Ләкин аларны беркайчан да тегеләр белән чагыштырып булмый. Бизнесмен «Жигули»да йөрсә, пенсионер «Запорожец»та элдерә, бизнесмен «мерседес»та барса, теге «Жигули»да тәгәри. Тигезләп булмый
Мантыйгын югалткан Тукбаев капылт кына сүзен икенчегә борды:
Мин сорыйм икән, аны үтәргә кирәк, диде. Мин сайлауда бюллетень кәгазен алгач, име, кабинага кермим, туры урнага ташлыйм. Нигә кирәк ул? Кем керә, я так буду думать: «Әнә моны эчендәге теге еланы кытыклый, еланы кабинага чакырды», дип. Аңладыгызмы, Алия Тутаевна? Сез керәсезме кабинага, әллә кермисезме?
Үз исемен ишеткәч, Алия Тутаевна түшен күркә сыман кабарта төште, «Аллам сакласын!» дип торып ук басты, як-ягына каранды (әйтерсең итәгенә ут капкан), тизрәк җавабын да бирергә ашыкты:
Юк, кермим, Рәсим Юлаевич. Нигә анда кереп торырга? Хаҗәте юк аның Бик белеп әйтәсез, Рәсим Юлаевич, сүзләрегез, әти киңәшләре кебек, алтынга тиң
Менә рәхмәт. Әле син кермәү генә әйбәт түгел ул, Алия Тутаевна. Сезнең белән бер кеше дә кермәсә, ул чагында безнең район күрсәткечләре яшел чыга
Шушы урында ябык чыраен сытып утырган хакимият башлыгының икенче урынбасары Фаил Минһаҗевич, Тукбаев фикерләре белән килешергә теләмичә, хуҗа фикерен төзәтте:
Сайлау алай булмый бит инде ул диде.
Тукбаев үз сүзеннән кире кайтырга теләмәде.
Юк, Фаил Минһаҗевич, диде, менә син кара әле. Анда өстәлләр артында утыра егерме кеше. Әйт, менә мин кабинага кереп тормыйм, исбатлар өчен, бюллетеньне алам да бөтен кеше алдында, аның ояты юк, теге коммунистны сызып куям да урнага ташлыйм. Кем икейөзле, шул кабинага керә, ул шикләнә, ул артына борылып карый. Мин шулай уйлыйм: димәк, аның эчендәге еланы кытыклый. Мин аның каравы белеп торам бу кешене. Шуңа күрә өчесе көнне ачык уен уйнаячакбыз: телевизордан күзәтеп, карап утырачакбыз. Кем керде, кем кермәде? Кергән кешегә сорау билгесе, зур тамга куела Тукбаев, сүзләренә яклау эзләп, залга төбәлде. Югановны кеше алдында да сызарга була Әйтеп торам бит, кемнең ояты бар, ул керми чаршау артына. Менә мин лично кермим. Анда берни юк, делать нечего. Әнә великий редактор Нәфис абый керсен Менә шулай, барысы да сездән тора, сезгә бәйле. Бу юлы участок комиссия әгъзаларының җитмеш процентын үзгәртүне дә аңламадылар. Алардан нәрсә көтәргә? Миңа нәрсәгә Юганов?.. Укытучыларга, врачларга оят инде. Кемгә-кемгә Колхозларда положение авыр, мескеннәр бит Алты ай буена йөз тәңкәлек хезмәт хакларын ала алмыйлар. Ә укытучылар, матур итеп киенеп, сәгать тугызга гына эшкә барып, дүрттә кайтып китәргә яраталар Врачлар тагын, хезмәт хаклары унбиш көнгә соңгарса, дөнья беткән шикелле, тавыш чыгаралар. Имейте совесть!.. Нәфис абый аны белә. Язмый гына газетына. Ул бит күрде типография өчен акча сорап, министрга ничә мәртәбә кергәнне. Бүген редакциягә дип алып кайттык өч йөз илле меңне. Ул бит аны белә, әйтми генә. Фәлән җирдә фәлән дип әйтергә мужет Без инде район өчен унөч миллион алып кайттык. Әгәр ул акчалар бөтен районнарга, министрлыкларга, оешмаларга тигез бүленсә, беләсезме күпме генә калыр иде?.. Әз шул. Это рейтинг района! Его можно терять за один миг, тогда весь район пострадает. Не я, весь район!.. Аңлыйсызмы? Тавыш бирмәсәк, без ноль, ноль Минем сүзем бетте
Тукбаев сөйләгәннәр Нәфис хәтеренә нык сеңгән иде. Аның әйткән сүзләре колагыннан әле дә китми торды
Кинәт янә яшен уйнады, өй эчләрен яктыртып-яктыртып алды. Яшен яктысында Нәфиснең уйга чумган йөзе, көмешләнгән чигә чәчләре дә чагылып китте. Талчыккан халәтендә кемгәдер рәнҗүле дә сыман, әйтерсең аны туры сүзе өчен караватында башын да күтәрә алмаслык итеп кыйнап ташлаганнар. Ул янә Тукбаевның репетицияләр ясап клубта куйган «спектаклен» күз алдыннан кичерде, һәм борчулы уйлары тынычлык китермәде.
