Дәрья башы / Исток вселенского - Гаффар Ахат 8 стр.


 Бар әле, телеңә салынып утырма монда. Колак итен ашап.

Тагын карават шыгырдады. Тагын әйләнеп ятты инде. Бусы иртән торып, эшкә чапканчы. «Кара ничек кылана, ә? дип уйлады ул. Корымлы табаны үчекләүче көйгән табагачмыни!»

Ибрай басты, Айга карап торды.

Ул бүген кереп ятасы келәт ятагы суык калды. Тезмәдәге печәндә дә тычканнар гына кыштырдашты. Ибрай тегеңә дә кермәде, монда да менмәде.

Ә ул әнә кайда ята: бәрәңге бакчасы башындагы печән чүмәләсен казып оя ясаган да үз җылысына үзе посып елышкан.

Үләннәргә чык төште. Аларның күз яшедәй авыраеп тулышканнары яфрак, кыяк очларыннан җиргә тамды. Шул вакытны Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне Олуг Кытык иленең Әшнә урманы уртасындагы ике мең ярым яшьлек имән куышына бикләп куйдылар. Яшел Мөгез үзен аҗаган алган буш, караңгы чикләвек эчендә калгандай хис итте. Әйтерсең лә аның җаныннан шүрәлелек рухын суырып алганнар да, көрән борынлы сукыр ак корт итеп, буш чикләвек зинданына бикләп куйганнар. Ә чикләвегенең ни төше, ни җылысы, ни киләчәктә туфракка өзелеп төшеп, шау язда борынлап чыгардай киләчәк мәгънәсе юк иде.

Биш йөз ел әүвәлтен ошбу имәннең ябалдашы ботагыннан кереп, төп тамырыннан җир үзәгенә үткән яшен уты әллә кайчан ук сүнеп, яктылык тузанына әйләнгәндер инде. Менә шул яшеннең имән аша күктән җиргә иңгән изге мәлендә ул Яшел Мөгез дөньяга яратылган да инде. Хәзер аны әлеге яшеннең нарасый бер чаткысын имән куышына ябып куйдылар. Куышлы имәнне яшен бүтән бер дә сукмый, буш чикләвекне бүтән аҗаган алмый. Шуңа күрә ул моннан горур, тәкәббер, фәкать үз сүзенә, сүзенең мәгънәсенә, мәгънәсенең асылына гына баш игән, буйсындырылган Яшел Мөгез кыяфәтендә чыга алмый инде. Әшнә урманындагы меңьяшәр имән әле әкәлә генә булганына чиксез дәверләр элек үк шулай билгеләнгән. Хәзер ул җирдә яшәгән, вафат булган йә үтерелгән шәһит киткән миллиардларча Адәми затларның яшисе, аннары вакыты җиткәч үләсе йә үтереләсе, шуннан соң һәлак буласы бер мәхлугы гына инде.

Ул сыкрап, ыңгырашып җибәрде. Баланың ана карыныннан билгесез дөньяга килеп чыккан мәлендәгечә, тәне җыерылып, куырылып килде. Тик ул еламады. Ул бу мизгелдә үзенең озын-озаккамы, әллә бертын алырга гына җитәрлекме яңа очыннан ук үлем башлана торган яшәү дөньясына туып килгәнлеген тойды, аңлады, шуның белән килеште инде. Ул үз-үзен: «Алда соңгы сәгать сугуын сизенеп курыкма, дип тынычландырды. Сине дөньяга яңа кыяфәттә барлыкка килү, шуның белән бар нәрсәнең яңа тәртибе генә көтә. Күкләр, Асыл Рух сиңа, моны яхшы, түземле, илһамланып кичерер өчен, көч-мәдәтен кызганмастыр. Әйе, бу соңгы сәгатьне көтеп, шуның белән өртеләсеңне белсәң дә курыкма. Ул бары тик тәнеңнең генә соңгы сәгате, ә җаның барыбер мәңгелектән мәңгелеккә кала. Табигать синең зиһенеңне бер халәттән бүтәненә күчкәндә генә барлый, тенти, сиңа кирәген генә биреп чыгара, аннары шул кирәге белән яңадан үзенә ала. Син үзеңнең өске киемеңнән җирән төгең белән яшел мөгезеңнән генә мәхрүм каласың. Әллә никадәрле йөк түгел. Берзаманны, анаң карыныннан чыкканда, төксез дә, мөгезсез дә идең ич инде. Ә бүтән дөньяга үлем дөньясына кергәндә, аларсыз калудан нигә өркәсең? Менә сыкрыйсың, ыңгырашасың. Ә бер тапкыр Шүрәле булып шәрә яратылган мизгелдә шулай сыкрамадың, ыңгырашмадыңмыни? Шулай булгач, әүвәл бер тапкыр ия булганыңны югалту һәр язда, ябагаңны коеп, яңа төкләр үстерүең ише нәрсә генә түгелмени? Әйе, бу тәнеңне ташлап китәргә мәҗбүр ителүеңне ябагаңны кою дип кенә кабул кыл. Анаң синнән бушаган карынын үз эченнән каны белән бергә тышка агызып чыгарган да җиргә күмеп череткән ич инде. Ә син бүтәнчә яшәүгә хөкем ителгән җан җирән төгең белән яшел мөгезеңне югалтудан куркасыңмы? Алай булгач, нигә дип Курку хисен санламадың, кире кактың? Хәзер куркасың икән, димәк, син үз җаныңны үзең кытыклап юандырмакчы буласың.

