Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология 17 стр.


Фәнил Гыйләҗевнең милли шигырьләре 2012 елда Татарстан язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителгән «Ак юл» җыентыгында басылып чыга. 2014 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дип аталган җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләре Татарстан матбугатында даими басылып тора. Аерым шигырьләре рус телендә һәм азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яңа татар поэзиясе антология» сенә кертелгән.

2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Азатлыкка атлый татар улы

Кирмән каршысында һәйкәл тора,
Мәгърур башын чөеп югарыга.
Тәнен буган тимер богаулардан
Котылырга теләп, арынырга.

Тәнен буган тимер богаулары
Кадалалар тарих төпкеленә.
Яралардан кан саркымый, саркый
Ялкынлы җыр тулы шигырь генә.

Котылырга теләп зынҗырлардан,
Мәгърур башын чөеп югарыга,
Шәһид киткән күпме татар җаны,
Имин көннәр теләп улларына.

Азатлыкка атлап, күпме башлар
Тәгәрәгән җилкәләрдән аска,
Истә әле, истә фида җаннар,
Чал тарихлар басылганнар ташка.

Чал тарихның ишарәсе булып,
Ташта басып тора Җәлил сыны.
Тар коллыктан азат шәһид рухы,
Азатлыкка атлый татар улы!

Казансуның суы кимегән

Ничә гасыр ярларына тулып,
Сабыр гына аккан Казансу
Кечерәеп калган, суы кимеп.
Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!

Чуерланган кирмән ташын юып,
Төпкеленә серен сеңдергән
Тарихыбыз ачылсынга дипме, 
Казансуның суы кимегән?!

Яманнарын гына язма, Хода!
Яланнар соң кемнәр кулында?!
Хәтта елга яры кысанайган
Кимсетелгән кирмән буенда.

Яр буенда уйга батып йөрим:
Казансуның төбе күренә
Тар үзәнле халык түгел лә без!
Болай булу тиеш түгел лә!

Мин ышанам кайтыр әле язлар!
Үзәннәр бит әле кипмәгән:
Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,
Җимерелер дамба-киртәләр

Бибимәмдүдә абыстайга

Юл читендә көчек калды, күз атып,
Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып!
Шул көчектәй калган нәни Апуш та,
Әнкәсенең җеназасын озатып.

Тау башыннан чишмә чыккан ургылып,
Юл ташлары калган, җандай убылып.
Нәни Апуш шул урамнан узгандыр,
Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып.

Кул сузымы Сасна Субаш арасы,
Бүлеп тора бары Күшет елгасы.
Шул елгага тамгандыр ла Тукайның
Иң әүвәлге ачы шигъри күз яше.

Башны идек, дога кылдык бу көндә
Олуг шагыйрь әнкәсенең кабрендә:
«Аллаһ разый булсын синнән мәңгегә,
И пәйгамбәр әнкәседәй Мәмдүдә!»

Авылыма кайтам

Авылыма кайтып барам әле,
Урамнарга асфальт түшәлгән;
Кайберәүләр бакчасында һаман
Чыга алмый йөри түтәлдән.

Олы юлның мосафирын дәшеп,
Мәчет манарасы утлары
Балкып тора эңгер төшкән чакта,
Утлап йөри Фәһим тулпары.

Авыл кырыенда зират. Тынлык.
Агачларны шактый кискәннәр
Яңа каберлекләр калкып тора,
Дога кылып уза исәннәр.

Кибет арты. Карт буйдаклар тора
Эшсезлектән, шунда чүмәшеп;
Су буеннан казлар кайтып бара,
Эш майтарган кебек, гүләшеп.

Тезелешеп утырыша йортлар:
Кайсы агач аның, кайсы таш,
Кайсы капкаларга йозак элгән,
Кайсы өйдә пешә тәмле аш

Түбән очтан көтү кайтып килә,
Этләр өрә иң бай йортларда.
Мал башы да шактый сирәгәйгән,
Арткан бушап калган йортлар да

Авылыма кайтып киләм әле.
Сагындым бит, авылым, сагындым!
Тыкрык саен урый-урый кайтам
Сукмакларын бала чагымның.

Гөнаһ илә тәүбә

1.

Гөнаһ кылу башта коточарлык
Авыр зур йөк булып тоела.
Хаталанган саен ул йөк бушый,
Җиңеләя бара, җуела.