«Тукбаев әйтмешли, Байтирәк синең дә сатып алган районың түгел, дип каршы төште Нәфискә эчке «мин»е. Биредә син дә вакытлыча Йә, үз хаклыгыңны кемгә исбатларга тырышасың? Дөреслекне кем тапкан? Намусыңны пычратучылар, чабуыңа тигәнәк ябыштыручылар тиз табылыр. Дус дип йөргәннәрең дә эндәшми читләтеп узачак. Сак бул! Алдавыч чокырларына ничек барып төшкәнеңне сизми дә калырсың. Аннары сиңа кем кулын сузар икән? Тукбаевмы? Ишкәевме? Көтмә! Аларның кул бирер кешеләре бүтән. Ашыйсы ризыклары, эчәсе сулары икенче Алар «мерседес»та чаба, син тырык-тырык җәяү йөгерәсең. Авызыңны ачсаң, үпкәң күренә. Йә, нәрсәң бар синең? Өеңнең пыяла мамыклы тузаннарын, химияле һавасын сулап, иртә белән торганда, башың иңке-миңкеләнә, газетаңа мәкалә язарга да интегәсең Комсызлыкның чигенә чыккан Ишкәевнең хөсетле, мәкерле җаны чүмәлә астыннан утны оста йөртә. Кодрәтеннән килсә, ул синнән кояш нурларын да каплар иде! Синең өч тиенлек мәкаләң кемгә кирәк? Аларның эшләре, кая карама, һәммәсе шаблонга, күрсәтмәгә корылган Тукбаев өендә менә болай ут та сүнеп тормый, синең кебек, шәм яндырмый ул. Аңа бөтен район эшли, барысын да бушка. Хет бераз яраклаша бел. Заманасы шул, шулай барачак»
Мин икейөзле була алмыйм
«Юк икән, әнә өстәл тартмаңдагы каткан ипиеңне суырып ят. Нишләп Тукбаев, еландай телләрен чыгарып, юла сыман бөтерелә-бөтерелә, кырыкка төрләнә белә? Йөзе биш төргә керә»
Нишлим? Мин ул түгел
Бу вакыт өй эчендәге тынлыкны ике стена арасына кергән тычканнар бозды. Берсе, кухня өстәленә менеп, пыяла савытны аударды. «Вәт каһәр, диде Нәфис. Мәче кирәк шул». Тычканны өркетергә теләп, йодрыгы белән стенага какты һәм колак салып тыңлады. Тычканнар беразга тынып калгандай булдылар, күпмедер вакыт үтүгә, тагын үз хәбәрләрен салдылар, теш кайрый-кайрый, стенага яңа тишек тишәргә чамалыйлар. Ул янә стенага кагарга мәҗбүр булды. Шулай берничә тапкыр кабатлый торгач, тычканнар тынып калгандай булды
«Күңелгә яктылык җитми Әллә шәм кабызырга инде?»
Шушы уй сине урыныңнан торгызды. Кухняга уздың, шкафтан шәм алып кабыздың һәм аны карават читендәге тумбочка өстенә куйдың. Тонык кына тибрәлеп янган шәм уты, караңгылыкны артка чигерә төшеп, җанга үз нурын сирпегәндәй итте, ниндидер өмет, ышаныч арта төште. Син, тик ятканчы дип, тумбочка өстендәге диктофонны алып кабыздың. Микрофоннан җыр түгел, авыл хуҗалыгы министры Сөнгатовның берничә көн элек кенә районда оештырылган Республика семинарында ясаган чыгышы яңгырады: «Без барыбыз да, бу семинарны Байтирәк районында үткәрү өчен, «Инеш» кооперативы җәмгыяте клубына җыелдык. Биредә утыручылар республиканың агропромышленность активистлары, уку йортларының фән эшлеклеләре, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре, район хакимияте башлыкларының урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре. Безгә хөрмәтле кунагыбыз, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Абрам Александрович та рәхим итте. Әлбәттә, без бу семинарны, шушылай җыелып, Казанда, әйтик, мәртәбәлерәк урында зур театр залларында да уздыра ала идек. Ә миңа, беләсегез килсә, биредә ошыйрак төшә. Бүген без биредә күбрәк терлекчелек тармагындагы проблемаларга һәм сайлауларга да тукталып узарбыз Реформа узган район хуҗалыкларында бернинди проблема юк. Анда халык башкача уйлый: «Без барыбыз да Эльс Борисович өчен!» диләр»
Нәфис, бер ишеткәнне кабат тыңлыйсы килмичә, диктофонын сүндерде. Ул көнне семинар ахыры тагын да шәбрәк урында Калач күле буенда төгәлләнде. Бәйрәм рухы, бәйрәм тантанасы озак дәвам итте, аны сүз белән генә аңлатырлык та түгел иде. Озын-озын өстәлләр затлыдан-затлы нигъмәтләрдән, төрле шәраб-хәмерләрдән сыгылып тора. Берьюлы йөзләгән кеше патшалар сые күреп туклансын әле! Рәхәтләнеп күңел ачып кал, җырла, бие. Сайланачак түрәбез хөрмәтенә бернәрсә дә жәл түгел. Тук чырайлы олуг кунакларның да йөзләре ачылган, телләре язылган. Күл буе табыны гөрләпме-гөрли. Беркая ашыгу, кабалану юк. Мондый очрашулар теләсә кайда гел булмый. Кунакчыл Байтирәк районында гына! Аңардан аның байлыгы кимеми. Тукбаев тарафыннан һәммәсе алдан күрелгән. Артист, җырчылары да үз урынында. Бер читтәрәк электр движогы да тыр-тыр эшләп тора. Тау башына кунаклаган микрофон да тынмый. Тукбаевның оештыру сәләтенә исең-акылың китәр. Булдырган, афәрин! Ул йөзенә кызыллык китерәме соң?! Үзе түр башында, кунаклар уртасында, түм-түгәрәк башын әле бер, әле икенче якка бора, күңелләрен күрергә тырыша. Янәшәсендәге Ишкәевнең тук йөзе кызыл помидор төсенә кереп өлгергән, кәеф көр, ораторлык сәләте тагын да ачыла төшкән. Ул сүзне әле бер, әле икенче кунакка биреп өлгерә алмый. Дилбегәне иң элек министрлык әһелләренә тоттыра. Чыгыш ясаучыларның күбесе сүзен район хуҗасы Тукбаевны мактаудан башлыйлар да хөрмәтле лидер Дәүләтхан Бариевичка рәхмәт белдерү белән тәмамлыйлар: «Ул безнең иң акыллы кешебез, аның тырышлыклары ярдәмендә бүгенге көнебез тыныч, өстәлләребез шушылай мул ризыклар белән тулы Иптәшләр! Яшәсен Дәүләтхан Бариевич!.. Әйдәгез, бу бокалларны аның хөрмәтенә, аның исәнлегенә күтәрик!..» Тәкъдимне бертавыштан хуплап, дәррәү аягүрә торып басалар, бокаллар чыңлый
Семинар манзаралары Нәфис күңеленнән уза бирде. Ул, хәтерен яңартырга теләгәндәй, диктофонын янә кушты, язмаларны тыңлады. Шулвакыт Байтирәк сандугачы Фирүзә җыры яңгырады, күңелгә ятышлы моң агылды Күңелне әсир иткән моң яшел чирәмле тау башларыннан үзәннәргә, көмеш сулы күл буйларына ак томаннардай сарыла-сарыла тарала, шулай җан халәтебезгә ягымлылык сирпи, төрле хисләр уятып, үзенә җәлеп итә:
Әйтерсең җиләс җил аның кабарынкы чәчләренә уралган моңнарны, тарый-тарый, бар җиһанга тарата, үтә күренмәле зәңгәр күлмәк итәге гүя очар коштай канат ярып җилкенә, күңелләргә дәрт өсти. Аның ярым ялангач күлмәге киң күкрәк сулышыннан ачылганнан-ачыла бара, гөбедәй ялтырап-ялтырап киткән шома ботлары, күңелләрне ымсындырып, һәркемнең карашын үзенә тарта. Ә моң, иркәли-назлый, сыек зәңгәр томан сыман, Калач күле өсләренә төшеп җәелә. Фирүзә моңнары аеруча Ишкәев күңелен җәлеп иткән, күзләрен сөяркәсенә төбәтеп, авызын ачтырган, телсез калдырган.
Әйе, тауның иң югары ноктасында, офыкта аның Фирүзәсе, аның Кояшы! Бары тик аныкы гына! Аның җылысында, аның хисләрендә мәңге-мәңге янарга әзер ул Фирүзә дә күзләрен Ишкәевтән ала алмый, кайнар йөрәк хисләренә төргән моңнарын аның өчен генә тарата, мәхәббәт диңгезендә колачларын җәеп йөзә, бәхетле мизгелләр кичерә сыман
Шушы минутта күзләрен Фирүзәдән ала алмый, эчтән генә тантана кичергән Ишкәев халәтен нечкәләп тоеп алган Миң Муллович янәшәсендә утырган Казан кунагына терсәге белән төртеп алды да җырчы Фирүзәгә таба ым какты.
Беләсеңме бу тутый кош кем сандугачы? диде.
Кунак, күзлеген салып, җырчы кызга төбәлде һәм, бер кат күздән кичереп, иңбашын какты.
Белмим бит, әй диде ул, үз-үзенә елмаеп һәм: Шәп нәмәстәкәй, тавышы Зыкинаныкыннан ким түгел, ярыйсы гына сайрый, дип өстәде.
Миң Муллович, кулында уен картасы тотып, акча отарга тиешле кешедәй, эчтән генә көлде.
Монда аны сайратучылар бар, диде.
Бардыр, булмыйча дип килеште кунак. Шәп бит, шәп!..
Аның шәплеген әнә теге, Миң Мулловичның кулы янә хәрәкәткә килде, ул кунакның игътибарын түр башында аягүрә торып баскан, үтә дә канәгать чырайлы Ишкәевкә юнәлтте, пеләш абзаң гына белә ала инде.
Динар Хамаевичмы?
Нәкъ өстенә бастың, диде Миң Муллович, янә куанып. Алар һаман бергә
Рәхәтен күрсен
Дөрес. Әйдә, берне сандугач хөрмәтенә тотыйк әле. Бер эчкә кергән тышка чыкмый калмас. Ха-ха-ха
Нәфис күңеленә мәҗлес хуш килмәде, Фирүзә җырын тыңлаганнан соң, ул кайтып киткән иде
Ул тумбочка өстендә тонык кына янган шәм утына карап алды. Зәгыйфь ут шәүләсе стена-түшәмнәрдә дерелдәп- дерелдәп алды, янә дә көчәеп, янып китәргә талпынгандай итте. Эреп кыскара барган шәмнең әкрен-әкрен сүрелә, гүя гомер чигенә якыная баруы Нәфисне уйга салды: «Күкрәк читлегендә шәмдәй янган йөрәк утың сүнмәсен-сүрелмәсен иде. Кешеләргә дә җылылыгын биреп, озак-озак янсын иде. Ут, гүя өмет шәмедәй аның күкрәк читлегендә гомер буе янарга омтылып талпынды Сүнмә син, өмет шәмем, гомер юлдашым! Йөземә төшәргә теләгән күләгәләрне, бүлмәмдәге караңгылыкны куып тарат, гүзәл гомерләргә тиң булып ян, буыннар чылбыры өзелмәсен, шәҗәрә агачы корымасын Гомер ул аккан сулар кебек үтә дә китә икән. Башта бабамнар шәме, аннан әтием Ярулла шәме, яктыра-яктыра, ниләрдер әйтеп калдырырга талпынгандай сүнә барганнар Мин Хак бабамны хәтерләмим дә, аны бары әтием сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул да әтием кебек шәп тегүче булган, халык белән аралашкан, тормыш сабакларын өйрәнгән, туры сүзле булган. Ул да җир сукалаган, иген иккән. Бәлки, мин бабама охшаганмын?..»
Нәфис әтисен яхшы хәтерли, унсигез яшькә кадәр бергә яшәделәр. Армиягә киткәч, ул аның үлгән хәбәрен алды, җирләргә кайтып өлгермәде.
Ул шәмгә багып алды. Ихтыярсыздан күз алдына әтисе сурәте килеп басты. Әйтерсең талпынып янган шәм әтисенең күкрәк читлегендә аның зәгыйфь йөрәген яктыртып яна, күңел нурын, якты рухын сирпи. Тән-сынын үтә күренмәле иткән Шул ук уртача буй, чандыр гәүдә, башында түбәтәй. Менә ул, ике кулын артка куеп, бераз алга сөрлегеп, тырт та тырт, вак-вак атлап йөреп китәр төсле Ул ара да булмый, каяндыр аның каршына, авыз читләрен ак яулыгы белән каплап, тыйнак кына елмаеп, сөйгәне Сәрвәр килеп чыгар да «Ярулла! Ярулла, дим! Син кәнсәләр тирәсендә озак йөрмә Төнгә Кабык күпер буена трактор каравылларга барасың бар» дияр төсле. Аннан узып киткән Ярулла Сәрвәренә борылып карый, яшьлегендәгечә елмая, тагын ниләрдер әйтергә теләгәндәй итә һәм көттерми, талпынып китеп бара Юк, гүя ул бөтенләйгә китеп югалмаган, кире әйләнеп кайткан, караңгы тәрәзә артындагы шәүләсе шәм яктысында тибрәнеп гәүдәләнә. Яктырып-яктырып киткән сүрән йөзе ниләрдер аңлатырга тели сыман Әллә ул улын сагынганмы? Әллә пар күгәрчендәй яшәгән, аңа исәнлек-саулык теләп, төнге урман буена каравылга озатып калган Сәрвәрен югалтканмы?.. Юк, ул көттермәде, шәм яктысында талпынып яктырып алды да караңгылык эченә кереп югалды
Шушы мизгелләрне, төнге манзараларны башыннан кичергән Нәфис, йокыга тартылып, шәмне өреп сүндерүгә, өй эче дөм караңгы булып калды
Этлеккә тәһарәт кирәкми
Нәфис иртән телефон тавышына сикереп торды.
Әйе, тыңлыйм Теге яктан ишетелгән тавыш хакимият башлыгы сәркатибе Ләйсәннеке иде. Нәфис абый, сезне глава, Рәсим Юлаевич чакырта.
Ә-ә, тагын кемнәрне?
Сезне сәгать сигезгә килеп җитсен диде.
Яхшы.
Тавыш өзелде. Инде җиде тулып узып бара иде. Ул, йокысы туймаганлыктан, аңына килергә теләгәндәй, башын чайкап куйды, гәүдәсен язып тартылды-сузылды да: «Тагын нәрсәгә чакырта икән? диде, уйга калып. Әллә хәйләкәр Ишкәев астыртын гына аның күңеленә янә берәр коткы салды инде? Җен ачулары чыкса, тагын тузынырмы? Рәсим холкына Иркәсе ничек түзә, ияләшә алдымы икән?..»
Шушы минутта кылт итеп аның хәтерендә яшь чактагы Иркә күз алдына килде. Нәфис, армиядән кайтып, Казанда эшкә урнашкан иде. Берсендә туган авылы Акъярның тау ташыннан салынган кибетенә килеп керүгә, ул шушы кыз карашында ни әйтергә белми ымсынып калды. Сыгылып торган нәзек билле кыз үтә дә тере иде, елтыр күзләре белән аны елмаеп каршы алды.
Абый, сезгә нәрсә кирәк иде? диде.
Кызның мөлаем елмаюы кибеттән нәрсә аласын да оныттырды.
«Абый» димәсәгез дә ярый инде, диде Нәфис, кибеттә чит-ят кеше булмаса да, як-ягына каранып. Шундый үсеп җиткән кызлар өчен
Кыз куанып көлде.
Нәфис:
Билләһи, исемегезне дә белмим, кай арада шулай үсеп җиттегез?
Мин Иркә булам, диде кыз горур гына.
Нәфис, исенә төшерергә тырышып:
Яңгул абый кызы бит? диде.
Әйе.
Болай кем бәхетләре өчен үстегез икән?
Иркә, оялгандай итеп, янә көлде.
Белмим инде
Ничек белмисең?! Әллә егетең дә юкмы?
Егетләр белән йөрергә миңа иртәрәк әле.
Берәрсен яратсаң, мәхәббәт иртәне-соңны белми ул.
Әй абый, оялтмагыз әле.
Ә син оялма, мин мин чынлап әйтәм. Кибеткә килеп керүем булды, нурлы йөзең, ничек дип әйтим, бар дөньямны яктыртып та җибәрде.
Шаяртмагыз инде.
Чынлап, нәрсә аласымны да оныттым. Дөресрәге, оныттырдың
Әй, көлмәгез әле
Һич юк Ул витринага күз салды. Менә миңа бу шоколадны алып бирегез әле!
Нәфис Иркә биргән шоколодны алуга, аның үзенә кире сузды.
Бу миннән сиңа бүләк, очрашу хөрмәтенә
Рәхмәт
Аларның танышулары шушы очрашудан башланып киткән иде
Нәфис, чәйләп алуга, район хакимиятенә җыенды.
Ул, кара дипломатын кулына тотып чыккач, ишегалдында тукталып калды. Төнге яңгырдан соң һава чистарып, сафланып калган иде. Күк болытлардан арынган, аяз. Офыктан елмаеп күтәрелгән кояш җирне парландырып кипшетә. Ара-тирә ачылып ябылган капкалардан чыккан кешеләр парлашып та, бала-чагаларын ияртеп тә район үзәгенә таба эшкә ашыга. Нәфис, тирә-ягына карана-карана, йорт-җирен, бакча биләмәләрен күздән кичерде. Хуҗалыгында тәртипсезлек, эшлисе эшләре әле монда, әле тегендә ярылып ята. Коймалары да тотылып бетмәгән, көтүдән кайткан мал-туар бакчага керә, таптый, утырткан агачларны кимерә. Әнә күршесе Чутый Бараевның бар җире җитешкән: өен ак кирпеч белән тышлаткан, мунча, гаражларын салдырган. Прокурорлыкта эшләгәндә, һәммәсен бер сызгыру белән эшләделәр дә киттеләр. Ә син аның ишегалдына караган, күзәтү объектына әйләнгән тәрәзәсен дә каплый алмыйсың, сала башлаган сараең да төзелеп бетмәгән, түбәсе ябылмаган килеш тора. Булышыр кешеләрең булмагач нишлисең? Берүзең ни генә кырасың? Редакция коллективын оештырасыңмы, газетага мәкалә язасыңмы, колхозларга чыгасыңмы, кулыңа балта аласыңмы? Газета вакытны да ала, энергияңне дә тартып чыгара шул. Әле шуның өстенә, акча соранып, хезмәт хаклары кирәк дип, райфин, банк бусагаларын күпме таптыйсың