Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 9 стр.


Ул шулай, Суширмә урамыннан узган-барганнарны танырга теләгәндәй, күзләрен кыса-кыса күзәтте. Аларның кайсыберләре эштән кайта, икенчеләре йомыш белән тормыш мәшәкатьләре артыннан чаба. Ара-тирә аңа, олылап: «Исәнме, Шәех абый!» дип сәлам биреп тә китәләр. Ул аларның сәламнәрен алып, рәхмәт әйтеп кала. Яшь-җилкенчәк дәшсә: «Син кем малае, син кем кызы буласың?» дип сорап куя. Аңлашкач: «Ә-ә, шулаймыни», дип, аларның әти-әниләрен күзаллый, үзенчә нәтиҗә ясап, нәсел-нәсәпләрен исенә төшереп разый кала. Бүгенге яшьләрнең барысын да танып бетерә алмый шул ул. Күзләре начар күрә башлады. Яшьли Урал якларына китеп, шундагы заводларның берсендә озак еллар металл коючы булып эшләү ярамадымы?

Формаларга чәчрәп аккан металлга караулар күз явын алды, иртәрәк тоныкландырды. Баштарак яшьлек белән сизелмәгән. Авыр кегельләрне күтәреп йөри-йөри, беләкләре бик нык талчыкты. Шунда ачлы-туклы сугыш елларын да кичерде. Металл газлары, тамакка кадәр үтеп, авыз тәмен алды. Менә шул цехта эшләгәндә инде, ул, көтмәгәндә, уйламаганда, Гөлзадәсен очратты. Ул табельныйда эшли иде. Түгәрәк йөзе алсу алмадай балкып тора, ачык. Көннәрдән бер көнне кыз озынча буйлы, кара бөдрә чәчле егеткә пропускысын биргәндә үзе дәште.

 Шәех! диде ул, ишек яңагына сөялгән җиреннән елмаеп.

 Әйе, мин! диде егет, үзенә татарча дәшкән чибәр кызга гаҗәпсенеп.

Кыз үзен кызыксындырган соравын бирде.

 Син татармы, әллә башкортмы? диде.

 Татар.

 Кайсы яктан?

 Татарстаннан.

Гөлзадә, бераз чытлыклана төшеп, канәгать елмайды.

 Бу якларга ничек килеп чыктыгыз?

Шәех үзе өчен бик тә авыр булган сорауга җавап бирергә ашыкмады. Кыз сорашуын белде.

 Татарстан зур, кайсы шәһәрдән? Районнанмы?

 Байтирәктән.

Гөлзадәнең йөзе балкып алды.

 Чынлапмы?

 Мин ялган сөйләшмим. Әллә ул районны беләсезме?

Кызның эчке куанычыннан уймакланып чокырайган бите нурланып китте.

 Белмичә, мин дә шул районнан ич.

 Кайсы авылдан?

 Акширмәдән.

 Акширмәдән?

 Ә нигә?

 Болай гына.

 Ә син?

Ул үз авылы исемен әйтергә микән, әйтмәскә микән дип тынып калды. «Мин бит билгесезлектә яшәргә тиеш, бу якларга чарасызлыктан качып киткән кеше» дигән уй аның башыннан узды. Шулай да серне ачарга булды.

 Мин Суширмәдән.

Кыз, сөенче алгандай, канат ярып калкынып куйды.

 Күрше авылдан ич. Ялганлыйсыңдыр әле?

