Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология 16 стр.


Утырып сөйләшик

Бу заман шулкадәр тизләнде,
Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.
Әйдәле шушында тукталыйк,
Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.
Каядыр ашыгу, ашкыну,
Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк,
Беләсең, без инде күптәннән,
Ихластан шатланып көлгән юк.
Югыйсә дөньясы бер көлке,
Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.
Күрешәбез кебек үзебез,
Сөйләшкән генә юк күптәннән.
Югыйсә сөйләшер әйберләр
Бихисап бу салкын шәһәрдә.
Тик нигә?
Нигә соң әле дә
«Иртәгә, әйдәле иртәгә».
Әйдәле, барысын ташлыйк та
Сикерик туктамас арбадан.
Нилеккә бу синең шөһрәтең?
Нилеккә бу сиңа ялган дан?
Нигә бу якалы күлмәкләр,
Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?
Шул арба көпчәге астында
Тузанга күмелеп җан бирә.
Кабатлап булмаслык вакытлар.
Утырып сөйләшик әле бер,
Утырып сөйләшик

Шагыйрь

Күрмисеңмени, алар, ни кылганнарын белмичә,

болыннар буйлап йөри

Коръән. «Шагыйрьләр» сүрәсеннән

Төн
Тын гына авылым урамын
Караңгы буяуга буята.
Нигәдер йокламый, тәрәзгә күз атып
Борчылып, уйланып ул ята.
Гасырлар зинданда бикләнеп
Көткәндә ханнардан мәрхәмәт,
Боз һәм ут кавышып хисләнгән мизгелне
Диделәр: тилелек мәхәббәт.
Сүгенеп, шәһәрнең урамын
Җил йөри себереп чүп-чардан.
Җир асты күперен үзенә йорт иткән
Бер фәкыйрь сөйләнә юк-бардан.
Күзләрен билгесез бер яуда югалткан дөньяның
Иманын учакта яндыра чынбарлык.
Вазгыять милләтне бугазлый,
Без түзем, чыдарлык әлегә, чыдарлык.
Ул, борчулы уйларын
Караңгы юраудан читләтеп,
Төн дигән читлектән качарга маташа,
Үзаңын йоклатып.
Болытлы чынбарлык
Яңгырын көткәндә биектән.
Сулыклар, дошманга сатылып,
Халыкны тилерткән
Җил картлыгын каршылый 
Таякка таянып үкенеч тарата,
Варисы булмагач.
Юлчылар адаша догасыз сәфәрдә,
Имештер, уңмагач.
Табигать үз итеп кочаклый үксезен,
Яшенле ис килә һавадан.
Төтенгә катнашып өметле яктылык 
Ут балкый каладан.
Ул нигәдер йокламый,
Борчылып уйланып тик ята
Төн тын гына авылым урамын
Караңгы буяуга буята.

Солдат бәете

Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Ә күктә болытлар тәгәри.
Еларга кирәкми, кирәкми,
Мин кайтырмын, елама, әни.
Күбәләк талпына очарга,
Тыярга кирәкми, очсыннар.
Сусаган, бикләнгән күңелләр
Ак-кара дөньяны кочсыннар
Ак-кара дөньяны кочсыннар
Уйчаннар, хислеләр, хиссезләр.
Бу дөнья әллә соң сезнеке,
Алтынга төренгән күзсезләр?!
Таулардан гөрелте яңгырый,
Сулардан яңгырый ачы зар.
Тау белән сулыклар дус монда,
Чокырлар белән дус текә яр.
Тик кеше беркемгә дус түгел,
Ул, имеш, бер бөек җиһанда.
Күкләрдән сибелсә алхәбәр,
Бу башың китәсе бит ханга.
Кайчакта вак тузан астында,
Чокырда, дулкында чиксезлек.
Бу дөнья сезнеке кебегрәк,
Шуңарга сизелми минсезлек.
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Яшь белән катышып тәгәри.
Күбәләк талпына тәрәздә
Мин кайттым бит, елама, әни!

