Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 10 стр.


Җыйнак гәүдәле, кара-кучкыллыгы белән бераз монголларга тартым Әсгать, каушап, сәерсенеп, Аксакал каршына килеп басты.

 Кабул кылуыгыз өчен мин сезгә бик рәхмәтлемен, диде.

Тәхетендә утырган Аксакал аның шушы сүзләреннән разый калып баш какты да:

 Йә, сөйләгез, сез кем? Таныш булыйк, диде.

 Әсгать булам мин, диде ул. Монголиядә туган малай. Аннары әтинең туган шәһәре Казанга кайттык. Мин күптөрле эшләрне башкарырга өйрәндем. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Хәзер, уйлап табучы буларак, завод лабораториясендә эшлим.

 Яхшы. Шуннан, шуннан? диде Аксакал.

 Шуннан шул, безнең районда яшәүче халык завод торбаларыннан чыккан газ, төтеннәр белән күп агулана. Предприятиеләрдә технология өчен кулланган сулар, канализация буенча аккан шакшы сулар, химик матдәләр белән бергә аралашып, җир өстенә чыга, инешләргә, күлләргә агып төшә. Әйтсәң, дәгъва белдерсәң ярамый, син «скандальный» буласың. Безнең завод янында матур гына күл бар иде. Шунда мин балык тотарга да йөри идем. Хәзер анда балыкның әсәре дә калмады. Хәтта бакаларга кадәр үлеп бетте. Инде эчәргә чиста суыбыз калмагач, җан тәслим кылырга чират үзебезгә җитә. Беләсезме, минем бу якты дөньядан китәсем килми. Монда минем кебекләр күп җыелган. Без бит шушы җирдә матур табигатькә, аның чиста суларын эчеп, саф һаваларын сулап, хозурланып яшәргә туган. Бу килештән без кая барабыз? Мине Сезгә, чынлыкта, шушы сораулар алып килде дә инде.

 Сезнеңчә кая барасыз соң? диде Аксакал, аны бүлдереп.

 Миңа калса упкынга Адәмнәр арасында рухи таркаулык хөкем сөрә. Шунлыктан сугышлар да тынмый. Һәркайсы җирдәге байлыкларны үзләренә генә яулап алырга тели, вата, җимерә, сулыкларны агулый, тере җир структурасын боза. Су хәтере боларның берсен дә онытмый Ул инде үчен дә ала башлады бугай. Безгә янаган бу афәтләрдән берәр котылу юлы бармы?

 Тәүбәгә килсәләр Бәлки, котылырлар да.

 Тәүбәгә килмиләр бит. Үлгәнен дә белмичә, шашынган нәфесләрен чикли алмыйлар. Кая карама казна убырлары белән дөнья тулган. Азындылар. Бүгенге көннәре белән генә яшәргә гадәтләнгәннәр. Болай дөнья акылдан язмас микән?

 Дөньяны акылдан яздырмас өчен адәмнәрдәге аң дәрәҗәсен үстерү кирәк, диде Аксакал, үз нәтиҗәсенә килеп, һәм сорады: Ә нигә сине «скандальный» диләр?

 Безнең татарда «туры әйткән туганына да ярамый» дигән әйтем бар. Туры әйткәнне кем яратсын?

 Ишетеп беләм андый әйтемне.

 Әллә сез чын татармы?

 Татар. Күп телләрне беләм.

Әсгать, бу хәбәрдән куана төшеп, кыска буен үстерергә теләгәндәй калкынып алды һәм фикерен дәвам итте:

 Безнең заводта полиэтилен, пластик материаллар да җитештерәләр. Бер куллангач, аларны кабат эшкәртмиләр, чүплекләргә ташлыйлар. Бер караганда, «алтын»ны чүплеккә күмәбез. Мондый хәлнең шаһиты булганым бар. «Тыгылма!» диләр. Хатын да мине шулай дип сүгә. «Нәрсә, дөньяны үзгәртмәкче буласыңмы әллә?» ди. Башыңа җитмәсеннәр, дип тә куркыта. Ходайга тапшырган, миллиардларым юк Шулай да җир өстен төрле әйберләр, пластик пакетлар, полиэтилен капчыклар белән чүпләүгә риза түгел. Зуррак бер шәһәрдә генә дә ел саен йөз тоннага якын пластик пакет сарыф ителә. Аларның нибары өчтән бере генә полигоннарга күмәр өчен җыела. Чөнки алар бөтенләй диярлек таркалмый, әйләнә-тирәбезгә, кеше сәламәтлегенә зыян китерә. Кабат эшкәртелмиләр Янәсе, чүплекне эшкәртү табыш китерми. Ә зыянын исәпкә алучы юк. Радиоактив каберлекләр турында әйтмим дә инде. Син дәшмә, күрмә!..

Әсгать фикерләре чуалудан чигәләрен җыерып алды. Ул «Җир кешесе җиргә хуҗа булырга тиештер бит?» дип сорамакчы иде, аннары төп максатына кайтып болай диде:

 Баш өсте! Ишетеп белүемчә, сез бик мөһим Байкал күлен саклап калырга, Җир шарын савыктырырга дип изге миссия белән бирегә килгәнсез. Рәхмәт. Зарлансам да, мин дә бит суга дип килгән идем. Астма чире белән газап чигәм. Суыгызны дару урынына гына тотар идем.

Аксакал ярдәмчесенә «Бирегез!» дигән мәгънәне аңлатып ым какты һәм, ял итеп аласын искәртеп, бүтән кешеләрне кабул итми торырга боерды.

Әсгать чыгып китүгә, Хәлим дә аның артыннан калмаска тырышып юл тотты. Озын-озын чиратларга баскан халык арасыннан бара-бара, ул Әсгатьне күздән үк югалтты. «Әсгать, Әсгать!» дип кычкырып та карады, һәм ул шулвакыт бастырылып йоклаган җиреннән кычкырган тавышына уянып китте. Торып караса, алдында шул ук чүплек тавы, артыннан комачтай кызарып кояш күтәрелеп килә. Яңа көн туа. Әбүш әле күрше караватта гырлап йоклый. Кичтән чүп ташу машинасында алып кайтырга дип, фанердыр, ишек-мазарларны җыештырып куйган иде. Шул бакча төзелешенә диптер инде.

Чүп тавына карап калган Хәлим сыкрану кичерде: «Әй Җир-ана! Бу чүплек тавын, адәмнәрнең гөнаһлы эшләрен җилкәңдә күтәреп тору сине бик сыкрандырадыр, бу газаплардан ничек котылырга белми яшерен күз яшьләреңне түгәсеңдер Ни кызганыч, ярдәм генә итә алмыйм!..»

Хәлим, Бараевның йомышын искә төшергәч, урман эчендәге күл буенда салынган олуг түрә мунчасын ягарга барырга кирәклеген исенә төшерде. Кичтән юып бауга эленгән чиста киемнәрен әзерләп куйды. Мунча якканда, шунда юынып кайту мөмкинлеген дә истән чыгармады ул. Чәй эчкәч, озак та тормый, әкрен генә юлга чыкты.

Мунчада очрашу

Урман эчендә биек койма белән әйләндереп алынган йортның капкасына килеп җиткәч, Хәлим кыңгырау төймәсенә сагаеп кына басты да көтте. Аны видеокүзлектән күреп алган түрә сакчысы, озак көттерми, капкага килеп тә җитте. Бикне ачканчы, арткы яктан аның тавышы яңгырады:

 Кем?

 Хәлим булам. Мине бирегә Заһир Ямалович җибәргән иде. Мунча ягарга

Капка артында үзен хуҗа сымак сизгән ирнең көр тавышы кабат яңгырады:

 Данил! Сиңа килгәннәр, напарнигыңны каршы ал!

Капка ачылып китте, Хәлимне сакта торучының һәм Данилның сынаулы карашлары тиз генә капшап алды. Данил дигәнең, чәчләре коела башлап, маңгае арткарак киткән кеше икән. Ул, фикерен туплагандай, зур гына түгәрәк күзләрен ялт-йолт уйнатып алды да:

 Әйдә, керегез! диде.

Аннары алар икесе бераз читкәрәк салынган мунча бинасына таба таштан тигезләп салынган сукмак юлдан атладылар. Хәлим хуҗа йортына карап-карап алды. Йортның өске каты шомартылган агач бүрәнәләрдән буралган, яшел калай түбәләре, мин кем дигәндәй, әллә кайдан кукраеп канат җәеп тора.

Үзе бер йортка тиң мунча бинасы ишеген ачып кергәч, Данил Хәлимгә кулын сузды.

 Әйдә, таныш булыйк, Данил.

 Хәлим.

