Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 10 стр.


Аның ярсыган йөрәге күкрәк читлегеннән чыгам-чыгам дип бәргәләнде, йодрыкларын йомдырды. Әйтерсең ул шул куллары белән күзләренә кан сауган бәдбәхет Хамайны буып үтерергә әзер Тик учына эләккән коры-сары чыбыклар гына аның кулында шартлап-шартлап сынды. Җаны уйнаудан башы әйләнде, күз аллары караңгыланды. Тәңресеннән ярдәм көткәндәй, зәңгәр күккә карады. Күк йөзе аяз, бар дөнья, әйтерсең берни булмагандай, тын гына йокымсырый. Җилләр куалаган болытларның агын да, карасын да уздырып җибәрергә әзер Ә аның күңелен кара болытлар гына каплап алган, әле һаман да Хамай төркеменең шәүләләре артыннан куа килә сыман Ул, кинәт айнып киткәндәй, бу дөньяга күзләрен бүтәнчә ачты

Шәех азга гына тынып калган җиреннән иңри-иңри тәкрарлады: «Нигә, нигә син, дөнья, миңа шулай мәрхәмәтсез? Канатларымны сындырдың Әти-әниемне, энемне гүргә тыктың Бар дөньямны дөм караңгы иттең»

Әйтерсең Шәех өстенә Суширмә таулары ишелде. Ул әти-әниләренең җан ачысы белән ярдәм сорап ыңгырашуларын, сулкылдап гозерләүләрен ишеткәндәй булды, шул авазлардан качарга теләгәндәй, әйләнеп аркасына ятты, аяз күккә карап калды. Анда, каядыр өстә, аның сагышларын таратырга теләгәндәй, сабан тургайлары сайрый, әрәмәлек эчендәге кошчыклар да аңа гүя җиңеллек теләп моң түгә. Гүя әрәмәлек өстен тоташ сагыш сарган, аның иңнәренә баскан Малай елый-елый да тынып кала, аннан янә үрсәләнеп ауный башлый. Әти-әниләренең гомерләре өзелер алдыннан әйткән сүзләрен ишеткәндәй була: «Нишлисез сез?.. Мин бер гаепсез, үтермәгез мине, тимәгез хатыныма, балаларым гөнаһсыз Ходай хакына, нарасыйларым хакына» Юк, ул тавышларны, ул ялвару, гозерләүләрне берәүнең дә ишетәсе килми Күз алдында аларның җәберләнгән йөзләре, энесе Шәйхулланың энҗедәй күз яшьләре торып кала. Ул һич тә тынычлана алмый, сабырлыгын җуеп, әледән-әле иреннәрен тешли, Хамайдан үч алырга, аны дөмбәсләргә теләгәндәй, нәни йодрыклары белән җирне төя

* * *

Ә бу вакытта Акширмә урманы буенда берьялгызы утлап йөргән ат кинәт нидәндер өркеп куйгандай ярсып, бар җирне яңгыратып кешнәп җибәрде, кагынган гәүдәсеннән, дерелдәп, дулкыннар йөгереп узды. Ул, ниндидер куркыныч сизгәндәй, сагаеп колакларын тырпайтты, башын як-якка боргалады. Аңа шулвакыт гүя ниндидер шомлы хәбәр салдылар. Ат кинәт койрыкларын чәнчеп, кубарылып, кешни-кешни чабып китте. Әйтерсең ул каядыр еракта аерылып калган колыны артыннан чаба, туп-туры тау башларыннан, болын, үзәннәр аша Суширмәгә таба элдерә иде

Ат, уйнаклый-уйнаклый, тирләп-пешеп, Суширмә болынына атылып чыкты, Аксу буендагы каберлеккә җитәрәк, колакларын торгызып туктап калды да җирсеп кешнәп җибәрде. Аның тавышына кулларына чиләк-көянтәләр, таяк-күсәкләрен тоткан, инде көрәкләрен иңнәренә салып каберлектән кайтып баручылар кинәт артларына борылып карадылар һәм, Хамай атының кешнәп җибәрүен күреп, һәммәсе аһ итте. Ат, ярсып, арт аякларына басты да җиргә ал аяклары белән тупылдап килеп төште һәм сез ерткыч бәндәләр дигәндәй карап калды. Төркемдәге күзләр Хамайга җирәнеп карады. Карашлардан аңа рәнҗү, «эх, син, кабахәт җан!..» дигән җирәнү хисе ташыды. Берәү булса, ул көйдергеч карашлардан җиргә убылыр иде. Ә Хамай, берни булмагандай, алгарак узып, ары атлап китте.

Аумакай, ярым кол авылдашлары сүзсез генә аның артыннан иярде. Аларны гүя шушы кабер тынлыгында бер гөнаһсыз кыелган җаннарның үлем әчесе белән ыңгырашкан тавышлары озата барды

Әрәмәлек ягыннан хәсрәтле җилләр исте. Бу вәхшилеккә шаһит кояш, исе китеп, хурлыгыннан оялгандай, кызарып офыкка тәгәрәде

Әрәмәлектә елый-елый күз яшьләре саркып кипкән Шәех, инде өннән чыгып, кая барырга белми басып торды. Караңгы төшкәч кенә, төн күңеленә шик-шөбһәләр кертә башлагач, кача-поса, Акширмәгә, шунда кияүгә чыккан Мәрзия исемле тәти апаларына юл тотты. Аксу елгасы буйлап барды да барды. Караңгылык иңгән ярлардан менә-менә абынырмын, сөртенермен дип куркып барды.

Тәти апалары авыл читендә генә кырый йортта тора иде. Шәех аларга бакча артыннан читән буйлап кына килде. Кеше-кара юкмы дип, туктый-туктый, як-ягына каранды. Читәнне узгач, абзар артыннан гына, рәшәткә капкасын ачып, ишегалдына үтте, әкрен генә ялгыз тәрәзә артына килеп басты. Сулыш алырга куркып, бераз тын торды. Бу хәлләрне ничек дип тә аңлатырга белмәде. Аның бу йортка әнисе белән килгәне дә бар иде

Тәти апалары әле йокламаган. Өй эчендә тонык шәм яктысы гына. Узып-китеп йөргән шәүләләр күзгә чалынып кала. Ул аптырап торды да шүрләп кенә тәрәзәне шакыды. Бер шакыды ишетмәделәр. Ул чарасыз иде, катырак шакыды. Өй эчендә бүкән аугандай, ниндидер тавыш ишетелеп алды. Менә кемдер, шәм күтәреп, тәрәзәгә якынлаша, аның йөреше Мәрзия апасыныкына охшаган. Әйе, шул. Эчтән аның тавышы яңгырады:

 Кем бар анда?

Бөтен саны калтыранган Шәехнең тиз генә теле әйләнмәде. Ул ни дип тә җавап бирә алмый торды. Елый-елый шешенеп, каралып беткән йөзен тәрәзә пыяласына якынрак китерде. Тәти апасы, аның кыяфәтен күргәч, куркып калтырап куйды. Аннары шәмен мич сырына утыртты да, ашыга-ашыга, ишеккә юнәлде.

 Шәех, бәбкәм! диде ул, ишекне ачып. Сиңа ни булды? Бу вакытта берүзең ничек килеп чыгасы иттең?

Шәех нидер әйтәсе урынга елап җибәрде.

 Әйдә, кер әле, кер! диде аңа Мәрзия апасы, җилкәсеннән кагып.

Шәех, ары үтәргә кыенсынып, ишек катында басып калды.

 Йә, ни булды, бәбкәм, әйт инде?

Шәех иренен чәйнәгән авызларын бөрештерде һәм көч

 Әти-әниемнәрне үтерделәр диде.

 Үтерделәр? Мәрзия йөрәген тотты. Кемнәр? Ник?

Шәех катырак сулкылдады.

 Энем Шәйхулланы да, барысын бер кабергә Староста Хамай тереләй күмдертте Мин качып кына котылдым

Шәех янына Касыйм җизнәсе дә куркынып килеп басты.

 Ник? Ни өчен үтерделәр? диде тәти апасы.

 Хамайның болынга тышаулап җибәргән аты югалган, әтигә, син генә урлаган, дип бәйләнде. Башта мыскыллап урам йөрттеләр

 И-и Аллам! Бу нинди гөнаһ шомлыклары икән?

Әлеге хәбәрдән Мәрзия коелып төште, елый башлады. Касыйм җизнәсе дә аптыраштан телсез калды. Ни дип тә әйтергә белми, башын кага-кага, арлы-бирле йөренде. Кеше ышанмаслык хәлгә ышанасы килми иде аның

Акширмә авылының кечкенә генә агач йортында Шәех шомлы төн үткәрде, йокысыз таң аттырды. Иртәгесен «Инде нишләргә?» дигән сорауга бер генә җавап табылды: Шәехне һич кенә дә биредә калдырырга ярамый, аны моннан ераккарак озатырга кирәк. Юкса эзләп килүләре, берәр эш кылулары бар

Менә шуннан соң Шәех урау юллар аша Урал якларына барып чыкты. Шунда яшәүче туганнарында көн күрә башлады. Үсә төшкәч, заводка эшкә керде. Аннары, дары исләрен иснәп, шактый гына сугыш михнәтләрен күрде, афәтләрдән көчкә котылып исән калды.

Заводына әйләнеп кайткач, дары исләрен янган металл исләре алыштырды

Күпме җан тетрәнүләре кичерде ул! Алар аны гомер буе озата килде. Әле моннан ике ел элек кенә сөекле Гөлзадәсе белән мәңгегә хушлашты. Хәзер картлыгында менә шушылай берьялгызы яши. Бердәнбер өмете соңлап туган малае Борнашта гына. Ул, аның төрмәдән кайтуын көтеп, капка төбендәге эскәмиягә еш чыгып утыра. Көннәрне, елларны санап, улының җәза срогы тулып кайтмавына гаҗизләнә.

Шәех карт, авыр кичерешләреннән калтыранган кулларын басарга теләгәндәй, таягына ныграк таяна төште. Аннары тагын узган-барганнарны күзәтүен дәвам итте. Башын әле бер, әле икенче якка борды. Тора-торып, авылга терәлеп торган арыш басуларына, андагы ак каеннарга карап алды. «Гомерләр узса да, каеннар аклыгын югалтмый шул», дип аларга сокланды. «Ә кеше күңеле үзгәрүчән, сафлыгын гел саклап кала алмый», дип аптыраганнан уфтанды.

Уйга баткан Шәехнең күзенә машина-трактор паркы турысында кемнеңдер машинадан төшкәне чалынды, аның бире табан килгәнен абайлады. Ул иңенә кара сумка аскан, озынча буйлы кеше күренә. Кем булыр икән?

Шәех өенә таба килгән кешене танымыйча аптырап торды, үзе дә сизмәстән эскәмиясеннән торып ук басты. Тукта, кем булыр соң бу? Әллә

Ниһаять, ул үзенә якынайган кешенең таныш тавышын ишетте.

 Исәнме, әти!..

Куанычыннан Шәехнең арык саны калтырап китте. Ул кулларын җәя төште.

 Улым! Бу синме?! Исән-сау гына әйләнеп кайттыңмы?

Борнаш сүзсез генә әтисенең аркасыннан кочты. Һәм алар бергәләп өйгә таба атлады

Килен сәфәре

Нәфис шимбә көнне дәртләнеп хуҗалык эшләренә кереште: сул як күршеләре Чутый Бараев ягындагы ачык урынга баганалар утыртты, араталар юнып, тигезләп рәшәткәләр тотты. Башкарган эшләренә карап сокланды: «Кемнекеннән ким? Иң мөһиме, кеше көлкесенә калырлык булмасын» Ул, хур булмаска тырышып, бар көченә эшләде. Яшьтән эшләп үскәнгәме, кулы эшкә ятып тора иде. Моңа заводта станоклар ремонтлавы да, аннан инженерлык белеме дә ярдәм итте. «Болай итсәң монысы, тегеләй итсәң, тегесе ничек булыр?» дигән уйлар аны аптыратмады, ул үзенчә эшләде, үзенчә тырмашты. Әлбәттә, аңа ялгызы гына эшләү читенрәк, вакыты да җитми. Байлар кебек, осталар кушып эшләтергә мөмкинчелеге юк, кесәсе сай һәм тишек тә. Вакытында бирелмәгән юк-бар хезмәт хакы белән ни генә эшли аласың? Бар булганы белән канәгатьләнәсең. Ул Тукбаев, Ишкәевләрдән ярдәм сорап түбәнсенмәде. Хан сарайларында алар яшәсен, барыбер ике гомер килмәгән дип уйлады.

Койма тотылгач, ул, кулына балта алып, такталарны эшкәртә башлады. Шулвакыт аның аяк астыннан ике шәүлә үсеп чыкты. Артына борылып караса, анда өлкән яшьтәрәк бер апа белән бер кыз басып тора иде.

