Ләмига кызы сүзен җөпләде:
Әйе, кода, язган кешене тапсыннар, ди.
«Анысы тикшерүчеләр эше Без хат авторын белгән очракта да әйтергә тиеш түгел, үч алудан, яңа җинаять эшеннән сакланып». Нәфис, шулай уйланса да, хатынны сүзеннән бүлдермәде.
Кода бит кызга ышанмый, дип дәвам итте Ләмига. «Ник судка биреп булмасын?!» дип бара. Алар ирле-хатынлы икесе дә килен шулай язган дип уйлыйлар.
Хәтирә әнисе сүзен хуплады.
Ирем Габит та шулай ди. Син язган аны, башка кеше түгел, ди Ул, чарасызлыгыннан котылырга ярдәм эзләгәндәй, Нәфискә карады. Нәрсә булса да эшләп карыйк инде, кул кушырып утырып булмый бит, милициягә тикшертергә мәллә? диде, авыр сулап.
Анысы сезнең ихтыярда, диде Нәфис. «Ник андый хат бастырдыгыз?» дип, редакциягә дәгъва кыла аласыз. Мине рәнҗеттегез, мин сезне судка бирәм, төгән итәм, дип. Ул очракта без сезгә газета аша җавап бирергә тиеш булабыз.
Менә шундый нәрсә кирәк, ди кода, дип әйтте Ләмига. Син түгел дигән әйбер кирәк, ди.
Болай эшләгәндә, бу үз-үзеңне фаш итү була. Каракның бүреге янгандай, гаепне үзеңә алу аны тану була. Аннары әйтерләр, чыннан да, үзе язган икән, җитешле тормышы да туры килеп тора, диярләр
Шул-шул, диде Ләмига, тормышы белән туры килүе начар. Юкса мәкалә эчтәлеге аның үзенә туры да килми. Минем кызым беренче курста кияүгә чыкмады. Ул хатта «Беренче курста кияүгә чыктым» дип язылган. Бу бала өченче курста кияүгә чыкты.
Соң, шулай булгач?
Аңламыйлар бит менә, аңламыйлар
«Аңласалар, кеше дә була ул. Бик аңлыйлар, шулай кеше каһәрләүдән тәм табалар», дип нәтиҗә ясады Нәфис.
Ләмига, кулларына урын таба алмагандай аптырап, әле бер, әле икенче кул аркасын кашыды һәм тирән итеп сулыш алды.
Газетта безне мактаганнар, ди, ул кеше безне яманламаган, ди. Без, ди, тормыш иткән, ди.
Кем әйтә алай дип?
Кодагый. Ике-өч машина да булгач, шуңа мактаулы без, ди. Язган кеше безне түгел, үзен генә хурлаган ул, ди.
Аларча шулай булып чыга инде ул диде Хәтирә, әнисе сүзләренә кушылып. Тик бу хатны язган кешене кем дә булса беләме? Кем икән ул? Аны кем дә булса язган бит, үчлек белән Ничек менә шулай тик торганда язарга мөмкин? Бу бәндәне миңа табарга язмасын Хәтирәнең күз карашлары очкынланды, ул хат авторын күрергә тырышкандай төкселәнде, йөзенә үч алу, усаллык хисләре ташып чыкты. Әгәр дә мин аны тапсам
Аның нәфрәт катыш үч белән сугарылган бу сүзләре Нәфистә тискәре йогынты уятты. Тынлыкны Ләмига бозды.
Кияү шул кешене таба да, белгәч, аннары кызга: «Син яздырдың, хәзер балаңны күтәр дә чыгып китәсең», дип әйтергә тиеш икән.
Әгәр тапмаса? Әгәр ул кеше юк икән?..
Әгәр юк икән, белмим, анысын әйтмәде. Ул бертын уйга калды һәм: Барган инде ул күрәзәчегә дә, дип өстәде.
Кем?
Кияү.
Нәрсә дигәннәр?
Киленнең гаебе юк, дигәннәр.
Һәм юк та инде.
Мин әйттем инде аңа шулай дип.
Хәтирә үзен аклады:
Минем гаебем юк та инде. Мин бит беренче курста түгел. Миңа кеше килеп әйтте. «Менә шундый нәрсә язган икәнсең «Байтирәк хәбәрләре»нә дип. Булмаган нәрсәне.
Булмаган нәрсә өчен баш катырып йөрисе дә түгел, диде Нәфис, бу сөйләшүгә нокта куярга теләп.
