Соңгаргач, син подвалдагы «мәҗлес-киңәшмә»гә керми кире киттең. Ишкәевнең партия заманыннан килгән кызыл рухлы, исәп-хисапка корылган сүзләрен ишетәсең килмәде. Андагы «чәйханчик»ларның кәеф-сафага корылган гамәле кемгә хаҗәт? Мондый хәлләрне күрдең бит инде, күрдең. Ындыр урманын гына исеңә төшер!
Бу хәл язлыкта, район кырларындагы уҗымнарның торышын тикшергәндә булды. Тукбаев үзе уҗымнарны вертолёттан гына карап барды, бинокль аша. Янәсе, орлыклар аркылыга-буйга чәчелгәнме? Уҗымнар бар җирдә дә тигез тишелгәнме? Ул утырган вертолёт кайсы якка очса, хуҗалык җитәкчеләре утырган УАЗ, «Нива» машиналары көтүләре белән, тузаннар туздырып, зур биеклекләрне яуларга һөҗүмгә баргандай, елга, күперләр аша, үр-таулардан менә-төшә, районның иң читендәге урман аланына барып чыктылар. Тукбаев утырган вертолёт киң урман аланына төшеп кунаклаганда, аны каршыларга райпо рәисе Әхәт, кып-кызыл шома битләрен ялтыратып, хуҗа каршында үрә торып баскан иде:
Рәсим Юлаевич! Өстәлләр әзер!..
Әйе, иртәдән үк КамАЗ машинасына төяп килгән сый-хөрмәтләрне бәрәңге базы белән генә чагыштырырлык идеме соң?.. Тукбаев үзенең кыска гына кереш сүзендә уҗымнар тишелешенә нәтиҗә ясагандай итте: фәләннеке әйбәт, төгәннеке кайтыш, димәк, начар. Шуннан ары уза алмады. «Җегетләр!..» дип, үз тәкъдимен кертте. Аннан эчкә кергән хәмерләрдән бар уҗымнар юылып, яшәреп киткәндәй булды Бу хыялдагы «коммунизм»да яшәүдән ким түгел иде. Чуртан Әхәт кунакларны сыйлавын белде. Райпо рәисе үзен сынатмады. Аның янында баҗасы Галәү, тәэминат буенча урынбасары да йөгереп кенә йөрде. Ул, Байтирәккә килгәч, белгечләр өчен кайтартылган щитовой йортларның берсендә, синнән ерак та булмаган арт урамда, хатыны, бер яшь баласы белән яши башлаган иде
Ә беркөнне кичкырын Галәүләр ягыннан бер хатынның ачыргаланып, җан ачысы белән кычкырган тавышы ишетелде. Нәрсә бар, әллә пожармы, әллә берәрсен үтерделәрме дип, син дә күрше-тирәләр белән шунда юнәлдең. Син килгәндә, Галәү хатыны (инде аны ире ташлап китәргә дә өлгергән икән), балта күтәреп, бер төркем райпо егетләре каршына чыккан да оран сала:
Якын киләсе булмагыз!.. Чыкмыйм мин бу йорттан, мине бирегә, яраткан эшемнән чыгарып, яшь балам белән ирем алып килде. Аның икенче кулында яшь малае. Бу Галәү баласы, ул үз баласыннан баш тартмас, аңа бирелгән йорт минеке булырга тиеш Китегез, якын киләсе булмагыз!..
Ни булган боларга? Ник ул хатынны йортыннан куып чыгарырга телиләр? Бу сорауларга җавапны тамашага җыелган халык үзе үк тапты.
Ире киткәч куарлар инде
Алар Галәү белән язылышмыйча гына яшәгәннәр икән бит.
Пропискага да кереп өлгермәде микән?
Кая керсен әле, без дә пропискасыз гына яшәп торабыз ич, бездә ул тәртипне салганчы, күзең күгәрер.
Ул хатын баласы белән Галәү янына ярәшеп кенә кергән, дип сөйлиләр.
Куучыларга бер сылтау кирәк бит инде, өстән кушканнардыр, тиктомалга булмас
Ни ди, Галәүнең эшен район башлыгы ошатып бетермәгән, ди. Китәргә мәҗбүр иткән. Безнең районнан сайланган Югары Совет депутаты бар бит әле, теге тәбәнәк кенә, юан корсаклы, мичкәдәй таза, чайкалып йөри торган, кем әле исеме?
