Карашлары очраша.
Сара (карап тора да, елап, аның күкрәгенә каплана). Көн дә чыккан кояшның җылысын биш ел сизмим бит инде! Җәйгән мендәрем тышыннан биш ел буе күз яше генә юам Сыерым бирнәм булсын, Сәгыйдулла!
Тынлык.
Сәгыйдулла. Аңламый калдым: Ибраһим хакында нигә соңгы мәртәбә сөйләттең?
Сара. Мәңге онытмас өчен. Миңа фатихасы итеп тыңладым.
Фәрдәнәләр өе. Ярми керә.
Ярми (биштәрен сала). Күперне сүтеп бетереп яталар. Бу якка чак элгәшеп калдым Самавыр куеп җибәрсәң икән, тамак чатнады.
Фәрдәнә самавыр куя.
Сиңа бернәрсә алдым әле. (Биштәрен чишә.)
Фәрдәнә. Юк акчаны әрәм-шәрәм итмәс идең.
Ярми. Әрәм дип Сиңа да язык түгел. Менә күлмәк!
Ярми, төргәк чишеп, зәңгәр ефәк күлмәк таратып җибәрә. Фәрдәнә, сөенечен яшерә алмыйча, күлмәкне ала да көзге каршында әйләнгәли. Ярми читтән карап тора.
Кая, карчык, мал астына берәр стакан балың юкмы?
Фәрдәнә (чәйнек суза). Бигрәк таман, бакчы!
Ярми (эчә, суган кабып җибәрә). Сабан туена кофтасын алмабызмы. Йонын Аннары ни Бәлкем, мәйтәм, көзләргә мамык кәҗәсе юнәтәсе түгел микән, дим. Кышын шәл бәйләрсең. Бәлкем, үзебезгә дә артыр берәр шәллек Үзем менә шушы сыңар кул белән дә өч шкаф ясап саттым бит. Икешәр йөз тәңкәдән. Игә килербез анысы, нәрсә аны. Җан тыныч булсын, җан
Фәрдәнә. Елгада боз китә алмый торамы?
Ярми. Су әз быел. Игеннәр уңармы-юкмы билгесез.
Гармун тавышы ишетелә.
Сәгыйдулла, ахры.
Фәрдәнә (сагаеп). Ул.
Ярми. Эчте микәнни?
Фәрдәнә. Кем белгән.
Ярми. Оста уйный, каһ-һәр!
Фәрдәнә. Яңа көй.
Ярми. Әллә тагын Кайда отты икән?
Фәрдәнә. Берәр җирдән ишетеп кайткандыр да, кыз-кыркын отып алсын дип, урам әйләнүедер
Ярми. Салгандыр, шельма!.. Күз төрткесез караңгыда пычрак ерып йөрмәсә Тукта әле, шушылай былтыр да үтте түгелме соң ул?
Фәрдәнә. Үтте.
Ярми. Шуннан бирле уйнаганы хәтердә юк. Ни кунак-төшемдә, ни Сабан туенда уйнамады бугай.
Фәрдәнә. Уйнамады. Яшь-җилкенчәк өйрәт дип аптыратып бетергән. Былтыргы яздан бирле уйнамаган. Менә икенче кат уйнавы.
Ярми. Килешми инде болай малай-шалай сымак. Сарасы ник тыймый икән?
Гармун тавышы якыная. Фәрдәнә тәрәзәгә каплана. Кинәт ялкын биеп ала.
Фәрдәнә артка чигенә.
Ярми (исе китеп). Карале, аҗаган! Яз тинтәкләнеп килә быел. Беренче көнен көтүгә чыккан кысыр сыермыни!
Фәрдәнә. Аҗаган түгел. Минем җанның балкышы бу, Ярми!
Ярми. Ниткән балкыш сөйлисең?
Фәрдәнә. Көе миңа лабаса моның! Миңа!
Ярми. Ничек инде ул сиңа?!
Фәрдәнә. Нигә газапларга булды икән?.. Йөрәгенең ташуы икән лә бу аның, Ярми!
Ярми (учына төкереп). Ә мин аңа ташыйм менәтерә, җаен табып. Шундый итеп ташырмын бер!
Караңгылык.
Сәгыйдулла үтеп бара. Фәрдәнә аңа каршы килә. Чиләк-көянтә аскан.
Сәгыйдулла. Саумы, Фәрдәнә!
Фәрдәнә. Ару гына.
Сәгыйдулла. Суыңны эчим әле, тамак чатнады.
Фәрдәнә. Чишмәгә кар суы төшкән, тәмле булмас.
Сәгыйдулла. Кар сулары йөрәк талдырмый. (Тезләнеп, Фәрдәнә чиләгеннән су эчә.)
Фәрдәнә. Габделхарислар бәби алып кайткан.
Сәгыйдулла. И-их! Үтә гомер!.. Үз гомеребезнең читеннән карап кына узабыз шикелле.
Фәрдәнә. Тагын чакыралар. Гел юл өзелгән чакка туры килә.
Сәгыйдулла. Кар күп быел Тимерчелекне, зират почмагындагы каеннарга хәтле су басты.
Фәрдәнә. Басты.
Сәгыйдулла. Ташу төшәр инде.
Фәрдәнә. Хәвефсез узсын.
Сәгыйдулла (күзен кыса төшеп). Бүген йә иртәгә инде.
Фәрдәнә. Нәрсә?
Сәгыйдулла. Ташу.
Фәрдәнә (пышылдап). Бүген йә иртәгә Ел саен бүген йә иртәгә. (Узып киткәч борыла.) Тагын үтәрсең микәнни?
Сәгыйдулла. Ташкынга буа юк. Кар астыннан бәреп чыга да ургып ташый.
Фәрдәнә. Син!..
Сәгыйдулла (кисәк борылып). Нәрсә мин?
Фәрдәнә. Ташулар җир битен юган чакта, минем битемә корым ягып үтәсең! Җир яшәрә, мин каралам Әнә каен Яшеннәре сүнде, ялкыннары басылды, корымын яңгырлар юды Корыр дип, утынга кисмәкче идек Яшәрде!.. Ул агарды, мин каралдым.
Сәгыйдулла. Ә минем күңелемнән Тилгән тавы караларын нинди ташкын юар?! Сиңа минем янган җанымның көле генә эләгә әле. Көле генә!..
Фәрдәнә (күккә карап). Мин ышанам Аллага, әгәр аның җәһәннәме синең җаныңда дисәләр!
Сәгыйдулла. Сүндерергә әмәл тапмагач, нишләтим соң? Сара мәллә дигән идем Җан януларын кем кабызса, шул гына сүндерә ала икән.
Фәрдәнә (аяк астына карап). Суң алайса җаның утына мин су була алсам Бер таптан кояш сүнмәс!..
Сәгыйдулла. Ә?! Минем сиңа җәһәннәм булып тоелган җанымның үзем өчен җәннәткә әйләнүе нигә хаҗәт, Фәрдәнә?.. Ничек итеп җанны хыянәт пычагы астына салмак кирәк?!
Фәрдәнә. Гомер буена дөнья хуры булып яшәгәнче, бер тапкыр мәхәббәт буры гына булырга риза!
Сәгыйдулла. Әгәр син минем моңлы дөньям икәнсең миңа шул җитә, бүтәне кирәк тә түгел!
Фәрдәнә. Шул көең белән урам буенча шыңшып йөр инде, алайса! (Елый.)
Сәгыйдулла. Җырның ертыгы юк Шыңшысаң да, гаеп түгел, сөю җыры ул.
Фәрдәнә. Сөю җыры?
Сәгыйдулла. Мин өч ел рәттән табышмак җырламадым.
Фәрдәнә. Табышмак!.. Җавабын «үчлек» дисәм, каршы әйтер идең мәллә?
Сәгыйдулла (чигенә). Юк, Фәрдәнә!.. Алай димә! Минем җаныма ничә еллык газабымның барысын җыеп кире атма Үчлек түгел, сөю иде! Фал хакыйкать!.. (Ыңгырашып.) Сөю иде!.. (Китә.) Үчлек түгел
Фәрдәнә. Бер табышмак Ике җавап Кайсысы хак соң моның? Кайсысы хак? (Китә.)
Караңгылык.
Саралар өе. Сара Сәгыйдулланы эткәләп чыгара. Артыннан бүреген ыргыта, Сәгыйдулла көлә, бүреген бик пөхтәләп кыңгыр киеп куя.
Сара. Минем дә җаным бар лабаса! Кешедән оят, билләһи!
Сәгыйдулла. Оят җир күрсәтеп йөрим мәллә?
Сара. Анысын эшләсәң, җиңелрәк булыр иде: бармак төртеп, «дивана» дип көләрләр иде дә, эше бетте.
Сәгыйдулла. Теләсәм уйныйм, теләсәм мырлыйм!
Сара. Мырламыйсың җанны тырныйсың.
Сәгыйдулла. Синекен түгел.
Сара. Ничә ел теләсең бит инде җанны, ничә ел! Җиткән кызыңнан оял.
Сәгыйдулла. Көнчелек баса мәллә? (Шаяртып үчекли.) Ник юкка тыпырчынасың? Елга бер тапкыр яшьлеккә кайту шәригатькә сыя.
Сара. И карт аю! Сөрхәнтәй! Күпме түзәр җанкайларым?..
Сәгыйдулла. Ә минеке?
Сара. Соң, Сәгыйдулла Өз инде! Үчләнмә!
Сәгыйдулла (бүкәнгә утыра). Җан кылларын өзәр көчләр табып бир син миңа, Сара!
Сара. Күземнән юк булсаң иде, ярабби!
Гармун алып чыгып ыргыта да кереп китә. Сәгыйдулла гармунны тотып кала.
Сәгыйдулла (авыз эченнән җыр көйли).
Нәрсә йөртә соң мине ташулы төндә каңгыратып? Тозлы җил шикелле бушка исеп, яшьлек каядыр очып бара. Аратага бикләп куеп буламыни аны?.. Әй, кеше! Анасыз калган тай арата киртәсен кимергән күк, гомер буе ник кимерәсең хәтерне?! Ничек итеп акылга килергә дә ничек итеп әрнүләрдән арынырга, бу хисләрдән айнырга соң? Яшен суккан агачлар да яшәүчән Үз хаклыгымны аңлатырга тырышып, нинди көй чыгардым! Ни теләдем? Ата көртлек туй җырын җырлаганда, мылтык тоткан аучы килгәнен ишетмәгән күк, кеше кайгысына саңгырау булып ник йөрим соң мин?! Кайда миңа урын: җирдәме, һавадамы күк белән җир арасындамы? Яшәү кыйблам кайда? Карпат таулары аша туп күтәреп чыкканда, ник булган да хәзер ник юк соң ул кыйбла?.. Аңларга иде боларның һәммәсен. (Күккә карап.) Әй, кем бар анда?! Әйт, каян бу моң? Күк гөмбәзен кыңгырау итеп, җырымны тагын бер тапкыр кагыйммы? (Гармунын иңенә элә, җырлый.)
Ераклашкан кыңгырау тавышы.
Җитте Бүген соңгы көн. Көйне берәүнең дә ота алмавы яхшы булды әле. Онытылсын. Шайтаннарга олагыплар онытылсын! Соңгы кат, җитте!..
И-их! (Чыгып китә.)
Фәрдәнәләр өе. Ярми, тәлинкәле репродукторны алып, радиоалгыч урнаштырып йөри. Чиләк-көянтә күтәреп, Фәрдәнә кайта.
Фәрдәнә. Ник ут кабызмыйсың? (Лампочка кабыза.)
Ярми (ачулы). Караңгысы да адәмнәр өчен яратылган. Караңгыда кеше күрми.
Фәрдәнә. Нәрсәне?
Ярми. Синең шуның белән тел чайкап торуыңны. Эңгер-меңгер йөзегезне капламаса, телегез ни сөйләгәнен күзегездән белер идем.
Фәрдәнә (кисмәккә су бушата). Эчтә нинди авыру ятканын күбрәк телдән беләләр. Авырудан караңгыда ятып кына качып булыр дисеңмени?
Ярми. Авырудан?
Фәрдәнә. Эчебездә бер-беребез күңеленнән яшереп асраган авыру юкмы әллә? Ишетәсеңме? Буа өстеннән елга ташый! (Су, кисмәктән ташып, идәнгә ага.)
Ярми. Кисмәгең ташый ич.
Фәрдәнә. Кисмәк түгел, җан ташый шулай. Әнә бүген «тагын узам» ди.
Ярми. Алай булгач, аның белән нишләп сөйләшеп торасың. Тор тор! Болай да авыл күзе күрми сезне!..
Фәрдәнә. Бу яктан минем бәхетләр хәттин ашкан үтә күренмәле! Күлмәк кенә каплап бетерелмәле түгел Син дә яшисең тагын хатын белән! Нинди хатын соң мин сиңа, бар дөньям белән кеше күзе-телендә булгач?..
Ярми. Бер мыскал да кыңгыр эш кылмый яшибез Ә син караңгыда шуның белән сөйләшеп торасың. Әллә инде ялындыңмы?
Фәрдәнә бәрәңге алып керә.
Шуңа тел әрәм итәмме соң, Фәрдәнә?.. (Тынлыктан соң.) Бәрәңге шәп тора, ә?
Фәрдәнә. Бәрәңге шә-ә-әп Әллә соң үзең сөйләшеп карыйсыңмы?
Ярми. Урамда дошман өреп йөргәндә, өйдә хатын гына уламасын иде!.. Син ашыңны кара җәһәтрәк тамак ачты.
Фәрдәнә (бәрәңге әрчи). Утын алып кер.
Ярми күн итек киеп чыгып китә. Утын күтәреп керә.
Ярми. Килә теге тәре баганасы кочагында җиз бакалы кәҗәсен бакыртып!
Фәрдәнә (тәрәзәгә каплана). Төне нинди якты!.. Ул исән чагында миңа яшәү юк, күрәсең, Ярми! (Кинәт борыла, Ярминең күкрәгенә капланып елый.)
Ярми (юата, өстәлдәге пычакны күн итек балтырына тыга). Ихтимал. Ихтимал, шулайдыр, Фәрдәнә Кая, җибәр, шул газап дәрвишенең каршысына чыгыйм әле. (Чыгып китә.)
Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Ай бүген кан төсендә.
Гармун тавышы.
Фәрдәнә бәрәңге әрчергә пычак эзли, таба алмагач, уйга килеп йөгереп чыгып китә. Урам. Ярми почмакта басып тора. Гармун уйнап, Сәгыйдулла керә. Ярми аның юлына аркылы төшә.
Ярми. Син! Җан зәһиләңне Туктыйсыңмы, юкмы?! (Балтырыннан пычак чыгара да Сәгыйдуллага кизәнә.)
Ул, кычкыртып, гармун күреген тартып җибәрә. Анда «Смерть фашистам!» дип язылган, Ярми туктап кала. Гайрәтен баса алмыйча ыңгырашып, гармунны чәнчеп ала.
Сәгыйдулла. Ник туктадың? Када! Ул сүзләрне синең чалгы пычагың түгел, күче белән очкан пуля да ала алмады!
Фәрдәнә йөгереп чыга. Арттан Ярминең кулына асылына, җиргә төшкән пычакны читкә тибеп җибәрә.
Фәрдәнә. Минем өчен гөнаһ алма җаныңа, йөрсен язгы көндә ат көтүенә җибәрелгән үгез кебек, нишләрен белмичә үкереп!
Сәгыйдулла (көлә). Гармундагы бу сүзләрне пулялар да читләтеп үтте. Җырга үлем юк аңа! Ул сиңа карт әтәч түгел, суя алмассың!
Ярми. Ни күзең белән карыйсың син дөньяга? Ул күзеңә кызган тимер басар идем, әгәренки хәлдән килсә минем!
Сәгыйдулла. Тилгән тавында ук көйгән инде алар, сиңа тамчысы да калмаган!
Ярми. Чарлама телеңне, кытыршы җаныңа ышкып.
Сәгыйдулла. Минем җанымда ярсыган үгезне синең сыңар кулың гына чылбырлый ала торган булса иде!..
Фәрдәнә. Кешеләрнең дә борынына боҗра кидерелгән, Сәгыйдулла. Кешеләрнең дә! (Китәргә борыла.)
Сәгыйдулла. Боҗра?! Бусы ни тагын?
Фәрдәнә. Намус Кеше кулындагы чылбырны күргәнче, алдан борын астыңдагы намусыңны тотып карар идең.
Сәгыйдулла. Башта синекен!
Фәрдәнә. Үчлегең кимергән сөяк булып калыйм, алайса. Минем таш йөрәгемне игәп яшә! (Кереп китә.)
Сәгыйдулла. Шул ташны эретәм дип йөрим ләбаса!
Ярми. Тел сукыр ул. Синең күзең сөйләсен. Тел әйтә дә кереп кача куышына чагып, оясына кереп качкан елан шикелле. Гармуның да шул
Сәгыйдулла (көлә). Ә-ә! Чагамыни? Ча-га-мы-ни?!
Ярми. Күпме ашарга мөмкин кеше җанын?
Сәгыйдулла. Шушы гармун тузганчы, Алла теләсә! Тәннәр черер, ә ул калыр!
Ярми. Бу сугышның хәсрәт капчыгын мондый җыр белән генә төйни алмыйсың, Сәгыйдулла Бир тынгылык аңа, миңа Үзеңә Сара да бар аңа да. Их, Сәгыйдулла! Җырны шундый усаллыкка төрәләрмени? Бер генә яшибез дөньяда. Интектермә.
Сәгыйдулла. Үзем генә интегиммени?
Ярми. Теләсәң нишлә.
Сәгыйдулла. Менә ич, теләсә нишлим.
Ярми. Ирлегең кайда соң синең?!
Сәгыйдулла. Шикләнмә, тиешле җирендә Йөрәк мичендә хисләр яна тереләй! Аракы да басмый ялкыннарын!
Ярми. Кем гаепле, кем?
Сәгыйдулла. Мин мәллә?
Ярми. Авыл хатыннарының ни гаебе бар? Кем хокук биргән сиңа толларның, ирләре кайтырына өметен өзеп, тормышка чыкканнарның хәтерен болгатып йөрергә? Кем ике яши, кем?
Сәгыйдулла. Мин. Мин ике яшим. Үлеп терелгән.
Ярми. Ник кайттың соң, янгын басылгач? Ник, менә ми- нем шикелле, кулсыз калып булса да кайтмадың тик вакытында?
Сәгыйдулла. Күмер өстенә кайттым шул. Күмер өстенә Көлләрне җил очырган иде! Җан менә пыскый әле! Пыскый әле, Ярми!
Ярми. Фәрдәнәнеке дә пыскысын дисеңмени?.. Ниме дип кыйнадың соң ул Гитлерны монда кайтып, аны изалагач?
Сәгыйдулла. Бусы инде минем эш. Минем!
Ярми. Синеке микән?.. Синеке микән?
Сәгыйдулла. Шушы җырны улаклы чишмә итеп, соңгы сусаганымны басмаммы дип тырышуым иде.
Ярми. Шырпыңны сыз әле.
Сәгыйдулла шырпы сыза. Ярми гармунны эзләп таба.
Ярми (әкрен). Мә соң. Йөр аның бәгырь капкасына дегет сылап. Дөньяга шуның аша кимсенеп каравын теләсәң. Бер килерсең әле кырырга дип. (Гармунны суза.) Үзең сылаган дегетеңне үзең юудан мәхрүм итәрләр.
Сәгыйдулла гармунны ала, сөртә. Фәрдәнә күренә. Караңгылыкта тыңлап тора.
Сәгыйдулла. Туйдым, Ярми! Сөлек булып ябыштым Инде менә кайгыларга туйдым да үзем кубып төштем. Бүгенге җырым ахыргысы иде
Ярми. Ахыргысы?
Сәгыйдулла (тирән сулап). Ахыргысы
Ярми. Ник соң аны тел чәйнәп карышасың?
Сәгыйдулла. Сөлек үзе, туймыйча купмый ич, Ярми Ә син пычак белән кубармакчы!.. И-их! (Җырлый.)
Фәрдәнә кереп китә.
Ярми. Туктале, көтеп тор Утыр. Көтеп тор.
Кереп китә дә чәйнек, стакан алып чыга.
Утыр әле. Менә мә, тот әле! Чиста балдан бу нәрсә.
Бал салып бирә. Сәгыйдулла эчә.
Яле, уйна әле бер! (Җырлый.)
Сәгыйдулла. Шәп! Шәп монда, Ярми!
Ярми. Этләр өрә!..
Сәгыйдулла. Миңа кушылып улыйлар иде
Ярми. Тукта әле (Тыңлый.) Әнә ташу буаны алып китте.
Сәгыйдулла. Китсен Китсен! Агызсын ташкын җир өстендәге бар шакшыны. Җир битенә утырып калмасын Сал әле, сал! (Җырлый.)
Караңгылык.
Сара өе. Сәгыйдулла, гармунын кочаклап, эскәмиядә утыра. Яланбаш. Сара күренә.
Сара. Кайттыңмыни?.. Кайттыңмыни, дим?
Сәгыйдулла. Ташу ага.
Сара. Күңелең булдымы инде?
Сәгыйдулла. Булып ашты, Сара.
Сара. Инде ник утырасың мокытланып? Кер.
Сәгыйдулла. Бәхилләшәм, Сара.
Сара. Кем белән?
Сәгыйдулла. Гармун белән, Сара, бәхилләшәм Тыңла әле, көе нинди иде, ә? (Уйный.) Соңгы мәртәбә сиңа уйна- дым.
Сара. Син соңгы тапкыр үзеңә уйна. Үз эчеңдә чыгаргансың, үз эчеңдә сүндер дә. Кем кабызган, шул сүндерә
Сәгыйдулла. Кем кабызган, шул Әйе, әйе! Әле дә ярый син аңладың мине, Сара. Инде уйнамыйм бүтән. Йөрәк кенә түгел, бармаклар да арыды хәтта.
Сара. Салкынчалатты. Башыңа ки.
Сәгыйдулла. Бер ерганак аша чыкканда, бүрегем төшеп калды. Агып китте.
Сара. Шул гына җитмәгән иде.
Сәгыйдулла. Баш агып китмәсен. Исән булсак җылытыр. Җылытуга таба борылды инде.
Сара. Бәрәңге пешердем. Суынадыр. Керик.
Сәгыйдулла. Җанның сөлекләрен кубарып аттым әле, Сара. Яраларын тегү инде сиңа Карале, хатын
Сара. Йә?
Сәгыйдулла. Карале, иртәгә мунча ягып җиб-бәр әле, малай.
Сара. Чү!.. Атна ахырында гына керендең ләбаса!
Сәгыйдулла. Син як әле, як.
Сара (гаҗәпләнеп). Ярар соң.
Сәгыйдулла. Беләсеңме?.. Егет чакта алачык ярыгыннан бер кыз затының чишенгәнен карап торганым исемә төште. (Көлә.)
Сара. И-и, чукынчык!
Сәгыйдулла. Синең яшь чагыңны хәтерләмәк булып азапланган идем Күз алдында эссе әвеннәр, печән эскертләре, ашлык кибәннәре, Сабан туйлары син берсендә дә юк йөзең төсмерләнмәде. Әнә шул кыз заты гына истә. Таныдым ул син икәнсең.
Сара. Мин?
Сәгыйдулла. Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине Шуннан ачылды хәтер ул чакта минем янымда Ибраһим да бар иде. Төштә күргән күк кенә калды Әнә бит ул дөнья нишли, ә? Яшисең, яшисең Ә гомер күрелеп бетмәгән төш күк кенә икән Карап бетерәсе килә.
Сара. Алачык ярыгыннанмы?
Сәгыйдулла. Алачык ярыгыннан. Синең аша. Бу дөньяга инде синең аша гына карыйсы калды.
Сара. Бәрәңге суынадыр.
Сәгыйдулла. Юк, син як әле, як мунчаңны. Кешенең бәясе гомер үткәч икән ул.
Сара. Бәясе?
Сәгыйдулла. Ни ярату, диюем. Менә кайчан килә икән ул бер-береңне аңлау. Рас килгән икән сүрәнләтмә! Мунча кебек кайнар тот: яшә, чабын, күпме жары бар! Суытырга дисә, аунар кары һәм кереп ятарга кабере бар