Ул муенчагының күтәрә алмастай авырая, түзалмастай кыза башлаганын тойды.

Имән куышының төннегендәге чикләвек кенә сыярлык тишектән, ут хәнҗәре булып, Айның зәңгәр нуры бәреп керде. Әлеге нур, күз сирпешедәй генә арада яктырып торгач, һич тә булмагандай юкка чыкканда. куышта Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез юк иде инде. Аның сөекле Шүрәле илендәге соңгы кичереше анасының ахыргы тулгагы ише кыска, әмма Адәми затлар газабы, Адәми затлар бәхетсезлеге кебек чиксез булды.

Олуг Хаким Алтын Мөгез Айга карап алды да, күзен йомып, үз күңеленең көзгесенә текәлде һәм күрде: «Кеше әйтте: «Мин үлгәндә, мине тереләтә юкка чыгарырлармыни?»4

«Алла юлында үтерелә торганнар хакында «Үлеләр!» димәгез. «Юк, тереләр! Алланың җәзасы көчле. Тик сез моны сизмәссез»5.

Шулай итеп, Ибрай ята да ята бирде. Шешәгә орынмады, стаканы коры калды, ирене чыланмады. Вакыты җиткәч чылатырлар әле, дип уйлады ул. Каурый белән

Аннары ул кулын сабый бала сыман яңак астына куйды да күзен йомды. Аның белән бергә арыган тәне, сагыш белән мөлдерәмә тулы күңеле дә йокыга талды. Үзенә дә сиздермичә саркып чыккан күз яшендә ерак йолдызларның берсе чагылып торды.

Әлеге сыңар яшь тамчысы кибеп өлгерде микән, юк микән, ул башындагы чәч бөртекләренең, тәнендәге төкләренең кычыттырып кыймылдашуына уянып китте. Йомык күз кабаклары аша, авырттырып диярлек, җете кызыл яктылык бәреп керде.

Күк йөзе, аҗаган уйнаган вакыттагыча, сирпелеп-сирпелеп китте. Йолдызлар сукыраеп торды, зәңгәрсу Ай йөзе сары балкышка күмелде.

Ибрай күзен ачарга өлгерми калды. Кыштырдау ишетеп, колагын гына сагайтты. Аның куышыннан тышта кайдадыр читтә, Чишмә чокыры ягында тыелып кына яшь бала елаганы ишетелде. Мәче, ахры, дип уйлады ул. Юк икән, охшамаган. Мәчеләр сулкылдамый, шәрран ярып кычкыра. Мәче башлы ябалак та түгел инде: анысы ара-тирә генә ухылдый.

Ул мүкәләп чыкты да кулын колагына куеп тыңлап торды. Чит тавыш ачылыбрак китте. Ул, чыннан да, Чишмә чокырында кемдер барлыгына ышанды инде. Берәр бала адашып барып чыккан мәллә соң? Дөньяныкын кем белеп бетерсен. Ай әнә нинди тулган, сәерсендерә, борчый, җилкендерә, әйди, котырта. Үзе дә белештермичә, Ай чакыруына ияреп чыккан бала булмагае.

Ибрайны төнге салкын чиркандырып куйды. Ул ызанга төште.

Гаҗиләсен каргамый-нитми генә, багана башы белән капка үрәчәсенә салынган бауны кайтарып, тугайга чыкты да саргаеп сузылган бормалы сукмактан түбән юнәлде, чокыр ярына барып җиткәннән соң, аска карады. Килә-килешенә елаган аваз басылганнан-басыла барган иде, ә хәзер тәмам тынды. Улактан челтерәп су акканы гына ишетелде.

