Ник кеше өстенә ягасың? диде. Үз гаебеңне таныйсың килмиме әллә?
Ишкәев, күрше Укчы авылыннан килгән бу хатынның кемлеген танырга теләп, кызыл эскәтерле өстәл артыннан муенын сузып дәште:
Кем анда башын калкыта? Фамилияң ничек әле синең?
Нәрсәгә сиңа минем фамилиям? диде Нәзирә, тешләкләнеп. Әллә малаеңны өйләндерәсең бармы? Мин кияүдә инде.
Ишкәевнең күзләре челт-мелт килде, пеләш башы ялтырап-ялтырап китте.
Ә-ә, синмени әле ул, мин беләм синең турыда, диде. Кияүгә чыкканыңны да, аерылып кайтканыңны да беләм
Белсәң соң, шуннан ни булган?
Тик ятмый торгансың инде, дим
Шулчак Ишкәевнең мыскыллап көлүе Нәзирәнең ачуын чыгарды.
Нәрсә, күргәнең бармы әллә? диде ул, җикеренә төшеп. Тәрәзәмне килеп чирткәнең юктыр бит? Чирткән булсаң, бүтән берәүнеке белән бутыйсыңдыр. Теге җырчы сандугачың белән саташкансың, син «сандугачлар»ны оста сайратасың бит Бераз дөресен сөйләргә өйрән, гаебеңне таный бел, ичмасам. Мин председатель булдым дигәч тә
Моны көтмәгән Ишкәев кара көйде, бүтән сүз куертырга теләмәде.
Ул көнне җыелыштан чыгучылар, Нәзирәнең турылыгын хуплап: «Ну әйбәт тә иттең инде үзен, Ишкәевнең кирәген бирдең» диделәр. Тик шушы хәлләрдән соң Укчы авылы хатыны Нәзирә якын-тирәдә үзенә юньле эш таба алмады. Байтирәк тегү комбинатында аз гына акчага җыештыручы булып йөрде.
Әрлән баш Ишкәев барыбер судан коры чыкты, машина белән кеше бәрдерү гаебен шофёры үз өстенә алырга мәҗбүр булды, эш судка барып җитмәде. Хәер, бәлагә таручы тапталып үлгән очракта да, Ишкәевнең моңа җавабы әзер иде: «Ул үзе исерек килеш машина астына килеп керде» Шуның белән бетте-китте. Аңа ышаналар. Ул экспертиза үткәрүчеләрне дә сатып ала белә. Ә сатылмаган кеше аз бит ул, аеруча хуҗаларга. Хөкемдарлар да иң элек түрәләр мәнфәгатен кайгырта. Бизнес ясый. Ул чагында Нәзирә карга күзен карга чукымаганлыгын аңлап җиткермәгән иде.
Алар урам буйлап тын гына атлый бирделәр. Ләмига кызының сагышлы моңсу йөзенә карап-карап алды, кызгану хисе кичерде. Ул бу халәтен сиздерергә тырышмаса да, Хәтирә күңеле сизенде. «Минем өчен аңа да борчу килде», дип уйлады. Бу хәлнең нигә болай килеп чыкканлыгына аптырады, сорауларына җавап эзләде. Юкса ул ире Габит белән мәктәп елларыннан ук таныш, бер-берсен белеп, күреп, яратып өйләнештеләр кебек. Килен булып төшкәч кенә кайбер вак-төяк низаглар, «төчкерешеп» алулар булгалады анысы. Кадерле малайга әнисе сүзе дә, әтисе сүзе дә тәэсир итми калмады. Хәтта туксан яшьлек Хамай картның да оныгына карата үз фикере, үз киңәшләре бар иде. Өй эшләрен башкарганда, иренең диванда телевизор карап ятулары, юк-бар сәбәп табып, өйдән чыгып киткәләүләре, сөяркәләре белән күңел ачып, эштән соңгарып та, салгалап та кайтулары ешайды. Габиты отыры үз эченә бикләнә барды, туры сораулардан читләште. Андый минутларда Хәтирә авыр, рәнҗүле хисләр кичерде. Шулай көзге көннәрнең берендә алар яхшы гына эләгешеп тә алдылар. Бакча бәрәңгеләрен алып кына бетергәннәр иде.
