Бервакытны без тугач - Рәдиф Сәгъди 12 стр.


 Вон, вон минем театрдан, дип, куалап чыгара. Шуннан минем урынга кеше эзли башлыйлар. Анысы инде минем хәтле үк булдыра алмый. Өстәвенә иң якын дусларым, труппаның төп артистлары Илгизәр Хәсәнов белән Мансур Бикмуллин:

 Хәнифне кире чакырыйк инде, Әнвәр абый, дип ялына икән. Спектакль куелырга ике-өч көн генә калгач, мине кабат репетициягә чакыралар. Инде яңа әсәргә утырсак та, эш янә элекке эзеннән бара. Тагын мине, «ут борчасын», театр дәресеннән сөрәләр Төплелек җитми әле миңа, малай, тәтәнең иркә оныгы булып үсү комачаулый. Шуңа да карамастан алдан ук әйтеп куям: 1974 елны Казанның 113 нче татар мәктәбен тәмамлап, 180 кешелек конкурсны үтеп, Илгизәр Хәсәнов, Мансур Бикмуллин, Шамил Миңнуллин һәм мин театр училищесына укырга кердек. Режиссёр Марсель Сәлимҗанов үз курсына унөч кеше сайлап алса, шуларның дүртесе минем сабакташлар иде.

Шуларның берсе, әле укырга кергәнче үк, Камал театрында эшләячәге билгеле булган, таза, нык бәдәнле, чибәр Мансур Бикмуллин: «Артист ирләр эше түгел ул», дип, беренче дәрескә үк килмәде. Өчәү генә калдык без хәзер, «Өч мушкетёр»дагы кебек. Йә кайсы мәктәпнең бер классыннан дүрт укучының берьюлы театр училищесына керә алганы бар? Элек тә булмаган ул, бездән соң да булмастыр. Ни кызганыч, безнең дАртаньяныбыз үз теләге белән сәнгать арбасыннан төшеп калды.

Гафу итегез, вакытны узарга тырышып, алга таба чаба башладым, ахры. Еллар аша кире сикереп, тугызынчы класска, химия дәресенә, төрекмән малае Таһир Овезов янына кире кайтыйм әле.

Авылдан күчеп килгән көннәрдә мине үртәп, кызык ясап, мәзәк сөйләп йөргән егет хәзер иң якын дусларымның берсенә әйләнде. Аның миңа карашы Бикмәтов Ринат белән бергә-бер чыгып сугышкан көннән соң уңай якка үзгәрде. Урысча белмәвемнән рәхәтләнеп көлми ул хәзер, киресенчә, үзе белгән хәтлесен өйрәтә, аңлата ук башлады.

Таһирларның гаиләләре ишле иде: ике малай, биш кыз. Күз алдына китерәсезме җиде бала һәм өлкәннәр. Алар баракта ике кечкенә бүлмәдә яши иде. Әниләре дә шул ишле гаиләнең ашарына пешереп, кием-салым үтүкләп, өй хуҗалыгын кулында тотты. Кая инде ул берсеннән-берсе кечерәк сабыйларыңны ташлап эшкә чыгасың. Хәрби хезмәттә йөрүче прапорщик әтиләренең эшләп тапкан акчасы рәтле кием-салым алырга да, туйганчы ашарга да җитмәгәндер, күрәсең. Инде болай да таза, симез булуына карамастан, Таһирның уенда һәрвакыт тәмле итеп тамак ялгау иде. Унынчыны бетергәч, тавык төшенә тары керә дигәндәй, ул повар булырга хыяллана башлады.

 Их, Хәниф дустым, бер табада, тәмле исләр чыгарып, тавык пешә, өстенә күп итеп суган да салып җибәрәсең дә кыздырып бетерәсең. Кәстрүлләрдә шулпа, борщ, пилмән кайный. Яшел укроп, суган сибеп җибәрәсең дә ипигә калын итеп ак май сылап, башта үзең утырып ашыйсың Аннан сөтле чәй, кофе, телисең икән, кесәл, йә булмаса компот эчеп куясың. Җаның ни тели барысы да бар. «Сәлам, Таһир!» дип, Газик белән (Гаҗиев Ринат турында сүз бара) сез килеп җитәр идегез. Мин сезне шартлаганчы сыйлар идем, дигәч, булачак аш остасы: «Бушлай», дип тә өстәп куя. Аның шул «бушлай» дигән сүзендә тирән мәгънә ята да инде. Мин эшнең кай тарафларга киткәнен шундук аңлап алам. Ул, көн саен ук булмаса да, төрле хәйләләр табып, безгә кунакка керергә тырыша. Өйдә бит ашаган өчен акча сорамыйлар, ашханә түгел, бушлай ашаталар. Таһир дустым да, пешекче булгач, безне «дарым-шарым»га ашатасын күз алдында тотып, «аванс» сорый. Ягъни бүген аны кунак иткәнсең икән, киләчәктә үзеңә дә уны белән кайтачак. Шуңа күрә ул бүген дә миңа, бик тырышып:

 Хәниф дустым, әйдә, сиңа кереп бүген дә гармунда уйнап, авыл көйләрен җырлап бер рәхәтләнеп утырыйк әле, дип хәйләли. Яисә:

 Бүген әни кунакка киткән иде, соң кайта, өйгә керергә ачкычым да юк, дип сәбәп таба. Минем:

 Ярар, дигәнне ишеткәч, хәйләкәр елмаеп:

 Син минем иң якын дустым, дигән булып кочаклап ук ала һәм берәр кызыклы хәл сөйли башлый. Ул мине «шәп утырттым» дип уйлыйдыр инде. Беләм, бик яхшы беләм әнисенең вак-төяк балаларын сөйрәп беркая да чыгып китмәгәнен дә Шулай да, ышанган булам. Ә ул мәзәк сөйләвен дәвам итә:

 Петя мотоцикл алган да Василий Иванович янына мактанырга киткән. «Әйдә, командарм, бер әйләндереп киләм», ди икән. Киткәннәр болар, бик каты куып. Каршыда тирән упкын ята, ди. Петя, кинәт упкынга килеп җитеп терәлгәч: «Йә Василий Иванович, сез дә матай аласызмы соң?» дип сорый. Командарм көчкә-көчкә генә: «Белмим әле», ди. Петя аңа: «Алайса, тагын кая алып барыйм соң?» ди. Василий Иванович: «Әнә теге кәгазь янына гына», ди.

 Хәниф дустым, әйдә, сиңа кереп бүген дә гармунда уйнап, авыл көйләрен җырлап бер рәхәтләнеп утырыйк әле, дип хәйләли. Яисә:

 Бүген әни кунакка киткән иде, соң кайта, өйгә керергә ачкычым да юк, дип сәбәп таба. Минем:

 Ярар, дигәнне ишеткәч, хәйләкәр елмаеп:

 Син минем иң якын дустым, дигән булып кочаклап ук ала һәм берәр кызыклы хәл сөйли башлый. Ул мине «шәп утырттым» дип уйлыйдыр инде. Беләм, бик яхшы беләм әнисенең вак-төяк балаларын сөйрәп беркая да чыгып китмәгәнен дә Шулай да, ышанган булам. Ә ул мәзәк сөйләвен дәвам итә:

 Петя мотоцикл алган да Василий Иванович янына мактанырга киткән. «Әйдә, командарм, бер әйләндереп киләм», ди икән. Киткәннәр болар, бик каты куып. Каршыда тирән упкын ята, ди. Петя, кинәт упкынга килеп җитеп терәлгәч: «Йә Василий Иванович, сез дә матай аласызмы соң?» дип сорый. Командарм көчкә-көчкә генә: «Белмим әле», ди. Петя аңа: «Алайса, тагын кая алып барыйм соң?» ди. Василий Иванович: «Әнә теге кәгазь янына гына», ди.

Таһир сүзен тәмамлый. Үзе шырык-шырык көлә, мин генә аптырап калам. Нәрсәсе шулхәтле кызык инде моның? «Ә ул кәгазь нәрсәгә инде аларга?» дип сорыйм. Таһир исә, минем аңламавыма исе китеп: «Соң, Василий Иванович упкынга очабыз дип, куркудан астына кәк иткән булган», дигәч, тагын да ныграк хихылдый башлый. Анекдот миңа ошамаса да, дустымның күңелен төшермәс өчен, аңа ияреп көлгән булам. Өйдә өстәл янында да мәзәк арты мәзәк агыла. Үзе ашый, үзе сөйли Таһир. «Ашаганда сөйләшергә ярамый», дип, өлкәннәр минем үземне гел кисәтә иде. «Тыгылмаса гына ярый инде бу», дип борчылып куям. Туктатырга да җөрьәт итмим. Дустымның аппетиты шәп, малай. Бер табак ашны әйләндереп сала да бәрәңге тәбәсе белән кәтлитләргә тотына. Ну, шуның хәтле тәмле итеп, авызларын чапылдата-чапылдата, Таһир гына ашый ала инде. Мин белмәгән, мин татымаган әллә нинди ләззәтләр табып, ут уйната бу олы гәүдәле симез дустым. Табак-савытларга хәтле, әрәм булмасын, дип ялап куя. Савыт-сабаны шуннан соң юып тормасаң да була инде. Ләкин сабакташымның тамагы туйса да, күзе һаман туймаган була әле:

 Хәниф, теге кәтлитләр шуның хәтле тәмле булды, ай-яй, Гөлчирә апа тәмле пешерә дә инде

Озакламый кәтлит өелеп торган табак тәрәзәдән төшкән кояш яктысында яңадан ялт-йолт килеп тора башлый.

 Хәниф, теге торт бигрәк татлы, әнә теге кечкенәрәк кисәген генә тагын ашасам ярыйдыр бит?!

 Ярый, дип, мин дустыма тагын бер торт кисәген сузам.

Безнең өйдә шунысы әйбәт, малай, муллык. Колбаса-сыры, кәнфит-прәннеге дисеңме һәрвакыт булып тора. Әни мул итеп ит салып аш яисә йомырка тәбәсе белән карабодай, тары боткасы пешерә. Мин үзем алай күп ашау белән мавыкмасам да, дусларымны сыйларга яратам. Кунакчыллык әнидән күчкән. Безнең өйдә күпме ашаганны исәпләмиләр. Киресенчә, кыстый-кыстый сыйлыйлар әле. Үзебез дә жәлләмәдек, шуңадыр инде Ходай Тәгалә дә безгә нигъмәтләрен кызганмады. Мин әле Таһирның шулай өч-дүрт көн ач торган кешедәй ашавына сөенеп тә куям. Чөнки әни, элегрәк әзерләнгән тәгамнәребез бетмичә торып, яңасын пешерми. Ризыкны кадерли.

Таһир, ашап туйгач: «Бер җиргә кереп чыгасым бар әле», дип, кайтырга кабалана башлый.

 Ә гармунда уйнап, җырлашып утырмыйбызмыни?  дим мин, гаҗәпләнеп. Симез дустым:

 Иртәгә анысы, Хәниф туган, дия дә ишеккә юнәлә.

Төрекмән малае ашау буенча рекордлар куйса да, уку ягыннан Рафаэль Шиһаповны әллә ни уздырмый иде. Мин бит әле Мансур Вәлиевич дәресләрен сөймәсәм дә, география, тарих, татар әдәбияты, химиядән «дүрт»ле, «биш»легә генә укыйм. Физика, биология дә кызык миңа. Ләкин төрекмән малаеннан берсе дә юк инде. Аның бөтен хыялы тәмләп ашау: «Их, Хәниф, повар булып эшли башласаммы, син килешкә күп итеп пилмән бөгеп куяр идем. Син пилмән яратасыңдыр бит? Шулай булгач, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп ашарбыз без аны, менә күрерсең, туган», ди ул. Әллә бүген безнең өйдә пилмән пешергәннәрен дә сизгән инде.

Таһир озын буйлы, чем-кара чәчле, кыяфәте һинд артистларына охшаган: Радж Капур диярсең инде менә. Кызлар үлеп-үлеп гашыйк үзенә. Бик ялкау икәнен, эшләргә яратмаганын гына белмиләр. Мәктәп бакчасында эшләгәндә дә, көрәгенә таянып, кызык-мызыклар гына сөйләп торырга ярата. Соңгы вакытта без аның белән шуның хәтле ахириләргә әйләнеп киттек ки, Гаҗиев Ринатны башка партага ук күчереп утырттык. Бер партада без хәзер. Алгебра, геометрия дәресләрендә акыллы чырай «ясап» тыңлагандай кылансак та, бүтән дәресләрдә кызык-мызыклар, мәзәкләр сөйләшеп, тик хихылдашып утырабыз. Тәгәрәпләр китеп, идәндә ауный-ауный көләсе килә, тик ярамый, дәрес вакыты бит. Шуңа күрә учларыбыз белән авызларыбызны томалап, укытучыбыз сизә күрмәсен дип, парта астына ук посып пырхылдыйбыз.

Назад Дальше