Шулай итеп, «тырыша торгач», беркөн
Сизелми дә башлый авырлык.
Хаталанган саен өелә тора
Гөнаһ арты гөнаһ, тау булып.

2.

Мин тәүбәгә киләм, таң атканда.
Кичен тәүбәләрем бозыла;
Гомер җепләрендә тәсбих булып,
Гөнаһ катыш тәүбә сузыла

Мәхәббәт һәм нәфрәт арасыдай
Якын гөнаһ тәүбә арасы:
Тәүбә итсәм иске хаталардан,
Кабат туып тора яңасы

3.

Ялгыш адым сөйри җәһәннәмгә,
Тәүбәләрем тартып чыгара:
Тәүбә арты гөнаһ, кабат тәүбә 
Җан шайтанга шулай олага!

«Күңел шайтан!» диләр, күңел зәгыйфь!
Мин гөнаһлы адәм баласы.
Ә шулай да, җәһәннәмгә түгел,
Җәннәтләргә килә барасы.

Җеназа

Җеназа

Манаралар калкып дәшеп тора
Яңгыратып күкләр пәрдәсен
Мөәзин азан әйтә
Шул мизгелдә
Тын калмыйча ничек түзәрсең?
Азан белән намаз арасымы
Яшәү белән үлем арасы?
Мәрхүмнәрне искә алган чакта,
Нәкъ шулай ук тынып каласың

Мизгел генә бары,
Берни түгел.
Бөтен гомер бары бер мизгел!
Күкне ярып, азан ишетелә:
Соклана да, сыктый да күңел

Соклана да күңел, тетрәнә дә:
Гавам соңарттырды намазга
Дөнья куып дөнья куйды берәү,
Намазлары мәңге казада

Соңгы намаз.
Соңгы тәкъбир.
Тынлык
Яшь тыгыла килеп бугазга.
Алда ләхет ята.
Ул намазсыз.
Һәм укыла аңа җеназа.

Йомшак куллар

Йомшак куллар тиеп,
Таң атканда сөеп,
Назлап сыйпадылар башларым.
Иртә таңнан торып,
Көтүләрен куып,
Пешерде ул тәмле ашларын.
Ул пешергән ашлар
Андый аш юк башка,
Ул ашларның тәме хәтердә.
Ул ягымлы тавыш
Шундый якын, таныш,
Пышылдар күк, менә әле дә

Пышылдар күк, назлап:
 Уян, соңга калма!
Сөеп сыйпар кебек башымнан.
Юлга чыккан чакта
Озата калыр арттан,
Йомшак кулын куеп кашына.

Капкадагы калай
Күңелемә балдай
Догаларны яттан беләдер.
Ул калайның йөзе
Йомшак куллар эзен
Минем сыман якын күрәдер.

Йомшак куллар салган
Икмәк исе калган
Сеңеп капкадагы калайга.
Уелгандыр җанга
Таңда уянганда,
Шул кулларны тоям һаман да.

Ул ягымлы тавыш,
Күзләрдәге сагыш,
Маңгайдагы гасыр эзләрен,
Йомшак куллар ямен,
Ашларының тәмен
Башка берәүдә дә күрмәдем.

Тукай китабы

Мин Тукайны укып уйга калам:
Берни үзгәрмәгән, шул ук чор.
Ачлык тоткан милләттәшләремнең
Телләрендә һаман бер үк җыр.
Дөнья үзгәртергә теләүчеләр
Тик үзләре генә үзгәргән.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Тукай моңы агар күзләрдән.
Тукай багып ачы көләр сыман,
Көләр сыман бездән кычкырып.
Һәм ютәлләр ил ютәле белән:
«Бетәсез бит, диеп, тончыгып».
Шул ук хәлләр, берни үзгәрмәгән.
Шул ук гасыр, дәвер, шул ук чор.
Хурлыгыңа түзә алмаганнан
Ни яшь агыз шунда, ни кычкыр
Бар да шул ук. Шул ук дошманнар да,
Сатлыклары, дусты, куштаны
Татар акылы төштән соңдыр, әмма
Узып бара сыман төш чагы.
Узып бара сыман гомер аты,
Дилбегәсе бездә түгел лә.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Күзләрендә Тукай күренә.
Тукай китапларын укыймын да
Сүгенепләр килә куясы
Дөнья матур, Такташ әйткән сыман
Фәхеш бары кеше дөньясы.
Алда ята Тукай китаплары.
Һәм башкалар
Шул ук, шул ук чор
Шагыйрьләрне укыйм, шигырь язам
Артта үзгәрешсез биш гасыр.

