– Хата сөйлисең, Княжевич! – дип куйды ул яңгыравык шаян тавыш белән. – Куян куарга чыгар алдыннан да этләргә моның кадәр чучка мае тәтеми. Ә менә безнең турыда кайгыртучанлык күрсәтәләр, – диде дә агач кашыгындагы кеп-кечкенә май кисәген күрсәтте.
Гимназистлар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Пахомов кына, тынычланырга өндәп, кулын күтәрде.
– Менә минем әтинең шәм заводы булса икән! – дип сүзен дәвам итте ул. – Кыш буена чучка маен җыеп барыр идем дә, баеп бетәр идек.
Лихачёвка шул сүзләр җитә калды. Ул, ярсынып-зәһәрләнеп:
– Нәрсә, нәрсә? – дип акырып җибәрде.
Ә гимназист аңа:
– Валлаһи, шулай, – дип, тыныч кына җавап бирде. – Карагыз әле менә. Кешегә шундый май бирәләрмени? Сабын белән шәм ясарга гына ярый ич бу.
Пахомовның иптәшләре дә көлүдән туктадылар. Урыннарыннан сикерешеп торып, шаулаша башладылар.
– Үзегез ашагыз бу үләксә итен!
– Без дә адәм балалары, нигә безне эткә тиңлисез?! – дигән тавышлар ишетелде.
Кемдер сызгырып җибәрде, мискиләр идәнгә очты; дирекция җәнапларына атап сүгенүләр дә ишетелде. Лихачёв, ике кулы белән башын томалап, ишеккә таба ташланды. Надзирательләр, ялагайлык күрсәтеп, аны гимназистлардан араларга ашыктылар, тизрәк ишек ачып, ашханәдән чыгардылар.
…Кичен Коля бүлмә надзирателенең үз почмагына кереп ятуын гына көтеп торды да, киенеп, шыпырт кына чыгып китте. Класска менде, анда яшереп куйган җиреннән шәм кисәге алып кабызды да дәресләрен хәзерләргә кереште. Таң әтәчләре кычкыра башлагач кына урыныннан кузгалды. Йокы бүлмәсенә төшәр өчен баскычка килү белән ул, югарыда ниндидер сәер тавышлар ишетеп, сагаеп калды. Караңгыга күзе ияләшә төшкәч, гимназия бинасының түшәм гөмбәзен тәшкил иткән пыяла өлгеләрнең берсе ачык булуын күреп алды. Шуннан кемнеңдер аяклары һәм гәүдәсе һавада асылынган. Түбәдән: «Шүрләмә, Петя!» – дигән пышылдау ишетелде.
Коля, ул тавышны танып, үзалдына: «Княжевич! Митя!» – дип куйды.
– Яз инде, яз, нык тотабыз, шүрләмә, – диде Княжевич. – Арканның бер очын бәйләп куйдык.
Күрәсең, алар Петяны, биленә бау бәйләп, түбәдән төшергәннәр. Петяның бер кулында – бәләкәй чиләк, икенчесендә пумала булса кирәк. Шул пумаласын ул түшәмнән йөртә иде, һәм бераздан борчу катыш тантаналы тавыш белән:
– Булды! Тартыгыз! – дип пышылдады.
Аны түбәгә тартып менгергәч, тәрәзәне кире ябып куйдылар.
Лобачевский гөмбәздән күзен ала алмыйча аптырап басып торды: «Өнемме бу, төшемме?»
Бүлмәгә кереп үз урынына яткач та әле Коля озак вакыт баш ватты. Кем булыр икән ул Петя дигәннәре? Өлкән класста укучы Пётр Алёхин түгел микән? Стенага ул нәрсә язды икән? Шундый уйлар эчендә акрын-акрын аның күзләре йомылды.
Күпме йоклагандыр, хәтерләми – өстеннән одеялын тартканга уянып китте. Дежурныйдыр дисә, Алёша икән.
– Тор инде, тор тизрәк! – дип төрткәли иде аны энесе. – Дежурныйлар сөртеп маташалар, күрми каласың… Гөмбәз астында ук бит!..
Әһә, төшенә кермәгән, өнендә булган икән!
Өстенә рәтләп киенеп тә тормыйча, ул вестибюльгә атылып чыкты. Анда инде гимназистлар җыелып өлгергәннәр, кычкырып көләләр, чыр-чу киләләр. Сторожлар баскыч буендагы стенаны ышкып-ышкып юып маташалар. Ә иң өстә, гөмбәз астында ук, кызыл буяу белән язылган сүзләр ярылып ята: «Бетсен хокуксызлык! Лихачёвны долой!»
Надзирательләр шаулашкан гимназистларны көч-хәл белән классларга куып кертә алдылар. Язуны кырып ташлар өчен, янгын сүндерүчеләр китерелде.
Ул көнне укуларның рәте булмады. Инспектор Яковкин бик гайрәтләнеп тикшеренергә тотынды. Эшне казна исәбенә укучылардан башлап җибәрде. Берәм-берәм кабинетына чакыртып алды һәм юмалап та, җикеренеп тә сораштырып карады. Малайларның күпчелеге аның яныннан күз яше белән чыктылар. Ә төнлә белән надзирательләр йокы бүлмәләренең ишек төпләрендә колакларын тырпайтып тыңлап тордылар. Берәрсе сүз арасында ялгыш ычкындырып ташламасмы, янәсе. Ләкин андый хәл булмады. Шундый зур эшкә тәвәккәлләгән малайларны таба алмадылар.
Инспектор Яковкин исә надзирательләр өстенә аяк тибеп җикеренде.
– Бунт бит бу, бунт! – дип, төкерекләрен чәчә-чәчә акырды ул. – Яшүсмерләрне фетнәче иткәнсез! Властька каршы чыгуларына авыз ачып карап торгансыз!
Надзирательләр аның каршында үлек төсле агарынып, калтырап басып тордылар. Ләкин Яковкинның дулавына карап кына тикшеренү эшләре уңай нәтиҗә бирмәде. Киресенчә, гимназистлар арасында бунтарьлык көчәйгәннән-көчәйде. Ял вакытларында берничәсе бергә җыелып, пышын-пышын сөйләшүләр гадәткә кереп китте. Сөйләшкән чакларында надзиратель якынлашса, шып туктыйлар иде.
Ләкин ризасызлык галәмәтләре андый пышын-пышын сөйләшүләр белән генә чикләнмәде. Чып-чын бунтка охшаган бернәрсә булып алды. 4 июньдә, шимбә кич башланып китте бу хәл. Төшке аштан соң гимназистлар «чиста» ишегалдына чыкканнар иде. Койманың теге ягындагы арткы ишегалдыннан кинәт сүгенгән һәм җикеренгән тавышлар ишетелде. Малайлар койма ярыгыннан шунда күз салсалар, ат абзары алдында квартирмейстер прапорщик Михайлов гимназистларның сөеклесе – иң карт сторож Емельянны таяк белән кыйнап тора.
– Минем ни гаебем бар, ваше благородие, ни өчен кыйныйсыз? – дип өзгәләнеп кычкырып җибәрде Емельян бабай.
Бу хәлне күреп, Дмитрий Княжевич:
– Әйдәгез! – дип команда бирде.
Гимназистлар ничектер ачык калган кече капкага ташландылар һәм күз ачып-йомганчы квартирмейстерны уратып алдылар. Сөйләшүне иң алда торган Иван Крылов башлап җибәрде:
– Прапорщик әфәнде, карт кешене, георгиевский кавалерны кыйнарга оялыр идегез! Вәхши булырга кирәк моның өчен!
Крыловның бу сүзләрен иптәшләре:
– Вәхши!.. Тиран!.. Палач!.. – дип эләктереп алдылар һәм бөтен өерләре белән прапорщикның өстенә килә башладылар.
Квартирмейстер:
– Пугачёв маймыллары белән сөйләшергә теләмим! – дип шашынып кычкырды. Ләкин, яшүсмерләрнең ачулы кыяфәтләреннән коты алынып, тизрәк үз квартирасына качып котылу ягын карады.
Бердәнбер яраткан надзирательләре Попов килеп үгетләмәсә, гимназистлар әле классларына керергә уйламыйлар иде. Сергей Александрович аларның таләбен баш надзиратель Фишер аша директорга җиткерергә вәгъдә бирде.
