Поты кырык җиде тиеннән, диде Сафиулла, алдындагы кәгазенә карап. Оны алтмыш бер тиеннән. Суккан арышның Чистайныкы белән аермасы бер йә ике тиен. Ырымбурда поты кырык тугыз тиен.
Базарда?
Алтмыш. Мин булган дүрт көн арасында ике тиенгә күтәрелде.
Солы?
Яңа сукканы утыз җиде тиеннән бара. Әвеннеке кырык. Базарда утыз сигез-утыз тугыз. Шул дүрт көндә өч тиенгә артты.
Җомагул белән карабодай ярмасы да әзерләп куярга килештем. Анысы күпме тора?
Поты бер сум да җегерме. Борайлысы алтмыш биш тиеннән бер тәңкәгә хәтле.
Хәзер май бәһасен әйт инде.
Тар гына ачылган ишектә Гыймадиның түбәтәйле башы пәйда булды. Филтәсе басыларак төшкән фонарь тоткан. Бүлдерергә кыймастан, ләкин үзенең барлыгын белдереп, ул учына йөткергәләп алды:
Һым
Ишеккә каршы утырганга, Сафиулла аны шәйләде шәйләвен. Шуңа күрә Галиәсгарның соравына җавабыннан бүленебрәк калды.
Май, дим!
Гыймади тагын:
Һым!.. дип йөткергән атлы кыланган булды.
Ни кирәк? диде Галиәсгар, аңа борылып тормастан.
Ни ие, бай абзый. Теге шәкертне алмага менгәнием. Аңарга мунча өлгерттем
Мунча! дип кычкырды, аны үртәп, Галиәсгар, тирләгән битен сөлге белән сөртә-сөртә. Мунча менә монда ул, кем Гыймадетдин. Тегеләр ягында ул, тегеләр!.. Майга җиттекме әле? Ие, май хакы күпме?
Сафиулла:
Сөт мае унбер сум җегерме тиен тора дип башлагач, ишекне сак кына ябып, Гыймади эчтәгеләрнең сүзенә колак салып торды. Идел буеныкы унөч сум, двәрәнски дигәне ундүрт, парижские унбиш.
Өем сездән читтә, ишегем чыпта, дип, Гыймади каршы бүлмәгә юнәлде. Андагы ачылыбрак калган ишектән Габдулла тавышы ишетелә, һәм үзе дә күренеп тора иде.
«Иман шарты»н үткәч, «Һәфтияк»кә күчтек инде, дип, ул Фәтхетдингә җавап тота иде. Аның соңында «Бәдәвам»ны көйләдек. Шуннан ары «Кисекбаш»ка кереп калганыек.
Хуп, хуп, дип мактады аны Фәтхетдин.
Болардан ары «Рисаләи Газизә»гә чыктым
И-и! диде өлкән Газизә, аларга кушылып. Аның, кияү, теге карасана, оныттым да инде, ие! «Фәзаилеш-шөкер».
«ш-шөһүр», дип төзәтте аны малай.
Ие. Менә шул «шөкүр»дән әйтеп биргәннәрен ишетсәң дә әле, кияү!
Фәтхетдин, канәгать калганлыгын белдереп:
Болай булгач, кода шәкертне үз сыйныфыма алмый булмас, диде. Мин сине Мотыйгый хәзрәткә чисти хәлфә булуга җиткереп тоттырам.
Хәлфә?! диде өлкән Газизә, ботын чабып. Ниткән хәлфә ди ул тагын? Кара бу малны! Ишәйгәннән-ишәя, Аллага шөкер! Иншалла, сәүдәгәр булыр. Ниндие генә әле, әйеме, Габдуллаҗан?
Җиткереп тоттырам, имеш, диде уртанчы Газизә, Фәтхетдинне мыскыллап. Тоттырыр нәрсәләрең бигрәкләр дә кешнәп тора шул синең!
Җәгез инде, дип туктатты аны кече Газизә. Шәкерт алдында исәп-хисапларыгызны калдырып торыр идегез инде аны.
Гыймади, ниһаять, бу юлы кыю рәвештә бүлмәгә килеп керде.
Менә кайда икән әле ул! диде ул, Габдуллага карап. Килеп җитмәгән көенчә малайдан мулла-сәүдәгәр ясамакчы булып тормасагыз соң Әйдә, малай, җыен җәтрәк!