Яңа заман

Яшьтәш,
Иртәгәгә кабат яңгыр, диде,
Кабат җилле, кабат давыл, ди.
Бүген менә дөнья рәхәт булса,
Иртәгәгә кабат авыр, ди.
Яшьтәш,
Бүлмәдәге соңгы икмәкне дә
Яшердем мин ул тәмлерәк булыр.
Күз яшендә җебетербез аны,
Бераз гына күңеллерәк булыр,
Бераз гына җиңелерәк булыр.
Яшьтәш,
Ишек өстендәге шәмаилне
Мин түргәрәк кертеп элеп куйдым.
Шайтан керсә, үзем каршы алам,
Коръән тотып антны биреп куйдым.
Ә син намазлыктан торма, яшьтәш,
Аллаһыдан үтенеп ярдәм сора.
Өй артына яңа заман килгән,
Яман җилләр бусагада тора

Ходайга хат

Чәлпәрәмә килә көзге төннең
Караңгыга баткан туң күге.
Кылыч булып җиргә яшен ява,
Телемнәргә бүлеп күңелне.

Менә инде тагын каләм язмый,
Менә тагын кичкә авыша.
Ап-ак битләр кабат ерткалана
Һәм ут белән мичтә кавыша.
Каләм язмый, кан тамырын өзеп,
Тәлинкәгә кызыл кара җыям.
Күңел ярсуларын канга манам,
Һәм кабаттан тәнем аңын җуя.
Тәнем аңын җуя, тынгысыз җан
Хатын яза, юллап Ходайга.
Мин хат язам, Ходай, тик белмимен
Син кайда соң, үзем мин кайда?
Мин хат язам
Тамырларда шаулый язгы ташкын,
Җан тибрәнә учак өстендә.
Мин хат язам, Ходай, мин хат язам,
Шәүлә балкый шулчак көзгемдә.
Җан белән тән бер кайтаваз кебек
Очрашалар мизгел тирәли.
Һәм шул мизгел үзәгеннән бүген
Бөтен тормыш бик тиз тәгәри.
Һәм каршыга, салкын бер өн кебек,
Фәрештәнең исә җилләре,
Төн төсендә булган күк йөзендә
Асылынган үлем җепләре.
Караңгыдан дер-дер килеп, куллар
Нокта куя минем хатыма.
Тән дә читтә, җан да миндә түгел,
Бер хис булып, үлем чатында
Басып торам, хатны җилгә кысып,
Хискә сыйган соңгы көч белән.
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым
Вәхшилеккә каршы, үч белән
Тәнем аңын җуйды,
Фәрештәгә башын иде дуамал җаным.
Ярым үле, өзгәләнгән хис мин,
Ярым тере минем вөҗданым
Мин ант эчтем тәнем булган чакта,
Хатка түгеп соңгы канымны.
Мин җанымны әсир иттем хәтта,
Тапшырам дип шушы хатымны
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым

Яшәү рәхәт

Яшәү рәхәт

(Сугышлар, инкыйлаблар һәм башка бик күп кайгы-михнәт күргән әби-бабайлар, абый-апалар истәлегенә.)

Яшәү рәхәт,
Күптән рәхәт инде.
Инкыйлаблар үтте,
Күпме сугыш
Күккә рәхмәт,
Җиргә рәхмәт түзгән өчен,
Безгә рәхәт
Рәхәт булган өчен.
Инкыйлаблар узды,
Узды сугыш.
Капка ачылганда шыгырдаулар
Җанны тәннән аерырга әзер иде.
Йөз тапкыр бәйләнгән канат
Каерылырга әзер иде
Сибел, чәчәк, җилгә,
Ә соңыннан төшәрсең син җиргә.
Тарту көче һаман аска тарта,
Кабер белән тамыр арасына.
Яшәү рәхәт адәм баласына.
Яшәү рәхәт,
Афәт белән афәт
Икәү бергә кочаклашкан чакта,
Хак Тәгалә үзе торды сакта:
җитте, язмыш,
Туктат кайгыларны бу башка.
Сәер,
Яшәү рәхәт.
Күпме сугыш бара дөньяда,
Рәхәт булган өчен
Күпме кайгы-михнәт?!

Нинди төшләр күрәсең син, бабай?

Кемдер яу кырында калды,
Кемгәдер җиңү бәхете татыды,
Кайберләре төрмәләрдә әсир булдылар,
Кемнәрдер бүген дә исән, кемнәрдер инде юк!
Бабайлар рухына дога булып барсын
Нинди төшләр күрәсең син, бабай,
Күзләреңә йокы керәме?
Офык һаман кызгылт төсе белән
Сугыш исен күккә түгәме?

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,
Тынмас туплар һаман шартлыймы?
Бер кайтырбыз дигән иптәшләрең
Әле һаман кире кайтмыймы.

Өн белән төш күперләре буйлап
«Сугыш бетте» дигән кайтаваз
Һаман әсирлектәме син, бабай?
Кайда йөри килми калган яз.

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,
Нинди төстә җиңү бәхете,
Җилфердиме канлы кызыл байрак,
Шанлы үткәннәрнең шаһите.

Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,
Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?
Сугыш бетте, илбасарлар бетте,
Сез җиңдегез!..
Сугыш бетте, бабай,
Бетте

Апрель ае

бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап,

яланаяк чыгып йөгерәчәкмен

Г.Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә язган хатыннан

Тәнгә мунча булган җиргә
Апрель алып килде сине.
Синең өчен апрель ае
Кышның язы,
Язның кышы булды кебек.
Яланаяк чыгып йөгерсәң,
Җил туздырган тузан тәнгә кунар,
Салкын үпкәләрне буар кебек.
Иске киемнәрен ертып ташлап,
Ялагай яз үзенекен итте:
Алып китте сине,
Апрель аен тормыш көзең итте.
Җаның мунча көтте синең,
Савыгыр, дип, халкың көтте сине,
Син милләтне савыгыр дип көттең,
Дәва өмет иттең.
Синең өчен апрель ае
Икейөзле яз малае,
Саклап йөргән икән үчен.
Җанга мунча булмас җирдән
Апрель алып китте сине.
Апрель
Кышның язы,
Язның кышы булды кебек
Халкың өчен.

Фәнил Гыйләҗев

Фәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туа. Бала чагы Татарстан Республикасының Чирмешән районы Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында уза. Ул башта Югары Кәминкә урта мәктәбен, аннары Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә катнаша. Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри сабантуй» (2010) конкурсында икенче урынны ала. «Иделем акчарлагы» (2010) һәм «Таян Аллага» (2011) яшь язучылар бәйгеләрендә шигърият буенча Гран-прига лаек була. 20112014 елларда «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. 2015 елда Татарстан Республикасының төп әдәби журналы «Казан утлары» на эшкә килә. Ул шулай ук 2015 елның май аенда Бакуда узган Азәрбайҗанның Төрки телле яшь язучылар берлеге шигъри фестивалендә, 2017 елның көзендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Ауразия язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Беренче төрки дөнья яшь язучылар форумында катнаша. Төрки телле язучылар белән танышу-аралашу нәтиҗәсе буларак, Фәнил төрки телле каләм әһелләренең һәм рус телендә язучы кайбер шагыйрьләрнең әсәрләрен ана телебезгә тәрҗемә итү эше белән дә актив шөгыльләнә.

Фәнил Гыйләҗевнең милли шигырьләре 2012 елда Татарстан язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителгән «Ак юл» җыентыгында басылып чыга. 2014 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дип аталган җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләре Татарстан матбугатында даими басылып тора. Аерым шигырьләре рус телендә һәм азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яңа татар поэзиясе антология» сенә кертелгән.

2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Азатлыкка атлый татар улы

Назад Дальше