Күзе ияләшкән иде инде. Әнә ич, чишмә басмасына кемдер утырган түгелме соң?

Күк күкрәвен авызлыклап, яшенне иярләп атланса да, Ибрай шултиклем сәерсенмәгән, курыкмаган булыр идедер. Ни күрсен: утыра. Ничек кенә утыра әле шәп-шәрә килеш. Ул сиздерми генә чигенер, алдына-артына карамастан сыпыртыр, таяр, качар, котылыр иде дә өлгерми калды. Астагы кеше аның сөзәк ярдан аргы текә ярга кадәр сузылып яткан озын күләгәсен шәйләгән дә икән инде: торды, бер басма югары күтәрелде дә аңа текәлде.

Ибрайның кипкән иренен ялап алгач, пышылдап кына:

 Әй!.. димичә чарасы калмады.

Җавап урынына астагы кеше аны үз янына төшәргә әйдәп кул изәде.

Ибрай:

 Кем син? дип сорады.

 Адәми зат. Ә син кем?

Ибрайның бая көпшәкләнгән, йомшаган аяк буыннары ныгый төшкән, бугаз төбенә тыгылган кайнар курку төере таралган, аңын биләгән Курку хисе кызыксыну уе, дәрте белән алмашына башлаган иде инде. Шуңа күрә шаяртасы килеп китте.

 Син Адәми зат икәнсең, мин төнге Шүрәле инде алайса, диде ул.

Болай гына, үз-үзен юатыр, тынычландырыр, кипкән аңкавын дымлатыр, юешләр өчен генә ихтыяри-мәҗбүри төстә көлү авазы чыгармакчы иде дә, бөтен чокырны тутырып, аннан алда Адәми зат шаркылдап көлеп җибәрде:

 Адәм актыгы! Шүрәле булырга синең борын астың кипмәгән әле.

 Ничек кипмәгән? Ничек кипмәгән? Син башта эш аты, хөкүмәт ялчысы, хатын колы, урам эте булып кара. Улларыбыз комсыз дәүләтнең туп ите, кызларыбыз капкорсак түрәләрнең түшәге. Белдеңме?

 Шыңшыма, диде Адәми зат.

 Шыңшырсың да. Әнә үзең дә җылап утырасың ич әле. Әллә мәче, әллә ябалак шикелле Баксаң, сакаллы сабый икәнсең.

 Нәкъ үзе. Сабый. Әле генә яратылдым.

 Әйтәм җирле шәрә. Таладылармыни?

 Таладылар. Җанны.

 Җан нәрсә? Канны суыралар. Алмашка биргәннәре аракыдан артмый.

 Ни ул?

Бу юлы инде Ибрай көлде. Көлгәне, чамасыз авыр йөк тартуга чыдый алмыйча, бар буыннары киерелгән, бугазын камыт кыскан, аркасын ыңгырчак баскан атның көчәнеп кешнәве ише чокырны гына тутырып калмады, ә бәлки тугайга, кырларга таралды, авыл этләрен уятты, имчәк балаларының төшендә әнкәләренең елавы булып яңгырады, әнкәләренең төшенә балаларының үлеме булып керде, зираттагы кабер ташларының нигезен какшатты, инеш астындагы ак ташларны, бөке калкавычлар сыман, югарыга ыргылдырды.

 Аракымы? Ул диңгез. Хәсрәт диңгезе. Ә ул диңгез безгә тубыктан.

 Рәхәт икән.

 Чыдап булмый. Күңелле! дип, Ибрай көлүе аша чәчрәп чыккан күз яше тамчыларын учы белән сөртеп ташлады, тирән итеп сулыш алгач сулкылдап куйды.

Адәми зат яңадан басмага утырды.

 Монда төш әле, диде ул.

 Миңа ни калган анда?

 Җыларсың.

 Җылармын? диде Ибрай.

Аның аяк астыннан бер ташмы, җир кантарымы табып, түбән тондырасы килде. Колхоз рәисеме, баш инженермы, тагын кем шунда ул яратмаган, үз итмәгән берәр эшкә кушкан чагында, аның шулай бер-бер нәрсә белән орасы килә иде. Бәреп кара. Бар, бәреп кара. Шундук милиция килеп җитәр иде дә ябып куярлар иде, ә? Анда ничек түзәр идең? Ибрай чыдамас иде: орып бәрер иде дә калганы аны кеше итеп тоткан кешелек хисе янында чүп кенә иде ул. Кәфенлек кенә табарлар, аңа ярашлы ясинын да укырлар. Коръәнен дә чыгарлар. Өчесен үткәрерләр, җидесен, кырыгын елын Менә шуннан соң ул Ибрай үз өстендәге балчыкны мамык урынына күтәреп ыргытыр иде дә торып басар иде. Тик ул вакытта Ахырзаман җиткән булыр шул инде.

 Җә, монда төш инде, диде Адәми зат.

 Җылап утырыргамы? дип сорады Ибрай.

 Җылап дип Теләсәң җырларсың, Ибрай.

 «Ибрай»! Минем исемемне каян беләсең?

 Мин үзем дә Ибрай ич, Ибрай.

Чокырдагы саташумы, төшме, чын сурәтме булган затның болай әйтүе әллә өлгергән кура җиләгенең бармак тияр-тимәс өзелүеме, әллә су тулы чиләкнең көтмәгән-нитмәгәндә кулдан ычкынуымы, әллә камышлык, таллык асларыннан сөзеп йөргәндә, ятьмәгә эләккән балыкның, яндагы букчага салганда, шуып, суга китүеме ише бер-нәрсә булып алды. Ибрай, аны-моны тоеп алганчы, фәкать бер генә нәрсәне искәртеп калды: әйтерсең лә ул үзе шаркылдап көлде, ә аның бирге ярдан аргы ярга сузылып яткан күләгәсе үксеп-үксеп елады шунда. Карасана, ә? Ибрайны Ибрай чакыра. Болай итеп аны әллә кайчангы гүр ияләре әнкәсе Бибиәсма, атасы Габдрәүф кенә чакыра, дәшә иде. Йә кичке умачка, йә көндезге ашка, йә бәлки, үләргәдер.

Шушы уй-кичерешләренә абынып егыла күрмим тагын дигәндәй, Ибрай җирне чокып ясаган баскычның берсенә төште, бүтәненә аяк атлады. Башта түбәнтен төшкән саен санарга тотынган иде дә, аннары туктады. Санасаң-санамасаң да гармун телләре шикелле инде унике.

Уң аягын әүвәл атлап, сулын шуңа ияртә-ияртә, аска төшеп җитте.

 Су эч, диде аңа «Ибрай».

 Бир, диде Ибрай.

«Ибрай», борылмый-нитми генә, кузгалмыйча да диярлек, озын саплы чишмә чүмеченә, чупылдатып, су алды да аңа сузды. Юк инде, юк: Ибрай су эчмәде, ә бәлки, аракы чөмергәндә, бар хәсрәтен, бар арыганын, бар ачуын, бар шатлыгын, бар көенечен йоткандагыча, теге Адәми зат сузган чүмечтәге суны, үз язмышын суйгандай гына итеп, бер тын белән эчәргә тотынды. Чүмечнең тоткасы әнкәсенең пышылдап әйтә торган, инде онытылган юмарт сүзләре кебек җылы, ә төбе атасының сары тешләре арасыннан кысып чыгарган кырыс сүзләре ише салкын иде. Җылы иде, салкын иде, тик эчеп бетермәслек тансык ни тешкә тимәслек, ни тамакны кырмаслык, ни эчне күпертмәслек. Ул белә: бу чишмә суы көмешле, сабыр, игелекле, изге иде.

Эчә башлаганда, чүмечтәге суны Ай чагылышы тутырып торды. Ул әллә су эчте, әллә тешли-тешли шул айны эчте. Эчте дә эчте. Сәгатьләрне уртлый-уртлый гына түгел, ә бәлки, бөтен гомерен тоташы белән йотып җибәргәндәй, соңгы тамчысына хәтле эчте.

 Булдымы? дип сорады «Ибрай».

 Булды, дип җавап бирде Ибрай. Чүмечтәге соңгы тамчыны селтәп селекте дә: Үзең эчәсеңме соң? диде.

 Аннары, диде теге Ибрай.

 Кайчан?

 Яшәгәч. Берәр каз үскәч. Аның каурыен йолыккач. Аны суга манчыгач. Ул суның соңгы тамчысы калгач. Шул тамчы парга әйләнгәч. Шуннан соң, менә шуннан соң син, шушы чүмечкә чумылдырып, су алырсың да миңа бирерсең.

Ибрай әллә нишләп китте: моңарчы йокыга талыр алдыннан, аннары уянгач, ул беркавым уендамы, хыялындамы, өнендәме шалт та шолт итеп винтовка кора, каядыр, нәрсәгәдер, кемгәдер төби, шуннан соң тәтесенә басып атып җибәрә, тик ядрәнең кая барып җиткәнен белми азапланып ята иде. Бакчи аны: белде, күрде, тойды, кичерде беренче дә, соңгы да ядрә хәзер маңгаена бәреп чыккан тир тамчысына тиясе икән лә, әй Ул тирнең дә кипкәч калган тоз касмагына.

Соңгы тамчы чишмә суын селтәп селеккәндә, Ибрай анда әллә Ай, әллә берәр йолдыз чагылышынмы, әллә бу Адәми затның күз алмасы чаткысынмы күреп калган иде. Ачыкларга теләп, ул үзен «Ибрай» дигән Адәми затка карады. Шунда күрде инде: ул бөтенләй үк шәрә түгел икән ләбаса! Төн яктысы зәңгәрләтеп күрсәткән йөзе белән шуннан соңгы әгъзалары арасында муенында инде юан-юан түгәрәкләрдән тезелгән ялтыравыклы тимер чылбыр, ул чылбырга боҗра киертелгән, ул боҗрага әүвәлге партия әгъзалары тагып йөртергә яраткан галстук ише чөй асылынган.

 Бу нәрсә? дип сорады ул.

 Син, диде теге.

 Мин?

 Бу чылбыр синең кендегең. Боҗрасы гомерең. Чөе тәкъдирең.

Күзеңә җен күрендеме, төшеңә шайтан кердеме, өнеңдә албасты бастымы Ибрай иң түгәрәк, мул, лычкылдап торган сүгенү сүзе әйтергә кирәклеген белә иде. Шуңа күрә ул:

 Кит әле моннан, кабер тактаңны!.. диде.

 Такталар булмас инде ул, диде теге тыныч кына. Аннары, суга чумып тыны җиткәнче барганның соңында, калыккач, сулу алгандай тирән, киң итеп: Такталар булмас инде, дип кабатлады.

 Нигә? дип сорады Ибрай.

 Шуңа күрә.

 Нәрсәгә күрә ул?

 Күрәчәккә күрә.

Ибрай сорамады. Чөнки аңлады, белде: соравына җавап алыр өчен, үткән гомере аз иде. Тик киләчәк гомере дә җитмәс идедер инде, күрәсең. Шунлыктан ул:

 Әйдә, диде.

 Кая?

 Минем бүген анауда бер куышым бар.

 Мин куыштан бая гына чыкканыем инде, диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. Ул: «Адәми затлар аналары карынында яралып чыга. Ә мин Адәми зат рәвешендә имән куышлыгыннан пәйда булдырылдым», дип уйлады.

 Бөтенебез чыккан, диде Ибрай. Керәсе дә бар әле.

 Кая керәсе?

Ибрай, бик яхшы белсә дә:

 Белмим, диде. Анда җәяүләп кермиләр.

 Ничек керәләр соң?

 Башта аппаралар. Аннары төшерәләр. Шуннан соң кертәләр дә такта белән каплап куялар.

Аркан әйләнеп карамастан, Ибрай җир баскычтан югарыга юнәлде. Әйтерсең лә Айга менеп барышы иде.

Тугайга чыгып, бакча башыннан ызанга төштеләр дә печән чүмәләсе төбенә барып бастылар.

 Кошлар сайрый, диде Адәми зат.

 Кошлар сиңа. Бакалар кычкыра ич.

Ә бакалар кычкырмады. Алар сайрадылар.

Бераздан Гаҗилә, тышка чыгып, җәяү барасы җиргә җитмәстән, бумази халат итәген күтәреп чүккән генә иде, бакча башыннан башта сак, аннары тыелгысыз төстә җырланган җыр ишетте дә тынсыз калды.

 Туңмыйсыңмы, адаш? дип сорады Ибрай.

 Печән чәнчә, кытыклый.

 Утырып тор әле, җәме? Мин хәзер.

«Анда икән», дип уйлады Гаҗилә. Иренә чакырып дәшәсе килде. Аңа бүген ире кирәк көн иде. Шуңа күрә халаты астыннан һичнәрсә кимәгән иде ич инде. Хәзер нишләсен соң? «Ибрай, йә, ярар. Кер инде» дип дәшсенме? Тотсын әле менәтерә! Аңа тоттырганчы

Назад Дальше