Нишановмы?
Әйе, шул. Җырчы Ландышка күзе төшкән мужик. Аның Казандагы сөяркәсе Байтирәккә эшкә килергә тиеш, ди. Аңа квартир әзерләп куярга кушканнар, ди.
Менәтерә, кая барсын инде бу мескенкәй хәзер яшь баласы белән?! Бигрәк кызганыч
Милициягә явит итәргә кирәк үзләрен.
Һи, җүләр, милиция кем җырын җырлый дип беләсең? Алар глава кушканны үтәүче йомышчы малайлар гына бит. Бу хатынны куып чыгару өчен, үзләре йөгереп йөриләр. Аларга клубта билет сатучы бу хатын кирәкме?
Чуртан сүзенә ышанып юлга чыксаң, шулай була ул
Ул көнне Байтирәкнең бу «ак йорт»ын Чуртан егетләре яулап ала алмады. Аларны хатын кулындагы балта шүрләтте. Яшь баласының да куркып, ярсып елавы тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Ә икенче көнне ишекләрен бикләп, яшь баласын күтәреп эшкә киткән хатын йортына Чуртанның райпо егетләре тәрәзә пыяласын алып керделәр дә хуҗабикәнең бар булган әйберләрен урамга чыгарып өйделәр. Сакчы егетләргә күңелсез булмасын дип, телевизор да алып килделәр. Райпо ашханәсеннән бер атнага җитәрлек ризык, әрҗәсе белән аракы да килеп төште. Чуртан бар хәстәрне күрде. «Саклагыз! Ул килмешәкне бу йортка кертмәгез!» дип әмер бирде Кеше күңелен ымсындырып фатирлар биргәч, төрле алдашуларга баруларын күргәч, син дә кемнәрнең кем икәнлеген таный башладың. Һәм синең ризасызлык кичергән җаныңа ниләрдер җитми иде
Нәфис һаман да авыр уйларыннан арына алмый газапланды. Кинәт, бар җирне тетрәтеп, күк күкрәде. Дөм караңгы өй эчен яшен яктыртып-яктыртып алды. Күктә, тармаклана-тармаклана, яшен уйнады. Яшен камчылары әйтерсең ерактагы Каф тауларының контур чикләрен сызып-сызып узды. Болытларга терәлгән таулар гүя теге зурая барган печән чүмәләсеннән калкып чыккан диярсең. Яшен, шуның иң югары ноктасыннан торып, Аждаһа еландай уйнап, камчысын сыза, җиңелмәс көчен исбатларга тели. Нәкъ Тукбаевча оран сала: «Власть она непобедима!» Гүя йодрык уйнатып, Байтирәк клубындагыча, чираттагы сайлауларга өнди:
Кем дә кем Эльс Борисовичка каршы сайлый, ди, димәк, ул кеше безнең районны яратмый. Против пашет тот, кто не с нами. Безнең район ил масштабында бер чебен кебек кенә. Шулай булса да безнең үз лидерыбыз Дәүләтхан Бариевич бар. Аның каршына ничек барып күренәсең?!
«Димәк, ул өстән шундый күрсәтмә алган», дип исәпләдең син. Ә Тукбаев бармакларын бөгә-бөгә сөйләп китте:
Ашламасын бирә, акчасын бирә, тегесен бирә, монысын бирәләр. Министерстводан да, ОКСтан да безне борып кайтармыйлар. Моны аңлый белергә вакыт Минем берегезгә дә каршы эшләгәнем булмады, берсен дә төрмәгә утыртмадым. Ә сез миңа узган сайлауларда каршы эшләдегез Хәтерегез юылмаса, исегезгә төшерегез: моңарчы булган аракы чиратларын оныттыгызмы? Бер пачка чәйне икегә бүлә идек Унике тәңкә пенсия алдык, шулай да мактандык. Ул көннәрне сагынсагыз, Югановны сайлагыз Үзгәртеп кору вакытында кем начар яши башлады? Басыгыз да әйтегез! Ул тагын да кыза төште: Кем начар яши башлады? Күрсәтегез миңа шул кешене яки начар яши башлаган хуҗалыкны?.. Бүген безнең начальниклар һәр ай саен ике автомашина җимерә. Җимерәләр дә ташлыйлар. Ниндидер хөрәсән, разгильдәй шофёр, машинасында ачкычын калдырып, ашарга кереп киткән. Чыкса яңа КамАЗын урлаганнар Ул әле илле тиенлек тә файда китермәгән. Бер селтәнүдә ничә йөз мең очты, тү-тү!..
