Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Хасанова Гаухар Мухамметовна 6 стр.


1918 елның башыннан Ш. Әхмәдиев Казан губернасы мөселманнарының мәгариф комиссары. Ул татар буржуаз милләтчеләренә, корылтайчыларына каршы көрәшнең үзәгендә тора, контрреволюцион «Болак арты республикасы» на каршы көрәшә. Әхмәдиев, журналист буларак, сыйнфый көрәш елларында да кулыннан каләмен ташламый. «Мәгариф» журналының беренче номерында аның «Совет хөкүмәтендә мәгариф» дигән мәкаләсе басыла, 1919 елда аның Казанда февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгаларын тасвирлаган «Мулланур иптәш белән» дигән истәлеге басылып чыга. Ул бөек Ленин тәгълиматын, пролетар интернационализм принципларын ялкынланып пропагандалый.

Ш. Әхмәдиев совет мәгариф эшен оештыру буенча Урта Азия халыклары арасында да зур хезмәт күрсәтә. 19191921 елларда ул, башлыча, Үзәк Комитет линиясе буенча Көнчыгыш халыклары арасында эшли, «Кызыл Шәрекъ» газетасын чыгара, Төркестан республикасының мәгариф халык комиссары итеп билгеләнә. Соңрак Татарстан мәгариф халык комиссары була. Ул совет мәгариф системасын ныгыту, совет мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итүдә күпкырлы эш башкара.

Ш. Әхмәдиевнең революционер, язучы, публицист булып формалашуында Г. Ибраһимовның йогынтысы көчле иде. Алар яшьлек елларыннан алып һәрвакыт дуслык мөнәсәбәтендә булдылар. Г. Ибраһимовның Ялтадан Әхмәдиевкә язган хатында мәдрәсә стеналары эчендә башланган бу дуслыкның ничек итеп аларны изге юлга революция юлына алып чыгуы ачык тасвирлана.

Ш. Әхмәдиев 1930 елда Казанда үлә. Аның үлүен ишеткәч, Ялтадан биргән телеграммасында Г. Ибраһимов: «Әхмәдиев пролетар революциянең хезмәткәре һәм бөек Ленин партиясе сафларында турылыклы көрәшче иде»,  дип язды.

(Социалистик Татарстан.  1965. 10 июль)

Фәнгә багышланган гомер

Татар теле һәм әдәбиятының формалашуы процессында Галимҗан Шәрәф үзенчәлекле урын алып тора. Татарстан Республикасын төзегәндә, фән-культура тармакларының кайсына гына килеп кагылсаң да, анда Г. Шәрәфнең зур хезмәте бар.

Галимҗан Шәрәф шактый катлаулы тормыш һәм хезмәт юлы үткән. Ул 1896 елда Тәтеш кантоны Аксу авылында туа. Башта авылда, соңыннан Казанда мәдрәсә белеме ала. Казан реаль училищесын тәмамлый. Яшьтән үк әдәбият, тел, тарих кебек фәннәр белән кызыксынуына карамастан, ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтына керергә мәҗбүр була: зур сәүдәгәрләрдән Әхмәт Хәсәнов «реальныйны бетергән бер татар егетенә», бары тик шул институтка керсә генә, стипендия вәгъдә итә. Ләкин бу институтта укыган чорында Г. Шәрәф тел, әдәбият, тюркология фәннәре белән кызыксына һәм Петроград институтына ирекле тыңлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри. Анда ул күренекле арабистлар, ориенталистлар Бартольд, Крачковский, Самойлович кебек галимнәрнең лекцияләрен тыңлый. «Юл инженеры» на профессор Самойлович игътибар итә һәм аны публичный китапханәнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә юнәлдерә. Г. Шәрәф, шулай итеп, тюркологияне өйрәнә башлый.

Бөек Октябрь революциясеннән соң Г. Шәрәф күптөрле политик-агарту оешмаларында эшли. Ул Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда аңа Н. Ашмарин, Н. Ф. Катанов кебек галимнәр җитәкчелек итәләр. Университетта ул рус, гарәп, төрек, немец телләрен өйрәнә. Егерменче еллар башында Г. Шәрәф гаҗәп күптөрле эш алып бара. 19181919 елларда ул Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә, 1920, 1923 елларда Академик Үзәктә, Эчке эшләр халык комиссариатында эшли. Шул ук вакытта хезмәт мәктәпләрендә тел, әдәбият, тюркология буенча дәресләр бирә. Ул Казан университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятенең члены. Татарстан Республикасын төзегән вакытта, аның этнографик чикләрен билгеләүдә Г. Шәрәф төзегән карта-проект нигез итеп алына. 19231924 елларда аңа Татарстан волостьларының административ чикләрен билгеләү эше тапшырыла. 19251926 елларда ул Г. Ибраһимов белән берлектә Бакудагы I тюркология съездын әзерләү өстендә эшли, ул съездга делегат итеп сайлана. Академик Үзәктә бу чорда Г. Шәрәф катнашмаган бер утырыш та булмый. Ул ТҮБК каршында административ мәсьәләләр буенча консультант һәм татар телен гамәлгә ашыру (РТЯ) буенча гыйльми секретарь да була. Г. Шәрәф, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсен әзерләгәндә, этнография, администрация, статистика мәсьәләләре буенча консультант сыйфатында катнаша. Ул Татарстан АССРның экономик географиясен төзи.

Г. Шәрәф бик яшьтән әдәбият, әдәби мирас белән кызыксына. 1915 елда ул «Тукаев сүзләре» дигән китап бастыра, революциядән соң беренче мәртәбә Тукай әсәрләрен П. Радимов белән берлектә рус телендә чыгара («Узюльган умид»). Болардан тыш, ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә катнаша, татар әдәбиятындагы формалистик мавыгуларны тәнкыйть итә. Аның лингвистика өлкәсендәге хезмәтләренә СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты В. А. Богородицкий югары бәя бирә һәм, үзе пенсиягә чыкканда, үз урынына куярга лаеклы кеше бары тик Г. Шәрәф кенә дип «Главпрофобр» га мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Г. Шәрәф 1935 елның ахырында Казан Көнчыгыш педагогия институтының эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләнә. Татар телен озак еллар өйрәнү нәтиҗәсе буларак, аның «Сонорная длительность татарских гласных» дигән хезмәте дөньяга чыга. Бу хезмәткә Советлар Союзының барлык лингвистлары югары бәя бирәләр. Аның турында уңай рецензия Франция лингвистларының фәнни бюллетенендә дә языла. Бу хезмәт үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмаган.

Г. Шәрәф керәшеннәр өчен «Якты юл» исемендә әлифба төзүдә катнаша, шул ук вакытта зур күләмле русча-татарча сүзлек әзерләүгә керешә.

Ләкин шәхес культы чорындагы урынсыз гаепләүләр аркасында талантлы галим фән дөньясыннан аерыла 1937 елның 23 маенда ул кулга алына.

19471949 елларда ул Татарстанның район-авылларында укытучы булып эшли. Ул 1950 елның гыйнварында үлде.

Партиянең ХХ съездыннан соң галимнең намуслы исеме кайтарылды. Безнең бүгенге көнге фән-культура өлкәсендәге казанышларыбызда, һичшиксез, Г. Шәрәфнең дә өлеше намуслы хезмәте бар.

(Социалистик Татарстан.  1965. 22 июль)

Галимҗан Шәрәф[1]

Күренекле лингвист, этнограф, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Шәрәф 1896 елның 25 декабрендә Татарстанның Тәтеш кантоны Урта Балтай волосте Аксу авылында крестьян семьясында туган. Башта авыл мәдрәсәсендә, соңыннан Казан мәдрәсәсендә укыган. Казандагы 2 нче реаль училищены бетергән. 19161917 елларда ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтында укый. Шул ук вакытта Петроград мөселманнары комитеты каршында яралы һәм авыру сугышчыларга, сугышта үлгәннәрнең семьяларына ярдәм оешмасында эшли. Ләкин инженерлар институтында укытуның куелышы аны канәгатьләндерми. Ул Петроград университетына ирекле тыңлаучы булып йөри һәм анда профессорлар Бартольд, Гураев, Смирнов, Щерба, Кареев, Платонов, Владимирцев, Жуковский, Крачковский, Самойлович курсларын тыңлый. Профессор Самойлович җитәкчелегендә төрки халыкларның тарихын өйрәнә. Белемгә омтылган яшь егет Петроград китапханәсенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә чума. Шунда ул татар һәм башка төрки халыкларның тарихы буенча монография әзерли.

1917 елда ул Казанда политик-агарту оешмаларында эшли. 19181920 елларда Г. Шәрәф Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә фәнни эшләрдә һәм соңрак статистика-картография бюросында мөдир булып эшли. Этнографияне яхшы белгән Г. Шәрәф 19201923 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф Халык Комиссариаты каршында Академик үзәкнең Көнчыгышны өйрәнү бүлеге мөдире, шул ук елларда эчке эшләр халык комиссары янында административ бүленеш мәсьәләләре буенча консультант. 19201926 елларда ТҮБК каршында шул ук мәсьәлә буенча консультант, 19221924 елларда Татар телен гамәлгә ашыру буенча ТҮБКда гыйльми секретарь. Г. Шәрәф татар республикасының территориаль чикләрен теоретик нигезләү буенча күп эшли. 1920 елда Татарстан Автономияле Республикасын төзегәндә, нигездә, Г. Шәрәф проекты кабул ителә. 19231924 елларда ул Татарстанны административ бүлү буенча Госплан члены. Шул ук елларда ул профессор Победоносцев белән берлектә Татарстан волостьларын эреләндерү буенча эш алып бара.

Галимҗан Шәрәф Казан университетының тарих-филология факультетында укый, ләкин аны бетерми кала. Рус, татар, төрек, гарәп, немец, француз телләрен (үзе тутырган анкетада баштагы икесен генә «яхшы беләм» дип күрсәтә) белгән галим 19191920 елларда Казанда хезмәт мәктәбендә, 1921 елда Көнчыгыш академиясендә укыта. 1922 елдан башлап, ул Көнчыгыш педагогия институтында. Шул ук вакытта ул әдәбият мәсьәләләре белән дә кызыксына, Г. Тукай әсәрләренең русча басмасына сүз башы яза. 1927 елда Көнчыгыш педагогия институты галимнәре, Г. Шәрәфнең бөтен фәнни хезмәтләрен тикшереп, аңа фәнни рецензияләр, отзывлар язалар. КПИның милли лингвистика бүлеге мөдире Г. Абдрахманов Г. Шәрәфнең хезмәтләренә югары бәя бирә. Аның рецензиясенең ахырына, «Бу бәяләмә белән тулысынча килешәм» дип, күренекле галим Җ. Вәлиди кул куя. 1930 елда СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты профессор В. А. Богородицкий Г. Шәрәфнең лингвистика өлкәсендәге тикшеренүләренә югары бәя бирә. Г. Шәрәфнең «Сонорная длительность татарских гласных» исемендәге хезмәте чит илләрдә дә таныла. Күренекле лингвист А. Мейллет аның бу хезмәтенә, югары бәя биреп, рецензия яза. (Bulletin de la Soc. de Lingu de Paris.   91. 1930, 233). Татарстан Республикасының 6 еллыгы уңае белән Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты председателе Шәймәрдәнов, Татарстан Халык Комиссарлары Советы председателе Габидуллин Галимҗан Шәрәфне котлыйлар. Котлау кәгазендә мондый сүзләр бар: «Считаем справедливым отметить Вашу работу как работника, проявившего за долгие годы выдающуюся трудоспособность, проникновение сущностью и духом советской власти, глубокую и органическую преданность делу возрождения угнетённых национальностей и постоянную готовность отдать свои знания и свои силы на благо трудящихся, на укрепление взаимного доверия между рабочими и крестьянами татарской и русской национальностей. Мы приветствуем Вас как представителя лучших трудовых сил нашей молодой республики и правительственного аппарата Татарской Советской социалистической Республики, в частности, и за Ваши труды выражаем искреннюю благодарность». Профессор Богородицкий, үзенең фәнни эшчәнлегенә 50 ел тулгач, ялга чыгарга җыена һәм ВПИның директорына үзе урынына, һичшиксез, Г. Шәрәфне калдырып, аңа профессор исеме бирү кирәклеген яза.

1935 елның 17 декабрендә Г. Шәрәфне, профессор Богородицкий урынына калдырып, Эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләргә дигән приказ була.

Яңа шартларда иҗат эшен киң җәелдергән Г. Шәрәфкә бу урында озак эшләргә туры килми. Шәхес культы обстановкасында ул гаепсезгә кулга алына. 1937 елның 23 маенда КПИ директорының «доцент Г. Шәрәфне һәм ассистент М. Сафинны, НКВД тарафыннан кулга алыну уңае белән, институтның фәнни хезмәткәрләр исемлегеннән чыгарырга» дигән приказы була[2].

19471949 елларда Г. Шәрәф Татарстанның Апас районында укытучы булып эшли. Ул 1950 елда Казанда үлә.

Г. Шәрәфнең тарих, этнография, лингвистика, әдәбият һ. б. тармаклар буенча күп кенә хезмәтләре бар. Ул Казандагы татарчылык һәм Археология җәмгыятьләренең члены булып эшләгән.

(Язылу вакыты күрсәтелмәгән.)

Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар[3]

Татарстан китап нәшрияты 1958 елда күренекле әдәбият белгече Галимҗан Нигъмәтинең «Сайланма әсәрләр» ен чыгарган иде. Бу җыентыкта аның бары тик татар әдипләре иҗатын тикшерүгә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, монографик хезмәтләре генә тупланып бирелде. Соңгы елларда әдәбият галимнәребезнең һәм тәнкыйтьчеләребезнең аерым мәкаләләрендә дә Г. Нигъмәтинең әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләренә шактый тулы, төпле бәя бирелде. Ләкин, кызганычка каршы, Галимҗан Нигъмәтинең тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез; «Сайланма әсәрләр» дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галимҗан Нигъмәтинең иҗтимагый эшчәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде. Чөнки Г. Нигъмәтинең әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче булып формалашу юлы шактый үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.

Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыганда ук, Г. Нигъмәти Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Бабич, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек күренекле әдипләр белән очрашып яши һәм, шул вакытлардан башлап, әдәби иҗат эше белән кызыксына. Башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш белән бергәләп алар «Парлак»[4] исемле кулъязма әдәби журнал чыгаралар. Яшь шәкерт Нигъмәти үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен шул журналда чыгара. Октябрь революциясе җырчысы Шамун Фидаи да (Касыйм Шакирҗанов) «Галия» дә Г. Нигъмәти белән бер чорда укыган. Нигъмәтигә бүләк иткән рәсеме артына ул болай дип язган: «Галимҗан иптәш! Менә бу рәсем сиңа бөек инкыйлабның көчле дулкыннары арасында гөрләшеп яшәгән, тормыштан риза булмаган, ләкин киләчәккә өмет баглаган Касыйм Шакирҗанның мәңгелек истәлеге.

«Галия» дә сыйныфташлар».

Октябрь революциясен Нигъмәти һичбер икеләнүсез кабул итә һәм революциянең беренче елларыннан ук җиң сызганып яңа тормыш төзү эшенә катнаша. Башта берникадәр вакыт Г. Нигъмәти Көнчыгыш фронтта 5 нче армия каршында чыга торган «Кызыл яу» газетасында эшли. «Кызыл яу» 5 нче армиядә татар телендә чыга торган бердәнбер газета була. Газетаның 1919 ел, 3 март санында шундый бер хәбәр басылган: «Кызыл яу» идарәсеннән безнең шушы хатыбызга урын бирүен үтенәбез,  диләр аны язучылар.  Революциянең барышында һәм, гомумән, тарихи үзгәрешләрдә, бигрәк тә хәзер Җир йөзендәге көнкүреш бөтенләй икенче бер юлга салынып, яңа дөнья төзелеп яткан бер дәвердә бер партиянең дөньяга чыгуы, икенче бер партиянең бетүе яисә ике партиянең берләшүе тарихи вакыйгаларның теләве белән килеп чыккан эшләрдер.

Иҗтимагый революция юлында сәяси пакьлек белән эшләү намына без, түбәндә кул куючылар, сул эсерлар партиясенең татар-башкортлар оешмасыннан чыгып, коммунистлар (большевиклар) партиясенә керергә карар бирдек».

Хатка кул куючылар арасында Г. Нигъмәтинең дә имзасы бар.

«Кызыл яу» газетасында эшләгәндә, Нигъмәти, политбүлек кушуы буенча, Колчак гаскәрләренә ташлау өчен листовкалар да язып бастыра. Соңыннан аларны аэропланнардан дошман тылына ташлыйлар. Аларны әлегә таба алмадык. Бер Г. Нигъмәтинең эшчәнлеген бәяләү өчен генә түгел, шул еллардагы революцион көрәшне өйрәнү өчен дә алар чиксез кыйммәтле документлар була алырлар иде. Бер дә юкка гына ПУР (Политическое управление Революционного военного совета Республики.  Г. Х.) Көнчыгыш фронтның политбүлегенә «Дошман тылына аэроплан белән сезнең частьлар тарафыннан никадәр әдәбият ташланганын һәм бу эшнең даими яки очраклы рәвештәме икәнлеген ашыгыч хәбәр итегез»[5] дип, телеграммалар җибәрмәгәндер?!

Бу листовкаларның Колчак армиясен таркатуда нинди зур роль уйнаганлыгын тагын бер документ раслый. Көнчыгыш фронтның политбүлек начальнигы Үзәк Комитетка җибәргән хатында: «Дошман ягыннан качып чыккан солдатлар аэроплан белән таратылган «Коралларыгызны ташлагыз, бирелегез!» дигән листовкаларның бик кирәк икәнен раслыйлар»[6], дип яза. «5 нче армия татар-башкорт кызыл яулары арасындагы эшләребез»[7] дигән мәкаләсендә Х. Гайсин шул ук фикерне куәтли: «Болардан башка, тагын Колчак тарафыннан көчләп мобилизовать ителгән татар, башкорт егетләрен безнең якка чыгарга өндәп, шуралар хакимиятенең нинди хакимият икәнлеген аңлатып, аны аклар тарафыннан ыргытылган пычраклардан уеп, эшче вә крестьяннарның гына файдасын күзәтә торган бер хакимият икәнлеген төшендерергә тырышып, «Өндәү» исемендә үзләренә махсус газета чыгарып, төрле хитабнамәләр язып, фронт аша аэропланнан ыргыттырды».

Назад Дальше