып:
Хәниф, нигә икейөзлеләнәсең, биюче кыз бит, Балчыклыда егетем бар, кичә озата кайтты, бүген сезнең авылга минем белән күрешергә төшәчәк, дип сөйләнеп йөргән. Нигә алдашасың? дип, сүзләре белән биткә «чәпәде».
Юк, Әсфәния, мин синең янга төштем. Ул кызга мин, бүген очрашабыз дип, ялгыш кына да әйтмәдем. Юкка мактана ул, бәлкем әле гайбәтчеләр чыгарган сүз генәдер.
Юк сүз түгел бу, Хәниф, биюче кыз Суфияларда квартирда, ул аңа үзе сөйләгән, әле аның белән генә тукталмаган, клубка төшкәнче, авыл кызларына да мактанган. Хәзер бөтен авыл шул турыда гына сөйли.
Сүзгә Суфия да кушылды:
Син дә туйдырдың инде, Хәниф, мин бит сине чын күңелдән дус итәм, менә дигән Әсфәнияне ташлап, очраган бер кызга ияреп китәсең. Менә ялганламыйча әйтәм, бүген өйдә сүз гел синең турыда гына булды. Синең белән бер партада утырып укыганымны белгәч, көне буе төпченде. Гашыйк булган ул сиңа. Мин дә син азгынны мактап ташладым тагын. Нишлим соң?
Әсфәния, әйдә, чыгып, икәүдән-икәү генә аңлашыйк әле, мин әйтәм.
Юк, Хәниф, бетте, бүтән минем янга төшеп йөрмә, минем егетем бар, диде ул. Әйтерсең көтмәгәндә яңакка китереп суктылар. Урынымнан сикереп торып ишеккә юнәлүем булды, арттан Суфия иярде: «Хәниф, китмә, алдалый ул, китмә!» диде. Кая ул тукталып торулар! Урамга чыксам, табак битле Равил белән Казиле егетләре уратып алды. Мин, игътибар итмичә генә, матайны кабыздым да, Тәлгат дустым утыргач, газга бастым. Клуб ишегалдыннан төтен болытлары гына күтәрелеп калды. «Бәхетле бул, Әсфәния!»
Каникул бетәргә дә күп калмады. Гомердә булмаганны, тизрәк Казанга китәсем килә башлады. Әйтерсең лә шәһәрдә Казиле кызы Әсфәния онытылачак. Үземне дә бик еш: «Шул кирәк cиңа, тиле-миле, җилбәзәк сыңары!» дип сүгәм.
Шундый котсыз көннәрнең берсендә клубка чыккан идек, малайларның: «Яңа кунак кызы бар», дигән сүзләре колакка керде. Чыннан да, залда бик матур гәүдәле, чибәр генә кыз утыра. Рәфкатькә гармунны тоттырдым да киттем тегене биергә чакырырга. Чыкмый гына бит кунак кызы: «Я не умею», ди.
Чыгыгыз, шунда өйрәнерсез, дип тә әйтеп карыйм, юк! Шуннан гармунчыга: «Медленный танец!» дип кычкырдым. Ләкин читтән кайткан чибәркәй һаман кәҗәләнүен белә. Авылдаш кызлар да: «Бар инде, кыланмасана, Хәниф ич ул», дип, туташны үгетли. Теге мескенкәем: «Нинди Хәниф икән бу, авылларының бер башкисәредер инде», дип уйлаптыр инде, теләр-теләмәс кенә, танцыга чыга. Читтән генә күзәтеп торган минем дуслар, җиңел сулап, авызларын ерып җибәрә, күз кыскалый. Бию тәмамлангач, мин чибәр туташны дус-ишләре янына илтеп куйдым да бик горур кыяфәт белән залдан чыгып киттем. Арттан дуслар иярде.