Малай, Газизә апасына таба елышып, шикләнгән төстә:
Тагын кая? дип сорады.
Мунчагадыр, диде кече Газизә, аны юатып.
Килгән шәпкә кая булсын ди тагын? диде Гыймади. Ниме, бикә, алмашка кигезергә тегесе-бусы әзердер ич? Сөлгене үзебезнекен куйдым.
Өлкән Газизә, залга чыгып, калай бизәкле сандыкларның берсен ачып иелде дә кием-салым арасыннан малайга ярардай күлмәк-ыштан эзләргә кереште. Әлеге дә баягы вафат улыннан калган вак-төяк булгандыр, күрәсең: соңгы тапкыр үзенә якын исен иснәп калырга теләгәндәй, аларны битенә тидереп-тидереп алгалады.
Бар, диде кече Газизә, малайны алга этәреп.
Мә, наным. Сау-сәламәт тәнендә туздырырга насыйп итмәде инде үзебезнең улыбызга. Сиңа язган икән, дип, Өлкән Газизә кием-салымны Габдуллага тоттыргач, Гыймади аны җитәкләп алып чыгып китте. Артта әллә Галиәсгарның, әллә Сафиулланың:
Куй җоны хакы дигәне ишетелеп калды.
Баскыч басмаларыннан төшеп, ишегалды карын шыгырдатып үткәч, мунча алачыгына килеп керделәр. Караңгы иде. Гыймади фонарь филтәсен күтәргәч яктырып китте, эчтә булган нәрсәләр ачыгаеп калды.
У-у, сезнең монда-а! дип сузды малай, баш турысындагы колгаларга эленгән каен, имән себеркеләренә күтәрелеп карап. Кырлай урманы шикелле!
Тышкы киемнәрен салырга керешеп, Гыймади:
Сездә әзрәк иемени? дип сорады.
Бездә җитәрлек итеп кенә бәйлиләр.
Бездә дә артыгы җук аның.
Кырлайдагы Сәгъди абзый да шушылай мул әзерли торганые, базарда сәүдә итәргә.
Мунча себеркесе белән вакланып торырга Галиәсгар җизнәңнең өресе сыек дип белдең мәллә? Җаек байларындыр, казакъ, кыргыз байларындыр шушы себеркеләр белән өтәм инде мин. Пешеп беткәнче чабыналар, малай. Ишегалды себерерлек чыбыгын да калдырмыйлар Чү, нигә чишенмисең? Шикләнмә, малайларны алай ук каезламыйм мин.
Оялам мин, диде малай тыенкы гына.
Кит әле, булмаганны! дип, бил тиңентен шәрә, ә түбәнтен ак ыштаннан калган Гыймади малайның тышкы киемнәрен салдырып ташлады. Болары җатсын шушында. Иртәнчәк Гайниҗамал апаң җуып, киптереп, сырлы бәләк белән язып бирер Ә боларын эчкә алып кер. Чыгышлый кияргә җылынып торсыннар, дип, Гыймади фонарен кулына алды.
Пар көдрәләтеп, эчкәре уздылар. Мунча ак, чиста, пөхтә иде. Гыймади тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды, фонарьны матчадагы чөйгә элде, себерке пешекләнеп яткан агач тагаракны, комганны ләүкәдән түбән төшерде, шунда ике чүмеч су йөгертте, мич капкачын ачып, ташка да чыжлатып җилпеде.
Ләүкәгә менеп җат. Беркавым тирләп ал.
Эссе, диде малай, ләүкәгә йөзтүбән яткач.
Булмаенча!.. Сине кем диләр әле?
Габдуллаҗан
Кушаматың җукмыни?
Булды ди сиңа! Мулла малае ич
Ә минем бар. Кырыкмыш Гыймади мин.
Кырыкмыш тай гына була ул.
Шул шул менәтерә! Әллә миңа Алаша Гыймади дияр иеңме?
Дигәнем юк ич әле. Ярый алайса, мин дә Кырыкмыш Гыймади диярмен.
Диярмен мин сиңа! дип көлде Гыймади. Матри аны!
Мине «Апуш» диләр. Син дә шулай диген. Тик үчекләп түгел. Мулла малаен үчекләү гөнаһ!
Күптән шулай диләр аны, амакай! дип, Гыймади пешекләнгән себеркене алып селеккәләде дә, мич авызына чүмечтән тагын су җибәреп, шуның кайнарында себеркесен корылата төшкәч, малайның аркасына тидермичә генә буйдан-буйга җилпеп узды.
