Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология 18 стр.


Тарих өземтәсе

Дала җиле
Дөнья тоткан кавемнәрнең рухы
Болгар ташларына сеңеп калган.
Бабам калканына тамырланып,
Ерак далаларда башын иеп,
Җилдә бәргәләнә күпме кылган.

Шәһри Болгар безнең кала. Ләкин
Алай кыска түгел безнең тарих.
Төркиләрнең Атилласын, Күлтәгинен,
Батый ханны гына искә алыйк!

Идел, Чулман, Нократ һәм Чирмешән 
Безнең бүгенгебез, безнең сулар.
Бар иде бит Татар Бугазыннан
Татар Күленәчә киңлекләрне
Иләп колачлаган шанлы чорлар.

Ислам хак дин, сүз юк! Ә шулай да
Татар халкы булган Болгаргача!
Яугирлекне вәхшилеккә тиңләп,
Кемнәр анда тарихыннан кача?

Болгарыбыз чорлар өземтәсе
Бу изге җир 
Бабамнарның сәҗдә кылган җире.
Киң Иделне кичеп, чәчләремне
Сыйпап үтте шанлы дала җиле.

Хач-манара
Хач-манара нигезендә ташлар 
Татар зиратының кабер ташы.
Кәгъбәтулла тарафына багып
Тәгәрәгән күпме татар башы.

Җиргә сеңеп барган хәрабәләр
Чикли алмас безнең хәтерләрне:
Хач-манара нигезеннән багып
Газаплана татар каберләре

Хач-манара корып сөякләрдән,
Сөякләргә табынучы кавем
Канга буяп йөргән диварларны,
Арба көпчәкләрен, Кабан күлен

Каратуннар йөргән илебездә,
Карачкылар корып, дала гизеп
Айны каплап, хач эленгән күктә,
Чаң кагыла татар рухын изеп.

Чаң агыла инешләрне иңләп.
Иңрәп, чүгеп куя илсез коллар.
Кәгъбәтулла тарафына багып,
Манарада чыңлый колоколлар

Заман тузаны
Башкаланың Татар бистәләре
Чумып бара заман тузанына.
Тукай үпкәсенең өянәге
Шул тузанны сулап кузгалыр да
Бер ютәлләр, ишеп диварларын.

Алар җәдитлекне сөя иде.
Кичерегез!
Без дә кадим түгел.
Сезнең дәвер тузан гына инде

Килер көндә без дә тик тузанмы?!
Тормыш дәвам итә, алга китә
Ә хәтерсез милләт үзе тузан
Белмим
Алда ни мәхшәрләр икән?..

Белмим
Алда бармы якты тормыш?
Бездән калыр буын татарлармы?
Без җимереп өлгермәгәннәрне
Безнең улларыбыз ватарлармы?
Өзелерме чорлар элемтәсе?
Килер таңнан, татар, ни көтәсең?
Дөнья тоткан кавем улымын мин 
Хәтеремдә тарих өземтәсе.

«Безнең курку белмәс җайдак кавем»

Безнең курку белмәс җайдак кавем
Иярләде байтак атларны.
Тик ахырдан күндәм чаптарларга
Ия булды кулы ятларның.

Бер кавемнәр җиңелеп откан чакта,
Икенчеләр җиңеп оттырды.
Ил өчен дип җанын фида кылды,
Ә тезгенен кемгә тоттырды?!

Җиңелеп тә отмас идек, беләм,
Көрәш бара икән җиңәргә!
Тик читләрне якын җибәрмәскә
Акбүзеңә, тезген-ияргә!

Яугир дигән ат алгансың икән,
Каралтмаска кирәк ак атың!
И татарым! Атсыз калсаң да син
«Хөр Ватан!» дип борының канаттың.

И татарым! Син өйрәткән атлар
Ятлар өчен канат булдылар.
Алар безгә яманатлар такты,
Ә үзләре җайдак булдылар.

Кемнәр атта шулар дөнья көтә,
Кем егылып калган шул атсыз!
Син өйрәткән атка йөгән салып,
Дәүләтеңне талый һәр затсыз.

Безнең курку белмәс яугир кавем
Ат өстендә җиргә яралган.
Йөгәнлисе, иярлисе иде
Бу җиһанны кабат, яңадан!

Ризасызлык

Мәйданга козгыннар җыелган,
Әйтерсең арада мәет бар:
Дәшми дә, күрми дә тик торсаң,
Телеңне, күзеңне чукыйлар.

Халыкка, хаклыкка сансызлык
Хокуксыз кавемгә урын тар
Алышта абынсаң, сөрлексәң,
Таптарлар, изәрләр, сытарлар

Кыядан берәүләр мал саный,
Биектән түбәнгә упкын бар.
Төпкелсез карашлар дәшмәс, тик
Каһәрле бәддога укырлар

Рәхмәт, Мәскәү!

(Ироник шигырь)

Рәхмәт, Мәскәү!
Син булганга без исәнбез.
Синең хакта күпме михнәтләр чиккәнбез.
Син измәсәң, син сытмасаң нишләр идек?
Гамьсезлектән бетәр идек бик күптән без.

Рәхмәт, Мәскәү!
Без татарга гамь биргәнсең,
Җан тартышып яшәү өчен тәм биргәнсең.
Файдаң тиде йоклатмадың, уяу иттең.
Рәхмәт булып, бәгыремдә кайный үтем.

Рәхмәт, Мәскәү!
Син өйрәттең эшкә безне.
Ишәкләрең бер иртәдә тышау өзде.
Һәр көтүнең була диләр көтү башы.
Һәр кавемгә башбирмәс баш була изге.

«Изге» ләрне, рәхмәт, кулга ияләштердең.
Сиңа ихлас соклануым һич яшермим.
Синең болыт каплаганга мин яшенлим.
Син булмасаң, йә, әйтеп бак!
Кем инде без?

Син булганга тешләнелгән бу телебез.
Янә рәхмәт!
Тел авыртмый юк тешебез.
Син хөсетне көнләштергән татар ич без!
Суккан саен сырт куярлык бар көчебез.

Рәхмәт!
Безне гел кожгыттың, кызыктырдың,
Биеттердең, уйнаттырып үз кубызың
Марҗа, диеп җыермадык борыннарны
Колач җәеп каршы алды синең кызың.

Син җәберләп безне һаман маташсаң да,
Уртак онык тыпырчына катнаш канда.
«Папа» димәс, «әти» дияр ул бер таңда.
Урыс тапмас, татар табар безнең марҗа.

Рәхмәт, Мәскәү!
Үз башыңа көчәнгәнгә:
Без татарны чукындырган, көчләгәнгә
Без яшибез син кысканга үҗәтләнеп,
Без исәнбез һаман сиңа үчләнгәнгә!

Иске Казан кирмән нигезе

Иске Казан кирмән нигезе

(Лирик поэма)

Казан Арча тимер юлының Камай тукталышыннан ерак түгел «Иске Казан» музей тыюлыгы урнашкан. Тарихи елъязмалар һәм борынгы риваятьләр буенча биредәге шәһәрлектә хәрби корылмада кайчандыр тулы канлы тормыш кайнаган.

Үзенә тартып торучы сихри табигатьле бу урында татар яшьләре 2000 еллардан башлап, җәй көннәрендә табигатькә чыгып, җыеннар үткәрә, шанлы чорларыбызны искә алып, фәлсәфә кора, ял итә, агачлар утырта

1.

Казансудан без дә балык тоттык,
Казан астык Кирмән буенда.
Чәй кайнаттык шифа-үләннәрдән
Ханнар чишмәсенең суыннан.
Таңбатырлар, Таңсылулар сыман
Без дә эчтек сөю ширбәтен.
Кара яллы төнне без дә кичтек,
Ут сакладык:
«Сүнә күрмәсен!»
Учак кырыенда үтте ул төн.
Синең йөрәк янды
Ә минем
Башмак белән чалбар очы көйде
Кырыс иде никтер шагыйрең.
Төне суык иде.
Төн салкыны
Үзәкләргә үтте, бәгырьгә.
Ягар утын бетте
Шушы мизгел
Күз алдымнан китми әле дә.
Кемнәр кайдан җылы эзләгәндер,
Ә син миңа килеп сарылдың.
Сүз дәшмәдең.
Тик күзләрең әйтте:
«Мин сагындым сине, сагындым!»
Кочагыма сеңдең һәм җылыттың
Таш балбалдай хиссез йөрәкне.
Учак көлгә калып сүрелгәндә,
Саф сөюең, назың кирәкте.
Иске Казан җиле, учак көлен
Әфсен әйткән камдай бөтереп,
Сабантуйда беренчелек алып,
Мәйдан әйләнүче ат кебек,
Чирәмнәрнең башын иеп узды
Һәм бәйләде безнең чәчләрне.
Шул мизгелдә төн карасын ярып,
Күктә чатнап яшен яшьнәде.
Җир-анабыз үзе түшәк булды,
Җилләр безгә юрган иде күк,
Бер-беребез өчен учак булдык,
Түшәмебез булды төнге күк.
Төн үткәрдек Кирмән нигезендә,
Казансуның борма ярында.
Бар гавамнан читтә, бер дулкында
Серләште тик ике җан гына.

2.

