Бервакытны без тугач - Рәдиф Сәгъди 13 стр.


Бүген Таһир химия дәресендә яңа ишетеп килгән мәзәкләрен сөйли. Бу дәрестә без үзебезне тагын да иркенрәк тотабыз. Яраткан укытучыбыз Нурия апа керә бу фәннән. Ул да безне үз итә, шуңадыр инде мәзәк артыннан мәзәк сөйләнә. Нурия апа үзе тактага ниндидер атом төзелешен сырлый, үзе, безнең чыш-пыш килүгә түземлеге төкәнеп:

 Таһир, җитте, тәнәфестә хихылдарсыз Хәнифләр белән, дип кисәтү ясый. Төрекмән малае:

 Яхшы, Нурия апа, дия дә пышылдап булса да сөйләвен дәвам итә. Ләкин Нурия апа, урыслар әйтмешли, «тут как тут». Тәмам ачуы чыгып:

 Таһир, өйгә бирелгән эшне сөйлә әле, ди. Шундук миңа да эләгә:

 Яртысын ул сөйләгәч, икенче өлешен, Хәниф, син аңлатырсың, ди, нишләптер минем исемгә нык басым ясап. Озын буйлы, таза гәүдәле партадашым торып баса. Аның уенда хәзер мәзәк сөйләү кайгысы түгел, ул кабалана башлый, миннән:

 Ничәнче бит? дип төпченә. Мин, кирәкле битне ачып, китапны аның алдына куям. Их, нәрсә укыганын хет аңлап укыса икән! Тиз генә карап чыгып, өч сүз белән әйтсәң, Нурия апа кирәгеннән артык төпченеп тә тормый инде югыйсә. Юк бит инде, үз акылыңны биреп торып булмагач! Йолкый-тарта, китап укый төрекмән малае. Укытучыбызның да түземлеге бетеп бара.

 Таһир, китабыңны ябып куеп, укыган кадәресен генә үз сүзләрең белән әйтеп бир әле, ди. Җавап бирүче бер мәлгә китапны япкан була да, төпле сүз әйтә алмагач, битләр арасына кыстырып калдырган бармагы белән дәреслекне кире ачып, укуын дәвам итә. Рәтләп җөмлә генә төзи дә алмый бит, ни укыганын да белештерми, аңламый да.

 Алюминий ул, алюминий гаять гаять пластик металл аны аны бик нечкә чы-ы-бык итеп сузарга да, чыбык итеп сузарга да, юка фольга итеп җәяргә дә мөмкин, дип, җөмләне көчкә генә җыеп бетерә. Укытучыбыз, кабат борылып:

 Яле, энем, миңа китереп бир әле китабыңны, ди. Шунда мин стена кырыенда утырган классташымның дәреслеген Нурия апа күрерлек итеп тартып алам да үз букчама тыгып куям. Таһирның җене чыга, парта астында йодрык селки: «китапны бир», янәсе. Химия укытучыбыз исә тактага язуын дәвам итә, үзе:

 Сөйлә, сөйлә, Овезов, ди. Ә Таһир балык кебек: сүзен әйтә алмый. Ни укыганын да хәтерләми бугай. Аңа көмеш ни дә, алюминий ни, атом ни, элемент ни. Үзе, миңа усал итеп: «Бир китапны», дип ырылдый. Сумкамнан бер китап чыгарып, битенә хәтле ачып, шыпырт кына тегеңә төртәм.

 Бер җисемнең икенчесенә икенчесенә тәэсире берьяклы гына түгел. Җисемнәр үзара тәэсир итешәләр тәэсир итешәләр дип укып китә теге.

 Әйе, әйе, Овезов, дәвам ит, дип куя Нурия апа да. Таһир тагын да кыюланыбрак китә:

 Ньютон законнары принципта механиканың механиканың теләсә кайсы мәсьәләсен чишәргә-ә-ә мөмкинлек бирәләр

 Шуннан, шуннан?

 Ньютон законнары хәрәкәтне өйрәнүгә генә түгел, аның белән идарә итәргә дә мөмкинлек бирәләр дигән җиренә җиткәч, классташлар Таһирга карап хихылдаша ук башлый. Партадашым моны үзенчә аңлап, үпкәләп аларга акаеп карап алгалый да сүзен дәвам итә. Нурия апаның да, безгә арты белән торса да, көлүдән дерелдәве сизелә:

 Булды, Таһир, җитте! ди, ниһаять, укытучы да. Әгәр бу физика дәресе булса, мин сиңа «ике»ле куяр идем. Бу химия дәресе, «бер»ле сиңа. Укытучыга ияреп, бөтен класс тәгәри-тәгәри көлә. Ниһаять, эшнең нидәлеге Таһир башына да барып җитә, һәм ул китапны ябып тышлыгын карый, ә анда зур-зур хәрефләр белән «9 класс өчен. Физика» диелгән.

 Үтерәм, кабахәт, ди бу миңа, болай да зур бәбәкләрен алартып. Соңыннан үзе дә ахмаклыгын аңлап, безгә ияреп шаркылдагандай итә. Шау-шуны Нурия апа туктата:

 Яле, Садриев, син сөйләп күрсәт алюминий турында, ди.

 Белмим шул, Нурия апа, укымадым, дим.

 Ялганлыйсың бит!

 Белмим!

 Яхшы! Алайса, сиңа да «бер»ле, ди Нурия апа, инде чынлап та ачуы килеп. Озакламый, дәрес беткәнен белдереп, кыңгырау шалтырый. Барыбыз да ишеккә атылабыз. Химия укытучысы мине генә тоткарлый:

 Хәниф, син каласың, ди. Сабакташлар чыгып бетүгә, миңа вәгазь укырга тотына:

 Нигә шулай җүләр сатасың син? Теләсәң, «биш»легә генә дә укый аласың бит. Таһир дустыңа да булышыр идең. Ярый, иртәгә әзерләнеп кил, «бер»леңне төзәтербез, дип, мине озатып кала. Ләкин мин икенче көнне дә, өченчесендә дә, аннан соң да өйрәнеп килмим. Һәм җавап та бирмим. Ачу чыкты, малай: «ике»ле генә түгел, гел «бер»леләр тезә башлады. Җәмгысы унбергә җитте «бер»леләр. Өстәвенә соңгы чирек бетеп бара.

Ә көннәрдән бер көнне хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концертта, сәхнәдән минем гармун уйнаганыма сокланып, шул ук вакытта горурланып та утырган кадерле укытучымны күреп алам. Юк, мондый кешене рәнҗетергә ярамый, «бер»леләрне төзәтергә кирәк! Чыннан да, мин өч көн рәттән, дәрестән соң калып, барысын да төзәтеп чыгам. Нурия апа миңа караганда да күбрәк сөенә:

Ә көннәрдән бер көнне хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концертта, сәхнәдән минем гармун уйнаганыма сокланып, шул ук вакытта горурланып та утырган кадерле укытучымны күреп алам. Юк, мондый кешене рәнҗетергә ярамый, «бер»леләрне төзәтергә кирәк! Чыннан да, мин өч көн рәттән, дәрестән соң калып, барысын да төзәтеп чыгам. Нурия апа миңа караганда да күбрәк сөенә:

 Менә син аңладыңмы инде ни өчен «ике»леләр куймаганымны, энем? Чөнки «бер»леләрне «дүрт»легә төзәтү җиңел, дип елмая. Их, егетләр, яратам мин Нурия апамны да, химия дәресен дә. Ә дустыма килгәндә, ул да бик талантлы кеше иде. Ул әле Зөлфөкар белән Рифкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамбленә йөреп, конкурста «Пар ат»ны ике тавышка җырлап, лауреат та булды. Ул заманда андый бәяне иң яхшыларга гына бирәләр иде.

Әле бүген дә менә Овезов белән өйгә кайтып барабыз. Күктә якты яз кояшы елмая, аяк астыбызда челтерәп гөрләвекләр ага. Тиздән олы каникул җитә, малай, авылым көтә. Таһир әйтә:

 Их, рәхәт тә инде яз көннәре, өйгә кайтасы да килми, бәлкем, сезгә кереп утырырбыз, әниең Гөлчирә апаны да күптән күрәсем килеп йөри, ди.

 Соң, әйдә, алайса, мин әйтәм. Таһир сүзен дәвам итә:

 Аш пешерүчегә нәрсәгә ул химия, чуртыма да кирәкми, шулай бит, Хәниф?

 Шулай, Таһир, дип җөпләп куям мин дә. Гөрләвекләргә басмаска тырышып, без өйгә ашыгабыз. Тротуар кырыйларындагы бордюрларга тамчылар бәрелеп күбекләнә дә кояш яктысында салават күперләре булып уйный.

