Татар теленең тарихи грамматикасын өйрәнүгә нигез салган икенче бер әһәмиятле хезмәт В. А. Богородицкийның «Введение в татарское языкознание» дигән хезмәте[4].
В. А. Богородицкий Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан дәүләт университеты профессоры, русист галим. Аның татар телен өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәте XX гасырның 30 нчы елларында ук дөнья күрә. Әмма хәзерге фәнни җәмәгатьчелеккә аның күбрәк икенче, 1953 елда кирилл әлифбасында басылган нөсхәсе билгеле. Бу басманың редакторы зур тюрколог галим Н. К. Дмитриев. Редактор үзенең кереш мәкаләсендә В. А. Богородицкий хезмәтенә югары бәя бирә, ул аны төрки телләрне өйрәнүдә башлап чагыштырмалы-тарихи ысулны уңышлы кулланган галим буларак билгели. Тарихи грамматиканы өйрәнү җәһәтеннән бу хезмәттә «Фонетика» бүлеге аеруча әһәмиятле. Татар теленең вокализмын (сузыкларны) һәм консонантизмын (тартыклар системасын) чагыштырмалы ысул белән тикшерүгә багышланган бу бүлектә авазлар башта сыйфатлары, ягъни ясалыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре буенча рус теле авазлары белән чагыштырыла, һәр ике телдәге авазларның типологик юнәлештә уртак һәм үзенчәлекле яклары ачыклана. Галим, мәсәлән, рус һәм татар телендә бары тик ике сузык аваз у һәм и авазларының гына төп билгеләр буенча охшаш булуларын, шулай ук татар телендә а сузыгының, иренләшү төсмереннән тыш, арттарак ясалуын («имеет более глубокую артикуляцию»), о, ө авазларының бик кыска әйтелешен һәм күтәрелеш буенча рус телендәге ō авазыннан таррак булуын һ.б. ны билгели. Шунысы әһәмиятле: галим бу нәтиҗәләрен эксперименталь фонетика ысуллары белән дә дәлилли. В. А. Богородицкий хезмәтенең икенче өлеше исә турыдан-туры татар теле авазларын тарихи яссылыкта өйрәнүгә багышланган. Бу юнәлештә татар теле авазлары төрки телләр төрек, алтай, казах телләре һәм шулай ук чуаш, монгол телләре белән чагыштырыла. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: В. А. Богородицкийның бу хезмәте, татар теленең тарихи грамматикасы буенча беренче гаять җитди хезмәт булу белән бергә, гомумән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә, анда, мәсәлән, төрки телләрнең тартыклар һәм сузыклар системасын чагыштырып өйрәнү, Идел буендагы сузыклар күчеше, төрки телләрдәге монгол телләре белән фонетик уртаклыклар һ.б. мәсьәләләр фәнни югарылыкта анализлана[5].
Татар теле белемендә XX гасырның 50 нче елларында шулай ук тарихи фонетика мәсьәләләренә багышланган махсус тикшеренүләрдән тел галиме Л.И.Яфаров хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк[6].
Узган гасырның 70 нче елларыннан башлап университетта татар теленең тарихи грамматикасы, гомуми тел тарихы фәненнән аерылып, «Татар теленең тарихи грамматикасы» һәм «Татар әдәби теле тарихы» буларак укытыла башлады. Шул уңайдан һәр ике фән буенча уку-укыту программалары, методик әсбаплар төзелде. Мәсәлән, 1975 елда А.Х.Нуриеваның «Татар теле тарихыннан материаллар» дигән дәреслек-кулланмасы[7] һәм күнегүләр җыентыгы басылып чыкты.
Тел тарихын өйрәнү, гомумән, шул телнең хуҗасы булган халык тарихын өйрәнү өчен дә, әһәмиятле алшарт булып тора. Татар халкы, аның этногенезы, «болгар» мәсьәләсенә бәйле рәвештә, күренекле галим, тел тарихчысы Р.Г.Әхмәтьяновның татар һәм чуаш телләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган монографик хезмәтләре чыгу тарихи грамматиканы өйрәнүгә җитди этәргеч булды[8]. Бу уңайдан шулай ук галимнең әле соңгы елларда чыккан этимологик сүзлеген[9] һәм татар терминологиясе тарихына багышланган хезмәтен[10] дә искә алырга кирәк.
2. Төрки телләрнең тарихын, шул исәптән чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнү, алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, XIX йөз урталарыннан ук башлана. Бу өлкәдәге беренче җитди тикшеренүләр чит ил тюркологлары О.Н.Бётлингк, В.Л.Томсен һәм Россия галиме В.В.Радлов исемнәре белән бәйле. Соңгырак чорда исә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә В.Грёнбек, В.Банг, Х.Педерсен, Ф.Е.Корш, К.Фой, П.М.Мелиоранский, Г.Й.Рамстедт, Ю.Немет, А.М.О.Рясянен, К.Г.Менгес һ.б. галимнәр җитди өлеш кертәләр.
Россия тюркология фәнендә төрки телләр тарихын чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү эшен күренекле тюрколог галим Н. К. Дмитриев башлап җибәрә. Узган гасырның 50 нче елларында аның турыдан-туры җитәкчелегендә СССР Фәннәр акдемиясенең Тел белеме институты төрки телләр бүлеге галимнәре тарафыннан төрки телләрне чагыштырмалы ысул белән өйрәнүгә багышланган 4 томлык капиталь хезмәт эшләнә, һәм ул 19551962 нче еллар арасында «Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков» дигән гомуми исем белән бастырып чыгарыла: «Фонетика» (1955), «Морфология» (1956), «Синтаксис (1961), «Лексика» (1962). Бу хезмәттә төрки телләрне хәзерге халәтендә төзелеше буенча, ягъни авазлар составы, грамматик формалары, җөмлә төзелеше, сүзлек составы буенча үзара чагыштыру шактый зур урын алып тора. Шул ук вакытта анда тарихи якка да аерым сылтамалар (экскурслар) ясала, тарихи үзгәрешләрне анализлау тәҗрибәләре китерелә. Авторлар арасында Э. В. Севортян, Н.К.Дмитриев, Ф. Г. Исхаков, Н. А. Баскаков, А.А.Юлдашев кебек зур тюрколог галимнәрнең булуы да бу күмәк хезмәтнең югары фәнни-методик дәрәҗәсе турында сөйли.
Россия тюркология фәнендә төрки телләр тарихын чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү эшен күренекле тюрколог галим Н. К. Дмитриев башлап җибәрә. Узган гасырның 50 нче елларында аның турыдан-туры җитәкчелегендә СССР Фәннәр акдемиясенең Тел белеме институты төрки телләр бүлеге галимнәре тарафыннан төрки телләрне чагыштырмалы ысул белән өйрәнүгә багышланган 4 томлык капиталь хезмәт эшләнә, һәм ул 19551962 нче еллар арасында «Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков» дигән гомуми исем белән бастырып чыгарыла: «Фонетика» (1955), «Морфология» (1956), «Синтаксис (1961), «Лексика» (1962). Бу хезмәттә төрки телләрне хәзерге халәтендә төзелеше буенча, ягъни авазлар составы, грамматик формалары, җөмлә төзелеше, сүзлек составы буенча үзара чагыштыру шактый зур урын алып тора. Шул ук вакытта анда тарихи якка да аерым сылтамалар (экскурслар) ясала, тарихи үзгәрешләрне анализлау тәҗрибәләре китерелә. Авторлар арасында Э. В. Севортян, Н.К.Дмитриев, Ф. Г. Исхаков, Н. А. Баскаков, А.А.Юлдашев кебек зур тюрколог галимнәрнең булуы да бу күмәк хезмәтнең югары фәнни-методик дәрәҗәсе турында сөйли.
Россия тюркология фәнендә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү өлкәсендә хезмәт куйган һәм бай фәнни мирас калдырган тагын бер галим А.М.Щербак. 1970нче елда А.М.Щербакның төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасы буенча күләмле хезмәте басылып чыга.[11] Дөнья тюркология фәне казанышларына таянып һәм аларны фәнни-тәнкыйди юнәлештә тәфсилле анализлап язылган бу хезмәт бер үк вакытта бөтен төрки телләр һәм аларның диалектлары материалларына нигезләнгән булуы белән дә гаять зур фәнни-методик әһәмияткә ия.
Төрки телләр тарихын эзлекле өйрәнүне дәвам итеп, галим 19771987 нче елларда чагыштырмалы-тарихи морфология буенча очерклар рәвешендә 3 томлык хезмәтен бастыра[12]. 1993нче елда басылган яңа хезмәте исә галимнең төрки телләр тарихын өйрәнү буенча гомумтеоретик мәсьәләләрне эченә алган йомгаклау хезмәте булып тора[13].
Төрки телләр тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүнең яңа этабы Мәскәү тюркологлары тарафыннан күренекле галим Әдһәм Рәхим улы Тенишев җитәкчелегендә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча күп томлы һәм гаять зур фәнни кыйммәткә ия булган күмәк хезмәт язылуы белән характерлана. 19842006 нчы елларда басылып чыккан 6 томлык бу хезмәт алга таба аерым төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә ышанычлы фәнни-теоретик нигез булып тора.
Әлеге хезмәтнең беренче 4 томы төрки телләрнең төзелеше буенча төрле тармакларын (фонетика, лексикология, морфология, синтаксис) чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә һәм шулар нигезендә иң соңгы чордагы[14] борынгы нигез телнең төп структур үзенчәлекләрен ачыклауга, ягъни борынгы төрки нигез телне реконструкцияләүгә багышланган. Аларда шулай ук тагын да борынгырак чорларга, иң борынгы нигез тел үзенчәлекләрен ачыклауга да аерым экскурслар ясала[15].
Региональ реконструкцияләргә багышланган 5 нче том[16] төрки телләрнең төрле этник төркемнәре һәм аларның борынгы нигез телләрен, ягъни борынгы угыз, борынгы кыпчак, борынгы карлук-уйгур һ.б. нигез телләрне реконструкцияләү тәҗрибәсен үз эченә ала. 6 нчы, йомгаклау томында[17] исә алдагы томнардагы мәгълүматлар гомумиләштерелә, яңа фәнни казанышлар нигезендә аерым төгәллекләр кертелә. Бу томның икенче бүлеге тел материаллары нигезендә борынгы төркиләрнең дөнья картинасын өйрәнүгә багышланган. Әлеге бүлек бер үк вакытта төрки халыкларның бай лексик мирасын тарихи юнәлештә өйрәнү ягыннан да гаять әһәмиятле.
Тарихи фонетика
Сузык авазлар һәм аларның тарихы (Вокализм)
Төрки телләрдәге сузык авазлар системасы, аеруча Идел буендагы төрки телләрдә сузыкларның системалы үзгәреше тарихи фонетика фәнендә иң катлаулы мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә. Чагыштырмалы-тарихи ысул таләпләре буенча, бер уртак нигез телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең структур үзенчәлекләре борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә өйрәнелә, шуңа бәйле рәвештә башлап борынгы төрки нигез телгә хас авазлар системасын (сузык авазлар һәм тартык авазларны) һәм аларның татар теле авазларына мөнәсәбәтен ачыклау бурычы килеп баса.
Борынгы төрки нигез телгә хас сузык авазлар,
аларның саны, составы һәм төп билгеләре
Алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, борынгы нигез телнең структур үзенчәлекләрен ачыклау реконструкция алымы белән башкарыла. Төрки телләрнең чагыштырмалы грамматикасын өйрәнүгә багышланган иң соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки нигез тел өчен хас 16 сузык аваз китерелә. Аларның составы түбәндәгечә: