Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 5 стр.


Нәфис, төрлечә уйланып, үз-үзен юата-юата, урамга чыкты. Күңелендә янә шул сорау туды: «Тукбаев нигә чакырта икән? Әллә берәрсе, сүз җитештереп, күңеленә шик салдымы? Саллы йодрыгы белән өстәл биетеп, һаваларны төя-төя сүгәр микән? Соңгы чыккан газетада ярамас фикер дә ычкындырмадым шикелле. Берәрсе минем өстән әләкләсә генә инде»

Нәфис, районның үзәк урамына кермичә, турыдан, бакчалар артындагы сукмактан гына узды, май заводы янына килеп чыкты. Заводка якынлашуга, борынына әчегән сөт исләре бәреп керде. Аннан агып төшкән пычрак, шакшы су башта елга буендагы зур чокырга җыела. Ул чокыр тулгач, кояшта җылынып исләнгәч, Байтирәк авылы уртасыннан аккан бердәнбер елгага ташый. Шуның галәмәт зәһәр исе һаваны шәһәрнекеннән дә болай боза. Байтирәк елгасы тонык, сепарат сөте төсе шикелле тонык. Су төпләрендә чүплек оясы! Чүплекләрне дә чистарта алмыйбыз. Алардан таркалып, химик реакцияләрдән бүленеп чыккан хуш исләр як-якка тарала. Шуңа да Нәфис завод яныннан борынын җыера-җыера узды. Арырак киткәч, сулга, элекке ДОСААФ бинасына кереп урнашкан район хакимиятенә таба борылды. Ике катлы бу бинаның әйләнә-тирәсе яшел чирәмлек, ул агач рәшәткәләр белән тотып алынган. Чирәмлек мәйданы уртасында «кунак йорты була» дип төзелгән Тукбаевның яңа йортыннан калган кирпеч ватыклары аунап ята

Кабул итү бүлмәсендә, гадәттә, район хуҗасына керергә торучылар. Бүген дә ике хуҗалык рәисе чиратка баскан, ике пенсионер карт та бар. Берсе сугышта катнашкан, күкрәгенә орден-медальләрен таккан. Икенчесе, пөхтә генә киенеп, башына матур түбәтәен кигән, кыска гына сакаллы. Ул мәчет картына охшап тора.

Сары чәчләрен бөдрәләтеп купшыткан сәркатип Ләйсән, бердәнбер алтын тешен ялтыратып, Нәфис сәламен алуга, компьютерда баса башлаган ниндидер хатны язуын дәвам иттерде. Аны тиз генә тәмамлауга, әлеге бабайларга мөрәҗәгать итте:

 Шәхси йомыш белән килгәннәрегез, абыйлар, сезгә әйтәм, башта менә бу бүлмәгә, аппарат җитәкчесе Мәхмүт Талиповичка керегез, диде, юк-бар йомыш белән главаның башын катырмаска ишарәләде.

Ләйсән сүзләрен каршы як бүлмәдә утыручы, ишеген ярым ачык калдырган аппарат җитәкчесе Мәхмүт Тәкәевкә ап-ачык ишетелерлек итеп әйтте. Тәкәев холкы белән кылчык бәндә. Бирегә кем килгән, ни өчен килгәнен күзәтеп тора, һәр тавышка колак салып утыра. Шымчылыкның аргы ягына чыккан. Кашлары төксе генә җыерылган, карашлары аска текәлгән. Үзе ниндидер кәгазьләр актаргандай итә. Мин кем дигәндәй, түшен киергән, уклау йотканмыни. Аның тикшерү органнарында эшләгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Ул, бирегә килгәнче, район прокуратурасында тикшерүче, аннан бераз прокурор ярдәмчесе булып та эшләп алды. Аңа, шунда эшләгәндә, «Кылчык» дигән кушамат тактылар. Күрәсең, төксе карашларын җыера-җыера, допрослар алып, кемнәрнеңдер йөрәгенә кылчык булып кадалгандыр. Прокурорлыктан Чутый Бараев пенсиягә киткәч, аның урынына калырга өметләнеп йөрсә дә, планнары барып чыкмады, аннары, үте сытылган кешедәй кара көеп, монда килеп утырырга мәҗбүр булды. Кызыл рухта тәрбияләнеп, дөньяга кызыл яссылыкта гына карарга ияләнгән Тәкәевкә карьера бик кирәк иде. Ул сәркатип кыз тәкъдименнән соң бабайларны үзенә дәште, аларны каршысындагы урындыкларга утыртты.

Иң элек медальле картка мөрәҗәгать итте:

 Сез каян килдегез, бабай?

 «Инеш» кооперативыннан.

 Фамилияң?

 Габдуллаҗанов булам, участник

 Нинди йомыш белән килдегез?

 Йомыш шул: безнең авылга газ кермәгән әле, ә минем кышлыкка утыным җитми. Катып үләсе килми бит, энем. Утын кирәк. Шул хакта Рәсим Юлаевичка кереп чыгармын дигән идем.

 Авыл Советы рәисенә мөрәҗәгать иттегезме соң?

 Итмәгән кая! Ул, кайчан килсәң дә «Булыр, булыр!» ди. Аның «булыр»ы белән генә урманнан утын кайтмый бит Мин сугыш инвалиды, карчык белән икәү генә яшибез. Инде көч-егәр калмады

 Аңлашылды, дип бүлдерде картны Тәкәев. Моның өчен генә район башлыгына кереп йөрмәгез, рәисегезгә үзем шалтыратып әйтермен

 Ә-ә, шулай дисеңме, диде карт, бераз җанлана төшеп. Ярар, алайса, ярар. Онытмассыз микән соң?

 Юк, монда язып куям, диде Тәкәев, өстәлендә яткан блокнотына ишарәләп.

Һәм ул картның торып чыгып киткәнен дәшми генә көтте. Аннан түбәтәй кигән башын пәке белән ялтыратып кырган, шадра йөзле картка текәлде.

 Главага нигә дип кермәкче идегез?

Кылчык Тәкәевнең маңгайга бәреп әйткән соравыннан картның, сүзе чыкканчы, кыска сакаллы ияге дерелдәп алды, әйтерсең аның иреннәре пеште.

 Безнең Көмешкә авылында зират тотылмаган, диде ул, бераз һушын җыеп. Ташландык хәлдә. Каберлекләр өстен маллар таптап йөри, кадерсезли. Шушы хәлне төзәтеп булмасмы дип килгән идем.

 Зиратыгызны нигә тотмыйсыз соң?

 Бу сорауны, энем, безнең авыл Советы рәисенә, Үтәй Зарифына бирергә кирәктер. Мин бу турыда әйтә-әйтә туйдым инде. Аның тегеннән-моннан кайтып кергәне юк. Ачкан кибетенә товар ташудан бушамый. Әйткәч, ике кулын җәя дә: «Минем кулда печать кенә бар, бөтен материаль байлыклар эшче көч хуҗалык рәисендә, аннан сорагыз», ди. Бер печатен саклаганга умырып акча ала белә, ә кырган эше юк Нишләргә соң?

Бу минутта Тәкәевнең җыерылган кашлары астында күренер-күренмәс күзләреннән нәрсә уйлаганын белерлек түгел иде. Ул үзенең коры допрос алу ысулына күчте:

 Фамилияң ничек әле? диде.

 Сәмигуллин Галиулла.

 Ярар, язып куйдым, диде Тәкәев, каләмен кәгазь өстендә кыштырдатып.

 Минем фамилиямне язып кую белән генә койма тотылыр микән соң, энем?

Картның аңа ышанычсызлык белән сөйләшүе Кылчык Тәкәевнең кашларын тырпайтты. Ул, монда мин кем дигәндәй, дәрәҗәсенә таянып, түшен киерә төште.

 Тыңлатырбыз Анысы өчен тыныч бул, бабай.

 Алай икә-ән, дип сузды Галиулла, колакларын сагайта төшеп. Бирсен иде Ходай, игелек кылганны игелектән аермасын!..

 Чарасы күрелер, бабай

Галиулла карт Тәкәев кабинетыннан чыкканда, кабул итү бүлмәсендә басып торган тук чырайлы рәисләр юк иде инде. Нәфис, хәзер минем чират җитте дип кенә торганда, кабул итү бүлмәсенә зур кара дипломатлар тоткан ике төрек егете килеп керде. Аларны Ләйсән елмаеп каршы алды. «Рәсим Юлаевич үзендәме?» дип сорауларына, бик теләп, «Әйе» дип җавап бирде. Төрек егетләре түшәм почмагына эленгән сыңар «күз» аша Тукбаев өстәлендәге телевизорда да ачык чагылды. Шунда ук селектор төймәсенә басылды, Тукбаев Ләйсәнне үзенә дәште. Ишектән тиз генә кереп киткән Ләйсән минут эчендә әйләнеп тә чыкты һәм төрекләргә «Керегез!» дип ишарәләде.

Дипломатлы егетләр Тукбаев янында озаклагач, Нәфис, эшкә редакциягә барырга соңгарыла инде дип, арлы-бирле йөренә башлады, аннан, үзенең кайдалыгын белдереп, эшенә шалтыратты.

Көтү озакка сузылгач, ул коридорга чыгып басты. Шулчак хакимият башлыгы урынбасары бүлмәсеннән автотранспорт хуҗалыгы башлыгы Чумзариф килеп чыкты да Нәфиснең кулын кысып исәнләште.

 Нишләп йөри редактор? диде.

 Хуҗа чакырткан иде, диде Нәфис. Һаман кереп җитеп кенә булмый. Ниндидер төрекләрне кабул итә.

 Төрекләр? дип сорады Чумзариф, нидер исенә төшергәндәй һәм өстәде: Алар Байтирәк мәчетен салырга акча китергәннәрдер.

 Ярдәмнәре тигәч, безгә начар булмас инде ул, диде Нәфис.

 Ярдәм?! дип елмайды Чумзариф, тинтәк кешегә карагандай. Алардан сиңа, миңа ярдәм тияр дип уйлыйсыңмы? Тегеңәрдән, ул Тукбаев бүлмәсенә таба ишарәләде, артмый ул, үзләренә тотып бетерәчәкләр

Чумзариф шулай диде дә ризасызлыгын белдереп китеп барды. Ул, карт аюдай, алпан-тилпән килеп атлады. Алтмышка җитеп килгән элеккеге көрәшченең центнерлы гәүдәсе таушалган иде. Артыннан карап калган Нәфис аның ишарәсен ничек дип тә аңларга белмичә аптырап торды-торды да чират көтүен дәвам итте.

Башлык бүлмәсеннән төрекләр чыгып киткәч, Тукбаев янына тиз-тиз генә башта Ишкәев, аның артыннан икенче урынбасары Фаил Минһаҗовичлар кереп китте. Күрәсең, алар эчке телефоннан хәбәрләшкәннәр. Мөһимрәк эшләре беткәч кенә, хуҗа бүлмәсенә Нәфисне чакырды.

Тукбаев зур бүлмә түрендә бүкәндәй утырып тора. Ян стена кырыйларына урындыклар тезелгән. Бер якта Динар Ишкәев белән ашказаны чиреннән интегүче, ябык чырайлы урынбасар Фаил Минһаҗович утырган. Аларга каршы якта, Нәфис белән янәшә, Ишкәевнең бертуган энесе, кабак башлы Ибәт кунаклаган. Ибәтнең район хакимиятендә вакытлыча беренче урынбасар вазифаларын үтәп торган чагы, сынау вакытын үтсә дә, исәбе урынбасарлыкта бөтенләйгә калу.

Бүлмәдә тынлык. Һәркем бер-беренә күз йөртеп, сынап карады. Нәфис биредә ни буласын, сүз нәрсә турында барачагын әлегә абайламый. «Ишкәевләр икесе дә монда булгач, мөгаен, хәерлегә булмас», дип тә юрады ул. Шулвакыт Тукбаевның көр тавышыннан бүлмә эчләре дерелдәп китте.

 Динар Хамаевич! дип башлады ул сүзен, өстәл артыннан торып китеп. Менә хәзер шуны уйлап торабыз, акчаны теләнеп, сорап алганда жалко түгел иде. Монда кесәгә кергәч Ул кулын ботына шапылдатты. Жалко була башлады Ну түлке теге типография Моны Хәниф Хәйриевич та, мин дә беләм, өч тиенгә дә тормый. Менә кулымны болай кистереп әйтәм, өч тиенгә дә тормый ул. Газета чыгару өчен ровно өч айга әйбәт, аннан соң буявы бетә, ту әллә нәрсәсе. Ну өч ай газетаны гөрләтеп чыгарырбыз, әй-йеме, өч айдан соң бетте

Нәфис сүзнең типография җиһазлары өчен алынган акчалар турында барганына төшенгәч тынычланды. Редакциягә компьютерлар алырга дип, Министрлар кабинетына, Хәниф Хәйриевич исеменә хат юлланган иде. Димәк, Тукбаев, хатка кул куйдыртып, ул акчаларны районга кайтарткан. Башлык бер тоткан дилбегәсен ычкындырмый сөйләвен белде:

 Аннары, диде ул, аның ту краскасына акча кирәк, ту тегесенә, ту моңа. Абага районына кайтканы типография түгел ул, ксерокс Аның икенче төрлесе дә бар, ул цветной да чыгара ала, зуррак та, күбрәк программалы, газетаны да күбрәк чыгара торганы. Анысы кыйммәт. Ну тегесе, җегетләр, өч тиенгә дә тормый. Минем советым менә болай: алыйк типография дип әйтәсез икән, аны кая куясың? Рәтле бинабыз юк. Компьютерларга дип алган акчага матур гына бер редакция бинасы төзеп куюга ни җитә! Не лучше ли бер матур гына бинаны дөбердәтеп төзеп куярга? Как считаешь, Нәфис абый?

 Билгеле, редакция бинасы да, типографиясе дә шунда була инде аның, компьютер җиһазлары да кирәк диде Нәфис. Теге сез әйткән күп программалы газета басу машинасы кыйммәт, анысы

Шушы урында Нәфисне Тукбаев бүлдерде:

 Тукта, башта бер фикергә килик. Типография җиһазларын алабызмы, әллә яңа бина төзибезме? Типография алдык ди, ладно, әйбәт, прекрасно ди. Аны кая куябыз? Куярга урыныбыз юк. Не лучше ли, мин әйтәм, сиңа, пока бер бухгалтериясе белән урынын билгеләп, бина төзеп куярга? Аннан соң «Менә бинасын төзедек, Хәниф Хәйриевич, анда бер әйбер куярга кирәк бит инде», дип, тегесен-монысын сорап алып була. Шулаймы, Нәфис абый?

 Әлбәттә

 Как думаете? диде Тукбаев, һәммәсен күздән кичереп, дәшүче булмагач, үз фикерен куәтли төште: Я считаю, төзелеш начальнигы Хәбиб Хаевичны чакыртырга да: «Менә сиңа өч йөз илле миллион вексель, илле миллионы зарплатага, өч йөз миллионы материаллар алырга. Син безгә ун да унике метрга бер матур гына бина төзеп куясың», дияргә.

Өстәлдә телефон шалтырады. Тукбаев трубканы алды.

 Алло! Әйе. Исәнмесез Юк, икенче тапкыр шалтыратырсың Ул, трубканы куюга, сүзен дәвам итте: Главный редакторга бер бүлмә кирәк инде, кешеләрне кабул итәргә приёмный. Хатлар бүлеге, архивы. Аннан соң ике машина сыярлык кына гараж склады. Компьютерлар бүлмәсе, бер белгеч алырга Ну, главное определиться. Здание төзикме?

Аның бу соравына каршы кабартма битләре кызарып пешкән Ибәт Ишкәевнең тыңкыш тавышы яңгырады.

 Рәсим Юлаевич! диде ул. Менә мин Абага районында булдым, аларның шул минитипографиясендә нибары биш кеше эшли. Алар шуның белән газетаны полностью чыгара. Абагалылар компьютер белән чыгара. Хәзер типографияләрендә хәрефне кулдан, линотип белән җыймыйлар.

Сүзгә Нәфис кушылды:

 Дөрес, абагалылар ул типографиядә бер-ике газета чыгарып карадылар. Әле тулысынча эшләп китә алмыйлар.

Шулай дигәч, Тукбаев янә үз фикеренә кайтты:

 Ул минитипография вакытлыча, өч тиенгә дә тормый, ксерокс ул. Аңа ышанып газета чыгарып булмый. Аның белән ровно өч ай газета чыгарырга мөмкин, ровно өч ай! Аңа университет тәмамлаган кеше, наладчик кирәк. Короче, аңа ышанып газета чыгарып булмый. Ышаныгыз миңа.

Моңарчы тыштан тыныч кына, икенче ияген салындырып утырган Динар Ишкәев хуҗа фикеренә каршы төшәргә базмый гына телгә килде:

 Менә монда Рәсим Юлаевичны да аңларга була, диде ул, Нәфисне күзәтеп. Үзегез уверенныймы соң, или Абагада, или бүтән җирдә, күрше районнарның берсендә, газетагызны чыгара алачаксызмы? Әгәр дә здание кулланган вакытта

Кабак баш Ибәт Ишкәев абыйсы сүзләреннән соң батыраеп китте дә үз тәкъдимен җиткерергә ашыкты:

 Нишләп без газетаны Абагада чыгарабыз? Абага компьютерга күчсә җиңелрәк тә. Алар хәзер хәреф җыю машинасын тулысы белән безгә бирәчәкләр. Юк, безгә Абага типографиясе якынрак та

 Монда бу мәсьәләдә проблема юк, дип бүлдерде Тукбаев. Газетаны бастырырга Абагада да, бүтән районда да, Казанда да көтеп кенә торалар. Акчаң гына булсын Йә, өч йөз илле миллионга компьютерлар ала калганда кая куябыз? Аңа тәрәзәсе тимер рәшәткәле бина кирәк, специалистлар, тегесе, монысы. Кәгазь саклый торган склады, слесаре, чүкече-мүкече Сөйләргә җиңел ул

Ибәт хуҗаның үзенә ясалган ишарәсен аңлап тыелырга булды. Тукбаев әйткәннәре белән генә чикләнмәде.

 Моңарчы компьютер юк иде, газета чыга иде бит! диде. Без шул акчаларга бина төзеп калдырсак, әй-йеме, аннары җитмеш процент вопрос решён будет. Утызга кала. Да, бүген йөз процентка үзебездә газета чыгара алмыйбыз. Здание булгач, компьютеры да булыр. Ул башын мөхәрриргә таба борды. Газетаның тиражы күпме әле?

 Мең ике йөз, диде Нәфис.

Шулвакыт Ибәтнең кабактай башы калкып куйды, һәм ул, әңгәмәгә кушылып:

 Абагада газетаның тиражы өч мең, диде, мөхәрриргә әләк ташлыйсы килеп. Өч тапкырга артыграк!..

Ибәт Ишкәев Тукбаевтан һич көтмәгән җавапны ишетте:

 Ибәт Хамаевич, синең эшләмәгәнлек бу. Абагада өч мең дисәң дә, халкы безнекеннән өч мәртәбә артык түгел бит

Ибәтнең авызы томалангач, Тукбаев тәрәзә яныннан йөреп килде дә:

 Бер фикергә килик, Нәфис абый, диде. Нишлисең? Нишлик?

 Бина кирәк, диде Нәфис, өзеп.

 Хәзер Хәбиб Хаевичны чакыртам, ун да уникеле бинаны эшләп куябыз. Урынын ачыклагыз дип боерды Тукбаев.

Ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстыра дигәндәй, сүз түгәрәкләнергә генә торганда, Ибәт, акай күзләрен ача-йома, ачык калган калын иреннәрен шапылдатты.

 Абагалыларның иске типографиясе бетә компьютерга күчкәч, диде.

Аның бу сүзләре белән килешмәгән Тукбаев тавышын күтәрә төште:

 Акча кирәк булгач басарлар диде.

Инде сүз шушының белән төгәлләнгәндер дип, Нәфис сорап куйды:

 Рәсим Юлаевич! Миңа китсәм ярыймы?

 Утыр! диде Тукбаев аңа катгый гына. Менә нәрсә, Нәфис абый, хет шунда чукынып китегез, әй-йеме, җир йөзендә башымны кисәргә бирәм, власть она не победима! Неужели син шуны аңламыйсың? Её никто не отдаст. Неужели сез аңгыра?

Нәфис берни аңышмый гаҗәпләнеп сорады:

 Нишләгән?

 Ник Шәмсиевнең фельетонын бастырдың? Аның яңа сайланачак президентның ничек булырга тиешлеген өйрәткән ул язмасы нигә кирәк иде? Мин сине кисәттем Газетага аннан да кабахәт нәрсәне басып буламы?

Назад Дальше