Фәйзи Садыйков, төрле авырлыкларны җиңә-җиңә, 60 яшенә ка- дәр филармониядә эшләде һәм 1979 елның декабрь аенда лаеклы ялга чыкты.
Рамил КурамшинМиңҗамал Мазунова
Йомышым төшеп, Татарстан радиокомитетына кергән идем. Шунда мине мөлаем йөзле бер ханым очратып: «Энем, син Рамил исемле баянчыбыз түгелме?» дип сорап куйды. Мин үземнең кем икәнлегемне әйткәч, ханым үзе белән таныштырды. Ул Миңҗамал апа Мазунова булып чыкты. Шагыйребез Мөнир Мазуновның җәмәгате. Апа минем нинди уку йортында белем алуым, кем классында укуым турында сорашты.
Казан музыка училищесында Шаронов классын тәмамладым, дип җавапладым мин. Апаның йөзе кинәт яктырып китте һәм ул:
Болай булгач, син минем «оныгым» буласың икән ич! дип куйды.
Ничек?
Синең укытучыңны кайчандыр музыка мәктәбендә мин укыткан идем бит, диде ул, елмаеп.
Сөйләшә торгач, бу апаның төсе-бите, кыяфәте генә түгел, күңеле дә бик матур икәнлегенә инандым.
Миңҗамал апа татар хатын-кызларыннан баян буенча музыка училищесын тәмамлаган беренче профессиональ музыкант. Ул 1919 елның декабрендә Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылында дөньяга килә. Яшьли әтисез кала. Биш яше тулганда, әнисе белән Казанга күченеп килә.
Ун яше тулып килгәндә, ул, елый-елый, әнисеннән үзенә гармун сатып алуын үтенә. Гаиләдә әллә ни җитем-төшем булмаса да, ана кызының теләген үти. Кечкенә Миңҗамал үз теләгенең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген бик тиз күрсәтә: ике атна үтүгә, әнисен гаҗәпкә калдырып, фәкать үз тырышлыгы белән гармунда көйләр уйный башлый. Мәктәптә узган концертларның берсе дә аның катнашыннан башка үтми. Ул ялгызы гына да уйный, җырчыларны да җырлата, биючеләрне дә биетә.
Көннәрдән бер көнне бу мәктәпкә Сара Садыйкова белән Зөләйха Әхмәтова очрашуга килә. Укучылар әлеге кунакларга үз осталыкларын күрсәтә, концерт куя. Кунаклар кечкенә Миңҗамалның гармунда уйнавын бик ошата, аны радиодан чыгыш ясарга чакыра. Ләкин, гөнаһ шомлыгына күрә, кызчыкның гармуны ватыла һәм ул радиога бармый кала.
Миңҗамалның күңелен музыкага мәхәббәт шул дәрәҗәдә биләп ала ки, ул хәтта, пианинода уйнар өчен, дәресләрдән соң да мәктәптә ялгызы кала торган була.
Ләкин урта мәктәпне тәмамлагач, кызның язмышы бөтенләй бүтән тарафка борыла. Үзе, бигүк теләмәсә дә, ул медицина институтына укырга керә. Гармунда уйнавын да ташламый, әлбәттә. Миңҗамал институтны тәмамлаган 1944 елны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчыларга, биючеләргә, баянчыларга конкурс игълан итә. Табибә кызыбыз да әлеге конкурста катнаша һәм аны филармониягә эшкә алалар. Шунысын да әйтик: ул елларда аккомпаниаторларга зур кытлык була. Башта Миңҗамалга Локман Аитов җитәкчелегендәге концерт бригадасында эшләргә туры килә (Локман Аитов заманында атаклы «Сәйяр» труппасында эшләгән артист).
Әйбәт кенә эшләп йөргән көннәрнең берендә филармония директоры, композитор Җәүдәт Фәйзи Миңҗамал апаны үз кабинетына чакырып ала да: «Тиздән филармониядә халык уен кораллары оркестры оештырачакбыз, мин сиңа шушы оркестрда баянда уйнарга тәкъдим итәм», ди.
Тәвәккәл һәм тырыш кеше буларак, Миңҗамал апа бу тәкъдимгә ризалаша (гәрчә ул чакта оркестрда уйнарлык музыкаль белеме булмаса да).
Бу оркестр белән концертларда еш кына Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев кебек күренекле җырчылар чыгыш ясый. Шундый шәхесләр белән концертларда катнашу, аларга уйнау Миңҗамал апа өчен, әлбәттә, горурлык була, аның музыка сәнгатенә мәхәббәте тагын да арта.
Билгеле булганча, 1948 елда «идеология генералы» А. Жданов музыка сәнгатен дә пыран-заран китерә. Менә шушы «һөҗүм»нең дулкыны бу оркестрга да тия, һәм ул тарала.
1946 елда Миңҗамал апа һәм яшь шагыйрь Мөнир Мазунов гаилә корып җибәрә. Сугыштан өлкән лейтенант дәрәҗәсендә кайткан Мөнир абыйны кабат армиягә чакыралар, яшь гаилә ике ел буе Белоруссиядә, чик буендагы бер шәһәрдә яши.
Шуннан кайткач, Миңҗамал апа, күптәнге хыялын тормышка ашыру нияте белән, Казан музыка училищесына бара. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев Миңҗамал апаны баянда уйнатып карый да имтихансыз-нисез генә укырга кабул итә. Бу вакытта инде Миңҗамал апа ике бала анасы була. Әмма, һичнигә карамастан, училищеда бик яхшы укый. Аны тәмамлагач, консерваториягә керергә талпынып карый, тик ул елларда биредә халык уен коралларында башкаручылар әзерли торган факультет булмый. Миңҗамал апаны филармониягә дә эшкә чакыралар, әмма гаилә хәле моңа мөмкинлек бирми. Шулай итеп, ул Казанның 2 нче музыка мәктәбендә укыта башлый. Бераздан 5 нче музыка мәктәбендә дә үз инициативасы белән баян классы ачып җибәрә. Ике мәктәптә дә баянчылар оркестры оештыра һәм, лаеклы ялга чыкканчы, шулар белән эшләвен дәвам иттерә, дистәләгән баянчылар укытып чыгара. Ул үстергән, ул укыткан баянчылар арасында Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының кафедра мөдире Әнвәр Әминев кебек сәнгать осталары бар.
Миңҗамал апа Мазунова 1992 елның 5 гыйнварында вафат булды.
Рамил КурамшинӘзһәр Абдуллин
Казанда кем беренче булып баянда уйный башлагандыр монысы минем өчен билгесез. Алай да исемдә калган вакыйгаларны бераз сөйләп үтәсем килә.
Казан музыка училищесына укырга кергәндә, миңа ундүрт яшь иде. 1937 ел. Уйлап карагыз: авылда, авыл җирендә скрипка, мандолина, гармун кебек уен коралларыннан башканы күрмәгән үсмер малай музыка училищесындагы хикмәтле уен кораллары белән беренче тапкыр таныша! Гаҗәеп бер дөнья иде бу минем өчен.
Баян турында ишеткәнем булса да, аны күргәнем-очратканым, кулыма тотып караганым юк. Беренче тапкыр мин аны 19391940 елларда Ф. Туишев, Г. Җәмлиханов кулында күрдем. Алар баянда «гармунча» итеп, ягъни бер тавышлы көй чыгарып кына уйный, шуннан да ары китмәгән иде әле. Русларда да баянда уйнаучылар күп түгел иде. Ә менә 40 нчы еллар башында Татар дәүләт филармониясендә алты кешедән торган баянчылар ансамбле оешу гадәттән тыш бер вакыйга булды. Бу ансамбль өчен сул як клавиатурасыз махсус баяннар ясалды. Әлеге ансамбльнең бер репетициясен, Штраусның вальсын өйрәнеп-уйнап утырганын ачык хәтерлим. Ансамбль, филармониянең җыр һәм бию ансамбле һәм халык уен кораллары оркестры белән бергәләп, 1941 елны Мәскәүдә узачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә иде.
Мин үзем 1941 елдан алып 1947 елга кадәр армия хезмәтендә булдым. Шуңа күрә Казанның ул чаклардагы музыкаль тормышыннан бигүк хәбәрдар түгел идем. Баянда мин чын-чынлап әнә шул чакта, сугыш беткәч уйный башладым.
Бервакыт шулай, меңләгән кеше сыйдырышлы солдат ашханәсенә кергәндә, ишек катындагы фанер такта өстендә аунап яткан баян ватыкларын күрдем. Шуларны җыеп алып, көйләп-төзәтеп дигәндәй, «полубаян» кебегрәк бер нәрсә эшләдем. Әлеге баянда вакыт-җай табылган саен төрле көйләр өйрәнә идем.
Сугышка кадәр дүрт ел буена музыка училищесында укуым, виолончель классында белем алуым да ярдәм иткәндер (рояльдә дә ярыйсы гына «сукалый» идем), баян миңа җиңел бирелде. Әлбәттә, янымда баянчылар булмагач, барысына да үзлегемнән өйрәнергә туры килде.
Сугыш беткәч, мине музыкантлар взводына күчерделәр. Монда инде өр-яңа мөмкинлекләр ачылды.
Кулымда баян яки рояль өчен язылган махсус ноталар булмаса да, мин әсәрләрне тынлы оркестр партияләреннән бөртекләп-берәмтекләп җыя идем. Шул рәвешле, партитура, аннан соң клавир кебек нәрсәләр әмәлләп, «грамоталы» баянчылар рәтенә бастым. Әле аңынчы үземне полкта гармун төзәтү остасы итеп тә билгеләп куйдылар. Шундагы гармуннар белән эш итә торгач, гармун телләрен көйләү, яңаларын ясау, гармун күрекләрен яңарту мәсьәләсендә шактый ук остарып киттем. Бу эш миңа тулы клавиатуралы баян ясау һәм аны җайда-тәртиптә тоту өчен бик тә ярап куйды.
Шулай итеп, 1947 елда Казанга кайтканда, мин инде ике каешлы баянда, аяк өсте басып, уң як клавиатурада биш бармаклап уйнау алымын да рәхәтләнеп куллана идем. Әлбәттә, монда инде минем трофей аккордеонда уйнавымның да азмы-күпме тәэсире булгандыр.
Казанда исә бу вакытта бик танылган баянчылар үсеп чыккан иде: Мөхтәр Әхмәдиев һәм Рокыя Ибраһимова; Габдулла Халитов та клубларда эшләп, баянда уйнап йөри; соңрак инде Рәис Сафиуллин исеме калкып чыкты.
Әнә шул рәвешле, ә аннан соң инде 60 нчы еллар башында бездә баянда уйнауның чын осталары пәйда булды. Нәкъ менә алар бүгенге көндә дә милләтебезнең музыка сәнгатен үстерүдә армый-талмый хезмәт итәләр. Баянчылар арасыннан аерым башкаручылар да, концертмейстерлар да, оркестр җитәкчеләре дә, укытучылар да, хәтта композиторлар да үсеп чыкты.
Ә миңа килгәндә, мин үземне 1952 елда баяннан аерылдым дип исәплим. Дөрес, консерваториядә дирижёрлыкка укыган елларымда баян туендыручым да, киендерүчем дә булды. Ә инде Мәскәүгә өч елга аспирантурага барганда, матди хәлемне бераз яхшыртыйм дип, баянымны бөтенләй сатып ук киттем. Вакыты да булмас, яңа һөнәр белән шөгыльләнгән кешегә аның кирәге дә беткәндер дип уйлаганмындыр инде.
Шулай да моннан ун еллар элек мин баянга тагын бер кат әйләнеп кайттым: Татарстан китап нәшриятының музыка сәнгате буенча редакторы, композитор Хөснул Вәлиуллинның киңәше һәм хәер-фатихасы белән «Баянда уйнарга өйрән» дип исемләнгән җыентык үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма әзерләдем. 1982 елда басылып чыккан ул хезмәт бездә беренче басма иде. Дистәләрчә татар көйләре күнекмәләр, мисаллар өчен үрнәк итеп алынды. Ул елларда төрле авторларның рус телендә язылган «Самоучитель»ләре калын-калын томнарда, яхшы кәгазьләрдә басылып чыга иде бит. Мин әзерләгән кулланма исә чикләнгән бер тираж белән генә, чүлмәк авызын да каплый алмаслык зурлыкта чыкты. Шулай да, бу бер кирәкле эш булгандыр: әлеге җыентыкны хәзер дә сораучылар күп. Удмуртиядә, Чаллы һәм башка төбәкләрдә мин аның төрле юллар белән күчереп-күбәйтелеп бастырылган нөсхәләрен күрдем.
Тагын бер истәлекле вакыйгага тукталып үтү ярыйдыр. 1947 ел ахырында Казандагы һөнәр училищелары укучыларының бию ансамбле оештырылды һәм ул 1948 елның башында Мәскәүдә узачак Бөтенсоюз смотрына барырга тиеш иде. Бу эшкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балетмейстер Г. Таһиров җитәкчелек итте. Гармунчы-баянчыларның кечкенә генә бер төркеме шушы бию ансамблен музыка белән тәэмин итәргә тиеш иде. Мине әнә шул гармунчы-баянчылар труппасының концертмейстеры итеп чакырдылар. Мәскәүгә баргач, без һәр көнне кайсы да булса Культура сараенда, клубларда чыгыш ясадык. Кинога төшерүләр, төрле очрашулар да еш булып тора иде.
Иң кызыгы, әлбәттә, йомгаклау концерты булды. Монда башка республикалардан килгән коллективлар белән беррәттән, Татарстан ансамбле дә катнашты. Мәскәүнең Зур театры бинасында узган бу концертка ул вакыттагы хөкүмәт башлыклары, җитәкчеләр килгән, ә театрның икенче катында, сәхнә кырыендагы ложада утыручылар арасында Сталин да бар иде.
Концерт тәмамланганда, анда катнашучылар әнә шул ложа тирәсенә ташланды. Гай Таһиров исә, юлбашчыны яхшырак күрү өчен, ахры, рояль өстенә үк менеп басты. Ә без, әлеге ложаның нәкъ астында утыруыбыз сәбәпле, хөкүмәт кешеләрен күрми калдык, гәрчә алар безнең баш өстендә генә утырып торса да.
Ә инде кабат баянга әйләнеп кайтсак, бүгенге көндә татар халкының менә дигән профессиональ баянчылары булуына, радио һәм телевидениедә, төрле концертларда баян тавышы яңгыравына мин бик сөенәм. Һәм баян моңы минем гомерлек юлдашым булып барачак.
Мөхтәр Әхмәдиев
Мөхтәр Әхмәдиев 1925 елның 18 мартында Мәскәү шәһәрендә гаиләдәге төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе Хисаметдин абзый тимер юлда эшли, әнисе Фатиха апа өй һәм хуҗалык эшләрен алып бара. Мөхтәрнең олы апасы Мәрьям кияүгә чыгып, гомер буе Мәскәүдә яши. Ә Гайсә исемле абыйсы 1941 елда фронтка китеп һәлак була. Кәрим исә Ленинград блокадасында булып, сугыштан соң Киев шәһәрендә төпләнә.
Хисаметдин абзый Мәскәүгә Түбән Новгород шәһәреннән күчеп килгән. Ул үзе ике рәтле гармунда (хромкада) уйнаган, кечкенә Мөхтәрне дә өйрәткән. Агай операларны, бигрәк тә оркестр уйнавын яраткан, тынлы оркестр уйнавын бакчаларга, паркларга барып тыңлап утырган. Ул өендә зур барабан тоткан, скрипка һәм флейтасы булган. Үзе шуларда уйнаганда Мөхтәрне барабан янына утырткан. Алмашлап та уйнаганнар: Мөхтәр гармунда, әтисе барабанда.
Мөхтәр җиде яшеннән рус мәктәбенә укырга керә. Әтисе аны балалар музыка мәктәбенә дә йөртә. Мөхтәр менә шундый гаиләдә тәрбияләнеп үсә.
