Кәшфи бу хәлне карап тора алмады, кайтып китте.
Ике-өч сәгатьтән соң Асия җиңги, эче пошып, Абдулларга килде. Ишегалдын көйгән йон, көйгән кыл исе баскан, хуҗа хатын табада бавыр кыздырган, өстәлдә бер шешә тора иде. Асия җиңги имәнеп китте: өстәл янында утырган Тависның борыны ике күз турысыннан кечкенә мендәр кадәр чүпрәк белән капланган, аннан кан саркып чыккан, маңгае шешкән, ике кулы кан иде. Шулай да кулында стакан. Асия җиңги куркудан кычкырып җибәрде һәм Кәшфине алырга йөгерде. Кәшфи дә озак тормады, «Москвич»ы белән килде дә, Тависны утыртып, район үзәгенә, больницага чапты.
Тавис больницада бер атна ятып кайтты. Аның борынын ике җирдән теккәннәр, бите тартылган, ямьсезләнеп калган иде.
Кайткан көнне урамда гел дулады.
Фәлән итим! Йөрәген кисәм мин аның. Шунда бит бер миллиметр гына калган күзгә. Ни тамаша, шулай ярыймыни?! Йөрәген кисәм әле мин аның. Чулак дисәң чулак шул. Чүт мине суймады, дуңгыз урынына.
Шулай дулаганда, тыкрыктан Чулак Абдул килеп чыкты. Кулында бозау эчерә торган чиләк иде. Тавис мондый кинәт очрашуга әзер түгел икән, тәмәкесен ташлап үкчәсе белән басты да кычкырды:
Исәнмме-се-ес, Габдулла абый
Ә-ә, кайттыңмыни? Син икәнсең әле
Чулак Абдул туктап торасы итмәде. Аннары Тавис урамнан җырлап узды:
Ул көнне Тавис көне буе печәнлек, утын әрдәнәсе тирәсендә йөрде, ләкин нәтиҗәсе чыкмады. Аннан, чалгы алып, бәрәңге сабагы чабарга чыкты. Сабак бик калын иде, Тавис аны рәттән чапмады: әле бер төшен, әле икенче төшен кыргалап йөрде, йөри торгач, бәхет басты: чалгы борыны зың итеп эт эчәгесе астындагы флягага барып бәрелде.
Тавис шатлыклы дулады.
Ну бу безнең хуҗалыкны да әйтерием инде. Бер эш эшлим дисәң матавык чыга. Кара инде бу безобразияне, кара инде моны. Юк, булмады, әти дә үз урынында тора алмады. Җыен чүпрәк баш үстереп. Кыз баладан кем игелек күргән? Ватан сакчылары үстерәсе урында
Фляганың язмышы ул көнне хәл ителде. Тависның кәефе әйбәт иде. Ул моторлы пычкысын сүтәргә кереште. Үзе гел борын астыннан гына шыңшыды:
Икенче көнне Тавис, моторлы пычкысын Чулак Абдулга сатып, авылдан китәргә әзерләнде. Әйтте:
Сез не думайте, минем анда барысы да бар. Хатын да, квартирам да бар. Минеме? Һи-и-и Любей урынга бишкуллап алалар.
Капчык, ашау әйберләре инде әзер иде, Тавис әллә нәрсәсенә тагын бер кич кунарга булды. Ул көнне болытлар Гәр Хутор өстенә төшәм-төшәм дип мөлдерәп йөрделәр, шулай да яңгыр яумады. Ял көне иде, Асия җиңги таба ризыгы пешерде, Кәшфи дә, ихтимал, үз гомерендә беренче тапкыр ял көне итеп эшкә бармады. Кызлар нигәдер кайтмый калганнар иде, шуңа күрә йортта ниндидер бер ятимлек, моңсулык хөкем сөрде. Кәшфи, капка төбенә чыгып, әллә ничә тапкыр тыңлап керде: кырдан тракторның тигез гөрелдәгәне ишетелә. Трактор аннан башка эшли. Кәшфинең күңеле тулы. Ул йортка кереп китте. Ләкин бераздан тагын йөгереп чыкты. Колагына ниндидер сәер тавыш ишетелде. Чыкса, авыл өстеннән, җай гына канат сирпеп, торналар китеп бара иде. Һай, көзнең шул моңсу көннәре! Торналар, бәгырь өзеп, күк астын моңга күмделәр:
Тор-рыл-лыйк! Торыл-лыйк!