Өйгә кайткач, әнкәй әйтә:

 Тиздән каникул җитә, авылда тәртипле генә йөр. Үткән елны да теге кемнәрнең алма бакчаларын баскансыз. Артыңнан күсәк җибәреп, бер ботыңны сындырырлар әле. Ул Гарәфинең теге Рөстәм дигән малаена ияреп йөрсәң, барып чыгарсыз инде, ди.

Ашарга утырабыз.

 Кеше каргышы төшмәсен, шулай бит, Таһир, дип, әни хәзер инде минем дуска эндәшә.

 Шулай, шулай, Гөлчирә апа, дөрес әйтәсең, дия-дия пилмән ашавын дәвам итә дустым.

 Карагыз аны, шукланып ятмагыз! Кеше котыртса да, сәбәп табып борылып кит! Тәтә-бабаңның йөзенә кызыллык китермә. Әнә Таһир бер дә алай хулиганланып йөрми торгандыр әле, шулаймы, энем?

 Әйе, Гөлчирә апа, шулай! Хәниф тә алай түгел инде, болай шаяртып кына әйткәннәрдер сезгә.

 Анысы булыр, бакчага бүтәннәр кергәнне дә сылтарга мөмкиннәр. Авызыңны ачып йөрсәң, ди әни. Шунда Таһирның тәлинкәсе бушап калганын да күреп ала:

 Энем, әйдә, тагын бераз салыйм әле, бигрәк тәмләп ашыйсың инде, әйдә, улым, дип, булачак поварга пилмән сала. Төрекмән малае исә тәрбияле булып кылана:

 Гөлчирә апа, ә үзегезгә каламы соң, ну шуның хәтле тәмле пешергәнсез, ашап туймаслык инде менә,  дип, сыйлаучыны мактый. Пешергән ашыңны шулай бәяләсеннәр әле! Әни дә тегене, авыл мулласын сыйлагандай, кыстый-кыстый сыйлый.

Бакча, басулар дигәннән, азмы-күпме дөреслек бар инде әни сүзләрендә дә. Ул бит алма күрәсе килгәннән түгел, кызык эзләп, үзеңне нимес тылындагы разведчик кебек сизәсең, нишләптер корсакка, күлмәк эченә тутырып алып чыккан алма тәмлерәк тә тоела.

Әле дүртенчедә укыганда микән, Рөстәм әтисе белән көтү көткәндә, Гарәфетдин абый күрше урыс авылы тирәсендә булуыннан оста файдаланган: дәдә Мишаларга кереп, самогон чөмереп чыккан, шунда үзе белән Рөстәмне дә иярткән булган.

 Прәме елга кырыенда гына инде дәдә Мишаларның кәбестәләре. Шу-ундый зурлар: дуңгыз башы хәтлеләре бар. Әйдәгез, иртәгә рәхәтләнеп бер кәбестә ашап кайтырга барабыз, дип, безне үгетли бу. Наил шундук:

 Аларның усал этләре бар, дип кире кага. Рөстәм безгә:

 Этләре аларның ишегалдында, кәбестә түтәленнән еракта, дигәч, мин җүләр ризалык биреп ташлыйм.

Киттек без, ике угры, кәбестә урларга. Югыйсә барып сорасаң да бирәләр иде бит. Әллә урысча белмәү комачаулаган инде, әллә акыл җитмәгән. Алай дисәң, Яңавыл урыслары барысы да татарча әйбәт белә. Бәлкем, төрле-төрле сугыш турындагы кинолар карау сәбәпче булгандыр, шпионнар кебек йөрисе килүдәндер.

Килеп җиттек күрше авылга. Ике ара ерак түгел: бер чакрым гына. Ярларын куе таллар каплаган елганы аркылы чыгасың да, авыл башлана. Рөстәм бу тирәне ныклап өйрәнгән, ахры. Мине яр астына төшәргә чакыра. Чыннан да, түбәндә куаклар арасында басма күренеп тора иде. Менә анысы бик әйбәт булды әле, димәк, суга батмаячакбыз. Шулай да яр буендагы ләмдә резин итекләребез артыннан тирән эзләр кала. Үзара, разведчиклар кебек, ишарәләр, ымнар белән генә сөйләшәбез. Тукталып-тукталып, каршы якны тыңлыйбыз. Этләр өреп куя, без аңлап бетермәгән телдә тавышлар ишетелеп китә, казлар каңгылдаган, әтәчләр кычкырган авазлар килә. Менә без, Белоруссия партизаннары кебек, сак кына басмага менәбез, Рөстәм шунда ук әкрен генә әтисе Гарәфетдин абый кебек:

Назад Дальше