Шулвакыт Нәфиснең ишегалдына килеп кергән күршесе Чутый Бараев тәрәзә каршына килеп басты да, кулын изәп, аны тышка чакырды.
Чыгып кер әле? диде.
Нәфис артыннан килгән кунаклар да тышка чыкты. Аннары алар кәефсез генә хушлашып китеп бардылар
Ахырдан сәфәр кылган кунаклар артыннан күзәтеп калган Чутый:
Болар кемнәр? дип кызыксынып сорады.
Әй, килгәннәр инде, диде Нәфис, теләр-теләмәс кенә.
Әллә нинди хатын-кызлар килә үзеңә, диде Чутый, үзенең профессиональ күзәтүчәнлеген эшкә җигеп. Ялгыз яшәвеңне сизәләр булыр.
Юк, аларның үз мәшәкатьләре «Газетаны судка бирикме?» дип килгәннәр.
Нәфис артык сүз ычкындыруына уфтанып куйды, әмма соң иде инде.
Ни өчен? дип элеп алды прокурор.
«Байлыкка табынмагыз!» дигән бер хат өчен. Болар ул хатны, безнең турыда язганнар дип, үзләренә кабул иткән. Дөресрәге, кемдер күңелләренә коткы салган.
Байтирәктәнме соң алар?
Әйе. Нәфис китеп баручы кунакларга ишарәләде. Динар Ишкәевнең килене белән кодагые.
Чутыйның батынкы күз төпләрендәге күләгәдә очкыннар уйнап алды.
Ә-ә, дип сузды ул, бераз сакаулыгын төзәтергә тырышкандай. Алар бу мәсьәләдә район судьясына да кереп чыкканнар инде. «Моның нигезе юк» дип аңлатканнар үзләренә
Нәфис: «Менә ничек?» дип уйлап куйды. Һәм ул артык сүз ычкындырудан сагайды.
Нәфис! диде Чутый, үзенең йомыш белән кергәнлеген исенә төшереп. Синдә бер ДВП кисәге юкмы? Рамга, рәсем артына куярга кирәк иде.
Булыр, диде Нәфис, һәм әйтелгән үлчәүдә Чутыйга ДВП катыргысын кисеп тә бирде.
Чутый чыгып китәргә ашыкмады. Ишегалдында аунап яткан такта, рәшәткәләргә ишарәләп:
Боларны каян алдың? диде.
Китерделәр, диде Нәфис тыныч кына. Урман бай бит
Чутый ясалма елмайды.
Ну булдырасың да инде үзең, тегесен табасың, монысын Ял көне дә тик тора белмисең. Мин синең урыныңда булсам, шушында бер чәчбине алып кайтып рәхәтләнер идем
Нәфис дәшмәде, көлемсерәде генә. Ул Чутыйның читкә, яшь кызлар янына йөргәнлеген яхшы белә иде.
Шулвакыт Чутый нәрсәгәдер кысылу нәтиҗәсендә кәкрәеп калган бармагын «Тс-с!» дип өскә күтәрде дә:
Нәфис! Мин синең телефоннан гына бер җиргә шалтыратып алыйм әле? диде. Өйдән булмый, сөйләшкәнне хатын тыңлап тора.
Рәхим ит! диде Нәфис.
Өйгә үткәч, Чутый телефон номерын җыйды. Нәфис, аның сөйләшкәнен тыңлап торырга арусынмый, кухня ягына узды. Алай да Чутыйның сөйләшкәне аңа ишетелеп торды:
Привет, ягодка! Бу мин. Сине сагындым. Ә-ә, син дәме? Бик әйбәт. Сагындырып, мине акылдан яздырасың инде Әйе, ничек кенә! Шашарсың да Көл инде көл. Сиңа килешә ул Әле ни эшләр башкарасың? Вак-төяк? Әйдә, вак-төякләреңне калдырып тор, табигать кочагына чыгып керик, Аксу буена Олы юл чатында очрашабыз. Иске урында, син заправка ягына чыга тор. Мин бер ярты сәгатьтән килеп җитәм Пока, ягодка моя!..
Чутый чыгып бер ун минут узуга, аның киенеп-ясанып, тулы сумкасын кулына тоткан хәлдә, бәрәңге бакчасы артыннан китеп барганы күренеп калды. Артыннан болдырга чыгып баскан хатыны Гөлия аны кара көеп, рәнҗүле караш белән озатып калды.
