Минемчә, анда бернинди сәяси хата юк, сайлаучы үз фикерен белдерергә тырышкан гына.
Син тик кенә тор! Тукбаев кызды. Абагалар ник бастырмый андый кабахәт нәрсәне?
Нәфис уңайсызланды.
Тегесен язарга ярамый, монысын диде ул. Тагын ничек кенә язаргадыр инде, белмим
Юк, юк, Нәфис абый, бөтен әйберне язарга ярый. Ну түлке иртәгә-бүген сайлау дигән көнне шундый әйберне бастыралармы? Хотя бөтен республиканың, районның политикасы демократия өчен булганда. Нигә кире сукаларга?
Бүлмәгә сәркатип кыз килеп керде.
Рәсим Юлаевич, сезне Чабаксардан сорыйлар.
Киңәшмәдә диген
Кыз чыгып китүгә, Тукбаев Нәфисне сүгүен дәвам итте:
Нәфис абый! диде. Нишләп аңламыйсың, нәрсә җитми сиңа, нәрсә җитми? Ну бит, бу Елесевка каршы бару Ну что, Юганов килсенме? Укыдык, белдек без аның кем икәнлеген. Анда намуслы бер кешене дә куймыйлар. Бөтенесе пычрак. Политика пычрак ул. Елесевтан алып алар бөтенесе бер шайка. Югановы да. Аңлыйсыңмы? Безнеке бит Елесев белән контактта эшли. Көне буе Без әле районга, аргон музыка коралларына, ди, утыз миллион акча алып кайттык. Республикада без генә түгел, башка районнар да бар. Менә хәзер гел соранып йөреп булмас Һаман да что-то хотят. Ну, что докажем? Менә чебен дулап, тәрәзәнең ватылганын күргәнең бармы? Ул, тәрәзәгә карап, йодрыкларын күтәрә-күтәрә, Нәфискә ишарә ясады: Син чебен! Минем белән бергә. Без синең белән бергә чебен. «Без-з-з-з» килеп, шунда бәрелеп үләргә можем. Что вы доказываете? Что? Ну, что мы доказали, Динар Хамаевич? Кичә бер шәһәр главасы Алла Максимовна Президент аппаратыннан елап чыкты. Үз күзләрем белән күрдем. «Все идите туда» гына дигәннәр. Кем сайламаган, аңа берни юк, дигәннәр. Никаких акча! Власть не победима! Власть дядя Эльста. Аларда бөтен корал. Көт, сул кулы белән менә болай иттереп, чыгарып тоттырыр Елесев Югановка. Ботка ясап бетерә, власть не отдадут. Неужели мы этого хотим? Ну, что доказал Чечня? Бөтен халкы үлеп беткәч Гомер ике килми бит. Ул халык мескен балаларын Елесев белән сугышып үтерергә дип үстермәгән бит?! Ун, утыз, кырык яшьлек кешеләр үлеп бетте. Неужели сез шуны аңламыйсыз? Әз генә дурак булырга кирәк бит инде. Менә хәзер Югары Советка сайлаулар көтелә Алай булырга кирәк түгел, киресен сукаларга Ничек шулай була, Динар Хамаевич? Менә шуны аңлата алмыйм. Ничек шулай була, Нәфис абый? Җаныкаем, нәрсә җитми? Нәрсә җитми? Әйт, нәрсә җитми? Бирәм
«Машина бир!» Нәфис башына килгән бу уен әйтергә тыелып калды, Тукбаевның кызган ташына су сибәргә теләмәде. Тукбаев күңеленә Динар Хамаевич коткы саласын сизде, ул үзенең сәясәттә саксызлык күрсәтмәвен аңлатырга тырышты.
Шәмсиевнең ул мәкаләсендә баш китәрлек әллә нәрсә юк бит инде, Рәсим Юлаевич, диде Нәфис. Сайланачак президентның һәрьяктан лаеклы булуын теләп, акыллы теләктәшлек белдерү генә бар хаклы рәвештә. Ул мәкалә сездә шундый реакция тудырыр дип һич уйламаган идем.
Шушы урында, ниһаять, кипкән тараканга җан кергәндәй, Фаил Минһаҗевич калкынып куйды, аның ябык, төссез чырае көлсулана төшкән.
Шул мәкаләне бастырып, диде ул, Нәфискә чекерәеп карап, как будто, в мировом масштабе проблема чишәсез инде Сезнең ул карт корреспондентыгыз хәзер ничә яшьтә? Җитмештәге пенсионер, беләм, газетага күптәннән языша, шизофреник бит ул, аңа ничек тә ярый Ул, ризасызлык белдереп, мыскыллы көлде. Шушы мәлдә аның шыр сөяк яңаклары, төссез чырае җирәнү хисе тудырды.
Тукбаев, утка пешкәндәй, кулларын ялт та йолт уйнатып, сүзен урынбасары фикерләренә бәйләп алып китте.
Тукта әле, Фаил Минһаҗевич, мин аңлатып китим, диде. Раз Шәмсиев язган икән начар дип, язсын. Бу аңа ответ бирсен как редактор. Менә бер битендә яманласа, икенче битендә мактап язарга тиеш иде бит ул. Менә тегеләй, менә фәлән, дип. Безнең районда «перестройка» бара, дип. Җитмеш ел яшәп, «Калач» колхозында асфальт юл юк иде, шуны төзеп куйдык. «Калач» колхозында газ юк иде, газ керттек, дип язарга тиеш иде. Җитмеш ел, җитмеш ел коммунистлар партиясендә яшәдек, «Калач» колхозы юл күрмәде, дип язарга тиеш иде. Ындырлыларга партия җитмеш ел диктовать итеп карады, җирләреннән кырык центнер икмәк алганыбыз юк иде, менә «перестройка» булгач, кырык центнер икмәк алдык, терлекләрнең баш санын арттырдык, дип Шуларны язсаң, мин аңлар идем. Хотя бы бергә-бер язарга кирәк иде. Неужели сез аңламыйсыз?.. Ну, что вы доказываете? Что вы доказываете?..
Аның түземлеге соңгы чиккә җитте. Тукбаевның шул дәрәҗәдә кызганын яхшы сизенгән Динар Ишкәев, үз корбанын посып көткән төлкедәй, чүмәлә астыннан ут йөртергә җай тапты.
Нәфис абый ниндидер агымга ияргән ул, диде, ике катлы ияген кагып. Аның менә ниндидер бер советнигы бар монда. Алар районда менә шуның буенча эш итәләр. Кемнәрдер котырта Ике-өч кеше алар
«Җыен гайбәт, коткы таратучы сез ул», диде Нәфис эченнән.
Тукбаевка кабынып китәргә Ишкәев сүзләре җитә калды. Аның ике кулы да һавада айкалып хәрәкәтләнә башлады.
Менә мин хәзер убедился, диде. Була ак кешеләр, әй-йеме, була кара кешеләр. Ул закон. Моны миңа бер райондаш әйткән иде. Менә бала туа, анда әле ак көч тә, кара көч тә булмый. Ул әле ике арада яши. Бер көн яши, ике көн яши. Тел чыга. Әшәке сүзне отып әйттеме, бу ягына, Тукбаев кулын бер иңбашына сукты, кара көч җыелды Ак көч тә шулай. Менә бер кеше агач утыртып яхшылык эшләдеме, Тукбаевның кулы икенче иңбашына төште, бу ягына ак көч җыелды. Менә кайбер кешене ак көч җиңә, кайсын кара көч җиңә икән Ул, тагын нидер әйтергә уйлап, тәрәзәгә карады. Менә ике гөлме? Син әшәке булсаң, ул да әшәке, Нәфис абый Балалар бар бит, синең дә балаларыңның балалары булыр. Неужели тагын шул теге искелеккә кайтыйк. Коммунизм чагында джипларга утырып йөрдекме?
«Кем тыйган, беренче ата коммунистлар сез үзегез идегез бит. Хәзер битлекне салып ташладыгыз да аларны эткә салып сүгәсез» диде Нәфиснең карышкан эчке «мин»е.
Коммунизм вакытында сиңа кем биргән иде квартир? диде Тукбаев, Нәфисне иләп. Казанда квартир, монда квартир
«Ә сезнеке ничәү? Ничә миллионлык?»
Хатының шәһәрдә булыр идеме? Юк иде. Бар, учлап тоттырырлар иде. Мин дә джипка менеп утырыр идемме? Фик, күсәк тоттырырлар Неужели бер мәртәбә, ну, биш кенә елга алга карый алмыйсыз? Бер артка, бер алга. Неужели менә монда, аның бармагы башын тукыды, грамм да ми юк, анаңны Миңа түгел! Мин бүген монда, иртәгә тегендә. Мин үземә кирәген ясаган. Миңа кирәк түгел, мин үземнең рейтингымны эшләгән. Минем рейтинг Президент алдында да җитәрлек. Үземнекен үзем эшлим мин
«Анысына һич тә шикләнмим. Алдата торган сәүдәгәрләрдән түгел!»
