Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 8 стр.


Номерга багышланган материаллар укылгач, аларны Абага районына кайта-килә эшләп йөрүче Гөлсуга тапшырды, аңа кайтышлый типографиягә кертеп чыгарга кушты.

Көндәлек газета эшләре төгәлләнгәч, Нәфис кайтырга кузгалды. Ишек янына җиткәч, тукталып, тәрәзә кырыенда утырган бухгалтерына дәште:

 Фәнзия, иртәгә, эшкә килгәнче, райфинга кереп чык әле, хезмәт хакына акча бирмәсләрме? диде.

 Ярар, диде Фәнзия, ризалашып.

Ишектән чыгып киткәндә, Нәфис үзе белән кара дипломатын да алды.

Кайту

Борнаш иртәгә, җәза срогын тутырып, иреккә чыгачак. Аның шушы таш казаматта биш ел гомере әрәмгә узды. Уйлый калсаң, шулвакыт эчендә күпме иза чигүләр, күпме түбәнсетүләр башыннан кичмәде?! Һәммәсе хәтергә онытылмас булып уелып калган, җанга сеңгән. Төрмә төрмә шул инде ул. Кунакка барып, бәлеш ашау түгел. Анда ашаганыңны да костыралар

Монда, шушы соргылт стеналар эчендә, ярсуларын нишләтергә белмәгән тоткыннарның күпме нәфрәте кайный. Тоткыннар өере өнендә хөкем сөргән халәт үзенә бертөрле. Чит-ят, тискәре корылмалар белән корылган, ул синең рухыңны үзеннән-үзе бетерә, үзенә бөтереп ала да сине даими киеренкелектә тота һәм сиздермәстән, әкрен-әкрен җаныңны талкый. Монда, исән-имин калу өчен, туктаусыз көрәш бара Өзлексез бер ачылып, бер ябылып торган тимер ишекләр тавышы, сиңа яманлык, җәбер-золым алып килгәндәй, йөрәгеңә чаң суга, миеңне тондыра. Чалт та чолт кистереп бикләнгән тимер келәләр үзәгеңне өзеп телеп-телеп ала, җирсетә, авыр уйларга сала, каһәрли

Ул бу ирекне бик көтте. Байтирәктә яшәүче рәхим-шәфкатьле хатыны Резеда сагындырды. Аның күңелне күтәреп чәчәк аттырган мөлаем йөзе үзенә гел ымсындырып торды, назлы йомшак карашлары җанына шифа бирде Тагын әтиләрен зарыгып көткән, берсеннән-берсе матур улларын Азат белән Ихтыярны бик күрәсе килде аның. Һәммәсе хакына, тормыш чәчкәсенә кырау төшермәс өчен, калын-калын бозларны да сулышы белән эретергә әзер иде ул.

Зинданда узган биш ел эчендә күп нәрсәләрне аңлады Борнаш. Аеруча Җәза кануннары белән эш итәргә яраткан хөкемдарларның гаделсезлеге, намуслары ришвәткә сатылып керләнүе, шулай яраклашкан адәмнәрнең уй-гамәлләре барысы, барысы да аның дөньяга карашын тиз үзгәртте. Хәзер ул элеккеге Борнаш түгел. Тормышка яраклашкан комсыз ерткычларны адәм актыкларын төс-кыяфәтләреннән таный, күз карашларыннан, сүз сөрешләреннән үк сизә. Аларны үзенчә күрә, тоемлый Әмма йөрәк ярасы үзенең барлыгын сиздерә. Күкрәк читлегендә көлдәй пыскып, сүнми янып торган шул нәмәрсәкәй кипкән чүмәлә астыннан янып чыккан ялкындай дөрләп китә дә янә йөрәкне ялмап ала, бәгырьне телгәли башлый һәм, җилдәй учак көлендә актарынып, сине уйларга сала

Борнашның уй йомгагы ул үзен белә башлаган көннәрдән үк, туптай атылып, туган авылы Суширмә урамнарына тәгәрәп килеп чыкты да, сүтелә-сүтелә, аны үз артыннан ияртеп алып китте