Нәфис, кулына балтасын алып, такталарны эшкәртүен дәвам итте. Аның уеннан Чутый тиз генә чыгарга теләмәде. Йә ул элекке Байтирәкнең заманында гөрләп торган базарлары турында мәкалә язган да шуны, татарчага тәрҗемә иттереп, газетада бастырыйк әле, ди. Аны чәйгә дә дәшә Ахырга таба сүзе тикшерү эшләренә кайтып кала. Элек прокурор булып эшләгәндәге районнар искә алына: янәсе, аңа ничек кенә ялынып килмәгәннәр дә, ул нинди генә җинаять эшләрен ачуда катнашмаган Ә кызлар турында әйтәсе дә юк, үзләре муенга сарыла торган булганнар. Прокуратурада бергә эшләгән Таня исемлесе, кияүдә булса да, аны үлеп яраткан. Ул аны кая дәшсә дә, шунда барган, мунчалар кергән Берсендә эштән соң бүлмәдә икәүдән-икәү генә калалар Таняга ире шалтырата. Һәм: «Мин әле эштә тоткарланам, берәр сәгатьтән кайтып җитәм, бәгырь кисәгем», ди. Үзе Чутый кочагында, аңа сарылган, оҗмах рәхәтен кичерә Ягодкам да менә дигән! Мин синең урында булсаммы
Нәфис Чутыйның шуның ише үгет-нәсыйхәтләрен кабул итә алмады. Байтирәккә кайтып-китеп йөргәндә, Сәриясе Чутыйны беренче күрүдә үк ошатмады. Күрәсең, ул аның кемлеген, ниндилеген йөзеннән үк таныган Ул Нәфискә: «Син бу кеше белән якыннан аралашма, эч сереңне чишмә, диде. Сүзеңне «Исәнме!»дән уздырма. Ахыры җүнлегә алып бармас
Нәфис үзе дә Чутыйның мин-минлеген, шик-шөбһәгә баткан күңеле кешенең кечкенә генә гаебен дә кичерә алмавын, холкының үчкә, җәзага тартуга корылганын сизде, хатыны сүзләре белән дә килеште.
Бәлки, Сәриясе бүген шәһәр күчтәнәчләре белән кайтып төшәр? Ял көннәре бергә-бергә күңелле узар иде
Нәфис шундый уйлар белән урам башына карады. Һәм, ни күрсен, урам уртасыннан аның, үзе бүләк иткән аклы күлмәкне киеп, Сәриясе кайтып килә. Шунда ук аның кулыннан балтасы төште. Ул, хатынын каршы алырга дип, капка төбенә чыгып басты, Сәрияне елмаеп каршы алды. Һәм алар, күптән күрешмәгән кебек сөйләшә-сөйләшә, өйгә уздылар.
Бүген Нәфисләр өендәге моңсу тынлык, нидер җитмәүдән, ялгызлыктан туган караңгылык почмакларга кереп посты, күңел тәрәзәләре яктырып китте
Әҗәл саташтырган
Нәфисләр капкасыннан чыгып киткәч тә, Ләмига белән кызы Хәтирә җанына тынычлык иңмәде. Борчу-рәнҗүләре күңелне тырмап торды.
Вакыт-вакыт алар сүзсез атладылар. Ләмига кызы өчен башын кайгыга салды: «Кем язган шул мәкаләне? Ул хатны газетада бастырмасалар ни булган? Кодага котырынырга шул җитә калды. Газетаны судка бирегез, шул чагында гына үзегезне аклый аласыз, ди. Газетаны судка бирүдән нинди җиңеллек табадыр. Редакторга этлек эшлисе киләме? Исе китәр, әллә ул миллионнарны урлаганмы? Бер дә андый кешегә охшамаган, хәерче кебек яшәмәс иде. Арты-алды чиста булмаса, үзен алай горур тотмас иде. Безнең кода кебек комсыз түгел, туры кеше күренә. Ул читләтеп кенә кызына күз салды. Бу гаепсез балага ни дип аклану кирәк инде? Хатны ул язмаган бит. Килен миңа ошамый дип, алай ук кыланмыйлар инде. Малаеңа ярагач, сиңа соң ни җитмәгән? Кешедән кер эзләп, һаман үч алып яшәү нигә кирәктер Җүнле эш түгел инде бу, баланы нахакка рәнҗетеп, чиргә сабыштыру И-и, бу кадәр дә атасы Хамайга охшар икән. Әй Аллам, мондый яманлыклардан үзең саклый күр! «Мин кем!» дип күкрәк суккан кешедән ни өмет итәсең?! Байтирәктә берәү дә шул хат өчен күтәрелеп сугылмады, кизәнеп бармак янамады. Әллә район үзәгендә бар да машинасызлармы? Хәерчеме, ачмы?..»