 Әйтәм бит, мин ялганлый белмим

Отыры якыная барып, үзара сөйләшә торгач, Гөлзадәнең күзләрендә кабынган мәхәббәт очкыннары бөдрә башлы Шәех йөрәген дә әллә ничек кенә ялмап-ялмап алды һәм үз артыннан ияртергә мәҗбүр итте Аңа кызның бар холкын, табигатен чагылдырган ягымлы, ачык тавышын үз итми мөмкин түгел иде Әйе, Гөлзадә бар холык-фигыле белән аңа охшаган, аның яры, аның белән гел очрашасы гына килеп тора Очраша торгач, озак та тормый өйләнештеләр дә. Азат исемле бер малай да үстерделәр. Ул, институтны тәмамлап, инженер булып эшли башлагач, юл һәлакәтенә очрап вафат булды Фаҗига аны да сагалап торган икән. Аларның икесенең дә җаннары тетрәнде Һуштан язар дәрәҗәгә җиттеләр. Җан борчулары тиз генә басылмады. Азатлары күз алларыннан китмәде. Кайларга барып бәрелергә белмәделәр. Бәлки, ярсу-әрнүләрне вакыт дәвалар әле дип көтсәләр дә, инде бер ялкынсынып зәгыйфьләнгән нервылар үзенекен итте, һаман да эчтән кимерде. Кою цехыннан «вредность» белән пенсиягә чыгуга, Шәех үзеннән яшьрәк Гөлзадәсе белән яшәү урыннарын алыштырырга булды. Җитмәсә, Азатлары да күз алдыннан китми интектерде. Туган яклар үзенә тартып торганда кая барасың? Шәех зур кичерешләре аша үз-үзен җиңде, ата-баба туфрагына аяк басарга булды. Кырык елдан соң гына, Сталин үлгәч, туган авылы Суширмәгә кайтып төште. Авыл башыннан бер иске йорт сатып алып, шунда яши башладылар

Хатирәләргә бирелгән Шәехнең таякка таянган ябык куллары кинәт калтырап-калтырап алды, аны уйлары үз артыннан ияртте

Һич онытылмас 1924 ел иде ул. Бүгенгедәй кояшлы көн, бар дөнья яшәргән. Болын, үзәннәрдә хозур яшеллек. Озын кышта ачлыктан шактый интеккән Суширмә малайларын сөендереп, авызларга тәм-том бирүче сусыл кузгалаклар башларын калкыткан. Авылның аргы башындагы ак каеннар, алъяпкычларын буып бәйләгән яшь киленнәрне хәтерләтеп, сабыр гына, офыкларга барып тоташкан дулкын-дулкын арыш басуларына өмет белән карый. Түбән очка таба киткәч, арырак, Аксу буйларында, болыннарда анда-санда атлар утлап йөри. Алар да җәйдән канәгатьлек кичерә сыман. Инде көрәеп, тернәкләнеп киләләр, кояшта чагылган гәүдәләре елкылдап-елкылдап китә, әкрен генә искән җилләр ялларын сыйпап тарый. Алар юк-юк та авыр камыт кигән муеннарын җиңеләйтергә теләгәндәй, башларын боргалый-боргалый өскә чөя, талпынып-талпынып ала. Уйнаклап чабып та китәселәре килә. Тик кайберләренең аяклары тышаулы, хуҗалары бердәнбер кадерле җаннарының китеп баруларын теләми.

Ул көнне Шәех, туган як табигатенә соклана-соклана, Аксу елгасына кармак салырга төште. Тамырлары ярга чыгып торган тал төбе тугайлыгында утырды. Селәүчәннәренә балыклар чиртте дә чиртте. Озак та утырмады, бер-ике табалык балык әзер дә булды. Аларны саңаклары аша җеп уздырып тезде дә, җеп очыннан күтәреп, сөенә-сөенә өенә ашыкты. Ишегалларына кайтып керсә, коточкыч гауга: анда авыл мулласы, староста Хамай Ишкәев басып тора.

Ул, кулларын болгый-болгый, Шәехнең әтисенә бармак яный, аны эт итеп сүгә, авыз ачарга да ирек бирми:

 Атны син урлаган Болындагы тышаулы ат кая китсен? Карак син, иманыңны киям, бер тәүлек эчендә атымны китереп бирмәсәң Нәселеңне корытам

Әтисе:

 Хамай! Хамай, дим! Ышан, мин тимәдем синең атыңа. Зинһар, гөнаһлы булма, дип ялвара.

