Мансур Вәлиевич, мин аңлатып бирсәм ярыймы? дип, урыныннан ук тора. Геометрия укытучысы, күркә кебек, яңадан башын селкеп ала да:
Сөйлә, Зиннәтуллина, шул чүп савытларына, буш куыкларга! дип, чыраен сытып, безне күралмавын белгертеп, класска нәфрәтле караш ташлый.
Геометрия белән алгебра дәресләре көн дә шулай бер сценарий буенча уза. Шул сәбәпле сигезенче классның икенче яртысына кергәч, мәсхәрә ителүгә түзә алмыйча, Рафаэль Шиһапов математика дәресләренә бөтенләй йөрмәс булды. Тик ул безнең өчен бик кирәк була торган иде. Бигрәк тә параллель класс сигезенче «А»лар белән футбол уйнаганда. Физкультура дәресе буласы көнне, Рафаэль укырга килмәсә, өенә «илче»ләр җибәрә идек. Ул безне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен килә. Килә дә каршы якның капкасына ике-өч туп тибеп тә кертә. Аннары туп-туры өенә юнәлә. Рафаэль килми калган уеннарның күпчелегендә без җиңелә идек. Тыныч кына йөргән, үзеннән дә, башкалардан да бик күп таләп итмәгән егетебез футбол кырында үзгәрә, арысланга әйләнә, туп аның хәрәкәтләренә генә буйсынып, аякларына ябышкандай ияреп йөри. Ә инде аңа төгәл бирелгән пас күпчелек очракта гол белән тәмамлана. Шуңа күрә каршы як уенчылары күбрәк аны кысрыклый, аяк чала. Рафаэль исә сикереп тора да яңадан һөҗүмгә ташлана. Мәйдандагы математиканы ул яхшы белә: кайчан, ничек, нинди формула кулланырга кирәклеген аның аңына табигать үзе салган. Менә нинди иде ул безнең сабыр гына йөргән егетебез. Сигезенчене тәмамлагач, Рафаэль СПТУга укырга дип китте дә югалды.
Алгебра дәресләренең берсендә исә Шамил дигән егетебез, классташлар алдында әйбәт булып күренер өчен, дәрес вакытын кыскартуны үз өстенә алды.
Мансур Вәлиевич, мин сезне бүген төшемдә күрдем, сөйлимме? ди бу, артистланып.
Юк, Шамил, дәрес вакытында түгел, соңыннан, ди укытучы, усал караш ташлап.
Хәзер сөйлим инде, Мансур абый?!
Юк, дидем бит, Шамил!
Хәзер сөйлим инде, соңыннан кызыгы бетә аның, дип, Шамил һаман безнең файдага дәресне суза. Инде укытучыбыз алдында абруе зур булган классташлар да:
Мансур абый, сөйләсен инде, кызык бит! Ну, Мансур Вәлиевич! дип үтенгәч, математика укытучысы, күркә кебек, башын селкеп ала да:
Ярый, Шамил, сөйлә, алайса, тиз генә! Югыйсә дәрес вакытым бушка үтә, дип ризалыгын бирә.
Беләсезме, Мансур Вәлиевич, мин алгебра дәресендә тирән йокыга талганмын, имеш. Кемнеңдер төрткәләвенә күземне ачсам, алгебра китабын күтәреп, сез басып торасыз. Күзегез акайган, күз алмаларыгызны кан баскан! Китабыгыз шундый зур булып күренә! «Әй син, чүп савыты, нишләп йоклыйсың минем дәрестә?» дип кычкырдыгыз да китап белән минем башка китереп тә ордыгыз. Мин, сикереп торып, класстан чыгып чабам, сез арттан куасыз, мин йөгерәм, сез куасыз, мин чабам! Нәкъ, «Су анасы»ндагы кебек инде менә
Бу сүзләрдән соң класс шаркылдап көлгән тавышларга күмелде. Хәтта бик яхшы укучылар да тыела алмый. Тик бер генә кешегә кызык түгел иде әлеге төш. Ул көлү түгел, елмаймый да.
Булды, җитте, Миңнуллин, аңлашылды, туктатыгыз бу маймыллануыгызны, дип, укытучы, авыр гәүдәсен җиңел генә күтәреп, урыныннан торды.
Мансур Вәлиевич, күп калмады бит инде, ди Шамил, үҗәтләнеп. Укучысының оятсызлыгыннан дәрес бирүченең бите кызарып ук чыкты. Шартлар дәрәҗәгә җитеп, ул хәтта сүз әйтә алмас хәлгә килде. Шул мизгелдән файдаланып калырга тырышкан Шамил сүзен дәвам итте:
Шуннан сез мине мәктәп бакчасында куып тоттыгыз да, егып салып, минем болай да миңгерәү башны алгебра китабы белән төепме-төясез, сугыпмы-сугасыз, ә үзегез: «Сөйләп кенә керми сиңа бу теоремалар, аны менә шулай сугып кына кертеп була», дип кабатлыйсыз. Шуннан котым очып, кара тирләргә батып, «әнкәй!» дип каравыллар кычкырып уянып китсәм, чалбарымны кулына тотып, янымда, чыннан да, әнкәй басып тора. «Улым, тор инде, җанкисәгем, төне буе алгебра дәресе, укытучыгыз Мансур Вәлиевич белән саташып чыктың. Аның дәресләрен сөймәсәң дә, төне буе үзен искә алдың, балакаем. Зинһар, яраткан укытучыңның дәресенә соңга кала күрмә, беренче фәнең бүген аныкы», дип, чалбарымны сузды
Эчләрен тотып, егыла-егыла көлгән сабакташлар да, Мансур абыйның чыраен күреп, бер мәлгә тынып калды. Эш, чыннан да, уеннан узган иде. «Ни белән бетәр икән Шамилнең бу тупаслыгы», дип, куркып көтеп тора башладык. Мансур Вәлиевич башын селеккәләп, тәрәзәдән карап, бик озак уйланып торды да, борылып:
Пычрак, шакшы кеше син, Шамил. Иртәгә әниеңне алып кил, дип, кулындагы акбурын өстәлгә ташлап, дәрестән чыгып китте. Сыйныфташларның бер өлеше Шамилне ачулана башлады. Акыллырак кызлар: «Нәрсәгә кирәк булды сиңа, Шамил, шундый җүләр төш сөйләргә. Ул бит нык рәнҗеде сиңа, хәзер үк барып гафу үтен», диде. Шамил дә эшнең җитдилеген аңлап, гафу үтенергә дип, класстан чыгып китте. Бу сыйныфташым соңыннан Казан театр училищесын тәмамлап, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Минзәлә театрларында актёр булып эшләде. Дөресен әйтим, Шамил Миңнуллин бик яхшы артист иде
Пычрак, шакшы кеше син, Шамил. Иртәгә әниеңне алып кил, дип, кулындагы акбурын өстәлгә ташлап, дәрестән чыгып китте. Сыйныфташларның бер өлеше Шамилне ачулана башлады. Акыллырак кызлар: «Нәрсәгә кирәк булды сиңа, Шамил, шундый җүләр төш сөйләргә. Ул бит нык рәнҗеде сиңа, хәзер үк барып гафу үтен», диде. Шамил дә эшнең җитдилеген аңлап, гафу үтенергә дип, класстан чыгып китте. Бу сыйныфташым соңыннан Казан театр училищесын тәмамлап, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Минзәлә театрларында актёр булып эшләде. Дөресен әйтим, Шамил Миңнуллин бик яхшы артист иде
Әнкәй әйтәӨйдә көнаралаш әни бәйләнә. «Шул бала җоннарына пычак тидереп кенә, бөтен битеңне сакал-мыекка батырдың. Рәзве сигезенчене дә бетермәгән балага шулай иртә ирләр кыяфәте керә инде», ди. Үзем дә аптырыйм инде, малай. Әллә биткә пычак тидергәнгәме, әллә бүтән сәбәпләре бар микән, җырдагы кебек, сызылып киткән кара мыек төртеп чыкты, ул да түгел, бөдрәләнеп-көдрәләнеп, Карл Марксныкы хәтле ук булмаса да, сакал басты. Каюм абый гына минем яклы:
Бөтен битеңне җон басуда пычакның бер гаебе дә юк, башкаларга караганда иртәрәк өлгерү галәмәте генә ул. Менә мин, куерак үсеп чыкмас микән дип, төкләрне көн саен кырып карыйм да бит, нәтиҗәсе генә юк, ди.
Шулай да иртәрәк өлгерү яхшымы, начармы икән, Каюм абый? дим.
Нишләп начар булсын, энекәш. Синең борынга хәзер кызлар исе кергән. Менә шул ис сиңа тынгылык бирми дә инде, гел борчып тора, ди ул.
Әйе, шулай шул, соңгы вакытта ниндидер могҗизалы көч бик борчый башлады мине. Оят булса да әйтим инде, бәлкем, берәр файдалы киңәш биреп куярсыз. Безгә яңа гына институт тәмамлап килгән яшь укытучы Тамара Ивановна урыс теленнән керә башлады. Такта янына килеп баса да, буе тәбәнәгрәк булу сәбәпле, өске өлешенә үрелебрәк яза башлый. Шунда күлмәк итәге дә өскәрәк шуышып, матур, төз балтырларының туксан тугыз проценты безнең иртәрәк өлгереп җиткән күзләргә ташлана. Ярый, туксан тугыз проценты ук та булмасын, ди. Ну, ант итеп әйтәм, бер сиксән сигезе тәгаен күренә инде. Менә шул сиксән сигезе үз эшен эшли дә куя Бернишләп тә булмый, малай, борынга ис кергән бит инде, кире чыгарга уйлап та карамый. Класска күз ташлап алам. Минем ни уйлаганымны классташларым да сизәдер кебек тоела.
Дөрес, безнең класста битен йон баскан, иртә «кикрикүк»ләгән тагын берничә егетебез бар барын. Шул гына минем күңелгә бераз тынычлык бирә. «Алар нихәл икән?» дип күз салсам, Таһир Шәйхетдинов дигәне бөтен дөньясын онытып, каядыр кереп китәрдәй булып утыра. Аның белән дә теге могҗиза шаяртадыр, ахрысы.
Миңа хатын-кызлар турындагы бөтен яңалыкны Каюм абый җиткереп тора. Ул «тыелган җимеш» турындагы серләрне шулхәтле матур итеп тасвирлап бирә, миңа хәтта оят булып китә.
Кайчак әнкәй миңа:
Авылга кайткач, әнә теге кем кызын Гәүһәрияне генә озат! Әти-әниләре дә бик тырыш, акыллы кешеләр, кызлары да бик матур икән, дип акыл өйрәтә. Мин исә:
Ярар, дип кенә куям, бу хакта сүз куертып торасым килми.
Әллә Гәүһәрия ошамыймы сиңа? Соң, алайса, Рәшит абыең кызы бар, исеме ничек соң әле?
Белмим!
Көне-төне авылда ятып ничек белмисең инде?! Менә ул кыз да бик әйбәт булачак. Синнән барыбер акыл иясе чыгачак түгел, унны бетер дә эшкә кер, өйлән. Мин каршы түгел. Өйлән дә бер белән генә тор, берсе дә алтын җирдән төшмәгән, барысы да бер аның. Әнә атаң гына, хатыннан хатынга чабып, гомерен бушка уздыра. Менә минем сүзем шул: Балчыклының берәр кызына өйләнәсең дә вәссәлам. Авылы да, кешеләре дә үзебезнеке! Аңладыңмы?
Мин әле унны бетергәч, укырга керәм
Укырга? Син түгел, анда «биш»легә генә укыганнар да керә алмый, җаным. Укы инде, укы дип, күпме тукысам да тыңламадың бит.
Мин барыбер керәм. Татар теленнән, әдәбияттан, тарих белән географиядән «биш»ле минем.
Калган фәннәрдән рәтле билгеләрең кая?
Мин барыбер керәм! дип, үзсүзләнеп бүлмәдән үк чыгып китәм. «Туйдырдылар инде акыл сатулары белән!»
Икенче көнне беренче дәрес химия икән, мине төрекмән малае Овезов Таһир көтеп тора. Авызы колагына җиткән:
Яхшы мәзәкләр беләм, кергәч сөйләрмен, ди.
Өйдә сүгәләр, мәктәптә сүгәләр, бер рәхәт күргәнем юк, малай. Таһир гына, кызык хәлләр сөйләп, минем күңелне күтәрә. Элеккерәк елларны ул да, мине мыскыл итеп, урыс телен белмәвемә төрттереп, кызыклар ясый торган иде. Хәзер туктады, чөнки соңгы елларда сыйныфташларым алдында абруем күтәрелде: КВН булды исә, сорауларын да мин әзерлим, команданың капитаны да мин! Бәйрәм концертларында да Таһир белән Зөлфөкар җырлаганда гармунда мин уйныйм. Ә инде спортка килгәндә, класс чемпионы Җәүдәтне ярты чаңгыга узып, беренче килдем. Өстәвенә Әнвәр абый Әхмәдуллин оештырган балалар театрына да йөрим. Миңа нишләптер гел уңай геройларны гына бирәләр: йә «Галиябану»дагы Хәлилне, йә берәр кызыл комиссарны. «Беренче театр»да Шамил аңгыра Хәбибрахманны уйнаса, миңа үткен җизнәкәй роле кала. Ләкин биредә дә эшләр шома гына бармады: минем түземлек җитми бит тик утырырга. Берәр шуклык эшләп, Әнвәр абыйның җен ачуларын чыгарсам, ул түзә-түзә дә: