Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Миргалиевна Хисамова 4 стр.


Алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, борынгы нигез телнең структур үзенчәлекләрен ачыклау реконструкция алымы белән башкарыла. Төрки телләрнең чагыштырмалы грамматикасын өйрәнүгә багышланган иң соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки нигез тел өчен хас 16 сузык аваз китерелә. Аларның составы түбәндәгечә:

аä о ö у(ы) i u ü

а: е: о: ö: у:(ы) i: u: ü:

ягъни борынгы нигез телдә 8 озын һәм 8 кыска сузык булган[18]. Кайбер галимнәр тугызынчы сузык, киң әйтелешле ēсузыгы да булган дигән карашта торалар. Югарыдагы авазлар составыннан күренгәнчә, соңгы хезмәтләрдә нигез телдә кыска äсузыгы һәм озын е: сузыгы булган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта борынгы ä, е: сузыкларының хәзерге төрки телләрдә төрле дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерүе дәлилләнә[19]. Төрки телләрнең этимологик сүзлеген төзегән галим Э.В.Севортян исә борынгы нигез телдә ä авазы булмаган, киң әйтелешле ēавазы беренчел булган дигән карашта тора һәм борынгы төрки тамыр сүзләрне ē авазы белән реконструкцияли. Бу очракта ул äавазы кулланылган дип исәпләнгән сүзләрдә хәзерге күпчелек төрки телләрдә киң әйтелешле ēкуллануга нигезләнә.

Беренчел озын сузыклар төрки тел белемендә шулай ук галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән катлаулы мәсьәлә булып санала. Сузыкларның нигез телдәге озынлыгы-кыскалыгы, мәгълүм булганча, фонологик сыйфатка ия булган, ягъни бер үк авазның озын яки кыска әйтелеше мәгънә аеруга хезмәт иткән. Мәсәлән:

*а: tисем (имя) *аt ат (лошадь)

*o: t ут (огонь) *оt үлән (трава)

*а:č ач (голодный) *аč ач (открыть)

*qa: b кап (коробка) *qap кап (кусать) һ.б.

Әмма төрки телләрнең тарихи үсеше дәвамында күпчелек телләрдә озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Аерым алганда, галимнәр мондый телләргә кыпчак телләрен кертәләр. Хәзерге төрки телләрдән беренчел озын сузыклар саф хәлендә бары тик төрекмән һәм якут телләрендә генә сакланып калган. Аерым төрки телләрдә һәм борынгы язма истәлекләрдә шул ук вакытта озын сузыкларның эзләрен табалар[20]. Әйтик, чуаш телендә борынгы озын сузыклар булган, сүзләрдә сүз уртасында в протеза (эпентеза) урын алган, ә якут телендә, беренчел озын сузыклар үзләре кулланылудан тыш, аерым сүзләрдә озын сузыклар урынында күтәрелмә дифтонглар барлыкка килгән.

Чуаш телендә:



Якут телендә:



Төрек телендә борынгы озын сузыкларның билгесе саклану, сүзгә кушымчалар ялганганда, саңгырау йомык тартыкларның яңгыраулашуында чагыла: ot odu (ут уты), but budu (бот боты), süt südü (сөт сөте) һ.б.

Тува телендә борынгы озын сузыклар фарингальләшмәгән, кыска сузыклар фарингальләшкән.

Төрки телләрдәге беренчел озын сузыклар мәсьәләсен башлап өйрәнгән галимнәрдән О. Бётлингк фонологик озын сузыкларны татар теленең мишәр диалектында (Нижгар сөйләше) таба. Әмма соңгы еллардагы хезмәтләрдә бу караш инкяр ителә, әлеге сөйләштәге иренләшкән сузыкларның озын әйтелүе (йоок, боолмады рәвешендә) Идел буендагы сузыклар үзгәрешенең борынгы төрки телгә мөнәсәбәттә төгәлләнмичә калуы белән аңлатыла[21].

Озын сузыкларның язма истәлекләрдә чагылышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:

а) борынгы рун язмаларында озын сузыклар махсус график билге белән бирелгән, ә шул ук позициядә кыска сузыклар аерым хәреф белән күрсәтелмәгән;

ә) гарәп язулы истәлекләрдә аерым сүзләрдә озын сузыклар икешәр хәреф белән күрсәтелү очраклары бар: تاا ат (исем); چاا ач (голодный) һ.б.

А. Рона-Таш, мәсәлән, М. Кашгари сүзлегендә озын сузыкларның махсус хәреф белән, ә кыска сузыкларның фәтхә яки кәсрә билгесе белән бирелүен искәртә[22].

Татар телендә борынгы озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Шулай да, алда күрсәтелгәнчә, озын сузыкларның кайбер эзләрен аерым омоним сүзләрдә күрергә мөмкин: *а: t исем, at ат, *o: t ут, ot ут (үлән) һ.б.

Шул рәвешле, галимнәр беренчел озын сузыкларның төрки нигез телгә үк хас бик борынгы күренеш булуын һәм хәзерге көндә аларның күбрәк угыз төркеме телләрендә сакланып калуын билгелиләр. Аерым төрки телләрдә озын сузыкларның сакланмавын аңлатканда, беренчел озынлыкның борынгы нигез телдә үк региональ, ягъни диалекталь күренеш булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр.

Шул рәвешле, галимнәр беренчел озын сузыкларның төрки нигез телгә үк хас бик борынгы күренеш булуын һәм хәзерге көндә аларның күбрәк угыз төркеме телләрендә сакланып калуын билгелиләр. Аерым төрки телләрдә озын сузыкларның сакланмавын аңлатканда, беренчел озынлыкның борынгы нигез телдә үк региональ, ягъни диалекталь күренеш булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр.

Беренчел озын сузыклардан тыш, хәзерге аерым төрки телләрдә икенчел озын сузыклар да барлыкка килгән. Алтай, тува, якут, кыргыз, хакас телләрендәге бу үзенчәлек комбинатор сәбәпләргә бәйле, ягъни алар, кагыйдә буларак, сузык-тартык авазларның үзара берегүе нәтиҗәсендә ясалганнар. Мәсәлән, тува телендә *büjük > bü:k бөек, *čаğуr > čа: r чагыр, *oğul > о: l ул (сын) һ.б.

Сузык авазлар, билгеле булганча, үзләренең сыйфаты, ягъни әйтелеш үзенчәлеге буенча, озынлык-кыскалыктан тыш, рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү кебек дифференциаль билгеләр буенча характерланалар. Төрки нигез телдәге сузыкларның әйтелеше бу җәһәттән түбәндәгечә:

*а арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшмәгән аваз, ул, хәзерге татар теле белән чагыштырганда, иренләшү төсмереннән тыш, ачык әйтелгән. Күпчелек төрки телләрдә бу аваз шул хәлендә сакланган;

*ä алгы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле) аваз, хәзерге вакытта азәрбайҗан, татар, уйгур һәм өлешчә төрекмән һәм татар телләрендә сакланган;

*ē; Э. В. Севортян киң әйтелешле ē авазын *ä авазына мөнәсәбәттә беренчел дип саный, хәзерге төрки телләрнең күбесендә ä авазы урынында кулланыла;

*u (у)  арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез;

*ü (ү)  алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;

*о арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшкән сузык аваз, төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән[23];

*ö алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз (күпчелек), төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;

*i алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән;

*у (ы)  арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, әйтелеше буенча рус телендәге авазына охшаш, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, татар, башкорт телләрендә сыйфат үзгәреше кичергән.

Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше

Татар телендәге сузык авазлар, ягъни вокализм системасы, саны, составы ягыннан борынгы нигез телгә барып тоташа һәм аның үзенчәлекле дәвамы булып тора. Хәзерге татар телендәге сузык авазлар төп дифференциаль билгеләре буенча да нигез телгә якын торалар, ягъни алар шулай ук рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү белән характерланалар. Татар телендә сузык авазларның дүртенче билгесе озынлык, кыскалык соңрак, авазларның тарихи яктан системалы үзгәрешенә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шул ук вакытта татар телендәге сузыклар үзләренең әйтелеш үзенчәлекләре һәм яңгырашы (ягъни сыйфаты) буенча төрки нигез телдәге сузыклардан гына түгел, хәзерге күпчелек төрки телләрдән дә шактый аерылып торалар. Бу күренеш фәндә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше дип атала.

Төрки телләрдә авазларның тарихи үзгәрешләре чагыштырмалы грамматика буенча соңгы елларда чыккан тикшеренүләрдән, җентекле итеп, А.М.Щербак хезмәтләрендә яктыртыла[24].

Сузыклар тарихын тикшергәндә, кагыйдә буларак, бер иҗекле тамыр сүзләр яки күп иҗекле сүзләрнең беренче иҗеге китерелә. Моның сәбәбе: төрки телләр кебек агглютинатив телләрдә сүзнең икенче, өченче иҗегендәге авазларның үзгәреше сингармонизм законына яисә башка төрле ассимилятив үзгәрешләргә бәйле булуы исәпкә алына.

Идел буендагы төрки телләрдә (татар, башкорт, чуаш) сузык авазларның системалы үзгәреше сузыклар күчеше хәзерге фәндә төрки нигез телдәге киң әйтелешле *о, *öсузыкларының тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Аерым алганда, татар телендә бу үзгәрешләр түбәндәгечә чагыла:



Алдагы этапта нигез телдәге тар әйтелешле u (у), ü (ү)авазлары тараялар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияле) урта күтәрелештәге ŏ, ө авазлары кебек яңгыраш алалар:




Борынгы төрки телдәге *ä авазы шулай ук тараю кичерә һәм i (и) авазына күчә:

Назад Дальше