Топчий карый сыңар күзеннән яшь килә: исемлектә аның хатыны бар. Ул ике-өч кенә сорау бирә:
Кайчан киләләр?
Иртәгә сәгать 12. 30 да аэропортта каршы алабыз.
Аннары кая?
Гостиницага урнашып, чәй эчеп алгач, менә монда, идарәгә очрашуга киләләр. Идарә әгъзалары белән.
Ничәдә?
Нәкъ 16.00 дә.
Топчий чыгып китә. Ренат әле аның ни өчен сорашканын аңлап бетерми, ләкин уйлый: хатынын күрәсе килә инде моның. Чөнки безнекеләр узган ел Ворошиловградка барганда, бу нәрсә мәгълүм булган иде инде.
Иртәгесен Топчий Язучылар союзы бинасына төшкә хәтле үк килә, арлы-бирле йөри, дулкынлана. Кичке сәгать дүртне көтә. Менә бервакыт идарә әгъзалары җыела башлый, яшьрәкләр әлеге кечкенә вестибюльдә сигарет кабызалар. Топчий дәшми, Тукай бюсты артындарак тора. Менә беренче каттан Зәки Нури тавышы килә аның гел шулай: үзе атлый, эшне куша бирә, тавышы дүртенче катка ук ишетелә. Зәки тавышын ишеткәч, вестибюль чистара, менә тар коридордан төрле тыйнак көлүләр, украин сүзләре ишетелә, шыштырдап атлаган төркем килгәнлеге сизелә, ахрысы, ул төркем дулкынлана, каушый.
Төркем башында атлаган Зәки агаң Тукай бюстын үтеп китә, ә аның артында затлы киенгән, затлы битле, хуш исле кунаклар. Берәү, икәү бишәү тугыз Шунда кинәт бер тавыш:
Ольга! Дай трояк!
Төркемдәге ханым, каушап, ирләр арасына кереп сеңә, кунакларны тиз генә Зәки бүлмәсенә алып кереп китәләр.
Моны иртәгесен, самолёт белән Әлмәткә очканда, миңа әлеге ханым үзе дә сөйләде. (Кунакларны, төркемнәргә бүлеп, Татарстан районнарына таратканнар иде, Әлмәт төркеменә мин дә эләктем.)
III
Кайсыдыр бер елны Матбугат йортын Казан елгасының аръягына күчерделәр. Баумандагы йортның бер яме калмады. Элек язучы-журналист шунда очраша, язучылар, көне буе эшләп утыргач, сәгать өчтә-дүрттә ял итәргә, сөйләшергә шул тирәгә җыелалар иде. Хәзер ул тәртипләр бетте. Моннан бигрәк тә Топчий җәфа күрде. Элек аның эш ансат иде: 5 нче трамвайга утырып, ахырына кадәр төшсәң Бауман урамы. Ә Бауман урамы Топчийның туган йорты. Ул анда кайсы гастрономга керәсен, кайсы почмакка барасын күңелдән белә. Хәзер исә кыенлашты: троллейбуска утырып, кагылып-бәрелеп, Елга аръягына барырга кирәк, теге йортка кергәндә, милиция посты тора, кирәкле кешеңне табу өчен, кайсыдыр катка (ә, шайтаным белсенме?) лифтта менәргә кирәк. Менсәң коридорлар тар, караңгы, ишекләр күп, монда һич тә «Нурей» да, «Анвар» да юк, кыскасы, бетте баш, калды муен утырып. Әле анысы гына ярар иде, әмма кире кайтуы! Теге уналты катлы тартмадан исән-имин чыксаң, Кольцога кайту өчен, ике трамвай, ике троллейбус-автобус юлын аркылы чыгарга кирәк. Анда исә хәрәкәт бик көчле, имансыз. Үзең бул сыңар күзле, үзең бул салмыш
Һәм кояшлы августныңмы, сентябрьнеңме бер көнендә Топчий өенә кайтмый. Хатыны (әгәр шулай әйтергә ярый икән) балаларына торырга киткән була, Топчийның өенә кайтмаганын беркем дә белми.
Бичара, тегене яңа Матбугат йорты каршында, юлны аркылы чыкканда, транспорт бәреп киткән икән. Моргка алып киткәннәр, гаиләсенә хәбәр итәргә дип, кесәләрен тикшерсәләр бер генә документ та юк, ди. Йә, ярар, кайтмагач, берәрсе эзләми калмас әле дип, бер көн көтәләр, ике көн, бер атна. Болай моргта мәңгегә калдырып булмый бит инде, нишләргә? Кесәсеннән чыккан кечкенә генә кәгазь бите дә берни дә сөйләми, анда ниндидер бер шигырь бар. Болай башлана: «Умер пёс»
Следовательләрнең берсе Язучылар союзына чылтыратып карый:
Менә шундый кеше: бер күзе юк. Өлкән яшьтә. Кесәсендә бер шигырь кисәге бар. «Умер пёс» дип башлана. Сез шундый кешене белмисезме?
Белүчеләр тиз табыла: соңгы атналарда гына, безнең подъезддагы теге карт эт үлгән һәм Топчий шуны бик кызгана, дип сөйләгәннәр иде. Топчий, имеш, шул турыда шигырь язган. Шул шигырь аның мәетен билгесезлектән коткарган.
Җылы, кояшлы бер көн иде. Һәрхәлдә, җәй ахыры дип истә калган. Шагыйрьнең гәүдәсен, киендереп, табутка салып, безнең ишегалдындагы бакчага, өстәлгә куйдылар. Халык җыелды. Ниндидер күрмәгән, белмәгән, ишетмәгән дус шагыйрьләре (өйрәнчекләр дисәң, яшькә байтак) озак-озак сөйләделәр. Зур шагыйрь үлде, диделәр, аның исеме поэзия тарихында мәңгегә калыр, диделәр. Без шаккатып карап тордык. Татар язучыларыннан Җәвад Тәрҗемановның чыгышы бик нык хәтердә калган. Ул чыгышын, электән килгән традициясе гадәте буенча, үзенең хатынының французча иркен сөйләшә алуы турында сөйләүдән башлады.
Леонид Топчий заманыбызның иң зыялы, иң талантлы кешесе иде, дип сөйләде ул. Топчий безнең өйгә килгәндә, минем хатын белән алар саф француз телендә поэзия турында сөйләшәләр, бер-берсенә французча шигырьләр укыйлар иде Мондый зыялы, эрудит кешеләр безнең арада бик сирәк, иптәшләр, дип, ул сүзен тәмамлады.
Топчийның гәүдәсен, машинага салып, кайсыдыр зиратка алып киттеләр. И, адәм баласының язмышы! Бичараның, имеш, паспорты да булмаган. Кемнеңдер кадерле баласы булгандыр бит инде ул да.
Адәм баласы үзенең соңгы көннәре кайда узачагын белми, бу аның бәхете. Менә мин Леонид Топчий тормышының күпмедер өлешен (йөздән берен, бәлки, меңнән берен?) тасвирлап бирдем. Ә күпмесе аның җир астына кереп югалды
Ләкин, ышанам ки, мин язганы да тарих. Бу да тарихтан бер кисәк. Һәрхәлдә, мин, бу кеше турында язып, гөнаһ җыймадым кебек
23 февраль, 1991 елДөнья кемнәр белән кызык?
Сөйләгәннәр иде: Фатих Хөсни кайдадыр ишеткәнме, укыганмы? Имеш, сәгатьнең циферблатындагы фосфор, төнлә бүлмәгә таралып, кешенең организмына зарар сала икән. Шуны белгәннән соң, Фатих абый төн йокысын югалткан, имеш. Төне буе сәгатьләрен тегендә күчереп, монда күчереп йөри икән. Бераздан моңа вәсвәсә кергән: бүлмә аша да үтеп керә, ди, фосфор. Фатих абый, имеш, ул сәгатьләрнең барысын да юк иткән.
Әмирхан ага Еники сөйли: «Әхмәт абый (Фәйзи) бик сәер кеше иде, мәрхүм. Бервакыт, илле алтынчы еллар, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре әле генә дөньяга чыккан көннәр. Иртән мин моның янына кердем. Хатыны базарга киткәнме, ничек, Әхмәт абый кухняда үзенә чәй кайнатып йөри. Күзләре шешенгән, төне буе укып яттым, ди. Йомырка пешерергә җыена бу.
Әмирхан, син ниндине яратасың? Каты итеп пешергәннеме, әллә сыегракнымы?
Үзеңә нинди булса, миңа шул ярый.
Мин үзем сыеграгын яратам. Ярар алайса, хатын әйткән ие, дүрт-биш минут пешерәсе дип, ул кулына куен сәгатен тотты. Газ өстендә инде алюмин чүмечтә су быгырдап кайнап утыра иде. Ул чүмечкә өч йомырка салып, аларны кашык белән җайлады да кулына дүртенчесен алды һәм шунда дүртенче йомырка урынына чүмечкә теге сәгатьне салмасынмы, йомырка учында калды. Үзе сөйләнә: Дүрт минут кына аз булыр сыман, алты итәрбез инде аны, учындагы йомыркага карап тора, дүрт минут аз булыр. Бүген төн йокламадым, Галимҗан аганы укып яттым. Вәт, талант дисәң талант инде. Аның янында без кем?
Кайсы әсәрен укыдың соң, Әхмәт абый? дип сорыйм.
Әлеге, шул теге инде: «Татар хатыны ниләр күрсәтми?» Шуны укыдым төне буе.
Бераздан без сәгатьне алдык. Туктаган иде инде»
Афзал ага Шамов сөйли. Ул Язучылар союзының рәисе вакытындамы икән, Мәскәүдән Мәхмүд ага Максуд килеп йөри икән. Мәрхүмнең, хатыны карамагыннан ычкынгач, Казанда күңеле нечкәреп, бер рәхәтләнеп ала торган гадәте бар икән. Медвытрезвитель айныткычларның әле генә модага кергән вакыты. Бик каты тәртипләр: ахырдан эшеңә хат язу, җыелышта тикшерү, квартира чиратыннан чыгарып ташлау, эләккән кешеләрнең чәчен алу. Хәтта кызларныкын да!
Казанда бер яшь кыз, иртән шунда айныгач, үзенең чәчсез башын күреп, өенә кайтып асылынган, дип сөйләделәр.
Шуннан соң чәч кыркуны бетерделәр. Менә бер милиция капитаны рус кешесе, очраклы сөйләшү вакытында Шамовның язучы икәнен белгәч, болай дигән:
Ну, бер тәртипле язучы бар сездә, фамилиясен оныттым, русча бик шәп сөйләшә, бик грамотный кеше. Кем генә соң әле? Мәскәүдә яши
Шамов бераз уйлап тора да әйтә:
Бәлки, Максудовтыр? Мәхмүд Максуд.
Во-во-во Мәхмүд Максуд. Тәртипле дә кеше инде
Нәрсәдә күренә соң ул? дип кызыксына Афзал ага. Капитан әйтә:
Аз гына, бер рюмка гына төшереп алдымы, кунарга безнең айныткычка килә. Килеп керә, паспортын, акчасын, чыгарып, өстәлгә куя һәм әйтә: «Иптәшләр, мин бүген бераз төшереп алдым, миңа штраф түләтегез, ятарга урын бирегез», ди. Башта бер-ике тапкыр штраф салган идек, хәзер алмыйбыз, ди капитан.
Язучылар турында мәзәкләр гел чыгып тора. Нигездә, алар дөньядагы ике гөнаһка: йә хәмергә, йә хатын-кыз белән шаяруга кагылышлы була. Башка кеше эшче, игенче, хезмәткәр шул гөнаһларны эшләсен, алар турында ләм-мим. Әмма язучы өстенә булганын да, булмаганын да өяләр инде. Ул мәзәкне, гадәттә, язучылар үзләре үк чыгара. Алар да кеше бит, димәк, башка кешеләргә хас булган гөнаһлар аларда да була. Менә, мәсәлән, Абдулла Әхмәт, менә, мәсәлән, Гамир Насрый, Әнәс Камал
Никита Сергеевич заманында бервакыт аракыны кыстылар. Гаҗәп хәл инде: Сергеич үзе ничә карасаң да банкетта, гел тост әйтә, ничә карасаң, кулында фужер. Ә монда эчемлек кысылды. Бервакыт йөз граммлап сату тыелды, мужиклар йорт подъездларында «өч борын»га керә башладылар. Мәзәге дә туды: караңгы подъездда бер яртыны ничек өч борынга тигез итеп бүләргә? Җавабы: стаканга агызганда, бер шешә сыеклык нәкъ егерме бер тапкыр «буль-буль» килә икән. Димәк, һәр борынга җиде «буль-буль». Караңгыда, колагың яхшы ишетсә, ялгышмыйча, тигез итеп бүләргә була. Ә эчәсе килгән кешенең күзе дә яхшы күрә, колагы да әйбәт ишетә. Эт, мәче белән бер ул.
Менә шулай 23 нче февраль көнен билгеләмәкче булганнар Әнәс Камал, Абдулла Әхмәт, Гамир Насрый. Йөргәннәр, йөргәннәр болар шәһәр буйлап юк. Йөри торгач, боларның башында бер план туган. Директоры татар булган берәр гастрономга керергә, язучы икәнеңне әйтергә. Тыңламый калмас. Нибары бер ярты кирәк бит, нибары.
Татар директор кайда, кайсы магазинда була? Әлбәттә инде, коопторг системасында. Барып керәләр болар Кольцодагы Татсоюз кибетенә һәм ялгышмыйлар. Директор татар егете.
Абдулла Әхмәт сүз башлый:
Энем, без язучылар, ди ул. Мин солдат кеше, бүген бәйрәм итәсе килә. Бер шешә табып бирә алмассызмы?
Тегесе карыша, җыерыла. Юк, димәкче була. Әмма Абдулла агай бирешми:
Энем, драматург Камалны беләсеңме?
Беләм, ди директор, театрга йөрибез бит.
Белсәң, менә синең алдыңда шул басып тора.
Әнәс Камал, бер күзен бөтенләй эчкә кертеп бетереп, гөлдерәп бер көлеп ала.
Ә менә бусы Насрый абыең булыр, ди Абдулла агай, Гамирга күрсәтеп. Аны да беләсеңдер?
Беләм, мәктәптә укыганда, гел сөйлиләр иде, ди инде йомшаган директор һәм шкафыннан бер шешәне алып та бирә. Тегеләр акча түләп, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Әмма директорның күңеленә шөбһә төшә. Болар моны алдамадылармы? Һәм ул туп-туры обкомның бер бүлегенә чылтырата:
Менә әле генә Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри кереп, бер ярты сорадылар, алар һаман да яшиләрмени әле?
Обкомнан Союз рәисе Шамовка:
Бу нинди безобразие, анда сезнең Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри аракы эзләп йөриләр икән
Афзал ага белеп ала: Абдулла Әхмәт оештырган эш бу, белә ул аны, Япониягә каршы сугышта Абдулла Әхмәт белән бергә йөргәннәр алар, шул шаянның эше бу
Гомумән, бераз шуклыгы булмаса, кеше әсәр иҗат итә аламыни?
(Бу бик популяр бер мәзәк. Моны миңа кадәр инде кемнәрдер язды. Мине плагиатта гаепли күрмәсеннәр. Әдәбиятта иң сөймәгәнем сюжет урлау. Иң беренче булып бу турыда язган автордан алдан ук гафу үтенәм. Бу серия әлеге мәзәкне үзе сорап тора. М.М.)
Мин моны үземдә укып чыгып язучы булып киткән егетләрдә дә күзәттем. Арада миңа иң ошаганнары Азат Ганиев белән Фәрит Гыйльми иде. (Азат, бичара, тормыш мәшәкатьләренә чумып, әдәбияттан китте, югыйсә бик өметле прозаик иде.) Шулай да башта Фәрит турында сөйлим әле.
Фәрит таза битле, таза муенлы, киң җилкәле егет «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында кечкенә-кечкенә хикәяләр бастыргалый иде. Хәтерләмим инде: аның диплом эшенә мин әллә җитәкче булдым, әллә оппонент. Һәрхәлдә, эше кызыклы гына иде, «дүрт»леме, «биш»леме куйдылар. Мин аны котладым да кайтып киттем.
Өйдәгеләр барысы да дачада иде, кичке якта мин дә шунда китәсе, кайтышлый, ашханәгә кереп ашап чыктым. Өйгә кайтып, чишенеп, ял итәргә дип яткан идем ишектә кыңгырау. Ачам Фәрит. Кулында портфель. «Ысып-ысып» килә, нәрсәдер әйтмәкче була, тартына.
Син, дим, бүген бик сак йөр, бик зур шатлыклы көнең, транспорт-фәлән астына керә күрмә.
Ул тагын бераз ысылдап алды да әйтте:
Җиденче троллейбус белән бәрелештек инде, ди.
Ничек? мин курка калдым.
Шулай, диплом яклаганнан соң, Красная Позициягә кайтып барам. Уйланып кына, юлны аркылы чыга идем, яңакка нәрсә беләндер китереп сыладылар. Карасам җиденче троллейбус.
Имгәнмәдеңме? дим.
Юк, ди Фәрит, «ысы-пысы» килеп. Но, троллейбусның алгы ягы бераз яньчелде бугай, водитель, чыгып, мине эт итеп сүкте
Моны Фәрит чын күңелдән сөйли иде. Мин дә ышанып тыңладым. Булыр, булыр, Фәритнең бит муен бик таза, аңа бәрелсә, троллейбус кына түгел, МАЗың, КРАЗың да имгәнер сыман. Ул вакытта КамАЗлар юк иде әле.
Фәрит, нефть якларына китеп, шундагы бер идарәгә мәсьәлә хәл итүче бер эшкә урнашкан. Еллар узгач очрашабыз, сөйләшәбез.
Косыгин янында булырга туры килде, ди Фәрит бик җитди генә. Аның «Косыгин» дигәндәге «с» авазын бирү өчен, немец грамматикасының сәләте кирәк. Немецларда «ч» авазын, аптырагач, дүрт хәреф белән бирәләр: tscһ. Фәритнең «с» авазын биреп бетерерлек хәрефләр татарда юк.
Косыгинда булдым. Ул бит инде Министрлар Советы председателе. Алексей Николаевич, дидем, мин Әлмәттән, нефть башкаласыннан. Шундый-шундый эшләр белән килдем. Сөйләп бирдем. Бер ярты сәгатьләр чамасы утырганбыздыр. Ярый, хушлашып чыгып китим дигәндә генә, саф татарча әйтә куйды бу миңа:
Әйдәле, Фәрит, аз гына үзебезчә дә сөйләшеп алыйк әле.
Мин тынып калдым. Алексей Николаич татар?
Сорашты бу:
Синең, ди, Мәскәүдә булганың бармы?
Юк, мин әйтәм, юк, иптәш Косыгин, юк, иптәш Алексей Николаевич
Ул шунда өстәл тартмасын тартып ачты да миңа акча алып бирде: нәкъ йөз сиксән сум (бу фразадагы өч «с» авазын Фәрит шундый юешләп әйтә, моны бернинди немец грамматикасы бирә алмый, моны бирү өчен, дүрт хәреф кая ул моңа ун-унике хәреф кирәк).
Алдым мин теге акчаны, рәхмәт әйтеп, кесәгә салдым. Косыгин әйтә:
Син, ди, Мәскәүдә беренче тапкыр икәнсең. Карап йөр. Кызыл мәйданны күр, Фәрит. Аннан Третьяковкага кереп чык. Мәскәү бик матур шәһәр ул, Фәрит.
Менә шулай, Алексей Николаевич, торып, кулын бирде. Ишеккә хәтле озата килде.
Ярый, Фәрит, бигайбә, Мәскәүгә килгәндә кергәләп йөр, диде.
Моны тыңлавы күңелле, моңа ышанасы килә, хыялый матур әкият булганга күрә ышанасы килә. Ләкин мәсьәләнең бер ягы бар: чит илләр өчен бер дә гаҗәп түгел бит бу. Без генә бит шундый системада тәрбияләнгән: аз гына, бәләкәй генә дәрәҗәсе булган түрә янына син керә алмыйсың. Атналар буе йөрисең.
Үзендәме? дип, дер калтырап сорыйсың.
Үзендә, ди таш йөзле секретарь кыз. Нинди мәсьәлә буенча?
Шуның белән сине үтерә.
Ә менә мин 1954 елгы бер тарихны беләм. Җаваплы эштә эшләгән бер иптәшне райком бюросы партия сафларыннан чыгара. Теге иптәш үзен гаепле санамый, моны бары тик райкомның беренче секретаре белән ике арада дошманлык туу аркасында үч алу акты буларак килеп чыккан эш дип исәпли. Һәм, гаделлек эзләп, Мәскәүгә китә. Сугыш узган кеше бит, үҗәтлек зур, нәкъ бер ай буе Георгий Максимилианович Маленковка керергә чират көтеп йөри. Ә теге Сталин урынына калган кеше. Керә бу, сөйләп бирә. Үзенең гаепсез икәнлеген, фронтта кан коюын, фронтовик буларак, сугышка бармыйча тылда үзеннән патша ясаган райком секретарен шушы сыйфаты өчен тәнкыйть иткәнгә, тегенең үчегүен сөйли.