Габдулла, эсселеккә чыдамыйча, дугадай бөгелеп:
Уй! дип куйды.
Абзарыңа симез куй! дип көлде Гыймади һәм малайны кадерләп, яратып, шуннан үзенә тәм табып чабындырырга кереште. Менә бусы әнкәң өчен
Уй! диде малай тагын һәм үзенең: Җитәр, Кырыкмыш! дигәнен сизми дә калды.
Гыймади рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
Ә! Син әле алаймы? Кем Кырыкмыш? Әле бер генә үткән, ә ул инде «кырык» дип мышкылдый!
Җитәр, Гыймади абзый! Үтерәсең! Арыйсың да
Нигә арыйм ди?
Минем әниләр өчәү! Әтиләр дә! Бөтенесе өчен дә чабындырсаң хәлдән таеп бетәрсең
Гыймади әллә нишләп китте. Хәлсезләнгән кебек, себеркеле кулы түбән салынды. Аннары ул себеркесе белән маңгай тирен сөртеп алды.
Алай икә-ән Алайса, Апуш, өч әнкәң өчен менә бер, дип үткәч, малайны аркасына әйләндереп салды. Алайса, өч атаң өчен менә тагын берне
Малай карышмый иде инде. Аны пар, эсселек изрәтте, себерке иркәләде. Тәне шуңа тәмам күнекте. Аңа рәхәт иде.
Ә менә бусы үзең өчен, Апуш. Күңелең пакь, җаның иманлы, тәнең сау-сәламәт булсын өчен, киләчәк бичәң чибәр, сөйкемле, балаларың тәүфыйклы булсын өчен!
Шуннан соң Гыймади ишек төбендәге агач кисмәктән чүмеч тутырып су алды да малайның аркасына шулай ук буеннан-буена җилпеп җибәрде. Малай тагын:
Уй! дип куйды да исен җыеп торып утырды. Салкын ич!
Җылыга салкын, салкынга җылы килешә ул, Апуш. Йә, төш, дип, Гыймади комганга, таманлап, су салырга тотынды. Булдымы соң?
Шәп! диде малай.
Синеңчә, шәп нинди була инде ул?
Каян белим?.. Шундый очасы килгән күк.
Очсаң, кая китәр иең соң?
Шунда инде Кырлайга.
Шулай. Туйдырган җиргә караганда, тудырган җир тартарак шул Мәле, себерке иснә. Мәтрүшкәле ул.
Малай утыргычка утырды да себеркене йөзенә каплады. Ул, йөзен аермыйча, тагын:
Уй! Нинди тәмле! диде. Мәтрүшкә сездә дә үсәмени ул?
Менә инде! Үсмичә ни!.. Татар бар җирдә мәтрүшкә булмый димени? Кәҗә сыртын сарган тигәнәк ише, мәтрүшкәнең орлыгы татар кешесе узган аланнарга уч-уч чәчелеп кала инде ул Син бар, алачыкта хәл алып кер.
Шәрә килеш караңгы алачыкка чыгып баскач, Габдулла, кинәнеп, кулын җәеп җибәрде, киерелеп алганда, колгадагы себеркеләргә орынды. Алар исә күңелле генә итеп кыштырдашып куйдылар. Малай, күзен йомган хәлдә, аларны тагын, тагын кыштырдатырга тотынды, хыялында үзен киң ябалдашлы бер ак каен астында итеп күрде. Агач көчле җилдә тирбәлә, ябалдашы тузгый, гүя очып китәргә җыена иде кебек.
Җитәр инде, кер! дигәнне ишеткәч, ул, уйларыннан айнып, эчкә узды.
Гыймади агач тәпәнгә башта кайнар, аннары, таманлый-таманлый, салкын су тутырды да колгага эленгән урыннан яңа мунчала үрелеп алды.
Кызлар чәчемени, ә? диде ул. Чаган елгасында үзем чылаткан юкә кабыкларыннан бу. Җәй көне шунда атлар коендырырга җөрербез әле, җәме?.. Каяле, «Гөлҗиһан» сабыны белән, гөбердәтеп, бер уындырып җибәрим әле үзеңне, Апуш!