Куллар кысышкач, Данилның ялт-йолт уйнаган күзләре соравын бирергә ашыктыртты.

 Бараев белән күптәннән танышлармы? диде ул.

Хәлим кинәт кенә ачылып китәргә теләми җавабын кыска тотты.

 Шактыйдан диде.

 Аның «карамагы»на ничек килеп эләктегез соң?

 Очраклы гына диде Хәлим, әлеге сораудан сагая төшеп.

Данил, Хәлимнең теләр-теләмәс кенә кайтарган җавапларын ишеткәч, бик төпченеп торасы итмәде, сүзен икенчегә борып алды.

 Ярар, без хәзер болай итик, диде ул, син пока әнә теге утын әрдәнәсе кырыендагы каен пүләннәрен яргалап вакла. Аннары, мунча мичен ягып җибәргәч, идәннәрне юып, корытып чыгарырга кирәк булыр. Мин әлегә шашлык, кайбер сый хәстәрен барлый торам. Килештекме?

 Яхшы, диде Хәлим карусыз гына һәм үз эшенә кереште.

Утыннар яру аның яраткан эше. Яшьтән үк ул авылда чакта күпме генә утын әрдәнәләрен өеп-өеп куймады. Каеннарын да, имәннәрен дә ярды, кышлыкка дип, алдагы елларга да җитәрлек итеп әзерләде. Барысын дәртләнеп эшләде, шул күңелле чакларны сагынып искә алды.

Менә ул иркенрәк сулыш алырга теләгәндәй тукталып калды да үкенү кичерде: «Әти-әни гомер иткән нигезне саклыйсы калган икән» Имеш, ул укып чыкты, инженер булды, өйләнде, фатирын да алды. Аңа ата-ана йорты кирәкмәс булды. Янәсе, аның бүтән авылга кайтып торасы юк, инде тормышы көйләнгән Ә ялгыз калган нигез йорты өйләнеп башка чыккан авылдаш егеткә сатылды Инде соң хәзер, алдагысын кем белгән «Бүгенге акылым булса, бөтенләй башкача булыр иде. Ике дә уйламыйча, төп йортка кайтып урнашыр идем, чүплектә болай бомж хәлендә йөрмәс идем».

Аның шундый үкенү-сыкранулары йөрәген еш-еш тибәргә мәҗбүр итте. Ул, үчләнгән кешедәй, балтасын ике куллап кысып тотты да бар көченә утын пүләненә чапты, каен агачы уртага ярылып атылып китте.

Шулвакыт арттан Данил тавышы яңгырады:

 Хәлим, мунча мичен ягып җибәрсәң дә ярый

Мичтәге каен агачларына ялкын элгәч, Хәлим юып чыгарасы мунча, алачык эчләрен янә бер кат күздән кичерде. «Әйе, монда барысы да җиренә җиткереп эшләнгән, бар хәстәрен алдан күрә белгәннәр, дип уйлады. Мунча стеналары хуш исле нарат такталарыннан эчләнгән. Мич тышына да затлы, ялтыравыклы плитәләр ябыштырылган, аларда хәрәкәтләрең көзгедәгечә сүрән генә чагылып-чагылып китә».

Тып-тын. Мичтә янган каен тузлары гына дөртләп-дөртләп ала, вакытны ашыктыргандай, ялкыннар төнлек юлыннан эчкә суырыла, җете очкыннар биешеп-биешеп уйнап ала Тынлык. Ялкын шәүләләре төшеп уйнаган стеналар дәшми. Күрәсең, мондагы уен-галәмәтләрне күрмәмешкә, яшь-кыркын кызларның рәхәтләнеп чыркылдап көлүләрен ишетмәскә салынганнардыр, мәхәббәттән исергән, ялык-йолык уйнаган, хуш-акылың китәрлек ялангач тәннәре хозурында телсез калганнардыр Бәлки, монда мунча ярыкларына кереп поскан җен-пәриләр дә дәшмәүне, тын чыгармауны шулай кирәк саныйлардыр. Әйе, яшерен мәхәббәтнең сер булып калуы хәерлерәк. Җан тынычлыгыңны саклыйм дисәң, күпне күрмә Күпне күреп ни отасың? Оттырасың гына. Эт өрә, бүре йөри «Бүреләргә» үз ирке бирелгән Бәлки, мин ялгышамындыр да. Бу мунчага җыелган дус-ишләр, изгелекләр кылырга теләп, киләсе көннәргә үзләренең зур-зур планнарын да корадыр. Гөнаһысына кермик