Төн карасы, чигенүче яудай,
Офыкларга ал кан түккәндә,
Төтен исе бәгырьләрне төтеп,
Сабыр төбе чиккә җиткәндә,
Казансуны томан сарган чакта,
Бар тереклек җылы көткәндә,
Таңбатыр һәм Таңсылудай икәү
Таң аттырдык чыклы иртәдә!
Таң аттырдык чикмән уртаклашып,
Икебезгә уртак тын алдык
Һәм өздереп йөрәк җырын сузган
Тургай моңын тынып тыңладык.
Ә ул очты безгә бәхет юрап,
Фатихасын биреп, алкышлап
Тыңладылар аны, башын иеп,
Бөдрә таллар, зифа камышлар.
Ул җырлады канат җилпи-җилпи,
Шат кайтаваз булып үткәннән:
Бу тугайда, диеп, Таңбатырлар,
Таңсылулар дөнья көткәннәр.
Бу тугайда учак тергезгәннәр,
Туй иткәннәр, казан асканнар,
Изге теләк теләп, агачларга
Бәйләгәннәр ап-ак тасмалар.
Бу тугайда Казан җайдаклары
Тулпарларга йөгән кидергән.
Сөңге аткан, җәя тарткан затлар
Гашыйк булган, сөйгән, сөелгән
Бу тугайда, чиләк-көянтәсен
Аскан көе горур иңенә,
Су ташыган Казан сылулары
Текә ярдан кирмән өенә.
Бу тугайда су төбенә киткән
Алтынбәкнең алтын казаны.
Ил өстенә яу килгәндә, халкым
Шунда кичкән бәла-казаны.
Бу тугайның имән Кирмәненнән,
Уктай очып атлы батырлар,
Ил өстенә килгән дошманнарны
Япанчыдай канга батырган.
Бу тугайда әче төтен исе
Томан белән бергә тарала.
Үрләп янган кызу учакларның
Чал шаһиты күмер-көл кала.
Шаһит булып таулар, валлар кала,
Чишмә кала, кала тугайлар
Сызылып таңнар ата, һәм күкләрдә
Сөю җырын көйли тургайлар.

3.

Кара ялын җилдә җилфердәтеп,
Җанга кешнәп кайчак төн керә.
Шул мизгелдә, иңне-иңгә терәп,
Юатырдай кешем син генә.
Шул мизгелдә мин уйларым белән
Кайтып киләм Иске Казанга:
Таңбатырлар белән Таңсылулар
Парлап дөнья көткән заманга.
Мин Таңбатыр, син Таңсылу булып,
Ут саклаган чакка икәүләп.
Һәм уянып китәм
Колагыма
Син дәшәсең икән, иркәләп.
Һәм үбәсең юеш маңгаемны,
Чигә чәчем сыйпап җай гына.
«Бар да үтте»,  диеп пышылдыйсың,
Атмаган тик бары таң гына
Күзләреңнән күрәм:
Сагынгансың!
Сарылгансың куздай тәнемә.
Таң атмаган, тургай моңы да юк,
Куркыныч төш үткән өнемә
Саташылган:
Имеш, Таңбатырлар
Ауга түгел, яуга киткәннәр,
Кирмән, имеш, янып, көлгә калган,
Ә чишмәләр, никтер, кипкәннәр.
Казанда су беткән.
Балыклары
Көеп ята казан төбендә.
Тугайларда тургай моңы тынган,
Һәр тарафта күмер-көл генә
Һәр тарафта әче төтен исе,
Таңсылулар тиңсез калганнар,
Таңбатырлар бил алышкан җирне
Басып киткән манкорт кылганнар.
Манма тиргә чумып, уйга батып
Карап ятам тирмә читенә.
Чорлар аша гүя бабамнарның
Кисәтүле тавышы ишетелә.
Дәшә кебек алар:
«Үз Кирмәнең
Корырга син, улым, онытма!
Үз дәүләтең булсын үз телеңдә
Сөйләшсеннәр өчен оныклар,
Без җан бирдек, яу кырына ятып,
Саклау өчен нәсел-дәвамны,
Үз Кирмәнең кору тиеш, улым,
Җан авазын ишет бабаңның!»

4.

Мин аңладым бабам ишарәсен 
Колак салдым тургай җырына.
Кара яллы төнне җаннан куып,
Кулларыңны алдым кулыма!
Ханнар чишмәcенең суын сибеп
Утырттык без икәү куш имән.
Имәндәй нык гаилә булсак иде
Һәм гомерлек ярлар, җан сөйгән!
Сүрелмәсен уртак учагыбыз!
Шаулап үссен имән, каеннар!
Яңа корган Кирмән нигезенә
Ут салмасын дошман, хаиннар!
Эт токымлы җаннар чокыр казып
Шартлатса да Бутлер дарысын,
Какшамаслык булсын нигезебез!
Кыенлыкның җиңеп барысын,
Яңа тарих ясыйк, елъязарлар
Үрнәк итеп дастан язарлык:
«Татар исән, яши, дәүләт кора,
Менә кайда, диеп, татарлык».
Казансудан бездәй балык тотсын
Һәм эзлэсен асыл алтынын
Идел-йортның суын эчеп үскән
Һәр Сылуы, һәрбер Батыры!
Кирмән нигезендә урман булып,
Гаскәр булып үссен имәннәр!
Бездән соң да хөр дәүләтләр корсын
Берсен берсе өзелеп сөйгәннәр.
Чикмәнле төн.
Тургайлы таң.
Учак
Иске Казан Кирмән нигезе.
Яңа Таңбатырлар, Таңсылулар,
Рәхмәт әйтеп, Сиңа кул изи.

Җәмәгать урыннарында эшләүчеләр

Назад Дальше