Буйчан, ябык егетнең ялантәпиләре яшел чирәм өсте буйлап түбән очка таба чапты да чапты. Аңа авылның һәр тыкрыгы, һәр сукмагы таныш, якын. Уң якта, аларның бакча артыннан гына, тау астыннан югары оч чишмәсе ага. Аның ике таш арасыннан ургылып аккан мул суы бүтән чишмәләрнекенә караганда икеләтә тәмле, ә шифасы турындагы сүзләр, бабайлар теленнән күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Тешләрне энҗедәй саф саклый, бөер ташларын эретә, диләр. Шулай булмаса, олы юлдан Байтирәккә баручы-кайтучылар ул чишмәгә тукталырлар идеме?! Ул да бит сагындырган шул чишмә суларын эчеп үсте, егет булып ныгыды. Мөлдерәмә тулы чиләкләрне тау астыннан күтәреп алып менде, суын терлекләргә дә эчертте. Ә җәйнең матур көннәрендә Аксу буе әрәмәлекләренә кадәр сузылган тау битләрендә күпләп үскән, кызарып пешкән җир җиләкләрен чиләкләп җыйды. Алар, хуш исләрен таратып, ымсындыра-ымсындыра, мине өз дә, мине өз дип, әле моннан, әле тегеннән «күз» кыстылар. Җыеп өлгер генә! Өлгерде Борнаш, ул тәҗел, җитез, булган. Бүтәннәр кебек мыштым, үшән түгел. Кармакларын күтәреп Аксуга төшсә дә, балыкны күп тота. Кәҗәләренә әрәмәлектән яфрак та җыя, каенлыкка барып, мунча себеркеләре дә әзерли. Нәрсәгә генә тотынса да, эшкә кулы ятты аның, булдырам дип ябышып эшләде. Сугыштан соңгы хәерчелек, ашарга ризык булмау, ертык, ямаулы киемнәр ары чаптырды, бире йөгертте. Аның ябык беләкләре иртә ныгыды, ничек тә көн күрү кирәк иде. Шактый картайган, күп михнәтләр кичергән әтисе Шәех нык таушалган иде

Беркөнне алар кабинетта райпо рәисе Тукбаев белән икәүдән-икәү генә калганнар иде.

 Син беләсеңме хәзер бәрәңгедән күпме акча эшләп була? диде Тукбаев, урынбасары Борнашка кәкре бармакларын өстәлдә биетә-биетә. Бездә бәрәңгенең килосы өч тиен булса, Кырымда ун тиен ул. Мин иртәге көннән Сочига китәм. Бүген андагы база директоры Миша белән сөйләштем. Бәрәңгене бер сумнан кабул итәбез, ди. Монда ул ун тиен. Берәр колхоздан дүрт КамАЗ төятербез дә, әйдә, вәссәлам!..

Сәүдәгәр Тукбаевның янә кәкре бармаклары биеште.

 Акчасы бише белән керәчәк, диде. Бер җиңел машина да алырсың үзеңә Мин Сочидан хәбәр салуга, син машиналарга төятеп, оештырып җибәрәсең. Буламы?

 Манчырбыз диде Борнаш, килешеп.

 Алайса, булды. Мин «Алга» колхозы рәисенә шалтыратып әйтермен. Оптом оформим, дүрт машина төят тә санаторийга озаттыр. Мин каршы алырмын. Анда кемнәрне җибәрәсең, анысы синең эш

Тукбаев әмерен ул карусыз башкарды. Кырымга озатылган бәрәңгеләр кыйммәт бәядән сатылып беткәч кенә, районнан алып барып сатучылар ОБХС кешеләре кармагына килеп эләкте. Шуннан китте тикшерүләр, сату-алу кәгазьләре чагышмый. Әле Кырым базасындагы завхозлар, үз файдасына янә накрутка ясап, бәя арттырганнар, бер тәңкәдән алган бәрәңгене тагын илле тиенгә күтәргәннәр. Ун тиенлек бәрәңге бер сум илле тиенгә җиткән. Акчалар кайда, аларны кем үзләштергән?.. Төгәл белүче юк Бу астыртын эш турындагы хәбәр районга тиз кайтып җитте, һәм райпо документларына арест та салынды. Инде нишләргә? Бу бәладән ничек котылырга? Теңкәгә тигән сораулар аның йокысын качырды

Тукбаевның да мие кайнады. Ул да үзенчә уйланды, тегендә чапты, монда чапты, кемнәр беләндер сөйләште, киңәште. Ахырда, бер карарга килеп, иртә таңнан Борнаш белән очрашты, аңа туып өлгергән фикерләрен бәйнә-бәйнә аңлатты: «Борнаш! диде. Бу эшне син үз өстеңә ал, мине бутама Эшне групповойга җибәрмик. Син үз өстеңә аласың и Хатыныңа, гаиләңә ярдәм итәчәкмен»