Хәтирә сүзсез атлаган әнисенә дәште:
Әни! Син нәрсә уйлап барасың?
Хатын кызына кызганып карады.
Һаман да шул коданы уйлыйм әле. Гомергә үчле булды. Кешене гафу итә алмый, шайтан коткысына бирелеп яшиләр. Аларныкы гына дөрес Бер түбә астында яшәгәч, түзүләре сиңа да кыендыр инде.
Хәтирә, акланып:
Ирем, башка чыгабыз, дип әйтә әйтүен.
Аңарчы менә хәзер яшәргә кирәк бит әле.
Хәтирә җавап кайтармады. Бераз тын гына барганнан соң:
Хат язган кешене табып булмас микән? дип сорады.
Әйтә алмыйм.
Ну тапсак
Хәтирә күзләрендә янә усал очкыннар уйнап алды. Ул үзенә җан ярасы китергән кешене белә калса, аны өзгәләп ташларга, иң соңгы сүзләр белән хурларга, аны яманрак газапларга дучар итәргә әзер иде.
Ләмига кызының бу халәтен яхшы сизде, акылыңа кил, балам, дигәндәй киңәш итте:
Кирәкми, кызым, диде. Тыныч, сабыр була бел. Үч саклау чир саклау ул. Үчнең чиге яман Кичерә, оныта белсәң уңарсың
Мондый хәлне ничек онытасың, әни! Эчтән борчып, талап тора бит ул.
Барысын да аңлыйм, балам
Ләмиганың кара кашлары тагын нидер әйтергә теләгәндәй биеп алды. Күңеленнән кызына төшендерәсе уен кичерде: «Әй кызым, беләм, эчтән җаның көя булыр, аларның яман сүзләрен кабул итәрлек түгелдер шул, ул чир булып йога, үзенекен эшли Үзеңне бер үк кулга алырга тырыш инде, болай да коры сөяккә калып барасың бит. Авырып-нитеп китә калсаң мантый да алмассың. Балаң бар, борчуларың аңа да чир булып күчәр. Син тыныч булсаң, ул да сау-сәламәт үсәр»
Хәтирә әнисенең уйларын сизгәндәй сорап куйды:
Нишләргә соң миңа, әни?
Тыныч бул! Сабыр төбе сары алтын, диләр. Аларны син генә үзгәртә алмыйсың. Нәсел-нәсәбе бар, булдыклары шул тешләк. Уена салганны ун елдан соң да онытмыйлар Кода, минемчә, редакторга үч саклый булыр.
Ник?
Ник дип, теге вакытта газетада бер мәзәк нәрсә бастырган иде ич ул. Ни, бер колхоз рәисенең көзге каршында үз-үзе белән сөйләнүе турында. Шул көлкене укыгач, нишләргә дә белмәгән. Мине мыскыллап язган, дигән, мин аны редакторлыктан барыбер кудыртам, дип җикеренгән. Моны миңа кодагый үзе әйтте. Ул чакта редакторны глава гына яклап калган. Тукбаев эшеннән китсә, шундый хәбәрләр дә йөри, редакторга районда көн бетәчәк, диләр.
Бетсә, диде Хәтирә, әнисе сүзен элеп алып. Газетада андый хатлар бастырып ятмас
Ләмига каршы төште:
И-и кызым, бу дөньяда берсе китсә, икенчесе табыла ул. Редактор китеп, кода үзгәрәме? Бер бәйләнчек гел бәйләнчек булып кала, моңа аның сәбәпләре табылып кына тора. Үзен хөрмәт итә белмәгән башканы да хөрмәт итә алмый Бер сөйкемсез гел сөйкемсез инде ул
Ләмига, артыгын ычкындырдым, ахры, дип, кызына карады.
Хәтирә, ни дип уйларга да белмичә:
Хәзер өйгә кайткач нәрсә дип әйтәбез инде? диде.
Нәрсә дисең? Редактор, юкка баш катырып йөрмәгез әле, дип әйтте, диярбез.
Әтинең тагын ачуы кабарыр инде.
Кабарса кабарыр
Олы башымны кече итеп сөйләшмим, дияр.
Дисә дияр. Ләмиганың ачулы йөзенә кызыллык йөгерде. Ул әйтә дип үлеп булмый бит инде. Каян килгән патша?! Әллә кем булганнар
Кызы эндәшмәде. Ләмига янә уйларга чумды: «И-и Алла, шушындый көннәргә калып, Байтирәк урамнарында ыстырам булып йөр инде Тормышларының башы ук ниндидер ризасызлыктан, өнәмәүдән башланган иде, ахыры ничек булыр тагын?! Янәсе, алар абруйлы, дәрәҗәле. Киленнең бар яктан килгәне, акыллы булуы, үзләренә тиңе кирәк. Эчләре поша, җае чыккан саен, кызны кимсетергә, рәнҗетергә исәпләре. Минем кызым әрәм әле аларга, үзләре адәм рәтле булсалар иде. Янәсе, алар бай, дәрәҗәле гаилә. Кай төше мактаулы Хамайныкыларның?.. Ул дәҗҗал гомере буе кеше каргышы җыйган, гөнаһсыз кешеләрне тереләй күмдереп, бар, мактаулы, изге булырсың. Аңа каян килсен изгелек? Мулла битлеген киеп, кеше хакын ашап, суширмәлеләрне дер селкетеп тор да аңардан миһербан-шәфкать көт, булмаганны. Намуслы бәндә, сугыштан качып, Курбаш урманының Әҗәл елгасында качып ятмый ул. Үзбәкстан далаларына да китеп котылмый. Сугышлар тынгач, монда кайтып, авыл Советына кереп ояла да тагын әллә кемнәрне җәберлә, тол калган хатыннарның артын чәбәкләп йөр Җирбит! Хәзер туксанга җитеп үлә алмый, урын өстендә каһәрләнә. Әле ул да шушы килен хәстәрендә тора, кимсетерлек кызмы ул? Әрәм әле ул аларга, әрәм»
Бу вакытта алар Байтирәк ашханәсе турына килеп җиткәннәр иде. Тукталышта күрше Укчы авылыннан Нәзирә очрады. Ул больницадан дәваланып чыгып килә икән. Ябык чырайлы, кечкенә гәүдәле Нәзирә тагын да тартыла төшкән, йөзе көлсу төскә кергән иде.
Исәнмесез, Ләмига апа! диде ул танышларын үз итеп.
Исәнмесез, Нәзирә!
Авылга кайтасызмы?
Юк әле, соңрак кайтам. Монда кызларыма килгән идем Син автобус көтәсеңме?
Әйе, нишләптер килми. Бер автобус туктамый узып китте. Гомер-гомергә шушында булган автовокзалны сүтеп, әрмән килмешәкләренә кафе салдырдылар да халыкны кырга җәяү титакларга калдырдылар
Әйтмә инде.
Түрәләргә акча җитми Хәерченең актык ыштанын салдырмасалар ни булган?
Нәзирәнең төртмә сүзләре район хуҗаларына кагылды. Чынлыкта барысы да үзара килешеп эшләнелә бит. Бу төртмәне ишеткән Ләмига артык тукталып торасы итмәде.
Без җәяү генә атлый торабыз инде, диде. Кайтып җитәргә күп тә калмады.
Ярар, ярар
Саубуллашкач та, Ләмиганың күз алдыннан саулыкка туя алмаган Нәзирә китмәде. Курбаш клубында булган бер вакыйга исенә төште. Ул чагында булачак кода Динар Ишкәевнең, парторглыктан чыгып, колхоз рәисе булып эшләп йөргән чагы иде. Беркөнне ул колхозның урмандагы умарталыгында Казан кунаклары белән шәп кенә сыйланган, эчеп шактый гына кызган. Кунакларын урман буеннан озатып кайтышлый, Динар Хамаевич машинасында бер егетне таптата, аның аягы сына. Бу хакта колхозчыларның гомуми җыелышында гауга чыккач, аңа дәгъва белдерелгәч, ул:
Рульдә мин түгел идем, шофёрым иде, дип, гаепне гаепсез егеткә аударып калдырырга тели.
Шулчак арткы рәтләрдә утыручы әлеге Нәзирә, аның ялганына каршы төшеп: