Утыр, дип әйтү юк, ишек катында басып торам. Түрдә тубал кадәр баш, кительле калын күкрәк, түбән караган да нәрсәдер сызгалап утыра. Ун минутлар сөйләдем. Нәкъ бер сүз әйтте: «Идите» Әһә, булды, хәл ителде, мин әйтәм. Кош тоткандай кайтып киттем үземнең Шәмәрдәнемә. Көтәм. Бер ай, ике ай. Һәм менә инде ничә ел. Партиягә кире алмадылар. Ул арада Маленков та очты. Менә, энекәш, миннән сиңа васыять: теләсәң кем белән конфликтка кер, әмма райком, обком секретарьлары белән конфликтка кермә. Изәчәкләр, бетерәчәкләр.
Йә, әйдәгез, күңелсез теманы ташлыйк әле, Фәрит янында күңеллерәк шулай да. Күпмедер еллар узгач, тагын очрашабыз. Сөйли:
Бер елны хәрби сборга алдылар. Запастагы лейтенантлар бит инде без барыбыз да. Җибәрделәр Оренбург янындагы Тоцк лагерьларына. Армиядә зур үзгәрешләр: әллә ниткән «прапорщик», «өлкән прапорщик» исемнәрен керткәннәр, званиеләрен дә, погоннарын да аерып бетермәссең.
Менә беркөнне, ике солдат биреп, мине патрульгә чыгардылар. Йөрибез гарнизон буйлап, тәмәке тартабыз. Җәйге кич. Гарнизонда болай тәртип үзе, тынычлык. Бер почмакта сыра саталар. Шул тирәне күзәтәбез. Самоволкага чыккан солдат юкмы? Безнең төп максат шуларны тоту. Юк, әлегә очрамый. Әмма сыраханә янында бер өем хәрбиләр ыгы-зыгы килә: нидер бар, нәрсәдер булган. Без шунда элдердек Менә әйтеп ышанмассың, бервакыт Сугыш. Чын мәгънәсендә сугыш, ике хәрби бәргәләшә. Фуражкалары тәгәрәгән. Якынрак килеп аерып алыйк дисәк Йөрәгем туктап калды. Сугыш чукмарлары ике генерал. Берсенең авызы каный. Берәү дә араламый. Генерал булгач, якын килергә куркалар инде. Мин дә уставны белмим түгел, беләм: андый очракта безгә катнашу тыела. Безнең бурыч шундук комендантка хәбәр итү. Һәм мин шул мизгелдә үк телефоннан хәбәр дә иттем:
Иптәш майор, сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша.
Комендант тынып торды. Трубка кытырдады. Бераздан:
Кабатлагыз әле, диде майор.
Иптәш майор! Өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов докладывать итә: сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша, берсенең авызы каный, дидем. Майор әйтә:
Сез катышмагыз, хәзер үзебез килеп җитәбез.
Без бер читкәрәк китеп тәмәке кабыздык. Тегеләр һаман ыгы-зыгы килә иде әле. Өч минут үттеме икән, территориягә, үкереп, уазик килеп керде, туп-туры сыра сата торган почмакка юнәлде. Кырт туктады машина. Карыйм эченнән өч офицер сикереп коелды: берсе майор (комендант шулдыр инде), икенчесе подполковник, өченчесе яшь, таза капитан. Сикереп тә төштеләр болар, йөгереп килеп, теге ике генералны, каерып алып, машина эченә тыгып та куйдылар. Капитан белән подполковник кереп тә утырдылар, машина үкереп борылды да территориядән чыгып та китте. Күрәм: комендант күзләре белән кемнедер эзли. Сизәм: мине. Менә ул карашы белән мине тотып та алды. Мин, солдатларымны ияртеп, тиз-тиз аның каршына киттем, оперативлык өчен рәхмәт ишетәсем килә бит инде. Хәрби кешегә ул бер рәхмәт, ай-яй, кыйммәт үзегез беләсез.
Килеп бастым каршына, честь бирдем.
Иптәш майор, өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов, дидем.
Майор карчыга күзләре белән мине аркылыга-буйга бер тапкыр үлчәп алды да (ә комендант итеп бары тик шундый кешене генә куялар, күзе белән кешене үтәли тишәрлекне генә) минем солдатларга карап әйтә:
Барыгыз әле, тәмәке тарта торыгыз.
Ясно, есть, дип, малайларым китеп барды.
Майор, карчыга күзләре белән мине тагын бер кат бораулап, бер читкәрәк алып китте. Як-якта кеше югын чамалап алгач, миңа иелебрәк, чын йөрәгеннән рәнҗеп, болай диде (дусларча):
Ты! майть! Идиот! Прапорщикны генералдан аера алмаган офицер белән безнең армия кая барсын!
Ул тагын бер мәртәбә хәрбиләрчә шәп итеп сүгенде дә китеп барды. Минем ни гаебем бар, генерал погоны белән прапорщик погонын бертөсле итеп чыгаргач? Ну инде, шунысы бар: безнең филолог галимнәр гел фәлән язучының, фәлән шагыйрьнең теле дип диссертация яклыйлар. Менә алар хәрбиләр теле турында берәр диссертация язып карасыннар иде. Вәт, күпме байлык әрәм ята!..
Фәрит турындагы хикәят шуның белән тәмам. Хәер, берсе калган икән. Имеш, 1985 елның җәендә, ирләр өчен афәт иңгән җәйдә, Фәрит Казанга килгән, кунакханәдә төнгә кадәр дуслары белән утырган. Андый чакта иң зур кайгы бер генә була: бетә. Әйе, бетә Имеш, шунда Фәрит республиканың икенче дәрәҗәдәге кешесенең өенә телефоннан чылтыраткан. Имеш, алар ничектер таныш
Карале, дигән ул, ысып-ысып килеп, карале. Ни бит безнең бетте бит. Бетте Нишлибез?
Имеш, теге абзый әйткән:
Юк инде, Фәрит, хәзер соң бит инде. Мин берни дә эшли алмыйм.
Ну, ярар алайса, дигән Фәрит, әле мин сине сынап кына карамакчы идем
Шундый матур әкият йөри.
Мин ихтирам иткән, сокланган Фәрит Гыйльми 1993 елның 14 октябрь көнендә бу фани дөньядан китеп барды, «дарелфәнадан дәрелбәкага рихләт әйләде», ягъни бетә торган йорттан мәңгелек йортка күчте.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! (Без Алланыкы вә шуның хозурына барачакбыз!)
1994 елСагынам, дуслар, илкәйне
Мин нәкъ утыз ел Казан университетының татар бүлегендә укытучы булып эшләдем. Шул эшнең күп дәрәҗәләрен түбәннән югарыга таба уздым: ассистент, өлкән укытучы, доцент Колга башына менеп, җилдә җилфердәгән ефәк яулыкны алам дигәндә генә, обком һәм аның факультеттагы иярченнәре аягымнан тартып төшерделәр. Кызу төшкәндә, гадәттә, кул, тез тиреләре яна, ләкин минем кул да, тез дә янмады.
Г. ТукайҺәм менә истәлекләр. Гомерем узган факультет кешеләре турында кечкенә генә хикәячекләр. Хронология сакланмый. Хәтергә кем килә, шул кеше турында. Ләкин күңелемдә ачуташ юк. Юк
I
Студент Рим Кәримов диплом эше яза. Темасы: «Нәкый Исәнбәт комедияләре». Фәнни җитәкчесе филология фәннәре кандидаты, драматургия буенча белгеч иптәш фәләнев.
Яз килеп җитә, инде диплом яклар вакытларга да ерак калмый, әмма Кәримов тотына гына алмый бит эшенә. Тегеләй итеп карый, болай итеп карый башлый алмый. Аптырагач китә бу Нәкый Исәнбәтнең өенә. Керә, чишенә, уза галимнең эш бүлмәсенә, күрешәләр, хәл-әхвәл белешәләр. Калган өлешен Кәримов миңа сөйләгәнчә, диалогта бирәм.
Хуш, тыңлыйм сине, чибәр егет (Рим кыяфәте белән бик затлы, буйлы-сынлы егет иде. М. М.).
Ни бит, Нәкый ага, диплом эшемне башлап китә алмыйм.
Темаң ни?
«Нәкый Исәнбәт комедияләре».
Соң, син, чибәр егет, комедиянең нәрсә икәнен аңлыйсыңмы?
Бөтен хикмәт шунда да инде, Нәкый ага: аңлап бетерә алмыйм.
Алай-й (Авыр сулый.) Фәнни җитәкчең кем соң синең?