Гимназистлар Емельян картны рәнҗеткән һәм үзләренә карата начар сүзләр әйткән өчен, квартирмейстер Михайловны эштән кууны таләп итәләр иде. Ләкин директор Лихачёв бу урынлы таләпне үтәргә уйлап та карамады, киресенчә, ул гимназистларның үзләрен тәртип бозуда гаепле санады һәм башлап йөрүчеләрен җәзага тартырга әмер бирде.
Мондый чаралар, әлбәттә, чуалышка чик куя алмады. Кич белән, надзирательләрнең ашарга китүләреннән файдаланып, Княжевич, Пахомов, Алёхин, Крылов тегеләр яши торган бүлмәләргә кереп, мендәрләрен һәм башка нәрсәләрен пычак белән кискәләп бетерделәр.
Икенче көнне өлкән класс укудан баш тартты, урта һәм түбән класслар да аңа иярде. Лихачёвның коты алынды. Коридорда һәм ишегалдында ялгызы күренмәс булды, хәтта гимназия советына да яшерен юллардан – Яковкин квартирасы аша керде.
Ә гимназистлар бирешмәделәр. 9 июньдә гимназия советының «экстраординар» киңәшмәсе барган конференц-залга берничә дистә гимназист килеп керде. Иң алдан, кларнетта марш көен кычкырта-кычкырта, Балясников атлый. Алар, директорны уратып алып, Михайловның хәзер үк эштән куылуын таләп иттеләр. Куркып йөрәге ярыла язган Яковкин директорның колагына:
– Директор әфәнде, үтереп ташлаулары ихтимал, ризалык бирегез! – дип пышылдады.
Лихачёв ишеккә күз төшереп алды. Анда гимназистлар сакта торалар иде. Лихачёв ризалык бирергә мәҗбүр булды. Квартирмейстерны эшеннән чыгару турындагы фәрманга кул куелды. Гимназистлар, тынычланып, таралыштылар.
Бу төнне алар соңгы атнада беренче мәртәбә яхшы йокладылар. Ә Яковкин кабинетында төннең-төн буе ут янып чыкты. Өлгер инспектор халык мәгарифе министры Завадовский исеменә һәм Казан губернаторы Мансуровка хат язды. Хатларының һәркайсында, гимназистларның «бунтын» дәһшәтле итеп күрсәтү өчен, кара буяуларны кызганмады. Директор Лихачёв турында исә: «Падишаһымыз кушканнан читкә тайпылды вә прапорщик Михайловны эшеннән азат итте», – диелгән иде. Бу «яман» эшне кылуда Лихачёв аның киңәшен тотуын әйтеп язарга гына «онытты».
Әләк нәтиҗәсез калмады: берничә көннән губернатор гимназиягә солдатлар китертте. Дмитрий Княжевич җитәкчелегендәге уналты гимназистны карцерга яптылар. Йокы бүлмәләренең ишек төпләренә солдатларны сакка куйдылар. «Бунт» дигән нәрсә бастырылды. Шулай булуга да карамастан Михайловны яңадан эшенә алмадылар.
Җәйге имтиханнар тәмамланды. Катехизис белән изге тарихтан кала барлык фәннәрдән дә Коля «отлично» алды. Июль башында үткәрелгән тантаналы җыелышта, башка яхшы укучылар белән беррәттән, аңа да мактау кәгазе тапшырылды. «Укудагы тырышлыгы һәм ирешкән уңышлары өчен» дип алтын хәрефләр белән язылган сүзләрне Коля кат-кат укыды. Әнисен хәтеренә төшерде. Менә әнисе әйберләрен кәрзингә тутырган, кайтып китәргә тора. Малай, күз яшенә буылып, әнкәсенең муенына сарыла. Әнкәсе аңлады шул аның күңелен ул чакта. Бер сүз каршы әйтмәде. Казаннан алар бергә киттеләр. Өйләренә кайткач, әнисе әкрен-әкрен үгетләде, һәм берничә айдан соң Коля гимназиягә кире әйләнеп кайтты. Менә хәзер бу алтын хәрефләр белән язылган мактау кәгазе икесенә дә бүләк иде. Әнкәсенә тизрәк, тизрәк күрсәтергә кирәк аны!