Кәшфи күккә карады. Аның да гомере әнә шул торналар киткән кебек китеп бара сыман тоелды. Менә аны комбайннан алдылар, мастерской хуҗасы иттеләр.
Синең тәҗрибәң анда кирәк, диде Ахияр. Кыр шартларында эшләргә яшьләр дә бетмәгән.
Бу инде син картайдың, туздың дигән сүз. Әйе, дөнья Кәшфине байтак туздырды. Күрәсең, аз гына туктап алырга, капремонт ясарга кирәктер. Подшипникларны тартырга, поршеннарны юарга, цилиндрларның зазорларын тикшереп чыгарга кирәктер. Ә торналар безнең якны авыр җыр белән ташлап китәләр:
Тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!
Шулай моңланып тора иде Кәшфи. Кинәт күк йөзендә гөрселдәгән тавыш ишетелде. Күк йөзеннән түбән генә шуып барган линейка сынды, бөгелде. Торналар арасында ыгы-зыгы башланды, нәкъ шул мизгелдә бер торна авыр кагынып буталды да авыл читенә, яшен уты көйдергән карт каенга таба мәтәлә-кадала төшә башлады. Унике йортның уникесеннән дә халык чыгып урамга, ындыр артына чабышты, кычкырыштылар, шауладылар. Бераздан барысы да торна төшкән якка таба йөгерештеләр. Алар арасында Кәшфи дә бар иде. Халык җыелганда, карт каеннан читтәрәк алабута, билчән, тигәнәк баскан чокырда, зәңгәр-көмеш йоннарын очырып, иләмсез бер җан иясе тыпырчынып ята, озын аякларын, канатларын бәргәли, бөгәрләнә, мәтәлә иде. Бу торна икән.
Халык бер сүз дәшмәде. Барысы да Кәшфигә карадылар. Кәшфи мондый игътибарга ияләнгән иде, гаҗәпләнмәде. Авыл халкы кыен минутта аңа гомер буе киңәш-табышка килде. Кәшфи әллә ничә срок район советы депутаты булды, райком әгъзасы булды, гел дәрәҗәдә йөрде. Монда да халык аннан җавап көтте кебек, әмма беркем дә берни сорамады. Кәшфи гаҗәпләнеп як-якка борылды һәм тынсыз калды: кое бурасы янында тәмәке тартып торган Тависның җилкәсендә ау мылтыгы иде.
Торналар тагын бер сызыкка тезелделәр дә юл алдылар. Тик бер торна аларга иярмәде. Анысы йөрәк өзгеч тавыш белән авыл өстеннән бер әйләнде, биш әйләнде. Авыл кара кайгыга батты. Бераздан болытлар да сирәгәйде, күк аязды. Халык та таралды. Теге ялгыз торна исә, болытлар таралгач, күк гөмбәзенә үк күтәрелде һәм авыл өстендә бөтерелде. Инде аның тавышы бик җете колаклы кешегә генә ишетелә иде.
Иртәгесен иртүк Тавис юлга чыгып китте. Капчыкка салып алып кайткан торнаны әнисе йолыкмады да, пешермәде дә.
Тавис чыгып киткәч тә, Кәшфи, абзар артына зур чокыр казып, торнаны күмде.
Авыр, бик авыр иде аңа
XI
Дуңгыз итен сатарга Чулак Абдул карчыгы белән бергә барды. Шәһәр базарында халык мал таный: гел майдан гына торган ит арасыннан моны тиз танып алдылар. Төш вакытында Чулак Абдулның куен кесәсенә дүрт йөз сиксән сум акча эһ тә итмичә кереп урнашты. Төштән соңгы поезд белән кайтып та киттеләр. Мондый зур акча Абдулны яшәртеп җибәргән иде, һәм ул, жәлт кенә бер унлыкны чыгарып, шофёрлар арасында йөрде. Зур кузовлы йөк машинасының кабинасында урын булмады: шофёр янында кызмача иптәше дә бар иде. Унлыкка шул кызыкты, шофёрны шул күндерде. Өстән салкын яңгыр явып торды, җитмәсә, авылга биш-алты чакрым гына калгач, машина батты. Көрәкләр белән казып, агач ботаклары салып алга-артка биреп карадылар машина тирәнгәрәк утыра гына барды. Шофёр берөзлексез сүгенде:
Фәләнем диде ул, ике сүзнең берендә. Синең ун тәңкәң аркасында монда. Йә, нәрсә катып торасың, казы арт ягын тәгәрмәчнең
Чулак Абдул зур газап белән балчык казыды, пычракка батты, юешләнде. Тәгәрмәч, выжылдап әйләнгән саен, аның бите-башына пычрак сипте. Шофёр һаман сүгенде.
