Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 7 стр.


«Каракны, күрә торып, ничек мактыйм соң? Ул минем холкыма туры килми».

 Минем өчен түгел, район өчен! Минем авторитет район өчен кирәк, аңлыйсыңмы? Минем үземә булган, дөньям түгәрәк. Яшим синнән башка да. Менә әле районга ике миллиард акча алып кайтып булмый. Дүрт иде ул, икесен алдым, тагын икесен аласы бар. Пока юк. «Акчарлак» главасы аны күптән алган булыр иде. Мин ала алмыйм пока. «Юк», диделәр. Тукбаевның акча бирүченең исемен атыйсы килмәде, тирләп пеште, талчыга төшүен сизеп, сүзләрен түгәрәклисе итте: Давай редакция төзибез, урынын ачыклагыз. Ул Совет урамында буламы, анысын карап бетерегез

Зар

Нәфис, кабинеттан чыгып киткәч, артына борылып та карамады. Администрация бинасы коридорларыннан, баскычлардан ашыга-ашыга узды. Күзенә берни күренмәде, әйтерсең аның артыннан ниндидер яман көч куып килә, башына үзенекен тукый: «Нигә дип син Байтирәккә кайттың? Үзеңне бирегә сөргенгә сөрдең? Туган ягыңның патриоты булырга теләдеңме? Җүләр! Алар белән бер юлда йөрер өчен, намусыңа каршы килеп, дөм сукыр, чукрак һәм телсез дә булырга кирәк. Ә син телсез була алмыйсың Районда Ишкәевнең кулы оста идарә итә. Ул инде моның җаен тапкан, партшколаны зерә генә тәмамламаган, Байтирәк күлендә шома балык кебек оста йөзә. Тешләсә, чәйнәп бетермичә туктамый. Әләк җыеп та ярый белә. Булганы шул Мут әрлән! Көрәктәй салынган ике катлы ияген дерелдәтеп кенә ала да Тукбаевка шул җитә кала, ул аның каршында акланырга керешә: «Курыкмыйм, миндә көч җитәрлек, ди. Кирәксә, мин аны җир белән тигезлим» ди. Аңладыңмы? Юк итәргә дә әзер. Күрдеңме Тукбаевның нинди «изгелектә» торганын? Аның көчле куллары җиңелмәс властька таянган. Ә син, шуны да белмичә, Шәмсиевнең «кабахәт» мәкаләсен газетаңда бастырасың. Районда сине тотып ашаудан аның рейтингы төшмәячәк, аны өстә ышанычлы кешеләре яхшы белә, яклап торалар. Ә сине кем яклар?.. Яшьлек мәхәббәтең Иркәме? «Тимә аңа, ул начар кеше түгел, кешегә яманлык та кылмый» дип каршы төшәрме? Белмим, аңарда тәүге саф хисләр сакланамы? Әллә аны да инде Тукбаевның байлыгы ымсындыртып яшиме?..»

Шушы минутта ихтыярсыздан бүген төшенә кергән ут телле Аждаһа елан янә Нәфиснең күз алдына килде. Таудай чүмәлә оясын туздырып, вулкандай атылып чыккан Аждаһа аны, өстән торып, һаман да сагалый сыман. Кояш нурларында ялтырап-ялтырап киткән озын сыны бөгелә-сыгыла туглана. Ул кырыс, Тукбаевча яный. Җир өстендә күренмәгән озын койрыгы кайларга гына барып тоташмагандыр? Әйтерсең ул җир хуҗасы, бар дөньяны колачлап, чолгап алырга җыенган да зәһәрен чәчеп золымлык кыла: «Син корбан!.. Ха-ха-ха! Байтирәккә Тукбаевлар, минем кешеләр хуҗа!..»

Кем, кем син, Аждаһа? Вәкаләтең нидән гыйбарәт? Әллә син йоткан вак еланнарның берсе Тукбаевмы? Димәк, алар синең канат астында, син булганда, аңа да җил-яңгыр тимәячәк. Таянычы булгач, ул юкка гына «Власть она не победима!» дип оран салмый. Ә Нәфис, аныңча, бер чебен! Ялгыш кына Байтирәк пәрәвезенә, аның үрмәкүч тозагына эләксәң, димәк, ул Тукбаев, Ишкәевләр корбаны Син алар белән чамалап эш ит!..

Нәфиснең бу сәер уйларына эчке «мин»е каршы төште: «Юк, син өркеп, куркып калма! Коллыкка юлдаш булу синең эш түгел. Акыл, сәләтеңне беркем дә тартып ала алмас. Намусың кушканча эш ит! Ишкәев, Тукбаевлар көен көйлим дип түбән төшмә. Мескен тычканнан явыз күсегә әверелгән карак-бандитлардан заман герое ясарга тырышма, ул синең йөзне, каләмеңне бизәми. Ни булса шул, үз кыйблаңны тот!..»

Үз-үзен рухландырган уйлары сиздермәстән аны дәртләндереп җибәрде, адымнарын кызулый төште. Шулай да бу халәте озакка бармады, күңелендә баш калкыткан икенче уйлары янә кәефен кырды. Тукбаев «мунчасы»ның суынып өлгермәгән таш кызуы, парландыра-парландыра, аны артыннан куамыни: «Кто не с нами, тот против нас!» Бу сүзләр аның теленә каян килеп керде икән? Белә микән ул бу гыйбарәне кем кулланганын? Без ни гомерләр фәрештә итеп күргән, исеменә ләббәйкә укыган Ленин сүзләре (әле аныкы гына булса) ни аңлатканын? Ул сүзләрдән вәхшилек, террорлык рухы аңкый. Димәк, Тукбаевча булмаса, син дошман, сине җир белән тигезләргә дә була Адәм баласының башкача да уйларга мөмкинлеге исәпкә керми. Бу чикләнгәнлекне «демократия» шартларында ничек аңлатып була соң? Кызыл байрак артыннан иярткән акыл иясенең бу сүзләре шактый фаҗигаләргә китергәнлеген бүген кызылларны сүгүче Тукбаев үзе белә микән? Юктыр, мөгаен».

Нәфисне таштай баскан авыр рух җанын бимазалады. Әмма ул чарасыз иде. Намуслары качкан комсызлардан кайчан тиз генә котыла аласың? Түзәргә кала, түзәргә Тик кайчанга кадәр? Билгесез. Шул билгесезлек аның башын сорау билгеседәй түбән идергән

Җәяүләгән Нәфис каршысына кинәт «Волга» машинасы туктады, аның ачылып киткән ишегеннән автотранспорт хуҗалыгы башлыгы, чәчен кыска итеп алдырган түгәрәк башлы Чумзариф күренде.

 Иптәш редактор! Утыр әйдә

Нәфис ризалашты.

 Рәхмәт! диде, ишекне ябып.

Чумзариф, көрәктәй саллы кулларын рульгә салып, машинаны кузгатып алып китте. Бераз тын баргач, Нәфискә төрттерәсе итте:

 Җәяү йөреп ничә ботинка туздырдың инде? диде.

 Ботинкасын исәпләгән юк, диде Нәфис. Күбрәк нервысы туза.

 Тузар, тузар, дип җөпләде Чумзариф, чал төшкән кыска чәчләрен сыпырып. Болар белән миләрең кайныйсы алда әле. Нәрсә, өстә бераз пешекләделәрме үзеңне?

 Чәйнәп ашарлык түгел. Газетага басылган материаллардан кер эзләп каныгалар. Ишкәев тә нигәдер өнәми.

 Нигә өнәсен?! Аңа тегесен дә, монысын да күрә торган кеше кирәкмени? Андагы хәйләкәрлек төлкедән ким түгел. Авыл хуҗалыгы идарәсенә шундый мескен төркемне туплады, һәммәсен күзенә каратып, әмер биреп тотарга. Тегеләр, эшләгән фасон китереп, тегендә, монда барган булып, ялагайланып, аның бар йомышын йомышлый. Өч айдан өч айга машина алыштыра, аннары бәрдереп эчеп яталар. Менә күрерсең, алар бер-ике елдан колхозның актык «йон»ын йолкып бетерәчәкләр.

Нәфис, Чумзарифның ризасызлыгын тоеп: «Бу кеше дә кемнәрдер тарафыннан рәнҗетеләгән, ахры», дип уйлап куйды. Аны сөйләндерергә тырышып, юри шаяртты:

 Күрсәткечләре әйбәт бит, диде.