Аның ялваруларына Хамайның исе дә китми, белештермәс дәрәҗәдә зәһәрен чәчә дә чәчә:

 Син, син Кем булсын тагын? Авылда синнән дә мут кеше бармы? Тилегә сабышма. Әле өеңә ниндидер чегән дә кереп чыккан, диләр. Бергә берләшеп юк иткәнсез атымны.

 Өемә беркемнең аяк атлаганы юк. Үзем дә өйдән чыкмадым, ике көн чабата үрдем. Базарга чыксам-нитсәм дип.

Хамай кызды, Шабай сүзләренә ышанырга теләмәде. Гөж иткән тавышка әнисе Сәрмәния болдырга чыгып баскан, итәгенә кече улы Шәйхулла ябышкан.

 Юк, менә күр дә тор, сүземдә тормасам, ди Хамай, күзләрен ялт та йолт уйнатып. Әҗәлең миннән булыр

Шабайның йөзе агарып ук чыкты.

 Хамай, дим! Зинһар, кыйма җанымны Мин түгел, мин түгел

 Син, син Хамай, чыгырыннан чыгып, Шабайга вәхшиләрчә каныкты. Ат иртәгә минем капка төбендә булмаса, урам йөрттерәм мин сезне тереләй күмдертәм

Хамай җилләнеп, капкаларга тибенеп, очына-очына чыгып китте.

Ишегалды уртасында телсез, өнсез калган Шабай болдыр баскычы баганасына килеп сөялде, Сәрмәниясенә карады, аның күзләреннән яшь чыккан. Әнисенең елаганын күреп, кечкенә Шәйхулла да авызын бөрештерде, Шәехнең дә тоткан балыклары кулыннан төшеп китте.

 И-и Ходаем, бу нинди гөнаһ шомлыгы?.. диде көчкә сулышын алган Сәрмәния.

 Белмим бит, Сәрмәния җаным, кая киткәндер аның аты

Куркынган Шәех тә әнисе янына килеп сыенды. Сәрмәния як-ягына баскан бөдрә чәчле малайларын кысып кочаклады.

 Нишләрбез инде, Ходаем диде Сәрмәния, үрсәләнеп.

 Белмим, белмим диде әтиләре, уйга баткан башын учларына кысып. Бу нинди бәла?..

Сәрмәния күз яшьләрен ак яулык почмагына сөртте.

 Бу арада яман төшләр дә күргән идем, дип сулкылдады ул һәм нидер сизенеп өстәде: Бу золым юкка гына булмас Әллә соң атын эзләп карыйсыңмы? Тышаулаган ат бик ерак китмәгәндер әле. Аксу буйлап йөреп кайтмыйсыңмы? Әрәмәлекләргә сугыл

Шабай хатынының сүзе белән килеште. Ул инде ни чарадан бичара хәлендә. Таш бәгырьле Хамайдан һәммәсен дә көтәргә була. Аның мәкереннән Ходай үзе генә саклый күрсен. Ул канечкеч ерткыч юкка гына староста булмаган, муллалык пәрәнҗәсенә төренмәгән. Үз законы үзендә Шушы ачлыкта да Хамай морҗасыннан кичләрен казанда пешкән ит исе тарала, кемнәрнеңдер сарыклары да югала, капкадан кергән чит малны ул чыгарырга ашыкмас Ерткыч бәндә, шайтан коткысы белән яши Аның кабахәт кеше икәнен яхшы белгән Шабай башта Аксу болынына төште, елга буйлап югарыга Ындырлы ягына таба да барды. Казы якларын урады, ары килде, бире килде, әрәмәлекләрне айкады. Аптырагач, ат сыман кешнәп тә карады. Җавап килмәде. Кайларга гына китәргә мөмкин Хамай аты? Юк та юк. Көнозын арып-талып йөргән Шабай, сөмсере коелып, өенә төнлә генә кайтып керде.

 Тапмадыңмы? диде аны көтеп керфек тә какмаган Сәрмәния.

 Юк, диде Шабай, авыр сулап. Болында, елга буйларында да юк, әрәмәлектә дә күренми. Арырак урман читенә китеп барса гына инде

Хамайның атын Шәех үзе дә эзләп карады. Таба алмагач, үксеп-үксеп елап та алды. Аксу ярларында арлы-бирле йөренеп: «Хәзер безне нишләтерләр инде?..» дип җирсенде. Әти-әниләре аптырашта. Ул төнне хәтта өйдә чыра да кабынмады, чәй дә эчелмәде. Тотылган балыклар инде онытылган иде. Җанга сеңгән курку йокыларын качырды. Төн шулай узды. Бер тәүлек узса да, ат табылмады. Инде нишләргә? Нишләргә икәнен Хамай алдан ук уйлап куйган икән. Аларны фаҗига икенче көнне үк сагалап торган

Капка төбенә чыгып, эскәмиядә утырган карт Шәехнең күз төпләре тартышып-тартышып алды, таякка таянган сөякчел куллары дерелдәде, күз алды караңгыланып китте. Шул караңгылыктан алып чыгарга теләгәндәй, хәтер уйларын янә үз артыннан ияртте

Иртән торып урамга чыкканда, аларның капкалары кара дегеткә буялган иде. Бу Хамай эше. Мыскыллы тамга алар гаиләсенә килергә тиешле золымның беренче билгеләре иде. Күңелне кимергән шик-шөбһәләр артканнан-артты. Пошаманга төшкән әти-әниләре, кая барып бәрелергә белми, арлы-бирле йөренде, туктап, бер-беренә карашты. Алар әле бу вакытта Хамайның мәкерле планнарын белмиләр иде. Шулай да икесенең дә күңеле нидер сизенде, җаннары тынгысызланды. Балаларының «Безнең капканы кем буяган?» дигән сорауларына җавап табылмады, алар кечкенә Шәйхулланы да, Шәехне дә мөмкин кадәр тынычландырырга тырыштылар Төп уйлары Хамайдан аерылмады, аның белән ничек аңлашырга белмәделәр. Хамай кешечә сөйләшеп аңлаша торганнардан түгел иде шул. Ат урынына ат бирерләр иде, булмаган атны каян аласың?

Карап торган бер кәҗәләре һәм берничә тавыклары бар. Бәрәңге янына пешереп ашарга Аксу елгасыннан балык тоткалыйлар. Көнозын тамак өчен хәллеләргә ялланып эшлә, йөкче хезмәтен башкар. Базарда сатарга чабата үр, юкәдән аркан иш Ярый әле, егерме беренче елгы ачлыктан көчкә исән калдылар. Һаман да тернәкләнеп китеп булмый, ачлык дәвам итә. Инде бу бәладән, шашынган Хамай тырнагыннан ничек котылырлар? Аеруча әниләре, ут йоткандай, нишләргә белми. Аның борчылулары балаларына Шәех белән Шәйхуллага да күчкән

Коточкыч хәл аларны обед алдыннан көтеп торган икән. Староста Хамай үз иярченнәре белән җыелып килеп тә җитте һәм Шабай гаиләсен төрткәләп, йөзләренә корым сөртеп, урам йөртергә алып чыгып китте.

 Ат карагы менә кем ул! Шабай карак!..

Капка төпләренә чыгып басканнарга шул җитә калды:

 Йөзе кара!.. Җирбитләр!..