Һи-и-и, фәлән Ун тәңкә бирәм дигән була бит. Менә хәзер нишлим мин ул ун тәңкәң белән синең? Ярарые ул ике унлык булса
Абдул ике унлыкка риза булгач кына, машина баткан җиреннән чыкты. Кузовка менгәндә, Абдулны хатыны танымады: моның кадәр балчыкка морҗачының да буялганы юк иде. Хәер, Абдул да хатынын чак таныды: бичара, туңудан зәңгәрләнгән, битенә ак йоннар чыккан иде.
Алар салкын өйләренә кайтып керделәр. Аһ-ваһ итеп мич яктылар, җылынган сыман булып йокыга яттылар. Әмма икесе дә бик нык чирләгәннәр иде.
Иртәгесен чәй куярга Абдул үзе торды. Ыңгыр-шыңгыр килеп йөрде, тагын килеп ятты. Өстәл өсте тулы акча: унлыклар, бишлекләр, егерме бишлекләр иде. Тик аларга карап шатланып кына булмады.
Алар икесе дә бу дөньяга мәңгегә тормаска дип ятканнар иде.
Кышның кырык градуслы салкын бер көнендә Абдулның карчыгы үлде. Кәшфи өй саен кереп, кеше җыеп йөрде, зиратның бер почмагын көрәп, ут яктылар, җирнең туңын эреттеләр.
Чулак Абдул салкын өендә ялгыз калды. Асия җиңги, Кәшфи, кызлары кыш буе аны карадылар. Чулак Абдул аларга рәхмәт тә әйтмәде, үз хәленнән зарланмады да. Хәзер аңа үзенең үткән юлы турында бераз гына уйланырга мөмкинлек бар иде.
Чулак Абдул үз гомерендә беркемгә дә зарар салмады. Ул тынычлап үлә ала иде. Чулак Абдулдан беркем дә зарар күрмәде. Теге вакытта Тавис кына рәнҗетте аны, фин сугышыннан качар өчен кулыңны чулаклатып, диде. Дөрес түгел. Абдулның кулы утызынчы елны ук имгәнгән иде. Урманнан утын алып кайтканда, ат, таудан дулап китеп, аны йөк төялгән чана астына кысты. Кулы шунда шартлап сынган иде. Ул вакытта узды да китте, ә менә утыз тугызынчы елгы кампаниядә комиссия торып йөргәндә хәбәр таралды: Абдул чулак икән, бер кулы мылтык тотарга ярамый икән, диделәр. Шуннан «Абдул» исеме янына аергыч сыйфат өстәлде: Чулак Абдул. Шулай, бер гаепсез яшәп дөньядан китә Абдул. Әмма җир йөзендә аның бер үкенече бар: нәселе калмый. Балалары булмады. Икесе дә сәламәт кебек иде бала үстерә алмадылар. Чулак Абдул районда бердәнбер аерым хуҗалык иде. Ташлытау районының статистик мәгълүматларына һәрвакыт цифра мәшәкате өстәгән кеше Чулак Абдул булды. Башка районнарда эш ансат: районда күмәкләштерелгән хуҗалыклар саны процентларда 100 процент; районда аерым хуҗалыклар саны процентларда 0 процент. Ташлытауда исә гомернең гомер буе күмәкләшкән хуҗалыкларның саны процентларда 99,99 процент булып килде. Ит, бәрәңге заданиеләрен аерым хуҗалыклар күбрәк түли иде. Башкалар итне кырык килограмм түләгәндә, Чулак Абдул алтмышны түләп килде. Гомере буе бакча сукалату, утын-печән китертү өчен транспорт, ат эзләде колхоз, әлбәттә, беренче чиратта колхозчыны карый иде. Олыгайгач, Чулак Абдул колхоз идарәсенә тегене-моны сорап баргалый башлады. Ахияр гел әйтә килде:
Абдулла абый, яз гариза, кер колхозга. Беренче утырышта ук кабул итәбез, җыелышка да куеп тормыйбыз.
Абдул сәбәп тапты:
Мин бит инде картайган, колхозга миннән нинди файда?
Безгә синнән файда кирәкми. Файдаң тияр вакытта керә белмәгәнсең, колхоз хәзер сиңа терәлеп калмаган.
Соң, шулай булгач?
Шулай булгачмы? Үзең өчен кирәк. Минем өчен, кешеләр өчен кирәк. Ничек инде син шулай берүзең шүрәле булып яшисең? Менә син миннән өй түбәсенә ябу өчен шифер сорыйсың, йөз табак шифер бирү колхоз өчен диңгездән бер тамчы. Мин аны бирә алам. Әмма нинди кул белән резолюция салыйм? Колхоз байлыгын ничек итеп читкә чыгарыйм? Син бит чит кеше. Шул ук вакытта, кеше буларак, минем сиңа ярдәм дә итәсем килә. Караучың юк, түбәгез тузган.
Ие, ие, йорт тузды.
Менә, алайса, син миңа ярдәм ит. Син хәзер утырып, колхозга алуны сорап гариза яз, ә бер-ике көннән мин синең шифер сораган гаризаңа рәхәтләнеп резолюция салам, «Яңа юл» колхозы члены Фәлән Фәләневкә йөз табак шифер бирергә» дип язам да рәхәтләнеп кулымны куям.
Чулак Абдул нәрсәдер уйлагандай итә, уйлап карамакчы булып кайтып китә, әмма гариза язмый.
Бераздан ул утын китертергә трактор сорап килә Ахияр белән ике арада тагын шундыйрак сүз булып ала. Ахияр аңа тагын шул ук киңәшне бирә, тегесе тагын кайтып китә. Бераздан Ахияр аңа, кызганып, барыбер ярдәм кулы суза. Ара-тирә Кәшфи дә трактор белән ярдәм итә, Ахияр моны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша. Дөрес, кайбер очракларда колхозчылар кычкырынгалап куялар:
Аерым хуҗалыкка нигә колхоз техникасын бирәсез?
Колхозның иң авыр вакытында кайда булган ул? Сугыш вакытында басу түренә кул чанасы белән без тирес чыгарганда, Чулак Абдул тире иләп акча сугып ятты. Ул вакытта ник безнең белән булмаган ул?
Ахияр барысын да аңлый. Әйе, шулай, нигә хәзер генә идарәгә килә ул? Адәм баласының һәрберсендә күпмедер дәрәҗәдә эгоизм бар. Яхшы кеше кем? Үзендәге әнә шул эгоизмны җиңгән, буйсындыра алган кеше. Чулак Абдул үзендәге эгоизмны җиңә алмаган. Ул кызганыч кеше. Ул безнең җәмгыять мораленә кадәр күтәрелергә үзендә көч тапмаган. Бәлки, ул гомере буе үзенең шул сыйфатыннан рухи газап кичереп, сыкранып, җәфаланып яшәгәндер?
Ахияр бала вакыттан ук дөньяның көтелмәгән сюрпризларын күп күргән кеше, Чулак Абдулны кызганды, идарәдән, парткомнан яшергәләп, гел аңа вак-төяк ярдәм күрсәтеп яшәде.
Апрельнең каткак, кояшлы бер көне башланганда, идарәгә ат атланган Кәшфи килеп туктады. Кәшфинең үз гомерендә, ихтимал, атка беренче атлануыдыр. Ахияр, сәерсенеп, аның каршына чыкты.
Ни өчен дисәң, дип сүз башлады Кәшфи, аттан төшеп җитәр-җитмәс, аның өчен чөнки, бүген төнлә Абдулла абзыйны борып куйдык. Асия белән төне буе шунда утырдык. И һәм дә мин бүген эшкә чыга алмыйм, миңа рөхсәт кирәк
Анысы вак мәсьәлә, диде Ахияр, авыр сулап. Үз авылының, болай да кеше саны бик чикләнгән бер авылның, яхшымы-начармы бер кешесе җир куенына керүе бер дә әйбәт хәл түгел иде. Кәшфичә әйтсәң, ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, авылда бер нигез кимү дигән сүз бу. Гәр Хутор ничә дистә еллар буенча инде унике хуҗалык булып тотынып тора, унөченче хуҗалык Тависныкы иде, ул тиз бетте, әмма унике бик төпле сан булып озак утырды. Авылның кителә башлавы инде бу.
Кәшфи, бүреген салып, маңгай тирен учы белән сөртте.
Ни өчен дисәң, авылдан кабер казырга бер кеше дә табып булмый. Берәү дә килми. Кем эштә, кем кайда. Ә дөресен генә әйткәндә теләмиләр. Юк! Без Асия белән зиратка барып карадык, җирнең туңы утыз сантиметрга гына бетмәс. Алты-җиде таза ир кирәк. Ә үзебезнең авылныкылар килми. Һәркемнең эше бар. Авыл тарихында беренче случай бу
Ахияр идарәгә кереп китте. Селектор буенча тегене чакырды, моны чакырды. Бухгалтер да, экономист та, тагын әллә кемнәр идарәгә килеп җиттеләр.
Бераздан Ахияр партком секретаре бүлмәсенә кереп китте һәм ишекне япты. Секретарь яшь, шушы авылда туып үсеп, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет иде.
Без болай итик, диде Ахияр, аңа карап. Мин рәтен-юлын табармын, бухгалтер белән сөйләштем. Кассадан йөз сум акча алырга мөмкин. Кеше-карага шауламагыз. Күмүне оештыр. Адәм баласы бит ул. Сугыш кырында батырны да, дезертирны да күмәләр. Урыннары гына аерым була. Кеше гәүдәсе җирдә озак ята алмый. Син, әйдә, механизаторларны оештыр. Кәшфиләр өенә аш хәзерләрләр, мин кладовщикка әйтеп продукты җибәртермен. Тик син бу эшкә Колан Кыр кешеләрен оештыр. Гәр Хутордан кеше табып булмас.
Кәшфиләрдә төшке ашны ашап, Колан Кырга кайтырга дип трактор чанасына төялгәндә генә, партком секретаре куеныннан ун данә кызыл акча чыгарды.
Болары хезмәт хакы, дип өләшмәкче булды.
Әмма егетләр баш тарттылар:
Акча алып, кеше күмеп йөрергә син безне әллә шәһәр зиратындагы кабер казучылар дип белдеңме?
Йөз сум акча идарә кассасына шулай кире кайтты. Трактор чанасында тәмәке көйрәтеп кайткан егетләрнең кәефе әйбәттән түгел иде: уен-көлке булмады, гадәттәгечә, берсен берсе ирештермәделәр. Чөнки каткак боздан мәет күтәреп барышлый зират янындагы инешне чыкканда, егетләрнең берсе таеп китте дә, калганнары да сөрлегеп, тигезлекне югалтып, мәетне бозлы балчыкка төшерделәр: бичара Абдулның корышкан гәүдәсе боз катыш каткакка тәгәрәп төшеп чырк итте. Һәркемнең күз алдында шул ямьсез күренеш, һәркемнең колагында шул чирканыч тавыш иде
Төштән соң көн кинәт кенә җылынып китте, көньяктан тыгыз җил исә башлады, каурый болытлар күк гөмбәзенә үк күтәрелделәр дә каядыр киттеләр чын яз килде. Бозлы суларны актарып, үзенең «газиг»ы белән урам гөрләвекләрен вата-җимерә, Ахияр килеп туктады. Кәшфи, язгы кояшка рәхәтләнеп, капкасына сөялеп тора иде Ахияр килгәнгә балаларча сөенде. Икәүләп койма кырыендагы эскәмиягә утырдылар, эскәмия тактасы җылы бәреп тора иде.
Нихәл, картаеп буламы? диде Ахияр.
Кәшфи җанланып китте.
Була, кордаш, була, диде ул, алдагы ике көмеш тешен күрсәтеп. Була. Аның өчен чөнки, балалар ярдәм итә. Менә мин сигез бала үстердем. Илебезгә сигез кадр. Бала безнең тормышның нәтиҗәсе. Мин үземне, гомер буе эшләгәч, әйбәт кеше чутына кертеп йөри идем. Мин бер генә показательне алганмын. Тагын берсе бар икән адәм баласы өчен. Эш кенә түгел и һәм дә балалар кем булып чыгалар, менә ул да кирәк икән.