Габит кая киткәнен әйтми-нитми капкадан чыгып барганда, ачуы килгән Хәтирә аның юлына каршы төште, кулына күтәргән яшь баласын иренә тоттырды да:
Мә балаңны, теләсә нәрсәңне имез, мин сиңа бала белән килмәдем, диде һәм капкадан чыгып ук китте.
Хәтирә әнисе янына бармады, бераз тәпиләгәч, бакча артыннан күренми генә әйләнеп кайтты да, бүген дә сүтелмәгән агач йортның (алар башта шунда яшәгәннәр иде) тәрәзәсен ачып керде, бәрәңге салынган идән астына шыпырт кына төште, артыннан капкачын ябып куйды, өйгә барысы җыелгач ни булырын көтте.
Озак та үтмәде, киленнең чыгымлап китү хәбәре барысына да тиз җитеште. Күршедә генә яшәүче бертуган апалары да, яшелчә бакчасына кояш җылысына чыгып кунаклаган Хамай да өйгә кереп җитте. Ул, үзенең терәксез урындыгын алып, мич буендагы идән асты капкачы өстенә үк килеп утырды. Өйдә шау-шу, каенана кулына күчкән яшь бала елый да елый, һәммәсенең эче поша, ачулары йөзенә чыккан. Аеруча киң гәүдәле Сәлимә ханым калку түшен күркәдәй киергән. Аның түземлеге озакка бармады, ул, шартлап ярылыр дәрәҗәгә җитеп:
Бу нинди тамаша? диде. Нигә чәпчи ул чебеш, рәхәтенә чыдый алмаган нәмәстәкәй? Аның ярсулы карашы Габитка төбәлеп калды. Бераз ир була бел, санлат хатыныңны. Нәрсә җитми аңа? Ачмы ул, ялангачмы? Кадереңне белеп торасы урынга кеше мыскыллап йөри
Габит каршы дәшмәде, әтисенекедәй түгәрәкләнеп килгән чырае, чебен кунганны да сизмичә, үзгәрешсез калды. Әллә хатыннар белән читтә чуалгалаганын уйлапмы, үз гаебен таныгандай, мыштым гына утыруын белде.
Кодагыеның күршедә генә яшәгән кыз туганы Халисә аларны тынычландырырга тырышты.
Бераз үзегезгә дә катырак торырга кирәк, диде ул, күзләрендә ут уйнатып. Хатын-кызны бер дә азындырма аны Шушындый мул, зиннәтле тормышта чөкердәшеп кенә яшисе урында киленегез җүләр сата Нигә кәҗәләнеп йөргән була әле ул?.. Кайгырмагыз, беркая да китмәс, сыер да ашаган җиренә кайта. Бер дә юкка түгелдер, ялындырмакчы була торгандыр
Идән астында барысын ишетеп торган һәр чәнечкеле сүз Хәтирәнең йөрәгенә уктай барып кадалды. Караңгыда бәрәңге өстенә чалкан яткан җиреннән ул әле бер, әле икенче ягына боргаланды, авыр сүзләрдән иреннәрен чәйнәр дәрәҗәгә җитеште. Идән асты капкачын очырып җибәрәсе, шуннан атылып чыгасы килде, әмма сабырлыгын җыеп түзеп калды, үз өстенә атылган пычрак, гайбәт сүзләрне тыңлавын дәвам итте.
Менә көтмәгәндә Хамай да телгә килде:
Әй-й, дип сузды ул, ризасызлык белдереп, әле дә батынкы күзләрендә сакланган зәһәрлеген чәчеп. Хатын-кызны кем шулай азындыра инде?.. Ир көен дә көйли белмәгәч Безнең заманда чәче белән идән себерергә дә әзерләр иде. Хәзергеләр аягыңны җылы су белән дә юмыйлар. Кайтканыңны капка төбенә чыгып көтеп алалармы?.. Әй-й, безнең заманда уңмаган хатын-кызның җенен чыгарырга чөйдә аркан эленеп торыр иде Аларны соң башкача санлатып буламыни?.. Хәзергеләр бозылды, майларына чыдаша алмый. Узыналар. Чөнки рәхәткә чыгардык Хамай, тукталып, күзләрен челт-мелт китерде, фикерен туплап азапланды да дәвам итте: Әй-й, җүнле хатын үз баласын иренә ташлап чыгып китәмени ул? Башта ук ялгышлык булган, малай кешесенә туры килмәгән. Алар җүнле нәселдәнмени соң?.. Җүнле булса, әтиләре гаиләсен ташлап чыгып китмәс иде
Шушы урында битләре уттай кызышкан Хәтирәне «Алар җүнле нәселдәнмени?..» дигән сүзләр чыгырыннан чыгарды. Ул, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, кушаяклап, бар көченә идән капкачын тибеп очырды. Урындыкта утырган Хамай урындыгы-ние белән, шампан бөкеседәй атылып, идән уртасына барып төште. Бертын ни булганын да аңламый тордылар. Аннары идән астыннан чәчрәп чыккан Хәтирәгә акаеп калдылар.
Кем җүнле нәселдән түгел? Безме? диде Хәтирә, Хамай каршында ярсынып. Безнең нәселгә ни булган? Минем әти, синең кебек, Әҗәл елгасында сугыштан качып ятмаган ул, кабахәт Бүре ерткычлыгы йоккандыр сиңа. Син, син бит Ул кирәкле сүзен әйтә алмый азапланды. Минем әти гөнаһсыз кешеләрне тереләй күмдертмәгән Монда кеше тикшергән буласыз. Үзегез кем соң?
Хәтирә ярсыды-ярсыды да, каенанасы кулыннан баласын алып, өйдән чыгып ук китте, туп-туры әнисе янына авылга юнәлде
Бер атна чамасы узгач, Хәтирә янына Габит килде, тормышын җайларга теләп, аның кире кайтуын үтенде. Аптырашта калган Хәтирәне үсеп килгән баласы уйландырды: «Ул әтисез үсәргә тиеш түгел!..» Аннары гына күнәргә, ризалашырга булды. Шуннан соң алар, үзара аңлашып, матур гына яшәп киткәннәр иде шикелле. Аяк астыннан шушы бәла газетада басылган хат килеп чыкты да гауга кубарды. Каенатасы Динарга шул җитә калды. Имеш, шундый дәрәҗәле кешене газетада мыскыллап язганнар. Аның данлы-шанлы исеменә тап төшергәннәр
Кияве бәлән кызы арасын һич тә суытырга теләмәгән Ләмига күбрәк кодасы Динар Ишкәевкә рәнҗеде
Икәүдән-икәү җәяүләгән ана белән кыз, ак калай капка төбенә килеп җитәрәк, адымнарын акрынайта төште. Матурлап, фасонлап эшләнгән бу капканың як-якка ачылып ябылган олы ишекләреннән шәп машиналар керә-чыга тора, кечесеннән рөхсәт ителгән кайбер туган-тумачалар, таныш-белешләр генә йөри. Зур ике гараж капка читенә терәлеп, берничә машина сыярлык итеп салынган. Ак калай түбәле, тыштан ак кирпеч белән тышланган ике катлы нарат йорт капка өстеннән чыгып кукраеп тора Өй эче кыйммәтле җиһаз белән тулган. Шунда керү белән байлыкка табыну башлана. Әллә шуңамы, бу йортка керер алдыннан, Ләмиганың аяклары тартышкандай итә, аңлашылмас карышу күңелендә төрле шик-шөбһәләр тудыра, нигәдер сагайта. Аны биредә һаман да чит итеп, адашып кергән бер мескенгә карагандай түбәнсетеп каршы алырлар сыман. Шул хис йөрәген кыбырсыта, аякларын тышаулый, ихтыярын чикли. Әнә теге кырыйда сүтелми калган гади агач йортларына килеп-китеп йөргәндә алай булмый торган иде. Ул йортта хәзер ялгызы гына яңа йортта сыеша алмаган туксан яшьлек Хамай яши. Аның янына хәл белешеп кереп-чыгып кына йөриләр. Ул инде шактый бетеренгән, акылы алышынып саташкалый. Ләмига: «Гомерләрне белеп булмый, авылга киткәнче, аның хәлен белеп, янына кереп чыкмыйча булмас», дип тә уйлады, үзе, кызы артыннан калмый, капкадан эчкә узды.
Өйдә аларны чәйләрен әзерләп куйган кодагый Сәлимә каршылады.
Кайтып та җиттегезме, әйдәгез, әйдә, чәйләр әзер, диде ул, ачык чырай күрсәтергә тырышып.
Көчкә арып-талып Җәяү күп йөрелде, диде Ләмига.