Тукай ятимнәре

Тукай һәйкәле янында сукбайлар йоклап ята.
Ә ул әйтерсең аларны шигырь укып юата.

Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,
«Тотса мәскәүләр якаң»,  дип, як-якка төкеренә

«Тотса мәскәүләр якаң»,  дип ачындың, татар улы.
Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.

Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,
Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны.

Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,
Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкреләр

Ничә буын үсте инде кисек тел иман белән.
Кителде күңел кыллары, изелдек «Иван» белән

«Ваня» исемен күтәрде күпме татар малае,
Кысалар кысылган саен, акыл барды тараеп

Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?
Телләребез «тырмаланды», дәшмәс булды әниләр

Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды,
«Тырмалы» Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны

Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая барды һаман,
Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман

Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,
Урыс кышыннан үпкәңне үптереп туңдырдың шул

Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,
Сәрхуш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.

Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,
Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә

Тарих өземтәсе

Дала җиле
Дөнья тоткан кавемнәрнең рухы
Болгар ташларына сеңеп калган.
Бабам калканына тамырланып,
Ерак далаларда башын иеп,
Җилдә бәргәләнә күпме кылган.

Шәһри Болгар безнең кала. Ләкин
Алай кыска түгел безнең тарих.
Төркиләрнең Атилласын, Күлтәгинен,
Батый ханны гына искә алыйк!

Идел, Чулман, Нократ һәм Чирмешән 
Безнең бүгенгебез, безнең сулар.
Бар иде бит Татар Бугазыннан
Татар Күленәчә киңлекләрне
Иләп колачлаган шанлы чорлар.

Ислам хак дин, сүз юк! Ә шулай да
Татар халкы булган Болгаргача!
Яугирлекне вәхшилеккә тиңләп,
Кемнәр анда тарихыннан кача?

Болгарыбыз чорлар өземтәсе
Бу изге җир 
Бабамнарның сәҗдә кылган җире.
Киң Иделне кичеп, чәчләремне
Сыйпап үтте шанлы дала җиле.

Хач-манара
Хач-манара нигезендә ташлар 
Татар зиратының кабер ташы.
Кәгъбәтулла тарафына багып
Тәгәрәгән күпме татар башы.

Җиргә сеңеп барган хәрабәләр
Чикли алмас безнең хәтерләрне:
Хач-манара нигезеннән багып
Газаплана татар каберләре

Хач-манара корып сөякләрдән,
Сөякләргә табынучы кавем
Канга буяп йөргән диварларны,
Арба көпчәкләрен, Кабан күлен

Каратуннар йөргән илебездә,
Карачкылар корып, дала гизеп
Айны каплап, хач эленгән күктә,
Чаң кагыла татар рухын изеп.

Чаң агыла инешләрне иңләп.
Иңрәп, чүгеп куя илсез коллар.
Кәгъбәтулла тарафына багып,
Манарада чыңлый колоколлар

Заман тузаны
Башкаланың Татар бистәләре
Чумып бара заман тузанына.
Тукай үпкәсенең өянәге
Шул тузанны сулап кузгалыр да
Бер ютәлләр, ишеп диварларын.

Алар җәдитлекне сөя иде.
Кичерегез!
Без дә кадим түгел.
Сезнең дәвер тузан гына инде

Килер көндә без дә тик тузанмы?!
Тормыш дәвам итә, алга китә
Ә хәтерсез милләт үзе тузан
Белмим
Алда ни мәхшәрләр икән?..

Белмим
Алда бармы якты тормыш?
Бездән калыр буын татарлармы?
Без җимереп өлгермәгәннәрне
Безнең улларыбыз ватарлармы?
Өзелерме чорлар элемтәсе?
Килер таңнан, татар, ни көтәсең?
Дөнья тоткан кавем улымын мин 
Хәтеремдә тарих өземтәсе.

«Безнең курку белмәс җайдак кавем»

Назад Дальше