 Исәнмесез! диде борчулы кыяфәттәге апа. Редактор йорты шушы буламы?

 Әйе, диде Нәфис, сагаеп, һәм балтасын бүкәнгә чапты.

 Сез Нәфис Хаков буласызмы?

 Нәкъ үзе. Нәфис, өлкән апа янында сүзсез генә басып торган кызның да сөмсере коелганлыгын күреп, аларга нидер булганлыгын аңлады. Әллә миңа берәр йомышыгыз бармы?

 Бар иде шул, диде апа, эчтән көенеп.

 Алайса, әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик диде Нәфис, ишегалдында, прокурор Чутый Бараевларның тәрәзә каршында сөйләшүне өнәмичә.

Әңгәмә өйнең кечкенә бүлмәсенә үткәч башланды.

 Тыңлыйм сезне, диде Нәфис, урындыкларга утырышкач, һәм апага карап алды.

 Менә карагыз инде бу баланы, диде хатын, янындагы кызга ишарәләп. Коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына бар

 Без башта танышыйк әле, дип бүлдерде аны Нәфис. Сез кем буласыз соң?

 Мин Ләмига апаң булам, бу минем кызым Хәтирә, Динар Ишкәевләр килене. Алар шушы Байтирәктә бер йортта торалар. Без үзебез Курбаш авылыннан.

Динар Ишкәев исеме аталуга, Нәфиснең кан басымы күтәрелеп киткәндәй булды.

 Яхшы, ни булды соң? диде ул, эшне ачыкларга теләп.

Хатын, борчуын басарга теләгәндәй, кул аркаларын ышкып алды һәм:

 Ул хатны кем язарга мөмкин? диде.

 Нинди хатны? диде Нәфис, гаҗәпсенеп.

 Сезнең газетада, «Байтирәк хәбәрләре»ндә басылган бит.

Сүзсез утырган Хәтирә аптырап калган Нәфиснең исенә төшерде.

 «Байлыкка табынмагыз!» дигән хат.

 Әйе, бар иде андый материал, басылды. Шуннан, ул хатка ни булган?

 Тегеләр, диде хатын. Кодаларны әйтәм, ул мәкалә безнең турыда дип, менә шушы баланы нахакка рәнҗетәләр.

Ниһаять, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенгән Нәфис мәсьәләнең асылын аңлатасы итте:

 Мәхәббәт турында андый хатлар безнең редакциягә дә күп килә. Адрессыз да, исемнәре ачык күрсәтелмичә дә. Кайберәүләр исемнәрен махсус күрсәтмәскә кушалар. Аңлашылганча, кияүгә чыгып, уңышсыз мәхәббәткә юлыкканнар үкенүләрен, кичерешләрен яза. Йөрәк серләрен әнә шундый хатларда ачып салалар да бүтәннәргә гыйбрәт йөзеннән киңәш бирәләр. Минемчә, монда кемнедер рәнҗетеп, гаеп ташларга урын юк.

Әни кеше кызына кызганып карады.

 Моны шулай иткәннәр шул диде. «Байтирәктә бүтән мондый кеше юк, мондый ул син генә», дип әйтәләр, ди.

Хәсрәткә баткан, йөзе сула төшкән Ишкәев килене фикерен әйтергә ашыкты.

 Әти әйтә: «Байтирәктә төзелеш начальнигы Шәйхелисламның да андый малае юк, энем Ибәтнең дә», ди. Байтирәк авылында бөтенесен санап чыкты. «Бер кеше дә юк бит андый, ди. Бер мин ул», ди.

Ләмиганың җыерчыкланган йөзен тирән борчу басты.

 Хәзер бу бала ни кылырга да белми инде. Кода минем үземә әйтте: «Аклансын!.. диде. Редакцияне судка бирсен, мин олы башым белән мондый хәлне күтәрә алмыйм» ди.

 Динармы?

 Әйе, үземә әйтте. «Редакцияне бик әйбәтләп судка бирсен», диде. Кода хәзер ул хатны килен үзе язган дип бара

Хәтирә әнисе сүзен раслады.

 Шулай диләр инде

 Кызым язган дип бара бит ул, диде Ләмига, баласының фикерен хуплап. Бу бит әле ул вакытта Казанда сессиядә укып йөри иде, бернәрсә дә белми иде. Шулай булгач, моның кай җирендә гаеп? Нахак сүзне чыгарганнар моның кайткан төшенә Кода тора-тора да: «Судка бирегез» ди.