Ул Тукбаев сүзләренә ышана калды, аннары бар кыек эшләрне үз инициативасы белән башкарган булып чыкты. Тик уйланган эшләре барып чыкмады Борнашның. Соңгы чиктә таяныр, калын кесәле яклар кешесе табылмады

Бүген дә йокысыз интеккән Борнашның шул изолятордагы хәлләрне кабат исенә төшерүдән кысылган күз төпләренә кара күләгә сарды. Җанын җәберләү шуннан башланды да инде. Караңгы, салкын камера. (Анда сиңа беркем дә райпо сыен, райпо мөмкинлекләрен әзерләп куймаган.) Тузанга баткан тонык лампочка яктысы күңелне күтәрә алмый, рухыңны изә. Күңел дәрьясын соры томан сарган Көненә берничә тапкыр чакыртып сорау алалар. Аңа бик мөһим җинаять эшләрен тикшерүче Соткин дигән кешене билгеләгәннәр. Аның калайланган күзләре аеруча зәһәр, карашы җаныңны айкап бораулый иде. Ул синең уй-фикерләреңне һаман да бутарга, эздән яздырырга тырыша. Аңа теләсә нинди ысул белән, рухыңны сындырып булса да, үз максатына ирешү җинаятьне ачу, раслау өчен саллы дәлилләр кирәк.

Утыз биш яшьләр тирәсендәге Соткин кылыч борынлы, яңак сөякләре калку, карашы чәнечкеле. Аңа иң мөһиме ахыргы уңай нәтиҗә зарур. Ул йөзен кырык төрлегә үзгәртә, хәлеңне чын күңелдән «аңларга» да тырышкандай итә. Аның ясалма кыланышларыннан ике каш өстендәге маңгай тиресе, вак-вак сырлар ясап, баскычлы пирамида хасил итә.

Һәм ул, көттерми, чираттагы соравын бирә:

 Йә, Шабаев, эшнең дөресен сөйләргә уйладыңмы? ди.

 Мин дөресен әйттем бит инде.

 Ялган, мин сиңа ышанмыйм.

 Анысы сезнең эш

Соткин чыгырыннан чыкты:

 Син бик чәпчемә, кикригең шәлперәймәсен. Синең кебек әтәчләрне бик күп күргән без.

 Анысына шикләнмим.

Соткинның йөнтәс бармаклары өстәл өстендә биеп алды. Аның терекөмештәй ялтыраган күзләре Борнаш артында үрә катып басып торган сакчыларны да күзәтте. Алар сыннарын янәдән турайтты.

 Тәк, тәк, диде Соткин, сүзен дәвам итеп. Син, Шабаев, бәрәңге сатып акча үзләштерүне бер кеше генә башкармаганны яхшы беләсең. Башыңны тилегә салма. Әйт, кем боерыгы белән башкарылды бу эш? Тукбаевныкы беләнме?

Борнаш бер үк сүзләрне кабатлады:

 Бәрәңгене мин төяттердем, машиналарны мин озаттым

 Ялганлыйсың Биш меңлек табыш кем кесәсенә керде?

 Белмим. Миндә юк

Борнаш кесәләрен какты.

 Тукбаев белән бүлештегезме? Нигә дәшмисең? Дөреслекне тану авырмы сиңа? Без бит барысын да беләбез.

 Белгәч, сорашып та торасы юк.

 Нәрсә, мине өйрәтергә телисеңме? Миңа чынбарлык мөһим. Соткин өстәлдә яткан кәгазьләренә ишарәләде. Расланган фактлар шушы кәгазьләргә төшеп рәсмиләштерелергә тиеш.

 Минем имзам белән беркетелепме? диде Борнаш.

 Әлбәттә

 Мин, ялганга кул куеп, үз-үземә хөкем карары чыгара алмыйм бит.

Шушы сүздән соң Соткин кабарынды, бүртенде.

 Белдекле булма. Монда закон тәртипләрен өйрәнергә дә өлгердеңме инде? Урлашканчы белергә иде аларны. Хәзер үҗәтләнәсеңме? Каян килгән каты чикләвек! Сынмам, ватылмам дисеңме? Безнең тешләр үткен, көче җитәрлек

 Ышанам, көч сезнең якта, власть власть инде ул.

 Шулай булгач, нәрсәгә исәп тотмакчы буласың? Дөресен сөйлә! Үзеңне җинаятькә этәргән каракларны яшерәсеңме?

 Мин яшермим, мин үз акылым белән эш итәм.

Соткин Борнаш күзләренә текәлде.

 Яшерәсең Сабырлыгы төкәнеп, утырган урынында калкынып-калкынып алды. Бу хәлгә арттагы сакчылар колакларын торгыза төште. Шабаев! Мин синең ялганлавыңны күзләреңнән күрәм. Гаепне үз өстеңә алырга телисең. Срокны әзрәк алырмын дип уйлама. Хәзер син безнең капкында. Моннан тиз генә чыгармын димә. Инде сине адвокатың да коткара алмас. Ирегең белән саубуллашырга туры киләчәк сиңа, Шабаев. Бер ун елга. Ә шулвакыт эчендә синең чибәр генә хәләл җефетең, сылу хатының Соткин, эчтән мыскыллы көлеп, юри пауза ясады, Борнашның нервыларында уйныйсы итте. Борнаш исә, нигә бет чәйнисең әле дигәндәй, каш астыннан аңа төбәлде, авырткан җиренә тисә дә дәшмәс булды. Соткин мәсхәрәләвен дәвам итте: Әйе, әйе, ул чагында чибәр хатының синнән ваз кичәчәк. Ул инде, «минем Борнашым!» дип, синең төрмәдән чыкканыңны көтеп тормаячак, үз эшен, үз хаҗәтен башкарачак. Шул син яклап маташкан Тукбаевлар белән дә Соткинның нечкә иреннәре янә мыскыллы елмайды. Ул инде төрмәдән чыккан төшеңә сиңа бер малай да алып кайтып бирсә, аны син минем малай дип җитәкләп тә йөрергә тиеш буласың

Шушы урында Борнашның түземлеге төкәнде. Ул, берни белештерми, мизгел эчендә Соткинның якасыннан эләктереп алды да, аны үзенә таба тартып китереп, чүкечтәй башы белән дөңгелдәтеп, мыскыллы чыраен җимереп ташлады, канга батырды. Арттагы сакчылар Борнашны ике ягыннан эләктереп алганда, Соткинның җирәнгеч елмаюы йөзеннән качкан иде инде.

Көтелмәгән бу хәлдән шау-шу, акырыш-бакырыш китте. Тиз арада Борнашның кул-аякларын як-якка аерып бәйләделәр дә түшәмгә астылар, һәм, типкәләп, кабыргаларын саный башладылар. Ахыр чиктә, аңын югалта башлагач кына, тәннәрен кара яндырып, камерага кертеп аттылар

Иртәгесен янына кергән адвокаты аны орыша башлады: «Нишләдең син? Эшне менә-менә җайлыйм, җиңеләйтәм дигәндә генә Ни булганын инде ишеткән адвокат Сергеевның бөтенләй гайрәте кайткан, сөмсере коелган иде. Бөтен эшне боздың да куйдың бит»

Уйсыз-өнсез кешедәй, бер кәлимә сүз дәшмичә, башын аска иеп, бер ноктага карап утырган Борнаш, эчке киеренкелегенә чыдаша алмыйча, кинәт башын калкытты да күлмәк изүләрен ачып җибәрде.

 Ә менә мондагы хәлләрне аңлыйсызмы? диде, кара янып беткән тәнен күрсәтеп.

Саргылт чәчен бер якка шомартып тараган Сергеев аның каты кыйналганын күреп аһ итте. Кабыргалары да сынган. Адвокат, күп уйлап тормастан, шунда ук медицина экспертизасы ясатырга булды һәм бу эшне үз өстенә алды. Аннан соң гына, үзара сугышу очрагы буларак, аерым кануннарда каралмыйча үз әһәмиятен югалтса да, бәрәңге очрагы төп эш булып калды. Аңа шулчак биш ел биргәннәр иде

 Нигә йокламыйсың? диде тоткын Хәйдәр, янәшәсендә уйланып яткан Борнашка таба борылып.

 Күзгә йокы керми.

 Аңлашыла диде каратутлы Хәйдәр. Иртәгә чыгасы булгач, уйларың иректә йөзә булыр

 Әлбәттә.

Борнаш тагын бер ел утырасы Хәйдәрне аңларга тырышты, үзара адреслар алыштылар. Биредә бер гаилә булып яшәделәр

Хәйдәр Чаллыда үз кибетен ачкан булган.

«Келәй» кушаматлы «бер мент», «крышаң» булам дип, моңа сөлек кебек ябыша. Торган саен, күбрәк акча таләп итә башлый. Аңардан майлы калҗа ала алмагач, үчләнеп, өенә кайтканда саклап тора да, кулына тимер беләзек кигертеп, кесәсенә наркотик сала. Аннары, шаһитлар чакырып, акт төзи, милициягә илтеп тапшыра. «Келәй»гә ышаналар, Хәйдәр шул «гөнаһы»сы белән монда килеп эләгә

Бу минутта ул инде тынчу һавалы төрмәнең шыксыз, пычрак таплы стеналарын гүя күрми, йоклаган тоткыннарның гырлаган тавышларын да ишетми. Аның уенда Суширмә авылында берьялгызы яшәп ятучы җитмеш биш яшьлек әтисе Шәех карт. Аңа хәзер аеруча читен, ул моннан ике ел элек кенә дөнья куйган газиз әнисе белән бәхилләште Борнаш әнисе Гөлзадәне соңгы юлга озата алмады, фәкать төрмә стеналары арасында бәргәләнеп үкседе генә. Таш диварларны тишеп чыгардай үкенеч-сыкрауларын, кайгы-хәсрәтләрен эченә йотты

Борнаш, күңеленә килгән киеренке уйларын куарга теләп, икенче ягына борылып ятты. Аны мең төрле сорау борчыды. Моннан чыккач нишләргә? Кая барып эшкә урнашырга? Хәзер райпога юл ябык инде. Райподан Тукбаев та кыяклаган. Ул, йомры баш, Байтирәккә кайтып, район башлыгы булырга да өлгергән. Димәк, ул акчасыз яшәмәгән. Хәзер акчасыз беркем дә ныклап аякка баса алмый. Үтте андый заманнар. Хәзер элеккеге куркак, мескен тычканнар да, явыз күселәргә әйләнеп, тазарып үсте, тешләкләнде, битлек алыштырып, биек кәнәфиләргә менеп утырды. Андыйлар бүгенге шартларга оста, тиз яраклашып өлгерде. Инде бүтән көй көйлиләр, бер партиядән икенчесенә, аннан өченчесенә күчеп, башкача сайрыйлар. Яраклаштылар. Акча кирәк! Акчасызны тану юк. Тукбаев Борнашны аңлармы соң? Кем өчен тәмуг газаплары кичергәнен белер микән ул? Эш мәсьәләсендә, бәлки, аңа мөрәҗәгать итми булмас әле. Юк, ул аны, төртеп егып, белмәмешкә салынырга тиеш түгел, түгел

Иртәгесен, тиешле срок сәгате суккач, Борнаш Шабаев артыннан тимер ишекләр чыңлап ябылды, ул, урамга чыккач, күкрәген тутырып, бер иркен сулыш алды һәм тимер юл тукталышына таба әкрен генә атлап китте. Аны тимер ятьмә аша күренгән тонык тәрәзәләрдән тоткыннарның моңсу карашлары озатып калды

* * *

Улының кайтырга тиешлеген белмәгән Шәех карт, уйларына чуалып, көнозын аптырашта йөрде, караватында бөкшәеп ятып та, аннан торып та карады, өй эчендә ары-бире килде. Иңнәренең авыртуына, еллар йөген төшерә алмагандай, басылып, башын җиргә тартылган көнбагыштай иеп тынып калды. Аннары аның аяклары, без йөрисен йөргән инде дигәндәй карышып, теләр-теләмәс кенә атлады. Алар, җылы июнь аенда йон оекбаш киюгә карамастан, салкынлык сизде. Аның сәер генә уйнап торган тынгысыз җанына җылылык, миһербан-шәфкатьлек җитмәде. Карт, аптырагач, зур эчле галошын өстерәп, кулыннан таягын калдырмый, кыштыр-кыштыр атлап, капка төбендәге эскәмиягә, кояшка каршы чыгып утырды. Көн кичкә авышкан, кояш, алланып, офыкка тәгәри. Ул салкын җил искәнен тойгандай итте, чемердәп-чемердәп алган җитмеш биш яшьлек гомере кояш җылысына мохтаҗ иде аның. Өстендәге буй-буй кәчтүме дә кояшта уңып искергән. Ямьшәйгән киез эшләпәсе астыннан елтыраган күзләре сулыгып эчкә баткан, озынча яңак сөякләре калыккан, таягына таянган кулларының тамырлары бүртәйгән.

Назад Дальше