Кырлай кызы Айсылу - Альберт Сафиулла улы Гаделшин 5 стр.


Барчагызга да Аллаһының рәхмәте яусын. Көндезге намаздан соң Бөек хан ярминкәгә киләчәк. Бөек ханны көтегез!

Сөрәнче төргәген корал кебек тотып, тәкәббер кыяфәтен саклап чыгып китә. Супер пәрдә ачыла. Кошлар сайрый, кәрван башы Мәхмүт чишмә янына килеп су эчә.

Салмак бию көе яңгырый. Иңнәренә кувшиннар күтәреп, милли киемнәрдә дүрт кыз чыга. Алар төрле матур хәрәкәтләр ясап бииләр. Мәхмүт кызларга сокланып, карап утыра Кызлар биюләрен тәмамлап, чишмәдән кувшиннарына су алып, кыр казларыдай тезелешеп чыгып китәләр.

Мәхмүт тә, су эчеп, битен чылатып, үз эше белән китә. Рус халык бию көе яңгырый. Кулына кувшин тотып, су алырга дип, Игнат килә. Аның кәефе күтәренке, ул, күбәләкләр куа-куа, бию хәрәкәтләре ясый Ерактан Афанасий тавышы ишетелә.

Афанасий тавышы. Игна-а-ат, Игна-а-ат! Кая китеп югалдың?

Игнат. Мин хәзер, хәзер, Афанасий дәдәй, менә су алам да

Чишмәдән кувшины белән су алып, ашыгып чыгып китә. Идел буеннан Акъегет белән Казилә йөгерешеп керәләр, алар бер-берен куышып уйныйлар. Музыка яңгырый, кара-каршы җырлыйлар.

Сибелә таңның кояш нурлары
Кәрван чатырлары өстенә.
Болыннарда чәчәк, күңелемдә
Син генә тик, син генә.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.
Көтмәгәндә сине таптым,
Ничек татлы йөрәк тибеше.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр кешем син генә.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.

Акъегет. Казилә, беләсеңме, безнең кәрван сәүдә кәрваны гына түгел, ул бәхет кәрваны да. Мин бәхетле, шушы кәрванда килеп сине таптым.

Казилә. Акъегет, мин дә бик-бик бәхетле, сине очраттым, мәхәббәтемне таптым. Явыз убыр Аждаһа белән Әҗәлдән коткардың.

Акъегет. Казилә, миңа кияүгә чык! (Кызны күтәреп кулына ала, шаярып бөтерелә.)

Казилә (оялып). Мин риза-а-а, Акъегет.

Җырлыйлар.

Кәрваныбыз ерак юллар узды,
Идел кичеп, бөек таулар үрде.
Бәхет, үзе эзләп, безне тапты,
Син сөекле чибәр бер затны.
Кәрван юллары үрләр менә,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.

Олы юлдан узган кәрваннарның
Һаваларга оча тузаны,
Мәхәббәтең уртак булса гына,
Сизелми гомерләрнең узганы.
Кәрван юллары борма-борма,
Иркәләр, сөяр ярым син генә.

Җыр тукталуга кара киемнәргә киенгән яшь хатын-кыз килеп чыга, ул Аждаһа. Аның кулында зөбәрҗәт ташлардан тезелгән муенса-гәрәбә.

Аждаһа. Әй егет, шушындый чибәр кәләшеңә алып җибәр әле шушы зөбәрҗәт муенсаны! Бөтен ярминкәне бетереп эзләсәң дә мондый затлы муенсаны таба алмассың. Болгар осталары эше, ә зөбәрҗәт ташлары Урал тауларыннан җыелган.

Егет муенсаны кызыксынып карый. Аждаһа егетнең кулыннан муенсаны алып, Казиләнең муенына куеп күрсәтә.

Кара-кара, егет, ничек үзенә килешә, кәләшең нур кебек балкып китте. Биш алтын тәңкәгә ал, егет, китәргә ашыгам.

Акъегет. Казилә, сиңа ошыймы муенса?

Казилә (уңайсызланып). Белмим, белмим, кирәкмидер

Аждаһа. Ничек инде кирәкмәсен? Бик кирәк, бу яшь киленнәр генә бизәнә торган муенса. Мә, ал, ал, егет, биш тәңкә күп акча түгел.

Акъегет икеләнеп тормый, кесәсеннән алтын тәңкәләр белән янчык чыгара.

Акъегет. Исемем Акъегет булмасын, ун алтын тәңкәгә алам, мә!