Ләкин өйгә тиз генә кайтып китеп булмады. Гимназистларны маршировкага һәм мылтык белән эш итәргә өйрәтә башладылар. Гарнизон батальоныннан унтер-офицерлар, барабанчылар чакыртып алдылар. Занятие вакытларында каты хәрби дисциплина хөкем сөрде. Иртәдән алып кичкә кадәр сугыш уеннарын уйнаткач, гимназистларның буш вакытлары бөтенләй калмады. Ләкин хәрби күнегүләр моның белән генә бетмәде әле. Бераз соңрак ат өстендә йөрергә өйрәтә башладылар. Шул уңай белән кояш сәгатьле бакча артындагы калкулыкта манеж корырга тотындылар.
Гимназия тормышы үзенең әүвәлге эзенә төште. Бунтка һәм Михайловның эштән куылуына кагылышлы булган вакыйгалар артта торып калган кебек иде. Ләкин бу шулай тоелган гына икән шул. Тикшеренү дәвам итте…
Июль азагында көннәрдән бер көнне ашханә залына губернатор белән берлектә гимназия советы килеп кермәсенме! Гимназистларның эчләре жуу итеп китте. Өстәлләре янына торып бастылар. Яковкин үзенең гайрәтле тавышы белән башкаладан килгән фәрманны кычкырып укырга кереште:
«Гимназиядә булмыш тәртипсезлекнең төп сәбәпчеләре Княжевич, Пахомов, Алёхин вә Крыловны гимназиядән аттестатсыз куып чыгарырга, вә янә Балясниковны, бертуган Петровларны һәм Упадышевскийны бер атна дәверендә каты сак астына алырга», – диелгән иде ул фәрманда. Таякның бер башы Лихачёвка да барып тигән. Аның хакында: «Яшьләремезгә явызлык шаукымы кагылмышка юл куйган вә шул әхлаксызлыкның тамырын корыта алмаган өчен, гимназия директоры вазифасыннан азат ителә», – диелгән иде. «Эшкә яраксыз дип табылуы нәтиҗәсендә» өлкән надзиратель Фишер да куылды.
Боларның һәммәсеннән Яковкин отты. Эштән куылган ике кешенең урынына, «итагатьлелеге белән яшьләремезне әдәпле булырга өндәгән» өчен, Яковкин билгеләнде. Аның үз вазифасы да сакланган иде.
Фәрман укылып беткәч тә, губернатор хәрби каравылда торган солдатларны гимназиядән алырга әмер бирде. Иптәшләренең каты җәзага тартылуы гимназистларның җен ачуын чыгарды, ләкин алар нәрсә дә булса эшләргә көчсез иделәр.
2
Август уртасы җитте. Әмма җәйнең үтеп баруына һәм яңадан укулар башланачагына һич тә ышанасы килми иде.
Өлкән класста балалар шау-гөр киләләр: звонок булып, укытучы кергәнче, һәркемнең үзе турында сөйлисе һәм башкалар сөйләгәнне тыңлыйсы килә.
Такта янындагы ундүрт-унбиш яшьләрдәге киң җилкәле, тәбәнәгрәк буйлы малай иптәшләрен үзенә каратырга тырыша иде.
– Әфәнделәр! Әфәнделәр! – дип, бар көченә кычкыра-кычкыра, ул кулындагы таушалган китабын селки. Алай гына игътибар булмагач, тәрәзә төбендә яткан төргәктән киң бер кара җәймә тартып чыгара һәм, шуңа төренеп, урындыкка менеп, бик мәһабәт поза ала.
Малайларга бусы ошап куйды, сөйләшүдән туктап, алар аңа текәлделәр.