 Бүген күрсәткеч тә кирәк түгел, диде Чумзариф, кабынып. Юкны бар итеп нигә күрсәтергә? Алар политикага яраклашкан Күрсәткеч яхшы булгач, нигә колхозчы алты ай, бер ел буена хезмәт хакы ала алмый яшәргә тиеш? Мин колхоз рәисе булып эшләгәндә алай булмады Мин күрсәткечләрне күпертеп күрсәтмәдем, ялган белән машина, мотоцикл биреп эшләмәдем. Безне байрак тапшырып, Мактау грамотасы, орден биреп эшләттеләр. Сәламәтлек беткәнче Чумзарифның дулкынлануыннан тавышы калтыранды. Мондагы бүгенге рәисләр нишли? Капчыгы белән дәүләт биргән акчага машинада фарсит итеп, шашлык ашап, эчеп йөрүдән башлары чыкмый. Әле шундыйлары бар: эчү белән мавыгып, атналар буе айный алмыйча системада яталар. Ул алкаш эшли алмый, аңа сүз әйтүче юк.

 Кемнәр ул?

 Исемнәрен әйтмим, үзең белерсең әле Бүген бит сводка чыгарып элүче юк. Бүген хуҗалык җитәкчесенең ничә көн эшләгәнен, күпме эчеп ятканын газетага язып бирәсе генә калды.

Газета исеме чыккач, ничектер Нәфис адресына ым кагылгач, ул сорап куйды:

 Бу уңайдан нәрсә әйтәсегез килә?

 Шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору дигән әйбер ничә ел дәвам итә, һаман үзгәрә алмый. Ничек үзгәрсен ул?! Менә мин әле үземнең эш хакын эшләп алам дип саныйм. Теге Тукбаев, Ишкәевләр кебек, атлаган саен Гарәп Эмиратларына барып гулять итмим Минем барганым юк. Анда йөргәнче, башта тир түгеп, алты ай эшләгән эшченең хезмәт хакын бирергә кирәк. Кеше ризалыгы кирәк.

 Сорап торалар, ди, кеше ризалыгын

 Теге мулла абзый елга ике тапкыр хаҗга, Мәккәгә барган шикелле. Болар комганның нәрсә икәнен белмәгән килеш йөриләр. Аның өчен артың да, күңелең дә чиста булырга тиеш. Шулаймы?

 Әлбәттә.

 Аннан соң, кеше «Эмиратка бар!» дисә дә әйтергә кирәк: «Иптәшләр! Бер мәртәбә бардым, икенче бармыйм», дип. Тукталырга, чама хисе дигән нәрсә булырга тиеш. Теләсә кая комсызланып йөрергә ярамый. Ул кешелекне югалта торган әйбер. Дөрес бит?

 Әлбәттә.

 Соң, дәүләттән миллионлап акча ал, аны тарат, премия бир, машина өләш, бушка йорт сал болар барысы да эшләмәскә өйрәтү. Эшли торган кешенең кулыннан эш төшә

 Күрсәткечләрне күрсәтә беләләрме?

Чумзариф, өянәге тоткан кешедәй, башын чайкап алды һәм:

 Ялган дан өчен кирәк, диде. Югарыдагыларга куштанланырга. Монда иң беренче эш итеп авыл хуҗалыгы идарәсен таратырга кирәк. Кичекмәстән. Алар умарта оясындагы сорыкорт шикелле бит. Эшләргә худ бирми торган әрәмтамаклар. Кайсы тугыз айда сарык фермасын ашап бетергән, кайсы ничек Анда кем мескен, кем Динар күзенә өйрәтелгән эт шикелле карап кына тора, колхозны изү-сыгу, актыккысын алып бетерү максатын куйган бер төркем ялагайлар җыелган. Машинага утырып чыгып китеп, каян булса да нәрсәдер эләктереп кайту, йә булмаса, эчү, шашлык пешерү, күчтәнәчкә бүләк ташу эшләре беткәнче шуңа корылган. Әйтәм бит, сорыкорт группасы. Авыл хуҗалыгы идарәсен тараттырасылары килми.

 Аннары аларга калҗалы кисәк калмый бит, диде Нәфис.

Чумзариф авыз тутырып сүгенде:

 Шул, шул, диде. Бүрек, тун, холодильник өләшеп, күл буенда шашлык ашап, кызлар белән гулять итәргә урын кирәк бит.

Нәфис, машинаның редакция ягына таба борылуын күргәч, гаҗәпләнеп сорады:

 Автотранспорт хуҗалыгына кайтмыйсызмыни?

 Авыл Советына кереп чыгасым бар, шунда сине дә редакцияңә илтеп куям инде, диде Чумзариф һәм сүзен дәвам итте: Хәзер эшләмичә генә, алып-сатып, бәя үзгәртеп тә яшәп була. Шушы хәерче акчасын талый торган нәрсәләр бетсен иде

Чумзариф, дөрес әйтәмме дигәндәй, ялт кына Нәфискә карап алды. Нәфиснең баш кагып хуплавын күргәч, янә эчендәген ачып салды:

 Бездә ялкаулык, хөрәсәнлек көчле, диде. Районда күпме күлләр, бөяләр бар. Балык үрчетеп тә, үз халкыңны тәэмин итәргә була. Син уйлап кара: шул күлләр буена җыен бездельник барып, су коенып, яр буенда мәхәббәт уены уйнаудан башканы белмиләр. Беркемгә дә яңалык кертергә кирәкми

«Волга» машинасы тормозларын сызгыртып туктап калды. Чумзариф кабинадан авыр гәүдәсен сөйрәп чыкты, һәм алар Нәфис белән иске мәктәп бинасына таба юнәлделәр.

Барышлый Чумзариф Нәфискә тәкъдим ясады:

 Минем эшкә бер килеп чык әле, иркенләп сөйләшеп утырырбыз, диде. Шунда безнең АТХны да күреп китәрсең.

 Яхшы. Бер очрашып, ачыктан-ачык сөйләшү кызыклы булыр ул, диде Нәфис.

Авыл Советы, район мәгариф бүлеге, редакция, «Земельная» оешмалары бергә урнашкан иске мәктәп бинасы коридорына барып кергәч, иске идән такталары уйнап-уйнап алды.

Чумзариф абынып китүдән сагаеп көрсенде.

 Шушында ничәмә-ничә оешма бар, берсенең дә шушы идән такталарын алыштырырга кулы җитми, диде.

Нәфис дәшми атлавын белде. Авыл Советы ишеге төбенә хәтле ачык иде. Анда нәрсәгәдер пенсионерлар җыелган. Тавышлары коридорга кадәр ишетелә:

 Миңа биш кубометр утын кирәк, ди бер нәзек тавышлы апа.

 Минем чират сезнекеннән алдарак, мин монда беренче килеп язылдым, ди икенчесе, өзгәләнеп.

 Мин сугыш инвалиды, мине утынсыз калдырмагыз, ди карлыккан тавышлы карт.

Кызыл чырайлы авыл Советы рәисе Сергей Юрьевич пенсионерларга бәйнә-бәйнә аңлата:

 Киселгән Байтирәк паркы агачларын җиткәнчә бирербез, җәмәгать. Анда, «Дружба» пычкысы ватылу сәбәпле, ике каен агачы гына киселми калды Ярый әле пычкы ватылган, кырык-илле ел үскән бар агачларны да кисеп бетерәсе булганбыз. Ул паркны ямьсез агачлардан гына арындырырга кушылган икән. Район аппарат җитәкчесе Мәхмүт Тәкәев Динар Хамаевичның күрсәтмәсен дөрес аңламаган, имеш, безгә тоташтан кисәргә кушты. Гомер иткән күпме төз каеннар, хуш исле юкә агачлары әрәм булды. Байтирәк паркыннан ялан кыр ясадык Тынычланыгыз, кистерелгән агачлар барысы да сезнеке булыр, исемлек белән бирербез

Нәфис, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлагач: «Каш ясыйм дип күз чыгардылар, әле ничә тапкыр «парк ясап» акча үзләштерерләр», дип уйлады һәм Чумзариф белән хушлашты, коридорның аргы башына редакциягә таба узды.

Редакциядә ул эшен яңа килгән хатлар белән танышудан башлады. Бер хатны янә дә пенсионер-хәбәрче Шәмсиев язган. Әлеге дә баягы Байтирәк паркын кисеп, аны ялангач калдырулары турында. Халыкның онытылмас хатирәләренә балта чабу, күңел күрке булып торган паркны юкка чыгарудан зарлану.

Нәфис, хатны укып чыккач, аны читкәрәк алып куйды, Шәмсиевнең бер мәкаләсе өчен бүген ничек «мунча» кертүләрен исенә төшерде.

Икенче хатта Балан урта мәктәбе укучысының мәхәббәт шигыре, аны эшкәртеп бастырырга карар кылды. Өченче хатта «Байлыкка табынмагыз!» дигән язма. Ул газетаның «Мәхәббәт таҗы» сәхифәсенә адресланган, хатта авторның төгәл адресы күрсәтелмәгән, «Х. Байтирәк авылы» гына диелгән. Җавапсыз мәхәббәттән зарланучы кызлар, гыйбрәт өчен моң-зарларын түккәндә, нишлисең, торган җирләрен, исемнәренең баш хәрефен генә куялар, әмма төгәл исемен, адресларын яшерәләр. Нәфис хатның эчтәлегенә игътибар итте: «Бәхетсез мин. Үзем җитеш дөньяда, байлыкка күмелеп яшәсәм дә. Кемгә тәтегән ул байлык?! Кадерен белеп кенә яшә диярсез. Әйтүе генә ансат. Ирем хыянәтеннән соң арабызда бернинди мәхәббәт, бернинди җылылык калмады. «Ташлап чыгып китим микән әллә?» дип уйлаган чакларым аз булмады. Китәр идем, балам кызганыч, ул әтисез үсәчәк»

Нәфис, шушы урынга җиткәч,: «Әллә бу хатны Иркә яздымы икән?» дип уйлап куйды, хатны укуын дәвам итте һәм бүтән фикергә килде.

«Мин аңа, институтның беренче курсында укыганда, кияүгә чыктым. Җүләр булганмын, яшьлек тилелеге белән байлыгына кызыкканмын Янәсе, дәрәҗәле кеше малае Дөрес, торган җиребез ташпулат, ашаганыбыз бал да май, кигән киемнәребез зиннәтле. Барам дисәң ишегалды тулы машина, маркалары да чит илнеке генә. Әмма минем өчен иң кирәклесе, кадерлесе юк Ходай мине яшерен газапларда яшәтергә язган икән. «Язмыштан узмыш юк» дигәннәре шушыдыр инде

Казанга барган саен, шәһәрдә югалып, бер тынычланып, иркенәеп кайтам. Бераз гына булса да нәсел-нәсәбен, төс-кыяфәтләрен, чырайларын күрмичә торам. Декрет ялыннан соң «кодрәтле әти»ебез үземне дә әйбәт эшкә урнаштырды югыйсә. Малаен да гел үстереп кенә тора Дәрәҗәгә табынганнар, ә кешелекле дигән нәрсә нуль «Әйдә!» дип чакыручы булса, ике дә уйлап тормас идем, ияреп чыгып китәр идем

Кызлар! Минем кебек, байлыкка кызыгып, гомерлек имгәк булып кала күрмәгез»

Нәфис, хатны укып чыгуга, каршы як өстәл артында мыштым гына язып утыручы хәбәрче егеткә дәште:

 Факил, «Мәхәббәт таҗы» сәхифәсенә материалларың җитәрлекме? диде.

 Җыештырсаң бар инде, диде Факил, сары чәчле башын иренеп кенә күтәреп. Ул сәхифәне бу санга планлаштырыйкмы?

 Планлаштыр, шунда менә бу хатны да кертеп җибәр әле. Болай ярыйсы күренә

Нәфис, хатлар белән танышып чыкканнан соң, район администрациясеннән килгән телефонограммаларга күз салды. Сишәмбе көнне ул клубта уздырыласы икътисад конференциясенә чакырулы иде.

Бүлмәдә, колакны тондырып, Гөлсуның «Любава» машинкасы тыкылдый. Ул яңа номерга материалларны басып бетерергә ашыга. Нәфис, өстәлгә ачып салган кесә блокнотына язылганнарны укый-укый, газетаның беренче битенә кыска хәбәрләр язды-язды да бертын тукталып уйлана калды. Ихтыярсыздан Тукбаевның Шәмсиев мәкаләсе өчен колакларны ертып акырганын исенә төшерде дә, «Ярар, сезнеңчә булсын» дип, «демократия»не яклаган мәкаләне язарга кереште. Мәкалә авторы итеп үз исемен куярга күңеле карышты, Байтирәктән уйлап табылган имзаны гына сырлады.

Назад Дальше