Үзем, үзем! Син аркамны гына у, дип карышса да, Гыймади малайны көчле кулы белән уртага бастырды да, китәрелгән башын сабынлап югач, буйдан-буйга сабынлы мунчала белән ышкып чыкты, артыннан тәпәндәге су белән юды. Тәпәнне түкте, чайкады, кулына комганны алды. Кая, коендырыйм инде дә чыгарбыз.
Малай аның игелегенә тәмам ышанып бетеп, ни әйтсә дә үтәргә әзер иде инде. Комганнан су бетмәс-төкәнмәс булып акты да акты, акты да акты
Хәзер сөртеник, дип, Гыймади колгадан, сузылып, чиккән сөлге алды, малайны сөртеп чыкты. Киен, Апуш.
Малай эчке киемнәрен киеп куйды да нишләргә белми басып калды.
Бар, тышкы киемнәреңне киенә тор. Мин хәзер, дип, Гыймади комганга тагын су тутырды, малайның чыгып киткәненә ышангач, ыштанын салып, үзе дә коенды, сөртенде
Кергәндәгечә үк ишегалды карын шыгырдатып, алар баскычтан югары күтәрелделәр. Алар кергәндә, хатын-кыз чәйдән торган да савыт-саба җыештырып йөри иде инде. Берара малайга «Мунча сихәтле булсын!» дип, Гыймадины мактап тордылар.
Шәкертне кая салабыз соң? дип сорады Гыймади.
Әнә, әнә урын-җире җәелгән дә инде, дип, өлкән Фатыйма сандыкларның киңенә ишарәләп күрсәтте.
Һи! дип куйды Гыймади, канәгатьсез төстә. Кунакны шунда кундыралар димени инде аны?
Алай димәле, Гыймадетдин. Бик җайлы урын ул! Бөтенесе чип-чиста, үтүкләнгән
Юк инде. Болай итик әле! дип, Гыймади Галиәсгар бүлмәсен барып ачты.
Ә анда һаман саныйлар, чутлыйлар, язалар иде әле.
Ат ите күпмедән? дип сорады Галиәсгар.
Бер сум да туксан
Алар тәмам тирләгән, кызарышып чыкканнар иде инде.
Бетмәдемени әле, бай абзый? диде Гыймади һәм аларга һич исе китмәгән кыяфәттә диванга урын-җир китереп салды, җайлап җәйде дә Габдуллаҗанны ияртеп керде. Кая! дип аваз салды ул ишектән күренеп торган хатын-кызга. Чәй кертегез дә, йокласын әле шушында кинәнеп.
Безнең эш бетмәгән ич әле, Гыймадетдин! диде Галиәсгар, килештермичә.
Сезнең бетәрлек тә түгел инде ул.
Җарар инде алайсаң Әйдә соң, Сафиулла, залга чыгып дәвам итик, булмаса, дип, Галиәсгар алдындагы кәгазьләрне җыйнады, чутын култык астына кыстырды да, кымыз уртлап алгач, бүлмәдән чыгып китте.
Гыймадетдин диде Сафиулла тын гына һәм, чокырга баягы чүлли шешәсендәге калган нәрсәне салып җибәргәч, ияген какты: тот, янәсе. Китәсе булыр Безне оныта күрмә тагын, Габдуллаҗан. Кил, җәме! дигәч, алар малайны ялгызын гына калдырып чыгып киттеләр.
Кече Газизә, кереп, малайга чәй эчертте, сүзсез генә карап торгач, җайлап яткырды һәм эленгән лампаны сүндерде. Бүлмәдә малайның ачык күзе генә күренеп, сәгать тавышы гына ишетелеп калды.
Юка гына боз парчалары белән бизәлгән ике тәрәзә пыяласы ай нурында көмешләнеп, идәнгә, җиһазларга шуның зәңгәрсу яктысы сузылып яткан да көзгегә әллә кайларга кереп киткән. Габдуллага йокы урынын җизнәсенең җыйнак эш бүлмәсендәге күн диванга җәеп бирделәр. Урыны йомшак, җылы булса да, аның күзе һаман ачык әле. Салмак кына итеп, сәгать йөри. Менә ул берне сугып куйды. Ничәнченеңдер яртысынадыр инде. Малай ничәнче икәнен белми. Үзен аның булачак хәлфәсе дип таныштырган, ниндидер кода абзый тиешле кеше, күрәсең, тонык кына булып, шуның гырылдавы ишетелә. Ул моңарчы белешле булмаган Газизә җиңгәсенең, аңадыр инде, сукранып эндәшкәнен танып ала: «Сиңайтәм, борылып ят, борылып, дим!» Гырылдау тынып кала. Ә кайдадыр ялгыз чикерткәнең тигез, күңелле зыңлавына малай рәхәтләнә үк: чикерткәләр кайда да бер икән.