Аждаһа янчыкны алу белән чыгып китә.

Казилә. Акъегет, нигә дип алдың инде? Бу хатын миңа һич тә ошамады, күзләре ниндидер куркыныч, еланныкы кебек.

Акъегет. Мин аны искә дә алмадым. Юкка борчылма, әйдә, безне югалтканнардыр.

Ашыгып чыгып китәләр. Икенче яктан Аждаһа кача-поса керә, кулын уып шатлана, ямьсез итеп көлә-көлә чыгып китә.

Музыка лейтмотив күренешне күренешкә бәйләп бара. Солтанбәк белән Тимерҗан яшьләрне эзләп керәләр.

Солтанбәк. Кая китеп югалдылар икән, әле генә биредә иделәр бугай.

Тимерҗан. Солтанбәк ага, борчылма, алар ярминкә карап йөриләрдер.

Сәүдәгәр Афанасийны ерактан күреп ала.

Солтанбәк ага, карале, кем килә, сәүдәгәр Афанасий Знатный.

Афанасий белән Игнат керәләр, шатланып исәнләшәләр.

Афанасий. Исәнме, исәнме, Солтанбәк әфәнде, менә очраштык та.

Солтанбәк. Әссәламегаләйкем, сәүдәгәр Афанасий Знатный. Әйе, ярминкәгә халык күп килде. Әнә тагын бер таныш, Төркиядән Мөбарәк би килә.

Колачын җәеп, шат күңелле, җор сүзле Мөбарәк би керә.

Мөбарәк. Ай-вай-вай, Аллам, кемнәрне күрәм мин. Сарайчык шәһәренең атаклы сәүдәгәре Солтанбәк әфәндене, кара инде, кара, Пскауның сәүдәгәре, дустым Афанасий Фёдоровичны. Алла белә, кемнәрне күрәсем килсә, шулар каршыма киләләр. Йөрәгем сизә, шушындый зур ярминкәдә сәүдә яхшы булачак. Әссәламегаләйкем, хөрмәтле аксакаллар! (Кочаклашып күрешәләр, иң кагышалар.) Афанасий Фёдорович, син һаман да яшь егетләр кебек, ә Солтанбәк әфәндегә кара инде, яшь кияү егете диярсең, бәхете, шатлыгы тышка ашып тора. Мин бик шат, бик шат сезләрне күрүгә.

Афанасий. Исәнме, исәнме, Мөбарәк би! Күпме сулар акты, күпме гомер узды. Ну, Мөбарәк би, ярминкәгә нинди товарлар алып килдең, ниләр белән шатландырасың?

Мөбарәк. Җаның ни тели шул бар, хөрмәтле Афанасий Фёдорович. Төркия бай ил. Кипкән җиләк-җимеш дисеңме, төрле ефәк тукымалар. Хатыннарыгызга хуш исле майлар, алтын-көмештән яшь кызларга бизәүләр, нәфис чүәкләр, читекләр. Атлас, парча, төрлесеннән. Минем лапастан җаның теләгәнне сайлап ал.

Афанасий. Киләм, киләм лапасыңа, Мөбарәк би, кирәген сайлап алам, Алла боерса. Солтанбәк әфәнде, килешкәнчә, синнән йөз пар болгар итекләре алам, сезнең Болгар күн итекләрен киеп туздырып булмый. Пскау халкы кулдан тартып алып бетерәчәк.

Солтанбәк. Синең кебек сәүдәгәргә бернәрсә дә кызганыч түгел.

Мөбарәк. Солтанбәк әфәнде, ә миңа, үземә, бер пар болгар итеген калдыр. Аякның үлчәвен үзең күрәсең. (Аягын күрсәтеп боргалый, барысы да көлешәләр.)

Солтанбәк. Кунакның теләге, минем өчен хан боерыгы кебек, Мөбарәк би.

Афанасий. Менә килештек тә. Ә хәзер мин сезне үземнең чатырга әче бал авыз итәргә чакырам. Халык дөрес әйтә, бер мәртәбә яхшы итеп сугышуга караганда, йөз мәртәбә, начар булса да, сәүдә итү яхшырак, ди.

Солтанбәк. Әйе, әйе, Афанасий Фёдорович, сугышуга караганда, сәүдә итү яхшырак.

Афанасий. Ну, дуслар, әйдәгез, минем чатырга, әче балдан авыз итәрсез!

Солтанбәк. Э-эй, Афанасий Фёдорович, безгә әче бал эчәргә ярамый, Коръән-Шәрифләре рөхсәт итми. Мөхәммәд пәйгамбәр, урыны оҗмахта булсын, бер дә рөхсәт итми, зур гөнаһ, ди.

Афанасий. Ул браганы эчү аз гына гөнаһлы, ә балны эчәргә Ходай үзе кушкан.

Солтанбәк. Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез, минем чатырга, тәмләп, яшь сарык итеннән бишбармак ашарбыз, баллап чәй эчәрбез

Афанасий. Чәйләп алу да яхшы булыр. Әле ярминкә бер айлап барачак бит, безгә дә җитешербез.

Мөбарәк. Менә, менә бик дөрес әйтәсең, Афанасий Фёдорович, җитешербез, Алла боерса.

Солтанбәк. Менә килештек тә, әйдәгез, киттек безгә!

Лейтмотив музыка яңгырый, кунаклар китәләр. Казилә белән Акъегет керәләр. Алар бер-берен куып уйныйлар.

Акъегет. Казилә, киеп кара инде муенсаңны!

Казилә ризалаша, егет муенсаны кидерә.

Менә нинди матур ул. Беләсеңме, э-э-э, нәрсәдер җитми. Хәзер, хәзер алып киләм (Йөгереп чыгып китә.)

Казилә. Нәрсә-ә, нәрсә-ә җитми? (Кәефе начарлана.) Әллә ничек башым әйләнә башлады уф-уф-уф. (Хәлсезләнеп, чишмә янына килеп егыла.)

Акъегет кулына кыр чәчәкләре тотып керә. Як-ягына карана. Казиләне эзләп таба.

Акъегет. Казилә, Казилә, нәрсә булды? Үлә күрмә, китмә, китмә, ач күзеңне!

Йөгереп, Тимерҗан керә, аның кулында кызара башлаган каз каурые. Акъегеткә тоттыра.

Тылсымлы каурый, Казиләгә ярдәм ит! Аңа бик авыр, үлә күрмәсен, коткар!

Тимерҗан Казиләнең муенсасын, салдырып, яулыкка төреп кесәсенә сала. Казилә аңына килә. Хәлсез калуына гаҗәпләнә. Муенсасы юклыгын сизә.

Казилә. Кая, кая теге зөбәрҗәт муенса?

Тимерҗан. Казилә, борчылма, борчылма, менә куен кесәмдә.

Куен кесәсеннән яңа гына муенса төреп тыккан яулыкны ала, җиргә җәеп сала яулык эчендә муенса урынында елан була. (Кечкенә иллюзия, шаяру, алыштырып кую.) Барысы да гаҗәпләнәләр.

Акъегет. Тимерҗан, бир әле, бир шул еланны, үз кулларым белән башын кисеп ташлыйм.

Тимерҗан. Ярар, ярар, Акъегет, борчылма, нәрсә эшләтергә үзем хәл итәрмен. Ә сез барыгыз, ярминкә карагыз!

Тимерҗан кулындагы хәрәкәтләнеп торган еланны мәйданда торган мичкә өстенә ташлый да кылычы белән чабарга дип кизәнә

Кинәт мичкә эченнән шартлау тавышы яңгырый, һәм мичкәдән, кылычын әзер тотып, Әҗәл чыга.

Әҗәл. Якты дөнья белән саубуллашыгыз, хәзер мин сезне тураклап ташлыйм.

Тимерҗан белән сугыша башлый, көтмәгәндә арттан кәрван башы Мәхмүт килеп чыга да камчысы белән Әҗәлнең гәүдәсеннән буып алып өстерәп чыгып китә. Тимерҗан аңа булыша, кире керә.

Тимерҗан. Аллага шөкер, әз генәдән өстемә гөнаһ алмадым. Аның кем икәнен бер шайтан гына белә торгандыр.

Акъегет. Шайтан, шайтан ул, Тимерҗан. Шулай кеше кыяфәтенә генә кереп йөри.

Казилә. Акъегет, Тимерҗан, мин сезне кисәттем, сак булыгыз дидем, алар бик мәкерлеләр.

Акъегет. Явызлык гафу ителмәскә тиеш. Без Тимерҗан белән ул Яфан агачын кисеп учакта яндырабыз. Ә бу тылсымлы каурыйны һәрвакытта күкрәк кесәмдә генә саклармын. (Кесәсенә тыгып куя.)

Тимерҗан. Әгәр шул Яфан агачын, кисеп, учакта яндырмасам, исемем Тимерҗан булмасын.

Назад Дальше