(Кәримов бөтен галимнәр арасында иң шәп киенеп йөрүче җитәкчесенең фамилиясен атый, Нәкый ага рәхәтләнеп, йөткерә-йөткерә көлә.)
Соң шул үзе комедия бит инде! Сиңа тагын нәрсә кирәк? Комедия кайчан туа? Тышкы кыяфәт белән эчтәлекнең туры килмәвеннән
Шул көнне Кәримов диплом эшенә тотына һәм, ике атна үтәр-үтмәс аны язып бетереп, бик әйбәт билгегә яклый.
II
Коридорда торабыз, төтен чигәбез. Лаборантка әйтә: «Таралышмагыз, бүген ашыгыч рәвештә кафедра утырышы булуы мөмкин, Уфадан бер диссертацияне укырга кешеләр билгеләргә кирәк, Хатип Усманович сәгать икегә килеп җитә», ди.
Шулай, эшсез, кагылып-сугылып, коридорда йөрибез, сигарет тартабыз. Ниһаять, сәгать ике. Химкорпусның дүртенче каты коридорыннан, гадәттәгечә авыр атлап, Хатип абый килә. Бераз бөкрәя төшкән, ике култык астында да калын папкалар. Күреп торабыз: йөзе чытык. Димәк, кайсыбызгадыр әйтер сүзе, үпкәсе бар. Аның гел шулай: йөзенә чыга. Исәнләшәбез, ишеген ачып кабинетына уздырабыз. Бераздан көтү булып керәбез, шыбыр-шыбыр урнашабыз. Ул, җимерелеп, каш астыннан безгә карый, гаҗәпләнә.
Нәрсәгә җыелдыгыз?
Хатип ага, безгә кафедра утырышы буласы дип әйткәннәр иде.
Шунда ул безгә, җыерылып, нәфрәтле караш ташлый һәм зәңгәрле-яшелле тавыш белән өстебезгә ике җөмлә ишеп төшерә:
Нинди кафедра утырышы ул, әнә сез Анголада нинди хәлләр барганын ишетмәдегезмени? Радио тыңламыйсызмыни сез?
Без дә шатланышып таралышабыз тамак бик ачкан иде. Ә Анголада, тәгаен генә переворот ясап, йә берәр полковник властька килгәндер, йә Брежнев, безгә әйтмичә генә, гаскәр керткәндер. Әмма безнең тамак бик ачкан иде әле
III
Хәрби хәзерлек көне. Иртәнге уннан кичке алтыга хәтле син факультетта булырга тиешсең. Дәресең бармы-юкмы, барыбер син эш урыныңда булырга тиешсең. Бу елына бер уздырыла торган «проверка». Моның белән университетның хәрби хәзерлек кафедрасы полковнигы командалык итә, ректор үзе дә бу көнне аңа буйсына. Фаразлар болай: кинәт тревога! «Готовность 1». (И минем хәрби яшьлегем!) Без, лаштыр-лоштыр атлап, лифт янына җыелырга тиешбез, әлбәттә, ул бик озак көттерәчәк, аннан без (искергән профессорлар, тузган доцентлар, ике-өч балалы лаборанткалар, өрсәң егылып китәрдәй юка ассистентлар), лыштырдап, урамга чыгарга һәм, безне көтеп торган (сугыш башланса автобуслар көтеп торасы, лифтлар эшлисе, имеш. И бездәге иллюзия, эйфория!) автобусларга төялеп, дошманның атом бомбасыннан саклану өчен, Юдино урманына күчәргә тиешбез икән.
Ә өйдәгеләр? Балалар? Алар нишли? Хәрби кафедраның анда эше юк. Ул бары тик университет хезмәткәрләре өчен генә җавап бирә. Ә хезмәткәрнең баласы кайда булмас? Хәрби мәсьәләдә алай «сюсюкаться» итеп булмый ул. Әйе, шулай, хезмәткәрнең баласы әле ул Казанда гына түгел, Йошкар-Олада да, Чаллыда да булырга мөмкин
Әле бит университетта көне буе хәрби хәл. Лекциям дә юк, ичмасам. Тәмәкене дә ташлаганга ничә ел. Тартучыларның эш рәхәт. Аларның вакыт әйбәт уза. Факультетта тәмәкене иң әйбәт, тәмен белеп тартучы өч кенә кеше бар. Болар: Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәҗитов, Шәйхи Садретдинов. Болар төтенне шундый тәмле итеп суыралар: карап торсаң, авыздан сулар килә һәм, ни гаҗәп, боларның йоткан төтене бөтенләй кире чыкмый, эчтә кала. Һи-и, без дә тартучы булып йөргәнбез инде бу дөньяда, дриянамайть Дөрес, төпчекләрен чүп савытына ташлап, коридор буйлап атлап киткәндә, мин күрәм, сизәм: ул төтеннәр берсенең муен артыннан күлмәк якасыннан, икенчесенең колакларыннан, өченчесенең нурлы күзләреннән (монысы Зәет) акрынлап чыга алар бәхетле.
Ә миңа ничек вакыт уздырырга?
Әнә Алмазия Хаҗиевна иртәдән бирле эшләп утыра: студентларга контроль эш эшләткән икән, шуларны тикшерә, аның көне эш белән уза. Ә мин берни эшли алмыйм.
Туктале, бүлмәгә кереп, тозлы бер анекдот сөйлим әле. Бераз әдәпсезрәк инде, ләкин нәрсәгә тәкәллефләнеп торырга барыбызга да пенсиягә китәр вакыт җиткән. Арабызда бер генә яшь-җилбәзәк юк, ничу тегене-моны яшереп торырга, һәм мин мәзәк сөйлим.
Трамвай тукталышында халык җыелган. Төркем-төркем булып торалар. Алардан читтәрәк шома битле бер ир икенче бер ябык ир белән сөйләшә. Шома битле ир ябыкка әйтә:
Әнә теге хатынны күрәсеңме (трамвай линиясе буена тезелгән төркемнәрнең берсенә күрсәтә)? Күрәсеңме? Әнә ич инде, күкрәге во (кул хәрәкәтләре белән ясап)!
Ә, әнә тегеме?
Юк инде, әнә арткы ягын кара во (кулы белән һавада сызып күрсәтә)! Әнә чәчләре таралып төшкән
Ә-ә, теге чуар зонтик тотканмы?
Ие инде, ие
Шуның белән, име? Ну ты даёшь, малай
Юк инде, шуның ире белән
Мин шуны сөйләдем дә чыгып киттем. Бүлмә тып-тын калды, берәү дә көлмәде. Мин, уңайсызланып, ишек төбендә йөрдем. Тып-тын. Мин тупаслык эшләдем бугай, мин гаепле бугай. Коридорда, марш атлап, шулай бер сәгатьләп йөрдем. Кичке алтыга кадәр сәгать ярым вакыт бар әле. Садретдиновлар командасы тагын тартырга җыелды. Мин коридорның теге башына киттем. Дөньяда артык кешеләр була: эчүчеләр янында эчмәүче, тартучылар янында тартмаучы; хатын-кыз кирәк булган ирләр янында инде берни дә кирәк булмаган ир; акчалы ирләр янында акчасыз ир; сәламәт кешеләр арасында бер авыру Хәер, моны чиксез сузарга мөмкин
Ләкин Садретдинов, үзенең командасыннан аерылып, минем янга, коридорның бу башына килде. Күзләре бик уйчан, башын түбән игән иде. Мин әллә моның берәр кайгысы бармы икән дип уйлап та куйдым.
Карале, Мөхәммәт, диде ул шактый борчулы тавыш белән, ни бит. Менә инде сәгать ярым буе уйлап йөрим. Теге шома битле кеше бит ул «тегенди» булып чыга, име? Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Алай булса бу анекдот бик кызык
Һәм ул, акрын атлап, коридорның теге башына, үз командасына таба китеп барды. «Отбой»га кадәр ярты сәгать кенә калган иде инде. Инде Шунда. Шунда Кинәт! Безнең лаборантлар бүлмәсендә «чи-и-и» итеп чыелдаган, котчыккыч авазлар чыгарып хатын-кызлар көлгән, урындыклар шуышкан, дөбердәгән тавышлар ишетелде.
Мин тиз генә уйлап алдым: «Скорая помощь» ничә әле? Минем үземнең Казандагы гомеремдә «Скорая помощь» урынына, ялгышып, янгынчылар, газовиклар, милиция хезмәткәрләрен берничә тапкыр чакырганым булды. Һәрберсендә, мине кыйныйсы килеп, кулларын брезент бияләй эченә яшереп китеп баралар иде. Ходай саклады, ә монда Йөгереп керсәм Керсәм
Беркатлы, юньле күңелле доцент Фәһимәне дүрт урындыкка сузып салганнар. Ул селкенә-селкенә көлә. Аны саклыйлар. Бигрәк тә Лена каушаган.
Ни булды, ни булды? дип әтәтерләнә ул. Әмма Фәһимә һаман көлә әле. Күз яшьләре арасында мин чагылып киттем бугай.
Мөхәммәт Сөнгатович, диде ул, көлүенә буыла-буыла, Мөхәммәт Сөнгатович Теге шома битле кеше бит ул бит ул «тегенди» булган Уф-фу-фу Әле генә башыма китереп бәрде
Телефоннан «Отбой готовности» дигән команда ишетелгәч, доцент Фәһимәне култыклап, лифтка таба алып киттеләр. «Скорая помощь» кирәк булмады.
Беркатлы кешеләрне ихтирам итәм.
IV
Миңа Тукай исемендәге бүләк бирелгән ел. Җәй, читтән торып укучыларның сессиясе. Беренче көн, йөз егерме биш студентлы аудиториягә керәм, кышкы сессиядә боларга бер курс лекцияләр укыган идем, менә бүген бер сәгать егерме минутлык консультация һәм ике көннән имтихан. Керсәм өстәлемдә роза чәчәкләре. Билләһи, минем мондый озын сабаклы (җитмеш сантиметр булыр) мәһабәт роза чәчәкләрен үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем. Кердем, тамагымны кырып эшкә тотынам дип торганда гына, кайсыдыр бер группаның старостасы алга чыгып басты да (Флюра Макарова дип истә калган), мин авыз ачканчы, теге букетны тотып сүз башлады:
Хөрмәтле Мөхәммәт Сөнгатович! Без өч группа исеменнән сезне Тукай исемендәге бүләккә лаек булуыгыз белән
Мин бик тә «нетактично» итеп аны бүлдерәм:
Туктагыз әле, сезнең бит берсекөнгә миңа имтихан бирәсегез бар. Мондый «помпезность»тан соң мин сезгә ничек «ике»ле куйыйм?
Флюра, рәнҗеп, миңа карый:
Юк инде, Мөхәммәт абый, имтиханга моның ни катнашы бар? дип, өзелгән нотыгын тәмамлый һәм минем кулга теге хикмәтле букетны тоттыра.
Консультация тәмам, коридордан, метрлы букет кочаклап, Рудольф Нуриев шикелле, мин барам.
Кафедрада, мондый розаларны күргәч, хатын-кызлар «ах!» та «вах!» Бу, диләр, бары тик Таҗикстаннан гына булырга мөмкин. Деканат хатыннарын чакыралар. Розаларның буен үлчиләр: дөрес, сабакларының буе җитмеш сантиметр. Кемдер әйтә: «Точно гына Таҗикстаннан». Икенче берсе өсти: «Тугыз данә», ди. Лена әйтә: «Кафедра тарихында мондый «пышный» чәчәкләрне берәүгә дә биргәннәре юк иде әле»
Деканат кызлары, хатыннары өйрәтә:
Өйгә кайткач, моның сабак очларын, чүкеч белән төеп, бераз сүсәртергә кирәк.
Ясно, есть! Чүкеч бар бездә, без кайбер вакытта кайбер мәсьәләләрне чүкеч белән шулай сүсәртәбез. Тагын берсе әйтә, Лена бугай:
Мөхәммәт абый, моны алып кайтуга ваннага суга салыгыз. Суның температурасы фәләнчә булсын, ди.
Ясно, есть! Шулай булыр.
Теге көлтәне күтәреп, мин саубуллашып кайтырга чыгам. Профессор Вахит Хаков та минем арттан чыга. Без бергә кайтырга тиеш, бер йортта, бер подъездда торабыз. Хатын-кыз, теге розалар букетына күз нурларын коеп, безне озатып кала. Бигрәк тә Лена. Шәрыкта яшәгән, шунда гыйлем тәхсил иткән бала шул, роза чәчәкләренең бәясен, абруен белә. Белә Һәм мин, юньсез, аның нәкъ шул матур сыйфатында уйнап алмакчы булдым. Иртәгесен