Идәнгә сузылган яктылык кинәт тәрәзәгә таба шуышкандай була, аннан Габдулланың күңеле аша тышка чыгып китә һәм малайның күз алдында Җаектан Ырымбурга, аннан Чистайга, тагын, Казанны үтеп, Кырлайга тиклем барып җитә. Ялгыз бүренең моңсу улавы ишетелгәндәй була, бу улау бераздан ниндидер бер этнең шат өрүенә әйләнә сыман. Кемдер гөлдерек, шук тавыш белән көлә, ниндидер бала, авыл йортының ишегалды уртасына баскан килеш, сабыр гына елый. Бу ул Габдулланың үзе инде. Ялгыз берәүнең аяк астында кар шыгырдавын боз астында аккан су челтерәве баса. Әллә кайдагы бик ерактагы ниндидер өй эчендә сәкегә яткан икәүнең сулавына корама юрган тын гына калка да төшә, калка да төшә. Габдулланың иң соңгы ата-анасы Сәгъди белән Зөһрә һәркайсы үзалдына Габдулланы уйлап, аның менә шушылай йомшакта, җылыда ятканын күз алларына китерәләр дә көрсенешәләр бугай Җил исә, җәяүле буран йөгерә, һәм Габдулланы шушы ят өйгә, таныш та, таныш та түгел кешеләр арасына китереп җиткергән очсыз-кырыйсыз юлга әкренләп кар сала, аны күмә, югалта. Габдулла аяк астында каты юл тоймый, әллә кая читкә кереп китә, башта кара ноктага, аннары югарыдагы бер йолдызчыкка әверелеп кала
Габдулланың, ниһаять, күзе йомылганның соңында кысылып чыккан ике тамчы фирүзә яшьне һичкем күрми инде
1995РОМАННАР
БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
Cogitavi dies antuguos et annos acternos in mente nabi (Мин үткән көннәр турында уйла дым һәм мәңгелекне искә төшердем).
Латинчадан
Братск, Усть-Илим су электр станция ләрен һәм шәһәрләрен салган татар халкы ның мәшһүр улы Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты Иван Иванович Наймушинның якты истәлегенә багышлыйм.
Автор
I
Үгез көтүе көтмәгәндә урман читеннән ябырылып килеп чыкты да күпергә бәреп керде, һәммәсе дә аклы-каралы, бер зурлыкта, ярсу гайрәт белән тулы. Башларын игәннәр, кыска мөгезләре сөңгедәй тырпайган, күз алмалары ут чәчә кебек. Борын тишекләре киерелгән, авызлары селәгәйле, тояклары дөпелди, койрыклары белән тәннәрен камчылыйлар. Караларының тимерче сандалыдай нык маңгайларында ак, акларының киң күкрәкләрендә кара таплар бар, калкан куйганнар диярсең. Аяклары кыска һәм кәкре, тиреләре астында тыгыз мускуллары уйнаклый. Безнең кара «Волга»быз аларның аяк астында калыр да асфальт җәйгеч каток таптап узган коңгыздай яньчелер шикелле. Егерме-утыз адым алдарак ялтырап яткан авыл юлына төшеп туктадык. Мин кайсыдыр ил музеендагы (Берлинда бугай) Аллалар белән Алыплар сугышы сурәтләнгән ярык мәрмәр барельефны яңадан күргәндәй булдым. Ул барельефтагы сурәтләр, шушы көчле үгезләргә әверелеп, безгә каршы киләләрдер сыман.
Сугымга куалар. Миллион бәлеш чыга болардан, диде шофёр Исмәгыйль.
Бәлеш? дидем мин, бер үк күренеш хакындагы уйларыбызның бөтенләй охшамавына исем китеп.
Сугымга, тагын кая булсын инде. Сентябрь ич, квартал ахыры Тере үгезләр булып керәләр, колбасага әйләнеп чыгалар. Се ля ви!1 КамАЗда гына түгел, ит комбинатында да конвейер. Фән, техника заманы!.. Хәзер боларны да әүвәлгечә кувалда белән бәреп түгел, ә ток суктырып кына егалар.