Дөнья бар бит, тормыш бар, аңлыйсыңмы? Мин генә түгел бит бу тормышта. Ул газета бит миңа каршы эшләргә тиеш түгел, бергә булырга кирәк. Газетаның акчасын мин биргәч, ул минем политиканы алып барырга тиештер бит? Әйтегез: «Сезнең ул политикагыз дөрес түгел», дип. Алайса, үзгәрәм
«Үзгәргән ди!..»
Ну түлке доказать итегез! Что «да», что «нет». Аңлатыгыз миңа? Мин эшлим Мин беләм Елесевның да кем икәнен Юк бит альтернатива. Юганов бит ул бүген генә прикидывается. Титулны ала да Алар шундый ук бизнесмен, шундый ук жулик бит. Пусть он скажет всё, докажет и покажет свою программу. Какую Чечню хочет он? Не хочет он её Аның группасы бар, аның группасында һәммәсе так и надо. Шул ук Эльс Елесевның да кругом Стрелканы гына күчерә дә куя. Власть она никогда не победима!.. Мәскәү сайлаулары уздымы? Узды. Ужков дурак түгел, аның башына тай типмәгән, тавыш бирүне сиксән процент ясаган. Димәк, ул белә кемгә ясарга. Шуңа күрә дә ул Ужков! Неужели синең белән мин Ужковтан акыллырак? Или Чәчәк апамы?
«Чәйнәдегез инде шул карт укытучыны».
Чәчәк апа, шуның кадәр белдекле булгач, нигә Ужков шикелле бай яшәми соң?
«Сезнең кебек алдаша белми, холкы үз идеяләренә инанып калыпланган. Моңа ул үзе гаепле түгел»
Потому что, Чәчәк апаның менә монда, Тукбаевның бармагы чигәсенә төртелде, башында җитеп бетми. Аңлыйсыңмы? Менә монда җитеп бетми, ул да бай яшәр иде Урыс та бит үзен акыллы дип саный, капиталист, дурак, ди. Без, социализм акыллы, дибез. Акыллы булгач, нигә әйбәт яшәмибез соң, Нәфис абый? Ник әйбәт яшәмибез? Без акыллы булгач, социализмда әйбәт эшләгәч, нишләп безнең юллар әйбәтрәк түгел? Нишләп безнең авылларга газ кермәгән? Нишләп игенне күбрәк алмыйбыз? Шулай бит? Ул, сүзләренең дөреслегенә раслау көткәндәй, Динар Ишкәевкә карады, аңардан җавап булмагач дәвам итте: Ялгышмагыз инде, Нәфис абый, ярамый За всё обидно, череп баеган, эшләмәгән председательләр өчен обидно, кире сукалаган редакторлар өчен обидно Акча бүлгәндә без барыбыз да бергә. Бер фикердә булырга тиеш булганда, сайлауларга барганда, Нәфис абый каршы. Алай булмый, или до смерти, или война тек война. Мин моны тоже эшли алам, Нәфис абый. Этлеккә тәһарәт кирәкми. Әллә нинди нахал юлларны эшләп була. Беләсеңме? Мин аны эшләмим бит. Эшләргә җыенмыйм да. Шуңа күрә злоупотребляете. Потому что, кто не с нами, аны чорнап, болгап атмыйбыз. Монда минем гаеп. Әз генә кеше шыпырдый, кирегә сукалап йөри башласа, Абага районында бу кешене юк итәләр Шуңа күрә аларның редакцияләрендә дә тәртип. Бездә алай түгел, без тәрбиялибез. Нәфис абый кирегә сукалый, ә без аңа яхшылык эшлибез
Кинәт шушы минутта Динар Ишкәевнең маңгай җыерчыклары пеләшенә таба үрмәләде. Ул, кирәкле моментны ычкындырмаска теләп, өнәмәгән Нәфискә карата күңелен тырнап, борчып торган коткы фикерләрен Тукбаевка җиткерергә ашыкты.
Чөнки газетага тәнкыйть язар дип куркабыз, диде ул, өстереп.
Курыкмыйм, Динар Хамаевич, диде Тукбаев. Мин аны эшермим дә, просто
Куркабыз диде Динар Ишкәев.
Курыкмыйм
Куркабыз, менә шул курыкканга күрә тимибез. Яңадан язар дип куркабыз, икенче нәрсә язар дип. Шуңа күрә шулай эшлибез.
Нәфис Ишкәевтән бу кадәресен үк көтмәгән иде. Ул аның чын йөзен күрә алды. Ә Тукбаевны бу минутта корт чактымыни!
Юк, мин курыкмыйм, диде ул, йодрыкларын төйнәп. Мин аңа әйттем Минем икенче кулым да бар, ещё один шаг, менә үзенә карап әйтәм, әйттем дә мин аңа: «Объявляю войну!» дидем. Пусть егерме процент район будет страдать, ул бөтенләй йөз процентка Тукбаев Динар Ишкәевнең ыскытуыннан котырыныр дәрәҗәгә җитте, мантыйгын югалтты. Мин аны җир белән нитәм, җир белән тигезлим. Бер редакторны ничек тә Минем рейтинг аныкына караганда зуррак. Мин аңа всеобщий презрение ясыйм. Мин аны, бөтен әйберләрен күпертеп, тизәккә чыгарам. Бөтен әйберләрен күпертәм! Этлеккә тәһарәт кирәк түгел, бөтен әйберләрен күпертеп
Абыйлы-энеле Ишкәевләр, максатларына ирешкәндәй, канәгатьлек кичереп, бер-беренә караштылар. Тукбаевның беркатлылыгыннан сиздерми генә көлделәр. Чытык чырайлы Фаил Минһаҗович кына бу тамашадан риза түгел иде. Аның, үте сытылгандай, сөмсере коелган. Дәрте кабынган Динар Ишкәев Тукбаевның кызган учагына тагын керосин сипте.
Менә ул алай булырга тиеш түгел, Рәсим Юлаевич, диде ул. Редактор, кемдер бер фикер әйткәч, аңа ияреп китәргә тиеш түгел. Әйе, шулай бит ул дигән кебек, Динар Ишкәев Нәфискә карады. Сезнең как редактор төпле фикерегез булырга тиеш. Абага районында мондый нәрсә юк. Анда редактор Хаммат Камилович әллә нәрсәләр дә белә. Ну Хаммат Камилович шуның кадәрле дә акыллы, аның фикерләрен тыңлап, утырып сөйләшкәнегез бармы соң?
Динар Ишкәев, теләктәшлек белдерергә теләгәндәй, Нәфискә хәйләле карашын ташлады. Аның мәкерле уйларына төшенгән Нәфис җавап кайтармады. Гәрчә Абага районы мөхәррирен уртакул журналист буларак яхшы белсә дә, тәнкыйтьтән уттай курыккан, мөстәкыйльлекне белмәгән, газетага һәр басыласы материалны хакимияткә алып барып, килештереп кайтса да.
Ишкәев сөйләвен белде:
Шуның хәтле дә акыллы фикерле редактор инде ул Хаммат Камилович, диде. Аның да колхозга баргач күргәне күп була, әллә нәрсәләр күрә, тирескә «утырткан» чыршыларны гына түгел, башкасын да белә инде ул. Сез монда да урынсыз, «кеше үз фикерен белдерергә хокуклы» дип барасыз. Рәсим Юлаевичның дөрес әйткәнен дә аңлагыз. Сезгә бит аңларга вакыт. Бу Миң Мулловичны язмагыз дигән сүз түгел. «Инеш» кооперативын язганга бернәрсә әйтмәдек. Миңа Миң Муллович әле бүген әйтеп торды зарланып
Тукбаев урманнан киселгән чыршылар мәсьәләсендә гадел булырга тырышты.
