Миңа, 1960 еллар башыннан алып Хөсәен Фәезхан эзләреннән иснәнеп диярлек дәрәҗәдә эзләнеп йөргән кешегә, Хөсәеннең хат-почеркы үз каләмем кебек таныш иде… Җитмәсә, Фәезхан автографының бит кырыйларында Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең миңа таныш кулы белән язылган текстлар да бар. Хөсәен фикерләренә өстәмә, аңлатма, төзәтмә вә тәкъдимнәр рәвешендә язылган кыска искәрмәләр…
– Ничек… кайда сакланган бу кулъязма?!
– Кулъязмалар, – диде Даниял әфәнде, мине төзәткән төсле күплек санында, елмаеп, һәм портфеленнән тагын бер язма китапны чыгарып бирде.
Монысы да автограф! Болай да исәнгерәп утырган башым пыр-пыр әйләнә башлаган төсле булды. Әгәр беренчесе «Ислахы мәдарис» дигән язылуы мәгълүм проектның нәкъ үзе булса, икенчесе – «Рисалә» («Трактат») дип исемләнгәне – тарихи-публицистик рухтагы, моңарчы бездә аның барлыгы да мәгълүм булмаган, фән өчен өр-яңа әсәрнең текстыннан гыйбарәт иде!
Мин шулай шаклар катып, «Рисалә»не карап утырам, 95 кәгазьдән гыйбарәт кулъязмада әсәр текстының өч варианты теркәлгәнлеген, аның битләрендә Шиһаб Мәрҗани искәрмәләрен дә күрәм, ә Даниял әфәнде исә ашыкмыйча гына минем баягы соравыма җаваплар биреп утыра.
1920еллар башында Мәрҗанидән калган китапларның бер өлеше якын туганнары арасында өләшенгән икән. 1930 елларда, Казаннан күченеп китәргә мәҗбүр булган вакытта, бу кулъязмаларны Урта Азиягә, Сәмәрканд шәһәренә алып китәләр. 1970 елларда алар яңадан Казанга кайталар. Даниялның әнисе Разия Шиһаб хәзрәтнең углы Борһанетдиннең кызы була. Әтисе ягыннан аның тамырлары Фатих Әмирханнар нәселенә барып тоташа, дип аңлатты Наҗия апа. Аның үз әнисе Нәгыймә исә Мәрҗанинең кызы Галиядән туган икән. Галия исә Таһир Ильясиның никахында була. Шәҗәрәләр, аларны белү хикмәте менә шулай серләрне ачып бирде!
Мәгърифәтле нәселләренә – Мәрҗаниләр, Әмирханнар, Ильясилар нәселе вәкилләренә хас туганлык мөнәсәбәтләренә хөрмәт, ихтирам хисе кыйммәтле тарихи ядкярләребезне менә шулай саклануын, ниһаять, табылуын тәэмин иткән икән. Яшәсен туганлык хисе, туганлыкка хөрмәт хисе!..
Егерме елдан артык җир теттереп эзләгән, мәгәр таба алмаган, ахыр чиктә табудан өмет итмәгән кулъязмалар үзләре менә шулай мине эзләп килделәр, искитәрлек дәрәҗәдә көтелмәгән табыш булдылар. Күп булды минем гомеремдә төрле табышларга ирешеп сөенгән бәхетле минутларым, ләззәтле сәгатьләрем. Төрле сирәк, кыйммәтле кулъязмалар, уникаль документлар, ярлыклар, энҗе төсле җырлар, хикәятләр, дастаннар… Әмма алар арасында 1986 елның 6 июнендә Наҗия апа белән Даниял Әмирханов бүләк иткән изге сәгатьләрем аерым урын алып тора. Һәм шулай торып калачак та! Рәхмәт аларга!
Ә аларны миңа Әмирхан ага җибәргән, димәк, рәхмәтнең иң зуры Әмирхан Еникигә тиеш. (Аның «Наҗия дигән ханым» өчен гафу үтенгән төсле аудиенция соравы һаман колак төбендә яңгырап торган сыман…) Юкса ул кулъязмаларның һаман да хосусый сандык төпләрендә ята бирүе (болай да илле еллап яткан бит) яки берәр китапханә яисә музей киштәләренә менеп, тыныч кына тузан җыеп ятулары да бик ихтимал иде. Ә иң тырышып, иң озак эзләгән кешесенә шулай үзләре эзләп килделәр. Аксакал әдипнең юнәтүе буенча.