– Әфәнделәр! – дип игълан итә гимназист тантаналы төстә. – Геометрия фәнен өйрәнүгә багышланган беренче дәресебезне башлыйбыз. Колак салып тыңлагыз! Гафил булып калмагыз! – Ул имән бармагы тырпайган уң кулын мәгънәле итеп югары күтәрде һәм, сул кулындагы ачык китапка бераз иелә төшеп, нечкә тавыш белән көйләп сөйләвен дәвам итте:
– Ошбу мәгарәгә сезне, мөхтәрәм шәкертләрем, «Нигезләр» исемле китабымдагы тәгълиматларны зиһенегезгә салу максаты белән чакырдым.
Гимназистлар, көлешә-көлешә, оратор янына тупландылар. Уен ошап китте аларга.
– Мин өйрәтәчәк гыйлем билгеләмә, постулат һәм аксиомалардан башлана, – дип акыл өйрәтүен белде оратор. – Ошбу фәнгә тирәнрәк үтеп керәсегез килсә, иң элек аның төп төшенчәләрен үзләштерергә тиеш булырсыз.
Оратор үзенең тыңлаучыларына кырыс караш ташлады һәм тагын да тантаналырак кыяфәттә сүзен дәвам итте:
– Беренче билгеләмә. Нокта – кисәкчекләре булмаган нәрсә ул… Үзләштердегезме?!
– Хөрмәтле Евклид галиҗәнаплары, – дип, карлыкканрак тавыш белән мөрәҗәгать итте тәрәзә төбендә утыручы озын буйлы, ак чырайлы гимназист, – ни өчендер минем башыма сыеп бетми: кисәкчекләре булмагач, ул нокта үзе дә юк дигән сүз түгелме соң?
«Пьедестал» ында бераз вакыт аптырап басып торган «Евклид» шулай да җавабын таба белде:
– Хөрмәтле Дмитрий Перевощиков әфәнде, – диде ул эре кыяфәт белән, – сезнең соравыгызга җавабымны Бруккерның «Философия тарихы» китабында әйтелгән сүзләргә таянып бирәм: «Философия – төшенчәләр ярдәмендә әйберләрнең сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен танып-белергә өйрәтә торган фән ул».
Шулвакыт арткы рәтләрдән кемнеңдер:
– Юк, алай түгел, нәкъ киресенчә, – дип кычкырганы ишетелде. Ләкин гимназистлар, яңа уен белән артык мавыгып киткәнлектән, аңа игътибар итмәделәр.
– Икенче билгеләмә! – дип игълан итте «Евклид». – Сызык – киңлеге булмаган озынлык ул.
– Кара әле, Казан Евклиды, – дип, кабат аның сүзен бүлдерде Митя Перевощиков һәм, тәрәзә төбеннән сикереп төшеп, такта янына килде. – Нәрсә болгаткан буласың әле?
Ул, акбур алып, кара тактага калын итеп сызык үткәрде.
– Менә сиңа сызык. Синеңчә, нәрсә, аның калынлыгы юкмыни? Ә нәрсә соң ул озынлык? Гомумән, башта сызык төшенчәсен билгеләми торып, озынлык турында сүз алып барырга мөмкинмени?
«Евклид» ны уратып алган гимназистлар җанланып куйдылар.
– Хәйран чуалчык фән икән бу геометрия дигәннәре! – диде берсе төшенке күңел белән. Класс тынып калды.
Менә шулвакыт «Евклид» каршына зифа буйлы матур бер гимназист килеп басты. Монысы да кулына китап тоткан.
– Кадерле укытучыбыз, рөхсәт итсәгез, сезнең өчен җавап бирер идем, – диде ул, көлүен көчкә тыеп.
– Рәхим ит, Саша… Лобачевский әфәнде! – дип, «Евклид» үзенең дәрәҗәсен саклап кына урындыктан төште.
– Миңа пьедестал кирәкми, – диде Саша, елмаеп, һәм кулындагы ачык китабын баш өстенә күтәрде. – «Казан Евклиды» безгә аңлатып бирә алмады… Менә бу китап «Кыскача математика» дип атала. Авторы – Фәннәр академиясе адъюнкты Румовский. Кереш сүзендә нәрсә язганын укып биримме, теләгегез бармы?
– Бар, бар! – дигән тавышлар ишетелде.
– Евклид аңлата алмаганны Румовский дигәннәре төшендерә алыр микәнни? – диде бер калын тавышлысы.