«Үзән» совхозының бер исереге «Беларус» тракторын ике агач арасына китереп кыскан, шунда соляркасы беткәнче буксовать итеп төн чыккан. Тракторын сүндерергә оныткан, разгильдәй, кергән дә йоклаган Күрәсезме, машина җимерәбез, үзебез яхшы да яшәргә телибез. Әле ниндидер сенсация көтәбез Тукбаев йодрыгын болгап дирижёрлык итте: Поймите, враг не дремлет. Чәчәк апа тик ятмый. Ул коммунистлар партиясенең ышанычлы вәкиле, Юганов яклы Ул узган сайлауларда менә монда утырган кешеләрнең барысын да сыртына салды. Күрдегезме? Юкса ул хаклы да түгел Юк альтернатива Елесевка! Бөтен җитешсезлекләре белән.
Әгәр сез хәзер менә мондый, аның куллары як-якка җәелде, зур корсакларыгыз белән бернәрсә дә эшләмәсәгез, я буду думать иначе Любой председательнең корсагы алга чыккан, көнгерәнеке кебек Узган сайлауларда милиционерлар пистолетларын кочаклап йоклады. Мин, нәләт, аларны сәгать өчтә торып уяттым Ә башкалар йокламый. Чәчәк апа ишеләр һәр ишекне кагалар, керәләр, аңлаталар. Антипропаганда алып баралар! Бик ялгышсалар да. Алар бер кесә борчак өчен утырткан көннәрне онытканнар. Безнең авылның амбар мөдире бар иде, Һадиулла. Хатын-кызларның кирәкмәс җирләрен дә капшап карар иде. Амбарга керсәң, сыртыңа таяк төшә. Шуларны сагындыгызмы?.. Аңлагыз, миңа кирәк түгел, мин коммунизм чорында да начар яшәмәдем. Бар җирдә дә булдым, күп илләрдә Беләм, власть җиңелми ул, җиңелми!.. Ә Елесевта власть! Ул җиңелмәячәк. Аны сайламасак, безнең рейтинг төшәчәк. Безнең районның ун мең тавышы ул тамчы гына. Әмма без шул саннар өчен дә газап чигәчәкбез. Сайлау нәтиҗәләрен карыйлар да беләләр: кем кызыл зонада, кем зәңгәрдә? Моны өстәгеләр һәрберсе күрә. Кызыл зонага эләгәсегез киләме?
Залда Тукбаевның гаярь көчкә ия энергиясе ташыды, аның ялт-йолт килгән күзләре һәммәсен айкап капшады. Ул әле берсен, әле икенчесен бастырып сүкте һәм үз ролен уйнавын дәвам итте:
Булганны бетерергә бер атна вакыт җитә, барысы юкка чыга, диде ул. Аннары күтәреп йөрерсез акчагызны, бер шешә аракыга малайны өйләндерәм дип. Атналар буе чиратта торырсыз. Тордык бит. Бик сагынсагыз, тагын торырсыз. Аңа акыл кирәкми Сез барыгыз да сәясәт корбаннары
Аннары Тукбаевның күзләре сиңа текәлеп калды.
Нәфис абый! диде ул. Син великий редактор, нинди генә акыллы булма, коммунизмда синең бүгенге көнгә кадәр бернәрсәң дә юк иде. Не имел. Моңарчы заводта яхшы токарьмы яки кем булсаң да. Яхшымы-яманмы, үзгәртеп кору сиңа Байтирәктә яңа квартира бирде, әле машинасын да бирергә тора
«Тора гына шул дидең син үз-үзеңә. Биргән йортыгызга да кереп ялгыштым. Аның агач йомычкалардан прессланган ДСП стеналарыннан сумала, келәй, формальдегид, линолеум идәннәреннән фенол исләре аңкый. Тоташ химиядән торган бүлмә эчендә гөл дә үсәрлек түгел, ә мин шунда яшим. Син шыкылдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган өйдә торасың, Иркә белән Байлыкларың белән бәхетле итә алдың микән син аны?..»
Ә Тукбаев сине нигәдер чеметкәләвен дәвам итте:
Үзгәртеп кору сиңа ирек бирде, диде. Рәхәтләнеп яшисең, главаны да тәнкыйтьли аласың. Һәм теләсә кемне. Менә нәрсә ул демократия! Сиңа, Нәфис абый, коммунистлар чорында фельетоннар язарга ирек бирмәсләр иде. Сине бик тиз үз урыныңа утыртырлар иде. Синең белән исәпләшеп тормаслар иде, нибары унике сәгать вакыт бирерләр иде, һәм син районнан чыгып китәр идең. Тиз-тиз, йөгерә-йөгерә. Котылдым болардан дип Газетаңда Вәли Шәмсиевнең мәкаләсен ник бастырдың? Сайлауларга каршы язылган. Имеш, сайланачак президент яшь, белемле, акыллы кеше булырга тиеш, фәлән дә фәсмәтән. Имеш, бу президент пенсионерларның кассага салынган акчаларын юкка чыгарды Шундый җаваплы чорда мондый мәкаләне кем бастыра? Кая демократияне яклаган мәкаләң? Мин сине бер кисәттем: «Пусть я теряю рейтинг на двадцать процентов, а ты сто, дидем. Телим икән, мин сине җир белән тигезли алам» дидем. Безнең партиягә эшлисең килмәсә, кит, бар, тотмыйбыз
Нәфиснең эчке «мин»е үз-үзенә каршы төште: «Күрдеңме инде кемнең кем икәнен? Кыйблаңны саташтырсаң, бик исәпләшеп тормыйлар. Аларның идеологиясе өстән ничек кушылган булса, шулай идеаллаштырылган, миләре идарә иткеч программага кертелгән. Әйткәнне үтә һәм бетте»
Бер кызып алган Тукбаев һаман җүләр сатуын белде:
Сайлау нәтиҗәләренә халык гаепле түгел. Халык белән эшләмәдек Әгәр ун ел коммунистлар торса, бер мәчет тә калмаячак иде. Баласын сөннәткә утырта алмый азапланды халык. Күпме татар, күпме мөселман халкы үз малайларын сөннәткә утырта алмый калды. Күпме татарны, яшь чакларында коммунист булып картайгач, гроб белән күмделәр. Шул көннәрне сагынабызмы? Сагынсагыз пожалуйста!.. Мин кабат исегезгә төшерәм: сүз дядя Эльс турында гына бармый Кичә безгә өстә аңлаттылар. Тукбаев башын кала ягына изәде. Шунда бер район башлыгы җавап та тотты: «Без сезне яхшы аңладык, диде ул Дәүләтхан Бариевичка. Әгәр өченче числода район дядя Эльска сиксән процент тавыш җыймаса, күрсәткән хезмәтләремә карамастан (ул кеше үзе ике метр озынлыкта, ул инде бер районны күтәрде), мин, ди, дүртенче числода эштән китәчәкмен», ди. Мин дә өчесеннән соң эшкә чыкмыйм. Сәнәк тотып эшләячәкмен
Аңа Нәфиснең эчке тавышы каршы төште: «Тоттырырсың сиңа сәнәк, «мерседес»ка менеп атланган торгашка!»
Тукбаев дәвам итте:
Өченче числода сиксән процент җыймасам, мин бер минут та, сез тыңлатырга теләтеп карасагыз да эшләмәячәкмен. Кем демократиягә каршы, ул кеше монда утырып торырга тиеш түгел. Без бит монда, утырып торырга дип, Чәчәк апаны чакырмадык. Аларның үз партияләре бар, бүтән урында җыела. Мин сезне минем партиядә дип саныйм. Минекендә түгел, акыллы җөмһүриятебез партиясендә дип Тукбаев ярсый төшеп кычкыра башлады: Халыкка чыктыгызмы, аңлаттыгызмы? Кичә мин шәһәрдән ант итеп кайттым. И миңа барысын да ишеттерделәр. «Акча сораганда әйбәт сорыйсың бит син» дип. Берәр миллионлап акча алып кайтабыз бит. Планнарга керткәндә, ялына-ялвара арттыртабыз, юмалыйбыз, юабыз Аннан әйтәләр: «Акча сораганда безнең белән, ә сайлауларда икенче җыр җырлый», дип. Аппараттагы Фәрзи Морзаевич та: «Акчаны Югановтан сорагыз», дип әйтә, ди. Мин кабат исегезгә төшерәм: өченче июльдә кабат тавыш бирүдә альтернатива юк. Аңлагыз, Юганов та, дядя Эльс та түгел, за демократию!..
Тукбаев тынып калды, кулъяулыгын чыгарып, маңгай тирләрен, муенын сөртте һәм янә ризасызлыгын белдерде:
Мине монда икейөзле, оятсыз, вөҗдансыз чиновниклар чорнап алган. Бу сайлауларда, ничек кенә кыен булмасын, мин дә үземә «сайлау» уздырырга тиешмен Һәм ул ялт та йолт килеп оран салды: «Калач!» Кайда Әюп?
Мин монда, Рәсим Юлаевич! диде «Калач» колхозы рәисе Әюп һәм торып басты, маңгаена төшкән өч бөртек чәчен сыпырып төзәткәндәй итте.
Аңладыгызмы кем икәнегезне?
Аңладым, Рәсим Юлаевич, аңладым, диде ул, куштанлыгын оста җигеп. Малаем туса, Эльс дип исем кушачакмын
Залдагылар аның сүзеннән елмаешып куйды.
Тукбаев инде үз уенын уйнап бетергәндер дигәндә генә, аның «мунча ташы» янә кайнап чыкты.
Районда мою партию вести партию Дәүләтхан Бариевича! дип җикеренде. Газета безнеке, газетага без язасы килгән әйберне генә язабыз. Кем теләми, пожалуйста, икенче газета ачыгыз, Югановныкын, башка партиянекен. Пусть ул «Социалистический» или «Впереди коммунизм», яки «Юный Юганов» дип аталсын! Кем ничек тели. Ләкин акчаны миннән алып, безгә каршы эшләргә тиеш түгел газета.
Син дәшмәдең. Ул нотыгын дәвам итте:
Мин бер кеше белән очраштым, ул үзе дә зур начальник. Аны әтисе яшь ярымда ук ташлап киткән. Һәм ул хәзер шул әтисенә булышып яши. Биографиясен белгәнгә, кызыксынып сорадым: «Син ул әтине ничә ел күрмәгән, ул сиңа булышмаган» дидем. Ул әйтте: «Рәсим, диде, ул миңа иң кадерле нәрсәне тормыш бүләк иткән Калганын мин үзем табарга тиеш», диде Демократия дә безгә иң мөһимен яңа Байтирәкне бирде Сайлау миңа түгел, Дәүләт Советына кирәк Мин кемнең кем икәнлеген сайлау вакытында аңладым Мин, монда килгәнче, һәрбер сүзне уйладым, ике көн уйландым. Ничек әйтергә дип, көне-төне репетиция ясадым. Сиңа ничек әйтергә, Әюпкә, Марска, Нәфис абыйга, һәммәгезгә Өчесеннән соң кемне чеметергә дип тә. Чеметәм! Безне дә өстә фильтр аша уздырып чистарттылар. Өченче числода индикатор күрсәтә: анда кемнеке зәңгәр яна да кемнеке кызыл. Ул чагында, Миң Муллович, «Инеш»леләр нинди төс алыр? Кызарырмы, зәңгәрләнерме?
Яшел төс алырбыз, Рәсим Юлаевич, диде рәис Миң Муллович, үз ышанычын җиткерергә тырышып.
Утыр. Болар дежур сүз булмасын
Тукбаев туктарга теләмәде, берочтан «Заря» колхозы рәисен дә чыбыркылыйсы итте.
Хапугин! дип кычкырды. Вы за кого будете голосовать?
Как сказано, так и будем, диде Хапугин, озын сыйрагын урыныннан күтәреп.
Если не голосуете за демократию, за дядю Эльс, видел это! диде Тукбаев, тукмактай йодрыгын күрсәтеп. Ты длинный, но не думай, что я маленький Гитлер тоже был маленький Ул русчасыннан татарчага күчте: Кечкенә кеше усал була ул. Гитлер да усал булган Һәм ул, үз сүзләреннән канәгатьлек кичереп, сәер генә елмайгандай итте. Аннары кабат әйтәсе фикерләрен чыгарып селекте: Пенсионерлар районда дүрт мең дә биш йөз, диде. Алар белән дә эшләргә кирәк. Билгеле, пенсионерлар бизнесменнар кебек бай була алмый. Нишлисең, аларның вакыт узган Чем богаче бизнесмены, тем богатые будут пенсионеры
«Тот капчыгыңны! Бүгенге карак байлардан, коррупционер, бизнесменнардан шәфкать көтәрсең, бар» булды синең җавабың.