 Аларны басу капкасыннан да кертерлек түгел

 Оятлары качкан икән

Хамай ярсыган, башын чайкый-чайкый, авылдашларга оран сала:

 Күреп калыгыз бу ләгънәтләрне Боларга безнең арада урын юк

Капка төпләренә чыгып басканнарның йөзләре борчулы. Кайсылары аптыраган, Хамай коткысына бирелгәннәр ачулы, кызгану хисе кичергәннәр авызларын йомган, аларны староста куштаннары этә-төртә алга чыгара да ерткычларча акыра:

 Җирбитләр

 Шул кирәк аларга!..

 Хәрәм мал бугазларына тыгылсын

 Самасуд ясарга, самасуд!.. Монысы Хамай, ул, җикеренә-җикеренә, халыкны түбән очка дәште, аларга таяклар, чиләкләр алырга кушты. Тыңламаучыларны, арттан иярмәүчеләрне кисәтте, зәһәрлеген чәчеп янады

Бу нинди золым? Нинди җәбер? Шабай гаиләсен алда ни көтә? Төрле мәсхәрәләрне, хурлауларны күтәрә алмаган башлар аска иелгән. Хаксыз җәзалауларның гөнаһысын кем күтәрер? Ходайдан ярдәм көткән җаннар иңрәгән, миләре тонган. Сәрмәния балаларын иярткән, кояшта каралган каратут йөзеннән яшь ага. Аның ак яулыгы астыннан чыккан чәч толымнары гүя, үрелгән камчыдай, артыннан куалый, ниләрдер кисәтә килә. Халык, авылдан көтү чыгып баргандай, арттан ияргән Инде түбән очка да җиттеләр, авылны чыгып, елга буена таба юл тоттылар.

Чү! Бу ни? Елга кырыена бер чокыр казылган. Яңа балчык өемен күреп алган Шабайның тәненнән калтырау узды, ул, сыкрап, Сәрмәниясенә карады. Бөдрә башлы малайларын җитәкләгән Сәрмәниясе әйтерсең мәрткә киткән, яртылаш үле сыман, иренең күз карашын аңламый тора. Шабайның иреннәре калтыранды: «Хөрмәм! Гаҗиз җаннарыбыз шушында кыела икән Әнә күрәсеңме, газраил Хамай безгә кабер казыткан»

Сәрмәния ире ымыннан уянып киткәндәй булды. Ул дерт итеп китте. Сораулы карашы Шабайга төбәлде: «Китсәнә, бу нинди гөнаһ шомлыгы? Мондый вәхшилеккә кем бара алыр икән?» «Хамай бара. Аның кабахәт җаны тайчанмый, ни теләсә, шуны эшли, хокукы үзендә Караңгы авыл Суширмәгә әле сәвит влачы килеп җитмәгән» «Ничек Алладан курыкмаска кирәк?» «Иманы юкның Алласы да юк». «Ул үзен мулла дип тә саный бит». «Ул мулла түгел, сәдака колы, кулы пычрак аның, ишегалдына кергән чит маллар кире чыкмый» «Инде нишлибез?» «Белмим Эх, Хөрмәм!..» «Җан бирсәк бәхил бул»

Шабай җавап кайтармады, яшьләнгән күзләрен читкә борды. Кабат-кабат нарасый балаларына карады, аларны кызганудан тешләрен кысты, бәйләнгән кулларын йомарлады. Чарасызлыктан җаны сыкранды. «Шушы балалар гомерен дә кыярлар микән?.. дип уйлады. Бәлки, үтермәсләр, җәберләүләр белән генә чикләнерләр?» Ул сорауларына җавап тапмады. Шашкан Хамай ни белән чикләнер, үчен алмый торып тынычлана алыр микән?

Кабер янына килеп җиткәч, алар урау эчендә калдылар.

Хамай таягын кылычтай уйнатып әмер бирде:

 Җәмәгать! Гыйбрәт өчен без бу карак нәселнең тамырын корытырга тиешбез. Аларны тереләй күмәргә кирәк

Бу хәбәрдән кешеләр тетрәнеп китте. Сәрмәния сыгылып төште. Елашкан, үрсәләнгән балалары чит кулларга күчте. Хатын-кызлар елгадан чокырга су ташырга, ир-атларның һәрберсе таяклар белән сугарга, кирәгенчә кыйнарга тиеш булды. Хамай икеләнеп, карышып торганнарны эткәләп-төрткәләп куалады. Су ташыган хатын-кызлар арасыннан әрнүле сорау яңгырады:

 Бу гөнаһсыз балаларны нишләтәбез?

 Бергә күмәргә! дип боерды ярсыган Хамай. Үскәч, үч алулары бар

«Бергә күмәргә!» дигәнне ишетүгә, Сәрмәнияне яшен суккандай итте. Ул елашкан улларының әле берсенә, әле икенчесенә кызганып карады. Кечкенә Шәйхулласы буласы фаҗигане төшенеп җитә алмый иде әле. Шәехе исә нишләргә белми, утлы табага басканмыни, бер әнисенә, бер әтисенә йотылып карый. Коточкыч хәлне күз алдына китергән Сәрмәния Шәехкә күз карашы белән: «Качарга тырыш, кач, улым!..» дип ым какты, улын җибәрми тотып торган Нишанның кулын тешләп булса да ычкын дигәндәй, үз иреннәрен тешләп-тешләп күрсәтте.

Менә чокыр су белән тула язды. «Ат карагы»н «кара йөзләр»не кыйнау, сугып миңгерәтү башланды. Өскә ташлар, тоткалы герләр очты, таяклар хәрәкәткә килде. Тәннәрдән каннар чәчрәп чыкты. Әти-әнисен кызганган малайлар йолкынып елашты, акыра-акыра изаланды. Һуштан язган Шабай һәм Сәрмәния, ниһаять, сулы кабергә барып төште, чокырдан чыгарга тырмашкан кулларын аяклар изде, судан калыккан башларына таяклар төште.

Шулвакыт үз әҗәлен дә сизенгән Шәех әнисенең нәрсәгә ым кагуын аңлап алды. Әйтерсең ул бу минутта ун яшькә олыгаеп китте. Һәм җан ачуы белән староста Хамайның ярдәмчесе Нишан кулын тешләп алды да аңардан ычкынып йөгереп китте, якындагы арыш басуына чумды. Артыннан куа килүчеләргә тоттырмас өчен очты гына, табан аслары ялтырап-ялтырап калды, баш очында иелгән башаклар чайкалды. Аның бөдрә чәчле башы, туптай калка-чума, диңгездәй басу өстеннән, күренер-күренмәс, гүя тәгәрәп узды. Артка карау юк. Ул бер абынды, ике егылды. Тез башлары суелып-суелып киткәнен дә сизмәде. Үрмәләде, мүкәләде, янә торып чапты. Аннары, арыш басуын кисеп, аска Аксу буе әрәмәлегенә кереп шылды. Үз-үзен ашыктырды: «Тизрәк! Тизрәк!..» Камышлы, чытырманлы әрәмәлек кул-аякларын, битләрен чеметтереп-чеметтереп алды, ул бернигә игътибар итмәде. Аксу елгасына җитүгә, суга кереп чумды, бераз агым уңаена йөзеп барды-барды да, елганың аргы ягына чыккач, яр буйлап Акширмәгә таба йөгерде. Олы юлга күтәрелергә теләмичә, Аксу аркылы салынган күпер астыннан суга чума-чума йөзде. Яр буе камышлыгы аша җир өстенә шуып чыккан бер еланны күреп өркеп калды. Елан суга кереп киткәч, ул, әрәмәлектән чаба-чаба, тәмам хәлдән таеп, куе таллык төбенә ауды һәм үксеп-үксеп елады, бармаклары белән җирне тырмашты: «Әни бәгырем! Әти җаным!.. Минем очар канатларым!.. Сездән башка мин нишләрмен? Сынган, каерылган канатларым белән кайларга барыйм?..»

Назад Дальше