Юк, Миң Мулловичның бу кыек эшен язып дөрес эшләде ул, диде. Анысы наоборот поправляет Монда бит күпкә китте. Менә хәзер, Динар Хамаевич, ике миллиард акчаны алып булмый, ничәнче көн барам Казанга. Кичә Фәрзи Морзаевичка кердем, әйтәсе сүземне әйтә алмадым. Настолько анда проблемалар күп. Утырдым-утырдым да чыгып китә башлаган идем, ул миңа: «Син нәрсәгә кергән идең соң?» ди. Мин: «Хәлегезне белергә кергән идем», дидем дә чыгып киттем. Хәзер бит шушы безнең газетаны Абага главасы Гыйльфанов алып бара да бирә. «Нәрсә соң сез безне сүгәсез? Сайлауларда Байтирәктә дә кире эшләделәр бит, бөтен җирдә кире эшләделәр», дип, газетаны әкрен генә референтка төртә. Кәшиф Галиевич белән дус алар. Әкрен генә төртә дә, шуннан Кәшиф Галиевич, кош тоткан кеше шикелле, аппарат җитәкчесенә керә дә: «Фәрзи Морзаевич! Монда бит әнә йөри ул әйбәт булып Байтирәк главасы, оказывается, ул безгә каршы эшли, менә алар нинди газета чыгарып яталар», дип, Шәмсиев мәкаләсен өстәленә китереп сала. Менә шул сүз мине Президент Аппаратына кертмәскә җитә кала. Минем кермәү безгә минус ул. Минем үземә бернәрсә сораганым юк. Аңлыйсыңмы? Мин аңардан сорыйм: «Әйдә тегеңә, әйдә моңа шалтыратыгыз инде, тегесеннән шул нәрсәне, монысыннан бу нәрсәне эшләш инде», дим. Үземә лично бер әйбер дә эшләгәнем юк. Аңлыйсыңмы, Нәфис абый?
«Районда миллионнар белән эш итеп тә сорар идеңме?» диясе килде Нәфиснең, әмма дәшмәде.
Тукбаев туктамады, төкерекләрен чәчте:
Синең арт сөртергә ярамаган кәгазең, знаешь, может районга күпме вред эшләргә? Файда китерми ул газетаң, син үзең дә. Без синнән файда көтмибез
Ишкәевнең маңгай сырлары янә артка таба үрмәләде. Ул ияген тибрәтеп алды да:
Менә Миң Муллович, диде. Теге ни, семинар материалында искә алынган чыршылар өчен сине центральный газетага язып чыгартам, ди. Нәфис абый семинарда бөтенләй катнашмады, ахырдан гына килеп, аракы эчеп утырды, дип. Миң Муллович, мин әйтәм, телеңне авызыңның бу ягына чыгарма, эчеңдә генә тот, мәйтәм Ул: «Ул семинарда катнашмады, бүлмәгә керде дә аракы эчеп утырды» дип язам мин аны», ди. Мин әйтәм: «Алай иттереп эшли күрмә», дим
Һаман бер балык башын чәйнәүдән, ваклык, түбәнлектән тәмам гарык булган Нәфиснең гайрәте чикте.
Чыршылар кисеп, үз белдеклелеген күрсәтәсе килгәч язсын, диде ул. Аннан кемгә зыян?
Нәфиснең соңгы сүзе Тукбаевның колагын торгызды.
Ул да безнең кеше бит. Аңа, сиңа зыян булудан безгә ни файда? Кемгә җиңел?
Бөтенләй кәефе кырылган Нәфис түзмәде:
Алайса, ярар, редактор начар. Гел мактап кына язучы берәр журналист сукыр булса да табылмый калмас. Мин бүген үк китәргә әзер
Нәфис абый, диде Тукбаев, аның бу сүзенә каршы тавышын киметеп. Бер генә түгел бит, күпкә китә башлады
Шулчак чытык чырайлы Фаил Минһаҗевич, ниһаять, башлык фикерен хупларга кирәклеген зарур күрде.
Бүтән язар нәрсә беткәнме сиңа? дип көрсенде. Шәмсиев мәкаләсен бастырып, проблема решаешьмы?
Язсын, дип элеп алды Тукбаев, көр тавышын янә күтәрә төшеп. Аның җаваплы секретаре бар бит нәрсәне чыгарырга, нәрсәне чыгармаска икәнен әйтергә. Күпкә китә башлады бит, күпкә. Гел алай булмый бит. Әзрәк чыгарырга була бит инде «Ватаным» газетасы шикелле мактап-нитеп шунда Тукбаев, фикер юнәлешен үзгәртеп, башын югары чөйде. Ярар, Нәфис абый, син аңласаң, аңлашырлык булып беткәндер инде. Но только имейте в виду, бүтән андый разговор не будет. Кто не с нами, тот против нас. Кто против тому Миндә көч бар! Миңа министрың сине бик яманларга маташа. «Кешемени ул?» дип. «Алай түгел, мин әйтәм, бар инде аның как специалист тиеп булмый», дим. Кирелегеңне сөйләп торганым юк. Әгәр дә беләсең килсә, бар да сора министрыңнан, аның сине тизәккә саласы килә «Ул алай түгел, мин әйтәм, бар инде аның «ский»лары, ну ул үзе яхшы специалист», дим. Шулай дибез, яманламыйбыз бит. Син мине мактап йөрергә тиеш.