Хәзер Байтирәк зурайды шул. Әйдә, утырышыгыз әле
Өстәл артына килеп утырган Сәлимәнең бүселә төшкән калку түше аның бу йортта чын хуҗабикәлеген сиздерде.
Кайларда булдыгыз соң? диде ул, кызыксынып. Редакторны күрә алдыгызмы?
Ләмига авыр сулап куйды да теләр-теләмәс:
Күрүен күрдек диде.
Нәрсә ди соң?
Нәрсә дисен, юкка баш катырып йөрмәгез, ди.
Сәлимә, гаҗәпләнеп, башын калкытты.
Ничек юкка? Безне шулай мыскыл итеп язсыннар да
Ләмига аптыраганнан янә кул аркаларын ышкыштырды, аннан:
Кодагый! диде, үзенекен төшендерергә тырышып. Редактор әйтә, ни, ди, монда беркемне дә мыскыл итү юк, ул хатта бернинди конкрет кеше турында язылмаган, андый хатларны без газетада еш бастырып торабыз, нигә сез гаепне үз өстегезгә аласыз, ди. Бер ялгансыз менә.
Соң, Динар шулай дип бара бит, безнең турыда язганнар, ди. Бер дә белми генә әйтмидер инде ул. Әле кичә генә пәри кебек котырган иде.
Ләмига уфтанып куйды.
Белмим инде, нигә дип котырынырга кирәктер, диде һәм өстәде: Кодагый, редакторга берәр үче бардыр коданың.
Бар, бар. Булмыйча, дип элеп алды Сәлимә. Ул бит аны мыскыллап бер юмор да язган иде.
Шул шул менә! Алар арасындагы мөнәсәбәтне белеп тә бетерә алмассың. Монда, кодагый, кызның бер гаебе юк. Редактор үзе дә шулай дип бара. Гөнаһлы булмагыз, ди. Үзләре теләгәнчә тыныч кына яшәсеннәр, ди. Судлашып йөрү беркемнең дә дәрәҗәсен күтәрми ул, ди. Һәм дөрес тә инде.
Хәтирә үз сүзен әйтергә кирәк тапты:
Монда судлашып йөрергә минем ни гаебем бар? диде ул. Әйтәм бит, мин язган хат түгел ул.
Ләмига кызы әйткәннәрен хуплады.
Баланы нахакка рәнҗетү була күрмәсен инде, Ходай гөнаһсыннан сакласын
Бу сөйләшүдән соң Сәлимә, йомшаргандай:
Анысы шулаен шулай да инде, дип килешкәндәй итте һәм чынаякларга кайнар чәй өсти-өсти, ризыклардан авыз итәргә кыстады.
Чәен эчсә дә, Ләмиганың тамагыннан ризык үтәрлек түгел иде, ул чемченде генә. Табын түгәрәкләнүгә, ул Хамайның хәлен белеп чыгарга булды, үзе белән алма согын алды.
Караватында бөгәрләнеп яткан Хамайны күрүгә, Ләмиганың тәннәре чемердәп китте. Карт, вакытсыз өзелгән алма кояшта саргаеп бөрешкәндәй, бик бетәшкән иде. Сан-гәүдәсе сүтелгән йомгактай кечерәеп калган. Чыкмаган җаны гына бар диярсең. Шулай да төс-кыяфәтенә, эчкә баткан күзләренә карап, аның Хамай икәнен белеп була. Түгәрәк башының пеләш «аланы» улы Динарныкына караганда арткарак чигә төшкән. Юкарган баш тиресе җыерылып-җыерылып сырланган, йөзе сулыгудан ияк асты тиреләре салынып тора, тамырланган нәзек муены сураеп калган. Күзләрендә ялтыраган сүрән очкыннар әле дә аның шул Хамай икәнлеген, тискәре холкындагы авыр халәтен чагылдыра. Торып утырыр өчен, тимер карават башына бау бәйләнгән. Кече йомышын үтәр өчен, аска чиләк куелган. Янәшәсендәге кечкенә өстәл өстенә төрле дарулар, ризыклар тезелгән.
Карт янына килеп баскан Ләмига, тын алырга да куркып, авыр хисләр кичерде. Аны өй эчендә хөкем сөргән шомлы тынлык биләде. Хамай, янына кемдер кергәнлеген абайлагандай, башын ишек ягына таба борды да бер ноктага төбәлеп бакты. Шулчак аның колакка да саңгыраулыгы сизелде. Карт сәер халәт кичерде. Кинәт сыны тартышкандай, дерелдәп-дерелдәп китте һәм ул курку катыш үз-үзенә сөйләнә башлады:
Әнә ул тагын килгән Хәйбул ул, Шамайның сугыштан кайткан бандит энесе. Исереп килә дә рәшәткә башларын сындыра башлый, тәрәзәләргә таш ыргыта Миңа яный: «Әҗәлең миннән булыр, хаин!..» ди. Миңа Суширмәдән китеп югалырга куша Ул бандитны тагын төрмәгә утыртырга кирәк Тотыгыз аны, ул мине үтерәчәк
Аның бөрешкән гәүдәсе калтыранды-калтыранды да туктап калды. Ләмига аңа дәште:
Хамай бабай! Нигә борчыласың? Сиңа беркем дә тими бит
Хамай тавыш килгән якка борылды. Өненә килгәндәй, аптырап сорады.
Син кем?
Мин Ләмига булам.
Ләмига?
Әйе, Ләмига кодагый.
Син каян килеп чыктың?
Курбаштан.
Анда безнекеләр исән-саумы?
Кемнәр ул?
Мәрьям
Хамай моннан ун ел элек җирләнгән хатыны исемен атады. Моңа Ләмига тагын гаҗәпсенде. Алар Курбаш авылына 50 нче елларда ук күченеп килгәннәр иде. Теге 1924 елгы вакыйгалардан соң Суширмәдә яшәп кала алмадылар. Шабай гаиләсен тереләй күмдерткәннән соң, авылдашларының каргышлы карашы аны туктаусыз эзәрлекләде. Ул еллар хатирәсен ишетеп кенә белгән Ләмига үзалдына «Кеше каргышы төшми калмыйдыр шул» дип уйлап куйды һәм Хамайны эзәрлекләгән Шабай энесе Хәйбулның ачы фаҗигасен күз алдына китерде
Абыйсын, аның гаиләсен кызганган Хәйбул җан газаплары кичерә. Бераз салып алса, Суширмә белән Акширмә арасында бәргәләнеп бутала, Хамайны эзәрлекли
Ләмига үз-үзенә нәтиҗә ясады: кара күләгәң, кая гына барсаң да, артыңнан каламыни! Курбашка күченеп килгән Хамайның яманлыгы да артыннан иярде Инде томаннар артында калган ул вакыйгалар кемнәр өчендер онытылган, кемнәр өчендер юк. Ә Хамай күңелендә бикләнеп саклана, әледән-әле исенә төшеп, тынгы бирми, газаплый, бәгырен көйдерә Бөдрә башлы Шабай, кара толымнары биленә җиткән Сәрмәния, күз яшьләренә тулган, җаннарына үлем куркынычы сеңгән уллары Шәйхулла, Шәех тә аның күз алдыннан китми газап чиктерә Күрәсең, ул, фани дөньяда кылганнары өчен, кыямәт көнендә ничек җавап тотудан куркып калтырана Вакытсыз гүргә кергән Мәрьямен дә онытмый
Уйга баткан Ләмига ихтыярсыздан: «Исән чагында хатыннарының кадерен белмиләр дә, аннары, исләренә төшкәч, соң була. Бер йотым су бирер кешең дә калмый» дип куйды. Аның хатыны Мәрьям, бүре янына бәйләп куйган сарык хәлендә, Хамай өрәгеннән гомере буе куркып яшәде. Хатынны иренең буйсындыручан карашы изде, сытты һәм иртәрәк дөнья куярга мәҗбүр итте
Ләмига алып кергән алма согын Хамай өстәленә куйды һәм:
Саулыкларың ничек соң, Хамай бабай? дип сорады.
Үлеп булмый бит
Үләргә ашыкма әле
Хамай, дерт итеп уянып киткәндәй, башын тибрәтеп алды. Шушы минутта аның миенә якты нур үтеп кергәндәй итте.
Ул акылына килгәндәй тынып торды һәм:
Ләмига! диде. Хәл белеп керүеңә рәхмәт Миңа инде күп калмады Мине Курбашка Мәрьям янына алып кайтып җирләсеннәр, яме.