«Вәт тешләк әрлән!.. дип уйлады Нәфис, Ишкәевне күз алдына китереп. Чыгырыннан чыккан, үчен кемнән ничек алырга белми. Тукбаев кабинетында да астан ут йөртеп теш кайраган иде. Хәзер киленен, кодагыен ничек утлы табага бастырырга белми. Партократлыктан килгән кара сөремнән чистарына алмый Имеш, редакцияне судка бирегез, акланыгыз, аннары гына мин сезнең белән олы башымны кече итеп сөйләшәчәкмен Астыртын да инде. Эче мәкерлек белән тулган! Күрәсең, тумыштан ук уй-зиһенен тискәре фикерләр биләгән. Кемнән күчкән аңа мондый хөсетлек? Әллә атасы Хамайданмы?..»

Нәфис үз киңәшен бирде.

 Судка биргәнче, тагын бер кат уйлашыгыз, диде ул. Билгеле, бу эш сезнең ихтыярда. Әле гаризагызны алалармы?.. Уйлавымча, суд киленнең гаебе юклыгын, билгеле, хатны ул язмагач расларга да мөмкин, андый хатны бастырган өчен, редакциягә дә ташлама ясап булмый һәм сезгә бу безнең турыда икән дип әйтү дә урынсыз. Хат ахырында «Х» хәрефеннән башка фамилия дә, исем дә юк. Бу уңышсыз кияүгә чыккан бер кызның күңел бушатуы, башкаларга мәхәббәтне байлыкка алыштырмагыз дип киңәш итүе генә. Судта да юкка баш катырып йөрмәгез дип әйтергә мөмкиннәр.

Һич тынычлана алмаган Ләмиганың калын иреннәре тибрәлде.

 Кода әйтә, диде ул, редакция табып бирсен язган кешесен, ди. Тапсын!.. Аннары үзен аклый ул, ди. Киленне әйтә.

 Килен язмаса дамы?..

 Шулай ди шул Кияү үзе шул хатны редакциягә барып сораган, аңа әллә кемнең кулъязмасын биргәннәр, ул хатны, язган кешенеке белән туры килми, ди.

Нәфис гаҗәпләнеп сорады:

 Ул хатны минем рөхсәттән башка чит кешеләргә кем бирер икән? Ул бит вакыты, сәгате җиткәнче редакция сере.

 Атнакич барган иде ул бер иптәш милиционеры белән. Сез инде киткән булгансыз. Анда бер егет кенә утырган.

Нәфис хәбәрчесе Факил шуны эшләгән булса, бик ялгышкан дип уйлады һәм:

 Алай булгач, хат киленнең үз кулы белән язылганмы соң? диде.

 Юк шул. Аны безнең авылда Раилә язган дип тә чыгарганнар. Хакмы, нахакмы?

 Раилә?! Безгә хәбәрләр язышып торучымы?

 Әйе, ул гына язган аны, диләр. Бер дә бүтән кеше түгел, дип әйтәләр.

Нәфис шунда ук аның фикерен кире какты.

 Бу мөмкин түгел, мин ул кызны беләм, ул андый әшәкелеккә бара алмый

Шулчак уйларына баткан Хәтирә әнисенә каршы:

 Ул түгел лә диде.

 Алай димә, кызым, кырык төрле итеп язалар аны Әллә кемнәр отправить итә

Нәфис фикерен куәтләбрәк аңлатырга тырышты.

 Алайга китсә, миңа да әйтергә мөмкиннәр: махсус эшләгән бу моны, дип. Әйтәм ич, хат конкрет шәхес турында түгел. Монда фәлән итәм, төгән итәм дип борчылып йөрисе юк.

Хәтирә, төрле-төрле буталчык уйларыннан арынырга теләгәндәй, юка иреннәрен тешли-тешли сүзгә килде:

 Менә мин аны, ул язган кешене, ничек тә судка бирсәм, сезне судка чакырдылар ди. Ул кеше табылмый бит Ә каенатам, сезне судка биреп, язган кешене эзләп табарга куша

«Мине судка бирергә?! Вәт бәдбәхет! Нәрсәгә дип миңа үчләнә икән ул? Бу кадәр серкәсе су күтәрә алмас икән», дип уйлады Нәфис. Ул бу минутларда аптыраулы уйлар эчендә иде.

Назад Дальше