Хәлим ихтыярсыздан кичәге төшен күз алдына китерде. Үзен «Мин «Фәрештә» дип таныткан ханымның, күзләрен ут уйнатып, ана мәчедәй сырпаланырга теләгәндәй, тән-сын хәрәкәтләре белән дә күңелне ымсындырырга, шулай үз максатына ирешергә тырышып, Аксакал каршындагы кыланышларын кабат күз алдыннан кичерде. Әйтерсең ул, чыннан да, мәхәббәткә сусаган, аның тәннәренә кадәр сулкылдап-сулкылдап алуы, күзләрендә ниндидер тылсымлы, сихри очкыннар уйнавы Аксакалга да тәэсир итми калмады кебек Хәер, нигә әле ул Фәрештәне искә төшерде? Әллә хисләре кабынып китеп, үз мәхәббәтенә тап була алмагангамы? Чынлыкта ул да бу тормышта үз ярын, үзенә насыйбын табарга тиеш ләбаса Ә моның ише фәрештәләрдә артистлык көчлерәк, байлыкка табынган нәфесләре дә хәттин ашкан. Хәер, бу дөньяда нәфесен чикли алучылар сирәктер ул. «Минеке генә булсын!» принциплары өстенлек итә. Урман эчендәге шәхси биләмәләр дә, затлы-затлы йортлар да тикмәгә генә биек-биек коймалар белән әйләндереп алынмаган. Чикләр дә чикләр. Кемнәргәдер анда юллар ябык Булсын, кешенеке сиңа кирәкми, хөсетләнмә дә. Тынычлыгыңны, саулыгыңны сакла!.. Хәзер, кушканны үтәп, мунчаны юып чыгар.

Хәлим, мунча эче җылынганчы дип, җиңнәрен сызганып, кызып-кызып идән-стеналарны юарга кереште. Тирләп-пешеп чыкты, сәгать ярым дигәндә эшен төгәлләп, хәл алырга алачыкка чыгып утырды. Шулвакыт аның янына, шашлык күтәреп, Данил килеп керде.

 Пешкәнме, авыз итеп кара? диде ул.

Көтелмәгән тәкъдимнән Хәлим разый калып, Данилга күтәрелеп карады һәм бертын сүзсез калды.

 Чынлап әйтәм, диде Данил, кунакчыллык күрсәтергә тырышып.

 Рәхмәт! диде Хәлим, шашлыкка үрелеп. Мин каршы түгел

Шулай үзара сөйләшә торгач, Данил, үз эшеннән канәгатьлек белдереп:

 Мин монда ияләнеп беттем инде, диде ул. Пешерәм-төшерәм дигәндәй, кайбер кунакларны ачык чырай белән каршы да алам. Шунсыз булмый. Миңа калса, эшнең ояты юк. Кайда да эшләмичә булмый, бүгенге көндә аеруча

 Шулай, диде Хәлим, эшсезлекнең мөшкеллеген аңлап. Хуҗаң үз итсә ярый инде.

 Минем шефмы? Әйтер идем, ул начар кеше түгел, кешелеклеге бар, эшләгәнне күрә белә.

Хәлим сагаеп кына сорады:

 Шефың кем булып эшли соң?

Данилның түгәрәк күзләре, башта ничек әйтергә дигәндәй, ялт-йолт уйнап алды, аннан, пеләшләнә төшкән башын як-якка боргалап:

 Банкир! диде, горурлык та кичереп. Аңа бүген олуг-олуг кунаклар җыела. Бергәләп сөйләшергә, киңәшергә планнары бардыр инде.

Шушы урында Данил, исенә төшереп, болай дип тә өстәде:

 Ул үзен янә депутатлыкка тәкъдим итәргә уйлый

 Анысы аның эше инде, мөмкинчелеге булгач диде Хәлим, бик исе китми һәм сәясәткә тыкшынуны кирәк санамый. Безгә үзебезчә яшәргә мөмкинлекләр генә тудырсыннар. Шулай ич.

 Әлбәттә.

Данил хуҗасын янә мактады.

 Әйтәм бит, зыянлы кеше түгел ул, диде. Кешеләргә ярдәм дә итә белә. Мин аны шактыйдан беләм инде, банкта охранда эшләп йөргәннән бирле.

Хәлим сиздерми генә Данилга карап алды. «Охранда эшләгәч, моның тере, сизгер күзләре зерә генә уйнап тормыйдыр шул, дип уйлады. Сынаулы карашлары, күзәтүчәнлеге әнә шул профессиональлегеннән килгәндер инде».

Данил сүзен дәвам итте.

 Мин монда инде өч ел кайнашам, диде ул. Эше җитәрлек, чәчәкләргә дә су сиптерәм Аннары мин җәен күп итеп мунча себеркеләре әзерлим. Мондагы урманда каенлыклар да бар. Ул үз-үзенә көлемсерәп куйды. Теләгәндә, мунча себеркесе сатып та баеп була икән. Авылдагы әти нигезен шул себеркеләр саткан акчага яңарттым.

 Нигезне ташламавың яраган. Хәзер күпләр авылга кайту ягын карый. Үзең кайсы яктан соң?

 Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан.

 Шәһәрдән ерак та түгел икән.

 Машинада ярты сәгатьлек юл. Үзең кайсы районнан?

 Без Саба ягы

Данил, Хәлимнең кыяфәтенә карап: «Үзе акыллы, булган ир кеше кебек, ничек мондый хәлгә калды икән?» дип уйлады да кызыксынган соравын бирде:

 Ничек син болай мөшкеллеккә төштең? Чүплектә яшәү сине бизәми бит, диде.

Хәлим тынып калды.

 Чүплектә яшәмәскә иде дә, диде ул, көттереп. Менә яңа паспорт, документлар артыннан йөрисе бар әле.

 Нәрсә, документларыңны югалттыңмыни?

 Үзем түгел, хатын җуйды.

 Хатының кайда?

 Казанда яши.

 Бергә тормыйсызмы?

 Юк шул Бергә яшәрлек булмады

Данил «Да-а» дип сузды да артыгын төпченмәскә булды. Аннары шашлыгын ашый башлады.

Хәлим үзе белән алып килгән чиста киемнәр төенчегенә карап-карап алды да Данилдан:

 Миңа монда душта коенып чыгарга ярыймы? дип сорады.

 Ярый, ярый, диде Данил. Ихтыярың.

Бераздан җылы душ астында коенган Хәлимнең кәефе күтәрелеп китте. Ул иртәгә чиста киемнәре белән шәһәргә барырга, документлары артыннан йөрергә планлаштырды. Бәлки, берәр җайлы эш тә килеп чыгар? Электәге танышы Әсгать булышмасмы? Ул нихәл икән? Үзе никтер һаман да шалтыратмый.

Хәлим душтан күтәренке рухта юынып чыккач, Данилга рәхмәтләрен белдерде. Аннары алар төш алдыннан саубуллашып аерылыштылар.

Хыялый

Әсгать теге көнне чүплек тавына бушатылган полиэтиленнарның урынын билгеләп кайткач, кичен чәй эчеп утырганда, хатыны Кәримә аңардан:

 Нигә әле син кәефсез? дип сорады. Эшеңдә берәр нәрсә булмагандыр ич?

 Юк, болай диде Әсгать, теләр-теләмәс кенә. Көдрә чәчле башын боргалап алды да өстәде: Мин бүген шәһәр читендәге чүплеккә барган идем. Шунда

 Анда сиңа нәрсә калган? диде Кәримә, аның сүзен бүлеп.

 Безнең заводта чүп-чарга чыгарган күпме полиэтиленнарны, «КамАЗ» машиналарына төяп, шәһәр читендәге чүплек тавына илтеп бушаттылар. Мин шунда артларыннан күзәтә барган идем

Кәримә янә ризасызлыгын белдерде.

 Бушатсалар, анда сиңа нием калган?

 Ул чимал алтынга тиң бит. Бракка чыккан полиэтиленнарны кабат эшкәртеп, алардан ниләр генә эшләп булмый: төрле пакетлар, пластик савыт-сабалар, төзелеш материаллары Аның сөмсере коела төште. Әйбернең кадерен белмиләр.

Ачуы кабара төшкән Кәримә гаҗәпләнеп башын чайкады, һәм аның колак алкалары да, гүя Әсгатькә кисәтү ясарга теләгәндәй, биеп-биеп алды.

 Син үз кадереңне бел, диде ул, хыялый булма, саулыгыңны сакла Үз эшеңне бел дә йөр, тәкъдимнәрең булса язып керт. Кем чүплеккә барып йөри инде? Булмаганны

Назад Дальше