Рәхмәт Әмирхан ага Еникигә!..[3]
Мин ул көннәрдә Наҗия апаның Әмирхан агага кем булуын белми идем әле. Соңрак кына Әмирхан аганың беренче хатыны үлгәч, тол калган карт әдипнең Наҗия Ильясия белән никахлашкан булуларын аңладым. Белмәвем өчен үзем гаеплемен, күрәсең. Кайчандыр шәхескә кагылышлы тиешсезрәк сорау биреп авызым бер пешкәнгә күрә, мин шуннан соң Әмирхан агага аның шәхси тормышына бәйлерәк сорауларны бирми идем.
* * *
Йомшак холыклы, бервакытта да кешегә бәрелерлек итеп сүз әйтмәс, үз фикерләрен яклап бәхәсләшкәндә дә кызмас, әдәплелек, зыялылык сыйфатларын һәрвакытта саклый ала торган кеше иде Әмирхан ага. Күпләр аны шулай хәтерлидер. Ошамаган, килешмәгән сүз-гамәлләргә карата ул күп очракта, белгәнебезчә, мәгънәле рәвештә дәшми калу гадәтенә ия иде. Әмма, кирәге чыккан чакларда, тоткан җиреннән умырып алгандай итеп, гадәти йомшак сүзләр белән дә кистереп әйтә алу сәләтенә дә ия булган икән ул. Бер мәртәбә миңа моны ишетү һәм күрү очрагы насыйп булган иде. Миңа гына да түгел. Галимнәрдән, әдип-язучылардан беркадәр халык җыелган бер тантаналы зыяфәт мәҗлесендә, ягъни банкетта булды андый хәл.
Ресторанда уздырылган зыяфәткә җәмәгатьчелекне Илбарис Надиров җитәкчелегендәге фольклорчы галимнәр төркеме чакырган иде. «Татар халык иҗаты» дигән унике томлы басмага Тукай бүләге бирелү уңае белән. Күптомлыкның редакция коллективы әгъзаларының берсе сыйфатында мин дә әлеге банкетка чакырулы идем. Шактый язучылар да бар иде анда. Җөмләдән Әмирхан ага Еники дә.
Нәкъ шул вакытларда бер күңелсез хәбәр таралган иде. Нәкый ага Исәнбәтнең 1930 елларда, имештер, кешеләр өстеннән язуы хакында иде ул хәбәр. Андый документның фотокүчермәсен миңа тарихчы Алтер (Алексей) Литвин күрсәтеп, «менә сезнең мактаулы кешегез нишләгән» дигән төсле тел шартлаткан иде. Күрсәтү миңа гына да булмаган икән. Нәкый Исәнбәтне өнәп бетермәүче яки аңа ачулы (андыйлар да була бит) кешеләр, җөмләдән кайбер яшьрәк әдәбиятчылар, журналистлар арасында чыш-пыш килеп гаҗәпләнүләр, сөйләшүләр, фикер алышулар булган икән.
Әлеге мәҗлескә чакыручылар арасында да андый «активистлардан» берничә кеше бар, диделәр. Шуларның берсе әлеге кичәдә, форсаттан файдаланып, махсус чыгыш ясарга җыенуы да билгеле булды. Шул рәвешчә, ул, «30нчы елларда донос язучыны фаш итү», түбәнсетү юлы белән – бездә киң таралган гадәт шундый бит – мәҗлес хуҗаларын күтәрү ниятендә булган булса кирәк.
Һәрхәлдә, берәр күңелсезлекнең килеп чыгуы бик ихтимал иде әлеге кичәдә.
Шуңа күрә, чакырылучыларның һәммәсе дә килеп җитмәгәнгә, бер читтә аулаграк утырган Әмирхан ага янына килдем. Аның, гадәттәгечә: «Ни яңалыклар бар?» – дип соравыннан файдаланып, әлеге документ һәм аның тирәсендә куерган сүзләр, бүгенге кичәдән дә шөбһәләнүем хакында әйттем. «Мин дә ишеткән идем, – диде Әмирхан ага, – тик үземә күрсәтүче булмады… Ул үзе язган микән? Кем адресына, кемнәр өстеннән язылган ул язу?» Мин документның фотокүчермәсен күрүем, анда авторның үз имзасы, хәтта төгәл адресы булуын әйттем һәм сорауның төп өлешенә җавап бирдем: «Хат СССР Язучылар союзы җитәкчеләренә адресланган. Анда Татар АССР язучылары идарәсенә әдәби тормышка зарар гына китерүче очраклы кешеләрнең килүе хакында әйтелә. Чын әдипләр, язучылар турында бер сүз дә юк анда». – «Шулаймыни? – диде Әмирхан ага, җанланып. – КГБга түгелмени?.. Димәк, донос диюләре дөрес түгел булып чыга! Шикаять кенә булган ул… Хәзер дә язалар бит вак-төяк җитәкчеләр өстеннән шикаятьләрне… – Әмирхан ага чак кына уйга калды һәм әкрен генә әйтеп куйды: – Ярар, алайса, белүем әйбәт булды әле, бүген үк берәр чарасын күрергә тырышырмын».
Банкет башланып, бер-бер артлы тостлар, котлаулар, мактаулар әйтелә башлады. Рәсмирәк өч-дүрт чыгыштан соң Әмирхан ага да торып басты. Гадәттәгечә, сүзләрен тыныч кына башлап, ул унике томлы җыелманың дөньяга чыгуы өчен тырышкан галимнәргә рәхмәтләр укыды, аларны бу зур казанышлары белән котлады.
– Татар фольклор белеменең мондый басмалары хәзерге яшь буын галимнәрнең нык үскән булуын күрсәтсә, моның сәбәпләрен дә онытмаска иде. Чөнки хәзерге галимнәр үзләренең элгәргеләре ирешкән казанышларга таяналар. Хуҗа Бәдигый, Латыйф Җәләй, Гомәр Бәширов, Хәмит Ярмиләр җыеп туплап калдырган бай мирас, зур тәҗрибә булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булыр идеме? Әйе. Әллә ни еракка китеп тормыйча, бүгенге өлкән буын фольклорчы галимнәрне дә искә алыйк. Мәсәлән, Нәкый ага Исәнбәтнең хезмәтләре ни тора! «Идегәй» дастанын җыеп бастырып чыгару, ниһаять, татар мәкальләренең өчтомлыгын алыгыз. Мондый җыелма, әйтүләренә караганда, союздаш республикалар халыкларының да күпчелегендә әлегә юк икән. Әйе, шулай шул… – диде дә чак кына пауза ясап алды һәм икенче темага күчте: – Тик, кызганычка каршы, бүген кайберәүләр, әллә нинди шөбһәле документларга таянып, Нәкый аганың исеменә тап төшерергә җыеналар бугай. Минем ишетүемчә, безнең союзның язмышын кайгыртып, югарырак түрәләргә язган шикаятен кайберәүләр донос дип аңлаганнар шикелле… Дөрес, Нәкый ага исеменә тап төшерергә теләүчеләр, минемчә, обкомдагы кайбер кешеләргә ошарга телиләр булса кирәк. Әйе, хәзергеләренә, Исәнбәтне яратмаучыларга ошарга мөмкин ул. Ләкин алар урынына килүчеләр моңа ничек карар икән киләчәктә? Җәмәгать, шулай, киләчәк турында да уйларга кирәк, 30нчы еллар узып киткән сыман, бүгенге хәлләр дә иртәгә артта калачак. Үзебездән соң нәрсә калдырырбыз? Әләкләшүнеме? Менә шуны да онытмасак иде…
Шул рәвешчә, кем әйтмешли, йомшак җәеп катыга егып салган төсле, гап-гади сүзләр арасына ике-өч кырыс, усал җөмлә кыстырып, Әмирхан ага әлеге имеш-мимешләргә чик куя алды. Дөрес, бер кешенең дә исемен атамыйча, шәхескә тиеп тормыйча, мәсьәләне гомуми планда, тулаем хәл итте.
Кичәдә көтелгән «фаш итүче» чыгыш булмыйча калды шулай итеп. Әлеге кичәдән соң да донос-монос кебек уйдырмалар хакында башка әллә ни ишетергә туры килмәде.
Бу вакыйга бернинди рәсми өстенлеккә ия булмаган Әмирхан аганың чын абруй дәрәҗәсен күрсәтә иде. Табигый абруйның кодрәтен…
Шул көннәрдә мин, Нәкый ага Исәнбәт хакындагы истәлекләремдә язганымча, мәгърифәтче әдипнең 1930 еллардагы матавыклар хакында сөйләвен, әйтергә теләгән фикерләрен ни өчен әйтеп бетермәвенең сәбәпләрен бераз аңлаган төсле булдым…
* * *
Әмирхан ага белән ешрак очрашу, якыннанрак аралашулар 90нчы елларның башына туры килде һәм даими диярлек дәвам итте. Бигрәк тә ул Чехов урамындагы яңа фатирына күчкәч, бер тирәдәрәк күршеләр булып яши башлагач. Бу вакытларда мин дә ректораттан киткән, шуңа күрә вакытларым иркенрәк иде. Бер очрашуда ул өйләренә килеп чыгарга чакырды, сөйләшеп тә утырырбыз, диде. Алдан хәбәр итәр өчен, телефонын бирде, минекен дә алды.
Беркөнне билгеләгән сәгатьтә килеп, кыңгырау төймәсенә бастым. Ишекне: «Кем бар?» – дип сорашып, бер хатын-кыз ачты. Ни күзләрем белән күрим, «Рәхим итегез!» – дип, Наҗия апа елмаеп тора иде. Аңладым: 1986 елда аны минем янга Әмирхан ага чит-ят кеше итеп кенә җибәрмәгән икән…
Әмирхан ага белән күрешеп, бераз сөйләшеп утыруга, Наҗия апа безне икенче бүлмәгә чәй янына чакырды. Анда әле генә табадан төшкән гәрәбәдәй сап-сары, кайнар өй пәрәмәчләре – чын татар пәрәмәчләре! (Моннан соңгы һәр килүләремдә дә шулай пәрәмәч яки берәр әле генә пешерелгән нәрсә, әйтик, чит-читләре челтәрләнеп торган кайнар коймак яисә эченә нәрсәдер кыстырылган белен белән сыйлыйлар иде. Әмирхан аганың ашау-эчү ягыннан «майда йөзүен» сиздерә иде бу чәй яны ризыклары…)
Әңгәмәләшеп утыруларыбыз аның эш бүлмәсендә аулакта була. Ара-тирә килеп сырпаланып, иснәнеп йөри торган зур ак мәчене, мәшһүр Аппакны исәпләмәгәндә, бернинди комачау, ят нәрсә булмас анда. Аппак күбрәк бутала башласа, язу өстәленә менсә, хуҗасы аны, «кит әле» дип, кулы белән этеп җибәрә. Аңлаган Аппак читкәрәк китеп, күзәтеп ята башлый…
Эш бүлмәсен искә алгач, шуны да әйтергә кирәк: анда артык бер әйбер дә юк, бары язу өстәле, телефон, кечкенә генә китап шкафы, ике кәнәфи белән журнал өстәле генә. Бүлмәнең башка иң зур «байлыгын» бик җитди кыяфәт белән иснәнеп, тикшеренеп йөрүче Аппак кына тәшкил итә шикелле. Әллә нинди затлы мәче иде ул…
1990 еллар башы. Мәгълүм булганча, элек тыелган татар язучылары, аларның әсәрләре кайта башлаган, шулар тирәсендә бәхәсләр, тартышулар гөрләп торган чак. Бер килүемдә Тел, әдәбият һәм тарих институтында Гаяз Исхакый мирасын кайтару буенча барган бәхәсләр һәм кайбер матбугат чыгышлары турында сөйләдем. Нык каршы чыгучыларның берсе – махсус мәкаләләр бастыручы Камил Фасиев икәнлеген әйттем. Моны ишеткәч, Әмирхан ага гаҗәпләнүен яшермәде:
– Карале, Гаязга карата бу кадәр үҗәтләнеп каршы тору аңар нигә кирәк булды икән? Бер карасаң, акыллы гына кеше үзе! Әллә теге заманнардагы гарасатларның кайтуыннан курка микән?.. Ә Гаяз барыбер кайтачак!
Әмирхан ага элегрәк Гаязны кайтару хакында беренче булып сүз башлаган Ибраһим Нуруллинны ничек эзәрлекләүләрен, кимсетү фактларын искә алды. Шул эшләрне башкарган «элекке чинауник, хәзер сезнең академиягез башлыгы Мансур Хәсәнев» бик үк өнәп бетерми шикелле… дип йомгаклап куйды. Шунда ук:
– Гали Халит нәрсә ди? Кайсы тарафны яклый? – дип кызыксынды.
– Ул, – дидем мин, – бер якка да кушылмыйча, тик тыңлап кына утырды. Үзеннән сораган идем, моңарчы бер яндым инде, хәзер бернәрсәгә дә тыгылмыйм, дип әйтте.
– Аның да куркуы һаман бетмәгән икән, – дип, Әмирхан ага үзенчә нәтиҗә чыгарды.
Шулай сөйләшеп утыру дәвамында Әмирхан ага Г.Исхакыйның «Зөләйха» исемле әсәрен яңадан укып карарга теләвен, тик кулында аның тексты булмавын, соңгы вакытта әле басылмавын әйтте. Мин үземдә ул әсәрнең элекке автографлы бер басмасы булуын, аны китерәчәгемне белдереп, хуҗаны сөендергән идем.
Ибраһим Нуруллин турында сүз чыккач, шуны да билгеләп үтәргә кирәктер. Әмирхан ага бу кешене ихлас ярата, хөрмәт итә иде. Бер мәртәбә аның турында: «Шаблон сүзләр белән чикләнмичә гел эзләнә торган, әдәбиятыбыз тарихын яхшы белгән, тирән аңлый торган галим ул», – дигән иде.
Ибраһим абыйга инсульт булып, хастаханәдән бераз савыгып чыккач, аны ханымы белән кунакка чакырган иде Әмирхан ага. Телефоннан миңа:
– Ибраһимга – ул, шөкер, бераз савыккан икән – яңа өебезне күрсәтәсе килә. Син дә килсәң, күңелле булыр иде, – диде.
Нуруллиннардан тыш Әмирхан ага өйләренең якын күршесендә яшәүче Ренат Харис та чакырылган икән ул көнне. Шулай итеп, мул, затлы табын янында сыйланып, озак кына әңгәмәләшеп утырган идек.
* * *
Очрашкан саен, исәнлек-саулык сорашканнан соң, гадәттә: «Йә, нинди яңалыклар бар дөньяда?» – дигән сораудан башлый иде. Күбрәк өйдә генә утыра торган, мәгәр һәрнәрсә белән кызыксынучан, аерата милли мәдәният өлкәсендәге хәлләр турында белеп торырга теләгән кешенең сораулары бер-бер артлы ява торалар. Галим-голәмә дөньясындагы хәлләр вә аның игътибар үзәгендә булыр. Соңгы елларда ул Казан тарихын, аның кайчан нигезләнгән булуы тирәсендә куерган мәсьәләләр, шул тема буенча башкарылган эшләр, күрелгән чаралар, оештырылган вә уздырылган халыкара конференцияләр хакында төпченеп сораша торган булды. Татар галимнәре арасында купкан кайбер бәхәсләр турында сүз кузгалгач, ул әкрен генә, елмаеп: «Татарга хас көнчелек белән татар үз башына җиткән дә инде. Әйе шул. Дәүләтчелеген югалту хакында әйтүем».
Җаен китереп, кайбер чит ил галимнәренең дә Казан тарихы белән кызыксынуларын әйткәч, ул чак кына сөенеп тә куйган төсле итте: «Шулардан оялу, бәлкем, безнең көнчелекне бераз авызлыклар, – дип елмайды, аннары мәсьәләнең икенчерәк ягына күчте: – Гаҗәпләнәм мин безнең халыкка: үзара талашып күпме көчен сарыф итсә дә, чит җирләргә барып яңа эш башларга, өендә эшли алмаганны чит-ят җирләрдә башкарырга булдыра, көч, егәр таба бит үзендә! Чит җирләргә, мәсәлән, Казахстан, Урта Азия өлкәләрендә, хәтта Кытайга барып баеган татарларны, юмарт хәйриячеләрне күздә тотып әйтүем. Монысын китабыңны укып әйтүем, үз акчаларына мәчет-мәдрәсәләр салганнар, җәдитчә мәктәп тәрбияләп тотканнар… Әгәр үз җирләрендә бер-берсен чәйнәгәнче шулай тырышкан булсалар…»
Мин, бу күренешнең социаль-иҗтимагый, сәяси сәбәпләренә игътибар итеп, монда татарларның махсус кысрыклануы хакында сүз башлаган идем, ул моның белән бик үк килешеп җитмәде: «Анда да кочак җәеп торган шартлар булмагандыр бит? Минемчә, татарның бер-берсенә карата булган хөсетлеге, нәфрәте аны харап итә булса кирәк».
Һәрхәлдә, соңгы елларда Әмирхан аганы милләт язмышы, үз халкының үзенчәлекләре хакында элеккеге вакытларга караганда ачыграк, ешрак сөйләшә башлаган иде.
Дөрес, кайвакытларны ул минем яңалык турында сөйләгән хәбәрләремне тулыландырып, төзәтеп тә куя иде. Күрәсең, миннән башка кешеләр белән дә аралашып, әңгәмәләшеп торган, матбугатны да күзәтеп барган ул. Кемнәр белән очрашулары хакында мин гадәтемчә сорашмадым. Үзе ике-өч мәртәбә элегрәк Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманчелар белән очрашкалап алуларын, кем әйтмешли, «мальчишник» оештырып утыруларын искә алгалаган, «хәзер исә бер-береңне аңлап серләшерлек Нәкый дә, Бакый да юк инде» дип көрсенгән иде.