Йә, ничек, ошадымы? Бүген озатасыңмы? Син бармасаң, үзем барам, кайткан берсе сиңа димәгәндер ич! дип, тагын Фәрит бәйләнә башлады.
Кемнәргә кайткан кыз соң ул? дидем мин, тегене ишетмәмешкә салышып.
Шул инде, Гыйльман абыйларга, элек апасы Фәния кайта иде, быел сеңлесе Флёрасы кайткан, диде Рәфкать, чөнки белә: Гыйльман абыйлар урамында бер ул гына яши.
Алайса, син, Фәрит, теге Аксөя дигәнен бүген сөйләштер, мин бу яңа кызны озатам. Аның Фәния апасы белән без бик дус идек, дип тә өстәп куйдым мин, җитди кунак кызын озатыр өчен сәбәп табылуына сөенеп.
* * *Җәйге каникул шулай сизелмичә узып та китте. Мине борынгы Казан кабат үзенә суырып алды. Авылдагы сабакташлар авылда калса, шәһәрдәгеләре шәһәрдә каршы алды. Уку башланды. Класста үзләренә генә хас холыклы, үзләренә генә хас гадәтле сыйныфташларым утыра. Әйтик, Рәмзия белән Таһирә Икесе дә «биш»легә генә укый, пөхтә киенә, үз бәяләрен белеп кенә йөри. Үзләренә сүз әйттерми, башкалар турында да начар сүз сөйләгәннәрен ишеткәнем юк. Чөнки кечкенәдән төпле татар тәрбиясе алган, матур гаиләләрдә үскән кызлар алар.
Ә начар укучыларга килгәндә инде, малай, Шиһапов Рафаэльне уздыручы юк. Татар телеме аңа, урысныкымы, алгебра, геометрияме яисә кешене сүтеп-җыя торган анатомияме барыбер. «Өч»ле куйсалар, аңа шул җитә. Укытучыларның күпчелеге шулай итә дә. Әмма барысы да түгел. Бер Рафаэльнең генә түгел, фәнен яратмаган бөтен укучының канын эчкән математика укытучысы Мансур Вәлиевич бар бит әле. Озын буйлы, яртылаш пеләш башлы. Класска килеп кергәндә, башта зур бүксәсе пәйда була торган, шактый явыз холыклы адәм иде ул. Менә шул килеп кергәч башлана инде дәреснең чын мәхшәре. Яхшы белгән укучылардан сорап та тормый ул, бөтен авырлыгы «өч»легә укучы без мәхлукларга төшә. Мансур Вәлиевич башта журналдагы исемлек буйлап өстән аска, астан өскә таба ләззәт табып күз йөртеп чыга. Безнең фамилияләр янына җиткәч, җирәнгән кыяфәт чыгарып, чыраен сытып куя. Без исә тыныбызны кысып, аның усал бәбәкләренә чалынмас өчен, алдарак утырган иптәшләрнең артына ук посып бетәбез. «Өч»легә көчкә укучы минем ишеләр: «Миннән генә сорамаса ярар иде», дип, һуштан язардай булып, «суд карарын» көтә. Класс тып-тын, очкан чебеннең канат җилпешләренә кадәр ишетелә. Тараканнар чабышкан тавышка хәтле колакларга керә. «Йа Ходаем, кем булыр икән инде чираттагы ул бәхетсез?» Тынлыкны аяз көнне яшен суккандай яңгыраган «Шиһапов» дигән сүз боза. «Аллага шөкер, мин түгел икән».
Рафаэль исә торып баса да, гадәттәгечә, бер аягына таянып, сорау билгесе сыман сыгылып төшә. Тагын кабер тынлыгы урнаша. Күпмедер вакыттан соң яңадан Мансур Вәлиевичнең күк күкрәгәнен хәтерләткән куркыныч тавышы ишетелә:
Йә Шиһапов, сөйлә инде, моңаеп торма, нәрсә ул параллелепипед? Әйдә, башла!
Параллепипед ул паралле-лепи-пед инде ул!
Әйе, Шиһапов, монысын аңладым. Әйдә, сөйлә хәзер, нәрсә соң ул?
Бар да Рафаэльгә ярдәмгә ташлана, арттан да, ян-яктан да геометрияне әйбәт белүче укучылар пышылдый: «Нигезләре параллелограммнар булган!..»
Нигезләре паралле-ло-граммнар булган булган, параллелограммнар булган
Әйе, әйе, Шиһапов, сөйлә, әйдә, сөйлә, торма ватык пластинка кебек бер сүзне кабатлап, әйдә, дәвам ит, ди геометрия укытучысы, мәсхәрәле елмаеп. Рафаэльгә яңадан ярдәмгә ташланалар: «Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала».
Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала, дип, ниһаять, мескен Шиһапов та бу эшне ерып чыга. Ләкин мөгаллимебез генә бу җаваптан разый түгел. Ул үз эшен немецлар кебек төгәл, яхшы белә. Шуңа күрә минем кебек «өч»ле капчыклары геометрия белән алгебра дәресләрендә үзләрен гестапо кулына эләккән совет әсирләредәй хис кыла. Сорау алу дәвам итә.
Хуш! Ә хәзер син безгә, ягъни бу бүлмәдә утырган иптәшләреңә, турыпочмаклы параллелепипед турында да сөйләп, аңлатып бир әле! Белсеннәр алар да нәрсә икәнен ул турыпочмаклы параллелепипедның, дигәч, Мансур Вәлиевич, зәһәр елмаеп, журнал караган булып утыра. Шул арада Рафаэль белән бер партада утыручы Сәлимхан, геометрия китабының «параллелепипед» дигән битен ачып, җавап бирүче укый алырлык итеп «җайлап», үз алдына куя.
Әгәр дә әгәр паралле-ле-пипед туры, ягъни аның ян кабыргалары нигез нигез яссылыкларына перпендик-уляр булса, ян кырлары туры, ян кырлары турыпочмаклар булса, дип, сабакташыбыз китаптан иҗекләр чүпләргә тотына. Ул арада Мансур Вәлиевич:
Әйе, әйе, Шиһапов, дәвам ит, дигән булып, якынрак килә дә Сәлимхан алдында яткан китапны тартып чыгара. Менә шушы урында башлана инде параллелепипедның чын мәхшәре!
Чүп савыты син, Сәлимхан! Опилка тутырылган баш! Тор, әйдә, үзең сөйлә! дип, эт итеп сүгә тегене. Сәлимхан агарынып чыга, ник бер сүз әйтә алсын. Нәкъ менә Хәсән Туфан шигырендәге кебек инде: «Нәрсә әйтсен, берни белми ул» Укытучы, надзиратель кебек, парталар арасында басып торгач, бәлагә тарыган дустыбызга ярдәм кулы да сузып булмый. Укытучыбыз, бу ике «паралле-ле-пи-пед»ка нәфрәт белән бик озак карап торганнан соң: «Утырыгыз, чүп савытлары, икегезгә дә «ике»ле, дип, өстәл янына китә. Элеккеге таныш билгеләр янына тагын берсе өстәлә. Дәреснең дә әле яртысы гына узган бит, икенче яртысында тагын кем бәхетсезлеккә дучар булыр икән? Шул арада без Рәмзия Зиннәтуллинага ымлыйбыз. Коткар, янәсе, безне бу бәлаләрдән. Бик яхшы укучы кызыбыз кул күтәрә.
Мансур Вәлиевич, мин аңлатып бирсәм ярыймы? дип, урыныннан ук тора. Геометрия укытучысы, күркә кебек, яңадан башын селкеп ала да:
Сөйлә, Зиннәтуллина, шул чүп савытларына, буш куыкларга! дип, чыраен сытып, безне күралмавын белгертеп, класска нәфрәтле караш ташлый.