Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Миргалиевна Хисамова 5 стр.


Борынгы төрки телдәге *ä авазы шулай ук тараю кичерә һәм i (и) авазына күчә:



Нигез телдәге *i авазы беркадәр киңәя һәм бик кыска әйтелешле ĕ авазына күчә:



Татар телендәге сузыкларның нигез телгә карата бу рәвешле үзгәрешен түбәндәге схемада күрсәтергә мөмкин:



Китерелгән схемадан күренгәнчә, күчеш процессында ике сузык а һәм ы авазлары гына үзләренең сыйфатын өлешчә саклап калганнар, һәм, шул ук вакытта *ä > и һәм *i > ě авазларының үзара күчешен исәпкә алсак, хәзерге телдәге әавазының килеп чыгышы аерым сорау тудыра.

Төрки телләрнең тарихи фонетикасына караган хезмәтләрдә Идел буендагы төрки телләрдә сузык авазларның бу рәвешле тарихи үзгәреше, аның сәбәпләре турында күптөрле фикерләр бар. Башкорт галиме Җ.Г.Киекбаев, мәсәлән, әлеге телләрдә беренчел озынлыкның югалуын һәм басымның беренче иҗектән соңгы иҗеккә күчүен төп сәбәп итеп китерә[25]. Телнең үз эчендә барган спонтан үзгәрешләрдән тыш, Җ.Киекбаев һәм кайбер башка галимнәр субстрат теориясен, ягъни башка телләр тәэсирен дә искә алалар.

Бу җәһәттән А.М.Щербак, мәсәлән, сузыклар күчешендә фин-угор телләренең тәэсирен инкяр итмәгән хәлдә, телнең эчке закончалыклары да әһәмиятле роль уйнаган дигән карашта тора[26]. Соңгы вакытларда чыккан хезмәтләрдә күбрәк татар, чуаш, башкорт телләрендә барлыкка килгән бу фонетик закончалыкның (сузыклар күчешенең) төп чыганагы борынгы болгар теле булган һәм ул киң сузыкларның тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган күп томлы хезмәтнең иң соңгы йомгаклау томында (6т., 2006) Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенең башлангыч сәбәпләре турында шундый фикер китерелә: «Судя по предположительной хронологии процесса, трудно решить, явился ли индуктором этой редукции именно среднечувашский язык (болгар теле күздә тотыла.  Ф.Х.), или, наоборот, такое развитие было принесено с Востока очередной волной кыпчаков»[27]

Сузыклар күчешенең хронологик чикләренә килгәндә, классик тюркология фәнендә бу күчеш чагыштырмача соң ХIII ХIV йөзләр чигендә төгәлләнгән дип раслана. Кайбер галимнәр аны тагын да соңрак чорларга нисбәтлиләр. Бу мәсьәләгә башка төрлерәк карашлар да бар. Алар башкорт галиме Ә. Ә. Юлдашев һәм татар галиме Р. Г. Әхмәтьянов хезмәтләрендә китерелә. Р. Г. Әхмәтьянов үзенең татар һәм чуаш телләрен тарихи юнәлештә чагыштырып өйрәнүгә багышланган күләмле хезмәтендә бу телләрнең үзенчәлекле вокализмы формалашуның хронологик чикләрен VIIXVIII йөзләр дип билгели[28]. Ә. Ә. Юлдашев төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасында басылган күләмле хезмәтендә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар үзгәрешенең бик соң барлыкка килгән яңа (инновацион) күренеш түгеллеген, ә борынгы нигез телгә үк хас булган региональ үзенчәлек икәнлеген дәлилли[29]. Шундый ук фикер Р.Г. Әхмәтьяновның 2003 елда басылган хезмәтендә дә китерелә. Биредә ул хосусән сузыклар үзгәрешенең төп чыганагы шул төбәктәге бик борынгы татар теле булган дигән карашны белдерә: «Бу күчешнең уртак сәбәбе чыганагы, һичшиксез, бердәй. Ул чыганакның тулы гәүдәләнеше (бигрәк тә э>и // и>ĕ параллель күчешләре) башлыча татар телендә. Уртак чыганак тел татар теле булган! Урта Идел-Урал регионында иң борынгы төрки тел дә татар теле булган (тик ул XIII гасырга кадәр татар теле дип аталмаган гына)»[30].

Хәзерге татар телендә сузык авазларгатарихи-лингвистик характеристика

а авазы һәм аның тарихы. Татар әдәби телендәге, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдәге бу аваз үзенең килеп чыгышы һәм төп билгеләре буенча борынгы нигез телдәге *а авазына барып тоташа. Төп дифференциаль билгеләре буенча а авазы арткы рәт, түбән күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык, татар әдәби телендә һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә ул шактый көчле иренләшү төсмере белән әйтелә. Иренләшү, беренче, икенче иҗекләрдә аеруча көчле булып, сүз ахырына таба кими бара. Күп иҗекле сүзләрдә, гадәттә, сүз ахырында ачык а әйтелә: а°лма°лāр, ба°рга°ннāр, ба°ла°лāр. а авазының о-лашуы,  сузыклар күчеше кебек үк, региональ күренеш. Татар теленнән тыш, башкорт теле һәм аның диалектларына хас, чуаш телендә иренләшкән а оавазына, ә чуаш теленең икенче («низовой») диалектында у авазына үзгәргән. Мәсәлән, татар теленә мөнәсәбәттә бу аваз чуаш телендә түбәндәгечә чагыла: а°й уйх, а°лма улмă, а°қтар ухтар һ.б.

Әлеге үзгәрешнең сәбәпләренә килгәндә, галимнәрнең фикере, нигездә, уртак дияргә мөмкин. Бу очракта субстрат тәэсире, ягъни мари теле йогынтысы һәм эчке сәбәпләрдән сузык авазларның гомуми тараю тенденциясе китерелә. Аерым галимнәр (мәсәлән, В. А. Богородицкий, Л. Җәләй) а авазының иренләшүен тирән тел арты тартыклары қ, ғ янәшәсендә килүгә бәйләп аңлаталар.

Идел буендагы төрки телләрдән тыш, а авазының иренләшүе үзбәк телендә системалы чагылыш таба (а о), һәм ул иран телләре (таҗик теле) тәэсире буларак карала.

Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сыйфаты буенча нигез телдәге а авазына тәңгәл ачык а авазы саклана. Иренләшмәгән нык ачык а шулай ук урта диалектның Нократ-Кистем, Бастан, Нагайбәк, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә кулланыла һәм Себер татарлары диалектлары өчен хас. Кимрәк дәрәҗәдәге ачык а авазы Камышлы, Каргалы һәм Әстерхан сөйләшләрендә теркәлгән[31].

Татар теле, аның диалектлары һәм сөйләшләре кысасында бер үк а авазының күптөрле әйтелеш вариантлары татар халкы формалашуда төрле кабиләләр катнашу белән аңлатыла һәм, әйтик, Дөбьяз сөйләшендәге кебек нык ачык а авазының саклануы борынгы нугай теле йогынтысы буларак карала.

Борынгы *а авазының тарихи үзгәреше татар телендә шулай ук аның нечкәрүе һәм ә авазы белән тәңгәлләшүендә дә чагыла.

ә авазының тарихы. Хәзерге телдәге ә авазы үзенең төп билгеләре буенча алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, чагыштырмача озын сузык аваз. Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенә мөнәсәбәттә борынгы *е(ä) авазының иавазына, ә борынгы *i авазының кыска әйтелешле ě авазына күчешен искә алсак (*е(ä)>и; *i>ě), хәзерге телдә ә авазының килеп чыгышы, чыннан да, сорау тудыра һәм махсус тикшерүне сорый.


Хәзерге фәндә борынгы төрки нигез телдәге *а авазының палаталь пары урынында күбрәк *ä авазы түгел, киң әйтелешле *е: авазы китерелә. Ә *ä авазы *е: авазының алга таба киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән караш өстенлек итә. А.М.Щербак исә *ä авазын архетип, ягъни беренчел булган дип саный. Фәнни хезмәтләрдә шулай ук, бу карашларның синтезы рәвешендә, борынгы телдә кыска *ä авазы һәм озын *е: авазы булган дигән караш та урын ала[32].

Сузыклар күчеше кануны буенча төрки нигез телдәге *е(ä)авазы татар телендә системалы үзгәреш кичерә, ягъни ул тар әйтелешле и авазына күчә (*е(ä) > и):

*beŝ (bäŝ) > биш *e: l (äl) > ил

*ben (bän) > мин *be: l (bäl) > бил

*sen (sän) > син *te: g (täg) > тик һ.б.

Аерым сүзләрдә исә бу авазның борынгыча яңгырашы, ягъни ачык ä(ә) авазы саклана: Тәңре, сәке (диалектларда сике), кәлтә, тәкә, кәләш, әпәй, тәкле, кәмә, кәртә (киртә), кәбән (кибән), тәвә (дөя), китмән һ.б. Көнбатыш диалектның кайбер сөйләшләрендә хәзерге татар әдәби телендәге и авазы урынына киң әйтелешле ē () авазының кулланылуын шул ук борынгылык тәэсире дип карарга мөмкин: нэк (ник), бэк (бик), кэре (кире), йэмеш (җимеш)[33] һ.б.

Әдәби телдәге и авазы урынында киң әйтелешле э авазының кулланылышы шулай ук урта диалектның Нократ сөйләшендә дә теркәлгән[34]. Шул ук сөйләштә ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә тараюы исә (пирэмэч, килэлэр, күрсэтэ)[35], борынгылык күренеше булудан бигрәк, ассимилятив үзгәрешләргә тартым, ягъни тар сузыклар янында ачык ә авазының икенчел тараюы барлыкка килгән.

Шул рәвешле, борынгы киң әйтелешле *ä авазының, татар телендә системалы үзгәреш кичереп, аерым сүзләрдә генә саклануын һәм кайбер сөйләшләрдә борынгылык күренешенең үзенчәлекле чагылыш табуын искә алсак, хәзерге телебездә ачык ä(ә) авазының сүздәге төрле позицияләрдә һич чикләүсез актив кулланылышын ничек аңлатырга соң?


Бу мәсьәләдә галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Мәсьәләгә иң тулы аңлатма Р. Г. Әхмәтьяновның хезмәтендә[36] китерелә. Ул хәзерге татар телендә ә авазының төп өч чыганагын күрсәтә:

1) борынгы нигез телдәге *е(ä) авазының күпмедер үзгәрешләр кичергән хәлдә саклануы[37]. Ягъни бу очракта татар әдәби телендәге һәм диалект, сөйләшләрдәге ә, ē авазларының югарыда китерелгәнчә кулланылышы күздә тотыла;

Назад Дальше