Хисаметдин абзый, улында музыкага зур сәләт барлыгын күреп, 1935 елны гаиләсе белән Казанга күченеп килә. Бу вакытта Мөхтәргә инде ун яшь була. Биредә алар ике ел эчендә берничә фатир алыштыра, ә иң соңыннан Тукай урамындагы Шамил йортына (хәзерге Тукай музее) килеп урнаша. Бу елларда Мөхтәрнең музыка мәктәбенә йөрүе өзелеп тора. Тормышлары да авыраеп китә.
Мөхтәр Казанда үз ишләре белән аралаша башлый. Ә күрше малае Габдулла белән (язучы Габдулла Шәрәфи) аеруча дуслашып китә. Габдулланың абыйлары сатып алган гармуны була һәм ул алардан яшереп кенә берничә көй өйрәнә. Шул көйләрне тальян гармунда Мөхтәргә дә өйрәтә. Алар үзләре яшәгән Шамил йортының чардагына менеп, кешеләрдән качып уйный торган булып китә.
Бервакыт шулай, гармун тавышын ишетеп, шул йортта торучы гармунчы Габдулла абзый чардакка менә. Мөхтәрне уйнатып карый да:
Карале, нәнә, гармун кирәк икән ич сиңа да. Уйлашырга кирәк булыр әле әтиең белән, дип төшеп китә.
Икенче көнне, аз-азлап түләү шарты белән, Габдулла абзый үзенең унсигез бармаклы венский гармунын Мөхтәрләргә сата. Менә шуннан соң инде Мөхтәр гармунда кинәнеп уйный башлый.
Ул көйләрне искиткеч тиз отып ала иде, дип сөйли язучы Габдулла Шәрәфи яшьлек дусты Мөхтәр турында.
Мөхтәр Казан музыка мәктәбенә дә йөри башлый. Ул флейтага өйрәнә һәм «Чаткы» кинотеатры бакчасындагы (хәзерге «Тукай» кинотеатры) оркестрда уйный. Әтисе дә гел шунда. Ул улының оркестрда уйнавына бик тә сөенә.
Сугыш башлангач, Мөхтәрнең абыйлары фронтка китә, ә аның үзенә, укуын ташлап, заводка эшкә керергә туры килә.
1941 елда радио аша Рокыя Ибраһимова баянда уйный башлый. Аның уйнавы Мөхтәргә нык тәэсир итә. Рокыя апаның халык көйләрен оста уйнавына ул чын-чынлап гашыйк була. Мөхтәр үзе дә баянга күчәргә ниятли. Егет көч-хәл белән бер баян таба һәм Рокыя Ибраһимованың фатирына бара. Бу хәл 1945 елның гыйнвар аенда була.
Рокыя Ибраһимова монда торамы? дип, оялып кына килеп керә ул һәм: Мине баянда уйнарга өйрәтмәссезме? дип үтенә.
Мөхтәр ул чакта баянда үзлегеннән бераз уйный башлаган иде инде, дип искә ала Рокыя апа.
1945 елның җәендә филармония үзенә яңа музыкантлар туплый башлый. Шунда Мөхтәрне дә чакыралар. 1945 елның 10 декабреннән Мөхтәр Әхмәдиев Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе баянчысы.
1946 елның гыйнвар аенда аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп күчерәләр.
1948 елның апрелендә исә Рокыя Ибраһимова үз урынына Мөхтәр Әхмәдиевне радиокомитетка баянчы итеп урнаштыра.
Менә берзаман радиодан яңа баянчы Мөхтәр Әхмәдиев уйный башлады. Уйнавы гел Рокыя Ибраһимованы хәтерләтә, аның мәктәбе. Баянның баслары «фон» булып кына бара, ләкин кульминация булган урыннарда аккордлар куе яңгырый.
1941 елдан 1949 елга кадәр радиодан гел Рокыя Ибраһимова гына чыгыш ясаса, хәзер гел бер генә баян Мөхтәр баяны гына яңгырады. Ул елларда алар шикелле оста уйнаучы баянчылар юк иде.